![Олы Елга авылы халкы: “Бу мәчет безне күп бәлалардан саклап калды”](https://protatarstan.ru/old/news/2019/04/2-1-3.jpg)
Олы Елга авылы халкы: “Бу мәчет безне күп бәлалардан саклап калды”
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында тарихи бина – 1879 елда төзелгән мәчетне сүтү эшләре бара. Халыкта шатлык белән бергә курку хисе дә бар.
12 апреля 2019
![2-5](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/04/2-5-2-960x640.jpg)
![2-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/04/2-3-3-960x640.jpg)
![2-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/04/2-6-960x640.jpg)
![2-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/04/2-7-960x640.jpg)
![2-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2019/04/2-4-2-960x640.jpg)
- 1990 нчы елда мәчеттә намаз укый башладылар, - диде Олы Елга авылы музее җитәкчесе Хәтимә апа Солтанова. – Аны яңарттылар, матурладылар. 2016 нчы елда яңадан ремонт ясап чыктылар. Тик манарасы бер якка авышкан иде. Ничек кенә карап тотсаң да, 140 еллык бина бит! Без мәчетне яңадан торгузуга шат кына. Тик менә бер генә теләгебез – элеккеге рәвешен югалтмасын иде. Аның ае нәкъ кыйблага карап торды. Олы Елгада беркайчан гарасатлар булганы юк. Без моны мәчетнең саклау көче белән бәйлибез...
Олы Елга авылы мәчетенә республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле статусы бирелгән. Татарстанда тарихи әһәмияткә ия булган 121 агачтан төзелгән архитектура объектының берсе ул. Проектның җитәкчесе – танылган архитектор, РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов.
Добавить комментарий