Өй салуның ние бар...
Фоат Закиров тудырган матурлыкны күргәч, мәгълүм шул гыйбарә искә төште. Бер йортны ул күп дигәндә бер айда җиткезә. Ә чана, арба, мотоцикл ясау өчен аңа берничә көн дә җитә. Әлбәттә, сүз бу әйберләрнең кечерәйтелгән күчермәләре турында бара. Останы теләсә нинди агач «тыңлый»...
05 января 2023
БАЛАЧАКТАН ХИРЫС
Фоат абый агач сыннарны бүген фатирында ясый, ә чын остаханәсе җәйге бакчасында икән. Шуның өчен дә эшнең кызу вакытына туры килмәдек: оста шәһәр фатирына күченгән.
– Бакчада мин зур әйберләр эшлим: бизәкле эскәмияләр, өстәлләр, агач чатырлар, бакча фигуралары, – диде Фоат абый. – Анда станогым бар. Ә фатирда исә нигездә пычак белән генә эш итәм, шуның өчен кышын ваграк эшләнмәләргә алынам.
– Йорт, мәчет макетларын да пычак белән ясыйсызмы? – дим.
– Әйе, пычак белән. Ул бит вак детальләрдән җыела.
Фоат абый тумышы белән Саба районының Сабабаш авылыннан. 1977 елдан бирле Чаллыда яши. Җәмәгате Шәргыя апа белән Гөлнар һәм Рания исемле ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул оныклар белән мәшгуль: аларны мәктәптән алып кайта, төрле түгәрәкләргә илтә. Җитмеш бер яшендә дә шәһәр урамнарында йөрүне кыенлыкка санамый.
Оста хезмәт юлын Саба урман хуҗалыгында башлаган. Урман эше белән кечкенәдән таныш була ул.
– Агач эшенә мәхәббәт шул чагында барлыкка килдеме? – дим.
– Юк, кечкенә чагында ук агач ышкылаганым истә. Мәрхүм әтиебез бик оста иде, мин аннан күреп өйрәндем. Әлбәттә, ул мондый вак әйберләр белән утырмады: бура бурап өй салу, тәрәзә рамнары ясау – тормышны алып бару өчен эшләде. Ләкин пычкы, балта тотарга әтидән өйрәндем дип әйтә алам. Аннары армиягә киткәч тә агачтан төрле әйберләр ясарга туры килде. Архангельск шәһәрендә – Плесецк космодромында хезмәт иттем. Шулай берсендә солдатларга инструктаж үткәрер өчен космодромның макеты кирәк булган. Командир миңа мөрәҗәгать итте. Һич авырсынмыйча макетны ясап бирдем. Аңа барысының да исе китте инде.
Фоат абыйның алтын куллы икәнен әнә шул чагында күреп алалар. Соңыннан нинди агач эше бар, барысын да аңа кушалар. (Сер итеп кенә әйтте: хәтта командир аны өенә дә эшләргә алып кайта.)
Фаот абый туган өенең макетын ясаган. Ул аны иң кадерле урында саклый. Макетның түбәсе алына да. Анда өстәл, карават, шкафлар – барысы да балачагындагы кебек.
– Без бәләкәй чакта өй каршында менә шундый сыерчык оясы бар иде, – дип күрсәтте Фоат абый эшен. – Безгә аны әти ясап биргән иде. Мин менә нәкъ шуның кечерәйтелгән вариантын эшләдем. Шуларга караган саен риясыз балачагым искә төшә...
ШАТЛЫКТАН ЕЛАУ РӘХӘТ
Фоат абый кул эшләрен сатмый. Дөресрәге, ул аларны сатуга дип ясамый. Әйе, заказ белән эшләгән йорт макетлары өчен акча бирәләр үзенә, анда да сорап алып түгел.
– Акчага эшли белмим, – дип елмайды оста.
Фоат абый эшләренең төгәл санын әйтә алмады, биш йөз, алты йөз, бәлки җиде йөзгә үк тулгандыр. Аларның бик күбесе бүләккә таралып беткән. Төрле күргәзмәләргә дип тә эшли, күбесе шуннан да кайтмый икән.
– Минем өчен үзем ясаган әйберләрне бүләк итүдән дә зур ләззәт юк, – ди Фоат Закиров. – Ул бит җан җылысы кертеп эшләнгән әйберләр. Кешеләрнең сөенгәнен күреп мин дә елмаям. Кайткач яңадан ниндидер җиһаз ясарга янә бер этәргеч була миңа.
Фоат абыйның күңелендә бер хатирә яши. Аны сөйләгәндә әле дә тамагына төер тыгылды. Чаллы шәһәрендә узган чираттагы бер күргәзмәгә Фоат абый бала арбасы алып бара. Имәннән ясалган, көпчәкләре дә булган чын арба. Күргәзмәгә килгән бик күп кеше аңа сокланып, гаҗәпләнеп карый. Шулар арасында бер ханым да була. Кыяр-кыймас кына ул остага: «Сатыгыз әле миңа, кызым бик ошатты», – ди. Фоат абый баш тарта: «Гафу итегез, мин бу әйберләрне сатмыйм», – ди. Шуннан теге ханым күңелсез генә китеп бара.
– Унбиш-егерме минут уздымы икән, теге ханымны күреп алдым, – диде Фаот абый. – Гарипләр арбасында бер кызны этеп бара. Йөрәгем жу итеп китте. Минем шунда гына башыма барып җитте – теге уенчык арбаны авыру кызы өчен сораган икән бит! Арбамны тоттым да артларыннан йөгердем. И-ии, авыру кыз сөенде инде. Әни кеше исә шатлыгыннан елап ук җибәрде. Минем дә күзләр яшьләнде. Алдан ук ана кешенең шушы балага сораганын белсәмме…
ИМАНЛЫ ГОМЕР
Фоат абый эшләреннән тулы бер композиция ясый. Татар авылы ишегалдында ни булган, барысын да тәфсилләп сурәтли: уфалла арбасы, ат арбасы, ат чанасы һ.б. Тагын мотоцикл да матур килеп чыга: агач көпчәкләренә, вак детальләренә кадәр бар. Соңгысын ир‑атлар аеруча ярата икән. Аларны ул бүләккә дип әллә ничә тапкыр ясаган.
Фоат абый намазда, мәчеткә йөри. Шуның өчендер дә Аллаһ йортларын аерым бер ләззәт белән ясый.
– Мәчетләрнең макетын бүләк итәргә яратам, – ди оста. – Чаллының «Нур-Ихлас», Аксубай районының Яңа Ибрай, Яшел Үзән районының Кече Шырдан, Теләче районының Җөри авыллары һәм туган авылымның ике мәчетен ясадым. Аның берсе Сабабашта, берсе үземдә саклана.
– Үземне белгәннән бирле, әти безгә агачтан төрле әйберләр ясап бирде, – дип сүзгә кушылды Фоат абыйның олы кызы Гөлнар.
– Бакчада еш кына төрле бәйрәмнәр, конкурслар уза бит. Хәтерлим, агачтан төлке белән карга сыны ясап бирде. Аны лаклап, матурлап буяды да. Бакчага баргач, башта аны сатып алынган уенчык дип уйладылар. Әти ясап бирде дигәч барысы да шаккатты! Шуннан инде берәр бәйрәм, конкурс булса, әтине эшкә җигә идек. Мәктәптә укыганда да шулай булды.
Гөлнар белән Рания бүген Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Берсе психолог, икенчесе музыка җитәкчесе. Иң кызыгы, кызлар бүген дә әтиләреннән агач эшләнмәләр ясата, чөнки эш буенча кирәк икән.
– Әти безнең уң кулыбыз, – диде Гөлнар. – Берәр ачык дәрес оештырырга, семинарда катнашырга кирәк булса, заказ белән теге яки бу предметны эшләтәбез. Психолог буларак миңа аеруча андый әйберләр кирәк. Эш кабинетымда барысы да әти ясаган кирәк-яраклар дияргә мөмкин. Интернеттан карыйм да: «Әти, менә моны ясап буламы?» – дип сорыйм. «Була», – дип сабыр гына елмая ул. Әти гомергә сабыр булды. Ул безгә беркайчан кул күтәрмәде, хәтта кычкырып эндәшкәнен дә хәтерләмим. Бәхетле балалар булып үстек, Аллага шөкер. Бүген дә төп таянычыбыз әти. Ипле, нурлы кеше ул безнең.
ОСТАЗ
Балалар турында сүз чыккач, әйтми мөмкин түгел – Фоат абый шактый еллар Чаллы балаларын агач эшенә өйрәткән. Лаеклы ялга чыккач, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенә аны балта остасы итеп алалар. Мәктәп җиһазларын карап, төзәтеп торырга тиеш була ул. Озакламый аның сәләте турында мәктәп директоры белеп ала һәм остадан бизәкле сигез эскәмия ясап бирүен сорый. Фоат абый аны бер авырсынмыйча эшли. Шуннан исә белем йорты каршында татар ишегалды пәйда була: ат арбасы-чанасы, уфалла арбалары, агач эш кораллары... Болар барысы да‑Фоат абыйның хезмәт җимешләре.
– Ул ишегалдын чаллылылар бик яратты, – диде Фоат Закиров. – Балалары белән йөрергә чыккан яшь әниләр дә кереп фотога төште. Бүген дә ул әйберләрнең кайберләре исән әле. Ә иң мөһиме – мәктәп балаларында агач эшенә кызыксыну уянды. Мине күргәч: «Абый, безне дә өйрәт әле», – дип киләләр иде. Мин аларга барысын да бәйнә‑бәйнә сөйләп, эшләп күрсәтә идем.
Сигез ел шулай эшләгәннән соң, Фоат абый Чаллының 2 нче татар гимназиясеннән китә. Пандемия башлангач, берничә ай өйдә утырырга карар кыла. Аннан инде мәктәп җитәкчелеге үзгәрә. Ул бүген өендә генә иҗат итә.
...Оста эшеннән билгеле, ди халык. Фоат абый ясаган әйберләргә карыйсың да, шаккатасың: бернинди махсус белеме булмаган, гомер буе башка юнәлештә хезмәт куйган кеше әнә шундый матурлык тудырсын әле! Күкләр биргән сәләт шушыдыр ул.
Руфия Фазылова
Фото: Юлия Кузнецова
Добавить комментарий