Оренбург уртасында – татар китапханәсе
Оренбургка баргач, Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә белән таныштык. Хәер, гади генә китапханә түгел ул, аны милли-мәдәни үзәк дию дөресрәк булыр. Монда татар, башкорт, казах, рус халыкларының тарихы, мәдәнияте, шулай ук шактый гына тарихи документлар белән дә танышырга мөмкин. Ә иң мөһиме – китапханә бик күп күренекле татар язучыларының эзен саклаган!
26 сентябрь 2026
МУСА ҖӘЛИЛГӘ КАНАТ КУЙГАН УРЫН
Китапханә әле революциягә кадәр үк ачыла – 1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте әнә шундый изге ниятне тормышка ашыра. Һәм ул кыска гына вакыт эчендә Оренбург төбәгендә яшәүче татарларның мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әверелә. 1910 елгы мәгълүматлар буенча, китапханәдә ул чакта 1510 басма булып, укучылар саны 9700 кешегә җиткән. Беренче елларда уку залына татар телендә – унҗиде, русча нәшер ителә торган алты газета-журнал килә.
Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Оренбургта да икътисади хәл шактый мөшкелләнә, шәһәрдәге күп китапханәләр ябыла, әмма мөселман хәйрия җәмгыяте карамагындагысы яшәвен дәвам итә. Ул 1914 елдан җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы исеме белән атала башлый. Октябрь революциясеннән соң китапханәнең эшчәнлеге үзгәрә – ул сәяси-агарту юнәлешен ала.
1918 елда анда мөдир булып күренекле татар язучысы Шәриф Камал эшли башлый. Нәтиҗәдә әдәби тормыш тагын да активлаша: Закир Рәмиев, Хөсәен Ямашев кебек җәмәгать эшлеклеләре, язучылар килеп йөри. Һәм нәкъ менә шушы елларда булачак шагыйрь Муса Җәлил дә китапханәнең иң актив укучыларының берсе була. Ул, мәктәптән кайтканда бирегә кереп, Тукай, Пушкин, Лермонтов иҗатлары белән таныша. Китапханә мөдире әдәбиятка тартылган үсмер малайны күреп ала: алар әсәрләр турында озаклап әңгәмә коралар. Шул рәвешле Шәриф Камал булачак шагыйрьнең укытучысына, остазына әверелә.

ҖИЛЛӘРГӘ КАРШЫ ТОРЫП…
Авыр ачлык елларында да китапханәнең ишекләре ябылмый. Бөтен Оренбургка ике китапханә эшләп кала (берсе рус җәмәгатьчелеге өчен эшли). Дөньялар үзгәрә төшкәч, татар китапханәсенең тормышында яңалыклар була. 1928 елдан китапханәгә танылган җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев исеме бирелә. Тарихтан билгеле булганча, ул чорларда татар мәдәниятенә, шул исәптән татар китабына да шактый авырлыклар аша узарга туры килә. Алфавит ике тапкыр үзгәртелә. Гарәп графикасын алыштырган латин хәрефләре дә гомерле булмый. Соңрак кириллицага күчәләр. Шушы вакытка кадәр нәшер ителгән китаплар кулланыштан алына. Архивтагы истәлекләрдән күренгәнчә, китапханә фондларындагы меңнәрчә китап яндырыла. Ни аяныч, борынгы басма мирасыбызның бер өлеше әнә шулай бөтенләйгә юкка да чыгарыла.
1937–1947 елларда китапханә шунда эшләүчеләр көче белән исән кала. Китап җанлы бу кешеләр, Җаек (Урал) елгасыннан сал булып аккан бүрәнәләрне тотып алып кайтып, шуларны кисеп, ярып, утын хәстәрли. Хәер, башкача мөмкин дә булмый – Бөек Ватан сугышы елларында китапханәдән кеше өзелми. Яу кырыннан килгән хатларны кешеләр, китапханә залына алып килеп, бергәләп укый. Шулай ук уку залында еш кына китап күргәзмәләре оештырыла, тематик плакатлар ясау да китапханәчеләргә йөкләнә.
.jpeg)
Китапханәдә Муса Җәлилгә багышланган экспозиция эшләп куйганнар.
КАДЕРЛЕ ЯДКӘРЛӘР
Китапханә XIX гасырда гарәп имлясында һәм XX йөзнең 20–30 нчы елларында латин графикасында нәшер ителгән сирәк басмалары белән горурлана ала. Биредә кайчандыр укучылары булган шәхесләрнең култамгалары салынган бик затлы китаплар саклана. Алар арасында XVIII гасыр азагына караган Коръәннәр, классик әдәбият бар.
– Менә бу Пушкинның татарчага тәрҗемәсе, ул гарәп хәрефләре белән язылган, – диде музейның әйдәп баручы китапханәчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова. – Бер гасыр элек басылган ул. Пушкинның латин графикасындагы басмасы да бар. Мисал өчен, әлеге китапны («Евгений Онегин» поэмасы – авт.) Фәтхи Бурнаш тәрҗемә иткән. Тагын бездә «Живописная Россия» китабының алты томы саклана. Билгеле булганча, әлеге затлы басмалар 1870–1881 елларда дөнья күрә. Ул Россиянең китап басу тарихындагы иң кыйммәтле басмаларның берсе санала.
– Бу китаплар ничек безнең көнгә кадәр сакланып калган? – дим.
– Китапханәдә эшләүчеләрнең ярдәмендә безгә килеп ирешкән. Дини китапларның күбесе идән асларында, банка эчләрендә сакланган. Аннары, китап кадерен белгән зыялылар да күп булган. Кулдан кулга йөртеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән үзенчәлекле басмалар шактый бездә.

Вәсилә Шәрәфетдинова музейда кырык елдан артык хезмәт итә.
.jpeg)
Гаҗәп: калайны тишкәләп ясалган тәлинкәләр бер гасырдан соң да сыйфатын югалтмаган!
ТАТАР МОҢЫ КАЙДА САКЛАНА?
Вәсилә Шәрәфетдинова музейда кырык елдан артык хезмәт итә икән. Оренбургта аны белмәгән татар сирәк. Татарстан белән дә тыгыз элемтәдә тора: төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән дә эшли. Ә китапханәгә килгәндә, Вәсилә апа белмәгән экспонат юк биредә.
– Менә бу Швейцариядә эшләнгән музыкаль шкатулканы 1980 нче елларда укучыбыз Мәҗитова Мәрьям апа гаиләсе бүләк итте, – дип дәвам итте тәҗрибәле китапханәче. – Аның тарихы да кызыклы. Ул эшләми иде, без аны бер остага биреп төзәттердек. Иң кызыгы – инструмент эченнән Бөек Ватан сугышы чорында халыкка бирелгән ипи талоннары килеп чыкты. Күрәсең, берәрсе яшереп куйган да оныткан. Әлеге музыкаль шкатулка 1919 елда эшләнгән. Без аны бик кадерләп саклыйбыз, хөрмәтле кунаклар алдында уйнатабыз.
Без дә әлеге хөрмәтле кунаклар исемлегенә кердек – Вәсилә апа музыкаль шкатулканы куеп җибәрде. Һәм китап йортына татар моңы агылды... Гаҗәп: калайны тишкәләп ясалган тәлинкәләр бер гасырдан соң да сыйфатын югалтмаган!
– Бу тәлинкәләрне Казан остасы ясаган, – дип өстәде Вәсилә апа. – Хәзер инде андый осталар юк. Хәер, мондый музыка уен кораллары да бөтен Оренбургка ике генә. Һәм аның берсе безнең китапханәдә. Әлбәттә, бу зур горурлык!

– Шәһәребезгә килгән татарлар, башка милләт кешеләре безнең үзәккә килми калмый, – диде Светлана Әхмәтҗанова.
ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ САКЛАП…
Китапханәне кырык ел дәвамында НаҖия Мөксинова Җитәкләгән. Аннан соң бу Җаваплы урынга Светлана ӘхмәтҖанова килгән. Милли Җанлы ханым китапханәне яңа баскычка күтәргән.
– Милләтебез өчен авыр елларда, базар икътисадына күчеш чорында, китапханәне саклап калганбыз икән, бу НаҖия апаның абруе, тынгысыз хезмәте нәтиҖәсе, – диде Светлана Хәлиловна.
120 ел эшләү дәверендә китапханә сигез бинаны алмаштырган. Бүген ул Оренбургның Ленин урамында урнашкан. Биш катлы йортның беренче катында 500 квадрат метр мәйданны били ул! Китапханәнең гомуми фонды 60 мең берәмлекне тәшкил итә, шуларның 25 меңе татар телендәге китаплар. Иң сөенечлесе шул: бер гасыр элек булган кебек үк, ул бүген дә татар зыялыларының, әдәбият сөючеләрнең яратып Җыела торган урыны.
– Шәһәребезгә килгән татарлар, башка милләт кешеләре безнең үзәккә килми калмый, – дип дәвам итте Светлана ӘхмәтҖанова. – Татарстан Милли китапханәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән даими элемтәдә торабыз. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы 2006 елда, китапханәнең 100 еллыгы уңаеннан, 1000 берәмлектән артык татар китабы бүләк итте. Шулай ук милләттәшләребез дә шәхси коллекцияләрен китерә. Тагын шунысын әйтәсем килә: бүген безнең китапханә заманча үзәк тә. Монда балалар, өлкәннәр өчен дистәгә якын түгәрәк эшли, мастер-класслар уза. Кыскасы, бик актив, күңелле яшибез.
.jpeg)
Малайлар-кызлар монда көннең узганын да сизми кала икән.
МӘСКӘҮДӘ ДӘ БЕЛӘЛӘР
Китапханә 2019 елда, «Мәдәният» илкүләм проектында катнашып, грант откан. Нәтиҗәдә Ленин урамындагы бина өр-яңадан төзекләндерелгән, һәм ул танымаслык булып үзгәргән. Балалар өчен махсус зал булдырылган, интерактив җиһазлар белән тулыландырылган, заманча утыргычлар, уен әсбаплары белән баетылган. Малайлар-кызлар монда көннең узганын да сизми кала икән.
– Китапханәдә балалар белән осталык дәресләре үткәрелә, сәнгатьле сөйләм конкурслары уза, – диде китапханәнең балалар бүлеге хезмәткәре Әнисә Халитова. – Алар өчен күп төрле бәйгеләр оештырабыз. Бүгенге китапханә ул уен мәйданчыгы да, интеллектуаль үзәк тә.
Китапханә 2023 елда янә бер грантка ия булган – «Бердәм Этнокитап йорты». Аның максаты – милләтара дуслыкны ныгыту. Китапханәдә бүген Оренбургта яшәүче төрле милләтләрнең мәдәнияте белән танышырга мөмкин.
– Грант акчасына милли киемнәр, курчаклар тектердек, – диде Светлана Хәлиловна. – Безнең шәһәр күпмилләтле. Китапханәгә килгән һәр кеше үз халкының тарихы, мәдәнияте турында ишетә, күрә ала. Грантка проект яклаганда коллективыбыз белән бик зур эш башкардык һәм җиңүгә иреште. Мәртәбәле бүләкне алырга кызлар Мәскәүгә кадәр барды, аны ил башлыгы Владимир Путин үзе тапшырды!
...Менә шулай, башка халыкларны да берләштереп, дус-тату булып яшәп ята Оренбургта милләттәшләребез. Иң мөһиме – ана телен камил беләләр. Монда килеп кергәч, син үзеңне Казаннан китмәгән дә кебек тоясың. Тынгысыз җаныгыз, армый-талмый хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле милләттәшләребез!

.jpeg)

Китапханәгә килгән һәр кеше үз халкының тарихы, мәдәнияте турында ишетә, күрә ала.

Руфия Фазылова
Добавить комментарий