Олы юлның тузаны...
«...Алтмыш яшемдә йөри алмас булдым. Арка миенә зыян килеп ике ай урын өстендә яттым.
10 ноября 2022
Бер ай Республика клиник хастаханәсендә дәваландым. Анда арка миемне тарттырдылар. Өйгә кайтканда аякта йөрми идем әле. Рухи яктан бу халәтне бик авыр кичердем. Башка начар уйлар килә: шулай гарип калырмынмы? Ләкин бермәл үземне кулга алдым: болай ятып торудан файда юк, үземә шөгыльләнергә кирәк...
Балаларга култык таяклары алып кайтырга куштым. Өйдәгеләр эшкә китүгә, урынымнан акрын гына торам да култык таякларына тотынып басам. Арка миенә зыян килмәсен дип, бөтен көчне култык таягына бирәм. Бер минуттан артык торып булмый, яңадан урынга авам. Азрак ял итәм дә яңадан торам. Аркам авырта, сызлый, ләкин түзәм, чөнки башкача мөмкин түгеллеген аңлыйм. Басып тору вакытын көн саен шулай секундлап арттырам. Атна‑ун көн шулай шөгыльләнгәч, бер адым атлап карадым. Булды. Икенче көнне тагын берне... Үзем сөенәм, үзем Аллаһка рәхмәт укыйм! Шуннан акрын гына өстәл янына килә башладым. Бу турыда өйдәгеләргә ләм-мим, сюрприз булсын, дим. Кичен гаиләм ашарга әзерләнеп йөргәндә таякларым белән аш бүлмәсенә килеп чыктым. Шаккаттылар! Хатынның күзләре яшьләнде. Мин көлеп җибәрдем: «Нәрсә, Ришат абыегыз гел шулай ятар дип уйладыгызмы?» - дидем».
Көнгә илле чакрым җәяү
Ришат Хәлиуллинга 1 мартта 76 яшь тулган. Алты елдан бирле Әлки ветераннар советын җитәкли ул. Көн саен яраткан эшенә бара: лаеклы ялга чыккан кешеләрнең гозерләрен тыңлый, хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Район администрациясе вәкилләре белән өлкән яшьтәге юбилярны котлап өйләргә йөри. Моннан тыш, район күләмендә төрле чаралар үткәрәләр. Кыскасы, гомер буе тик тормаган Ришат Әсәт улы бүген дә тынгысыз тормыш белән яши. Тумышы белән Әлки районының Карамалы авылыннан ул. Белеме буенча – укытучы.
– Җиде сыйныфны тәмамлагач, Нурлат районының Күлбай Мораса мәктәбендә укыдык, – дип сүз башлады Әлки районы ветераннар советы рәисе. – Биш чакрым ераклыктагы мәктәптә урта белем алдым. Яз‑көз муеннан пычрак ерып йөрдек. Ә кышкы салкыннарда мәктәпнең интернатында яшәдек. Укытучылар: «Бу пычракта азапланып йөрмәгез, монда гына калыгыз», – дисәләр дә, ничек тә өйгә кайту ягын карадык. Күлбай Мораса ярар әле, район үзәге Базарлы Матакка да җәяү барып, җәяү кайта идек. Бер ягы гына егерме биш чакрым. Көнендә барасың, көнендә кайтасың, илле чакрым дигән сүз. Әле бит пычрак ерып йөрисең...
Үсмер малай шул чагында еш уйлый: кайчан булса да ул яшәгән районда юл салынырмы икән? Алай‑болай юл төзи башласалар, беренче булып барыр иде, чөнки бу – үзәгенә үткән проблема.
Ат көче белән...
Ришат Хәлиуллин белеме буенча укытучы, дидек. Сайлаган һөнәренә тугры калып, мәктәптә дә эшләгән, район мәгариф бүлеген дә җитәкләгән. Ә 1988 елдан Әлки районы башкарма комитеты рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары булган. Районның коммуналь хуҗалыгы, юл төзелеше – дистә елдан артык Ришат абый барысын да контрольдә тоткан.
– Татарстан буенча һәр районда юл төзелеше оешмалары бар иде, сугыштан соң, 1955нче елларда оешкан алар, – ди әңгәмәдәшем. – Мин килгәндә, ул районның юл төзү участогы дип атала иде. Заманасына күрә шактый зур оешма: берничә техникасы бар. Төп көч – чылбырлы трактор, бульдозерлар. Кызык чаклар: асфальт сала торган җайланманы ДТ тракторы тартып йөри.
Ришат Әсәт улы әле ат белән юл салган чакларны да хәтерли. Юл салу өчен, ат арбасына төяп карьердан таш ташыганнар. Дөрес, яшь булганлыктан аларга бу авыр физик эш тәтемәгән, тик олы юлга дамба өеп, шуңа таш түшәгән вакытларны яхшы хәтерли ул.
1959 елда ТР Югары Советы Президиумының карары чыга – ел саен юл төзү буенча ике айлыклар оештырырга. Менә шул ике айлыкның планын алдан төзеп, колхоз-совхозларга тараталар. Ул инде авылда кеше санына, атлар санына карап бирелә.
– Әлеге карардан соң илебездә юллар салына башлады, шул исәптән Татарстанда да, – дип дәвам итә Ришат Әсәт улы. – Безнең Әлки районында беренче күтәрелгән юл Ульяновск ягына таба була. Мин моның сәбәбен шунда күрәм: Ульяновск өлкәсендә Бряндино дип аталган тимер юл станциясе бар. Безнең районга дигән бөтен төзелеш материаллары шунда кайткан. Шуның өчен дә иң беренче ул якны караганнар.
1970 нче елларда Ульяновск ягына бара торган дамба ундүрт чакрым гына ясала да туктап кала. Шуннан Әлки белән Нурлат районын тоташтыра башлыйлар, чөнки колхозларга дигән төзелеш материаллары Нурлат станциясенә кайтарыла.
– 1980 нче елларга кадәр юл төзелеше бик зур авырлыклар белән барды, - ди Ришат Әсәт улы. – Ул чорда юлларны хәзерге кебек фәлән километр салмадылар, чөнки техника юк, вакыты да кысан. Ике ай эчендә нәрсә генә эшли аласың? (Гадәттә, ике айлыклар чәчүләр беткәч, май‑июнь айларында узган). Мин эшләгән чорда хәл бик үзгәргән иде инде. 1992 елга кадәр колхоз белән бергә авылларга таш җәелгән юллар күтәрдек.
Бәхет басу
1983 елда Әлки районында асфальт заводы төзелә. Бу инде заман өчен чын алга китеш була. Бер елдан соң Базарлы Матак–Казан юнәлешендә өч чакрым озынлыктагы асфальт юл салына. Кешеләр бу күренешне килеп‑килеп карый. Могҗиза бит! Район җирендә асфальт булсын әле! Ата‑баба күргән хәл түгел бу!
– 1990 елда ТР Министрлар Кабинетының карары чыкты – барлык районнарны бер‑берсе белән асфальт юл тоташтырырга тиеш, -
дип дәвам итә Ришат Әсәт улы. – Без менә шушы карарны тулысынча үтәдек: Әлки, Спас, Нурлат районнарын үзара асфальт юл белән тоташтырдык. Яшермим, ул чорда технологиясе бүтән иде, салынган юлның сыйфаты бик яхшы булмады. Нәтиҗәдә, ел саен диярлек юлны ремонтлап торырга кирәк. Монысы тагын бер эш, тагын чыгым.
Ришат Әсәт улының күңелендә тагын бер вакыйга уелып калган – Кама елгасы аша күпер ачылу. 2002 ел була ул. Бу якларда яшәүче халык өчен ул зур шатлыклы вакыйга дию генә аз, олы бәхеткә тиң була!
– Казанга урау юллардан барып, сигез сәгать вакытны уздыра идек, – ди әңгәмәдәшем. – Ә башкалага даими йөреп торасың, оешмалар белән эшләүче кеше буларак, документсыз бер кадак та ала алмыйсың. Күпер салынганнан соң безнең яклар икенче тормыш белән яши башлады. Икешәр тәүлек паром көтеп утырган халык «Казан» сүзеннән курыкмый башлады.
...Ришат абый җәмәгате Әминә апа белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Кызы Базарлы Матакта, улы Казанда яши. Икесенең дә гаиләләре бар, икешәр бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы сигезенче дистәне вакласа да, һаман әле сафта. Машинасына утырып эшенә бара, аннан кайткач бакчада эшли. Дәү әни исә оныклар, балалар кайткан вакытка тәмле ризыклар әзерли, бабаеның өс‑башын карап тора.
– Картаясы килми, – ди Ришат Әсәт улы. – Күңелең яшь булса, паспортта язылган ел бернәрсә түгел икән. Аның турында уйларга кирәкми. Йокыдан сөенеп торырга, шөкер итеп ятарга кирәк. Безнең чорга бик күп авырлыклар туры килде. Һәм без аларны җиңеп чыга алдык. Бүгенге яшьләр дә тормышның әче җилләренә каршы тора алыр, дип өметләнәм. Юк, мин моңа ышанам...
Добавить комментарий