Оренбургка, Җәлил янына
Урал (Җаек) елгасы аша җәяүлеләр күпере атлаганда әзрәк селкенә кебек. Гүя мизгелнең җаваплы булуына ишарә: ни дисәң дә, ике як ярны гына түгел, дөньяның ике кисәген бәйли. Ике йөз метр – һәм син инде Азиядә. Бу, әлбәттә, безнең өчен вакыйга, ә егерме яшьлек Муса Җәлилов, мөгаен, көненә берничә мәртәбә тегендә-монда чыгып йөргәндер: гаҗәпләнү, соклануларга игътибар итәр чак түгел...
25 сентябрь 2026
– Ул вакытта күпер башка, агачтан була, – дип төгәллек кертә төбәкне өйрәнүче әңгәмәдәшебез. – Николаевская урамын Совет урамына үзгәрткән чак, ул әле яңа исеменә ияләшеп кенә килә. Ә Җәлил эшләгән элеккеге губернаторлар йорты 1926 елда әле үзенең купшылыгын җуярга өлгермәгән.
Егерме алтынчы елда өлкә, гафу итегез, өяз комсомол комитеты урнашкан элеккеге губернаторлар йорты менә ул – безнең каршыда. Кайчандыр бинаны бизәп торган бельведер манарасы юк, төп керү урыны өстендәге челтәр рәшәткәле балкон да күренми – ни дисәң дә, инде йөз ел вакыт узган... Ләкин йорт исән, тәрәзә каршыннан шул ук елга ага, янәшәдә – урта гасырлар замогына охшаган гауптвахта (бүген монда шәһәр музее), икенче якта – кадетлар корпусы бинасы…
БАРЫСЫ ДА ТУГАН ТЕЛ САНАЛГАНДА
Сакланып калган биналар шул заман мохитен торгызырга ярдәм итә. Менә егерме яшьлек комсомол инструкторы Җәлилов җәлт кенә парадный баскычыннан күтәрелә. Кечерәк кенә буй, каратутлы йөз, гимнастёркасы өстеннән офицер каешы буып куелган, хром күн итекләре ялтыраганчы чистартылган. Яшь булса да, бик җитди (аның елмаеп төшкән фотоларын тапмассыз), хәер хезмәте дә шундый бит.
Комсомол инструкторына көн дәвамында төрле милләтләр яшәгән әллә ничә авылны йөреп чыгарга кирәк. Комсомоллар белән эшләнәсе эшләрне тикшерү, бәхәсләшүләр, максатлар кую… Аның кайнарланып китәргә генә торган комсомол яшьләре белән аралашкандагы сабырлыгы да, инандыра алу сәләте дә сокландыра. Эшендә татар, башкорт, казах телләрен белүе ярдәмгә килә: авылларда русча бөтенләй белмиләр. Әмма иң мөһиме ул түгел: синең фикерләреңне хуплаулары кадерле.
...Төн якынлашканда пролётка тәгәрмәчләренең күпер такталарын шакылдаткан тавышы ишетелә. Көне буе йөреп арыган инструктор өенә ашыга. Алда – тулы бер төн. Айның Җаек елгасына төшкән нурын күзәтер, хыялланыр, шуларны шигъри юлларга күчерер вакыт...
Бүген элеккеге губернатор йорты диварына мемориаль такта эленгән: «Бу бинада 1926–1927 елларда Оренбург өяз комсомол комитеты инструкторы – шагыйрь Муса Җәлил эшләгән. Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое».

Ике дөнья кисәген бәйли торган күпер. 100 ел элек ул агачтан булган.

Гауптвахта Җәлил чагында ук була. Хәзер биредә шәһәр музее урнашкан.

М. Җәлилов (уңда). Оренбург өяз комсомол комитеты. 1926 ел.


Биредә өяз комсомол комитеты эшләгән. Бүген бина реставрацияләнә.

«ХӨСӘЕНИЯ» ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬЛӘР
Элеккеге губернаторлар йортыннан «Хөсәения» мәчетенә кадәр – тиз-тиз атлаганда унбиш минут. Җәяүлеләр өчен ясалган Совет урамы буйлап, дворян Тимашевлар утары яныннан узып, Кунак сараена кадәр барасы. Борылабыз – һәм менә ул инде күренеп тора: Киров урамы башында урнашкан. Җәлилнең комсомол яшьлеге чорында ул Кооператив урамы дип аталган.
Мәчет янәшәсендә – «Хөсәения» мәдрәсәсе. Әлеге мәдрәсәгә җиде яшьлек Муса гаиләсеннән аерылып, туган авылы Мостафадан Оренбургка күченгәч укырга керә. Шәкертләр арасында Муса, мөгаен, иң кечкенә буйлысыдыр. Ләкин ул яшьтәшләре белән уртак телне тиз таба, укуда да сынатмый. Сабакташы Сәгыйть Агиш, дистә еллар узгач, истәлекләре белән уртаклаша: «Аның тирәсендә һәрвакыт балалар җыелыр иде. Муса яхшы укуы белән беррәттән, шәп иптәш тә булды, шигырьләр, шәкертләр тормышын чагылдырган бер пәрдәле пьесалар да язды. Мондый пьесаларны мәдрәсәдә яраталар иде».
«Хөсәения»дә дин гыйлеме, җомга намазы мәҗбүри. Әмма монда дөньяви фәннәрне, тел белән әдәбиятны да укыталар. Әле ничек кенә укыталар! Шәриф Камал, Сәгыйть Рәмиев кебек затлы укытучылар! Кечкенә Муса балаларча беркатлы, самими шигырьләрен язып карый. Моны мөгаллимнәренең берсе – шагыйрь Төхвәт Ченәкәй күреп ала. Ул малайга шигырь язу нигезләрен өйрәтә, татар, гарәп, фарсы шигърияте җәүһәрләре белән таныштыра…
Бер гасырдан соң татар меценатлары сәүдәгәр Хөсәеновлар акчасына төзелгән «Хөсәения» бинасын мөселман җәмгыятенә кире кайтаралар. Бүген ул киң күләмле яңартылуны көтә. «Бу бинада 1918–1919 елларда Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил укыган» дигән искергән истәлек тактасын да яңартырлар, дип өметләнәбез. Моны, мөгаен, бүген ук – каһарманның 120 еллыгын билгеләп үткәндә эшләргә кирәктер.
Сүз уңаеннан, истәлек тактасында күрсәтелгән елларда Җәлил Татар халык мәгарифе институтында укый, революциядән соң мәдрәсә шул институтка үзгәртелә. Ә 1917 елга кадәр «Хөсәения» мәдрәсендә укыган дүрт ел кая киткән соң?

Кунак сарае 100 ел элек тә шундый булган.

«Хөсәения» мәчете.

Киров урамы. Урам башында «Хөсәения» күренеп тора.


Мәдрәсә һәм истәлек тактасы.

Мәдрәсә шәкертләре. М. Җәлил (уңда) иптәше белән. 1917 ел.

Оренбургта В. Ленинга һәйкәл Муса өяз комсомол комитетында эшләгән вакытта куела.
«БЕЛЕК». ГЫЙЛЕМ ҮЗӘГЕ
Тоз тыкрыгы, 5. Без аңа «Хөсәения»дән бер кварталлап ары киткәч юлыгабыз. Бу – Җәлил тормышының Оренбург чорына караган тагын бер мөһим адрес. Бина ике катлы, беренчесендә – мөселман җәмәгатьчелеге акчасына эшли торган «Белек» татар китапханәсе. Киштәләрдә – Тукай, Пушкин, Дәрдемәнд, Толстой китаплары…
Үткәндәгеләрне күз алдына китерергә тырышабыз. Яшьтәшләре буш вакытларында бай Кунак сарае витриналарына сокланып йөри, Шәрык сәүдәгәрләренең җирле базарда сату итүләрен күзәтеп күңел ача яки ишегалдында уйнап юләр сата. Муса да ара-тирә алар белән бергә, ләкин аны ешрак китапханәдә күрәләр. Йотлыгып укый, үзенә ошаган шигырьләрне яттан сөйли... Сеңлесе Зәйнәп Җәлилова искә төшергәнчә: «Китапларны өйгә алып кайта һәм еш кына кычкырып укый. Үзен тыңлауларын бик ярата иде...» Ә монда нинди генә кунакларны очратмыйсың! Шагыйрь Дәрдемәнд, алтын приисклар хуҗасы, «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы нәшире Закир Рәмиев, «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәрими. Яшь шагыйрь китапханәдә күргән беренче тере язучы Шәриф Камал була... Күреп кенә калмый, аралашу мөмкинлегенә дә ия була, чөнки Шәриф Камал биредә китапханә мөдире булып эшли.
Кызганыч, әмма хәзер Тоз тыкрыгындагы йортның чын татар мәдәни үзәге булуы турында берни дә хәтерләтми. Бүген ул шактый таушалган торак йорт һәм узган гасыр башындагы кебек матур күренми. Дөрес, дүрт ел элек мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрында яңа язу пәйда була: «Оренбург шәһәре мөселман җәмгыяте йорты. Китапханә. „Җаек“ кунакханәсе». Хәзер бинаны хакимият белән килештермичә теләсә ничек үзгәртеп корырга ярамый. Реставрация кайчан булачак? Бу сорауга сезгә бүген беркем дә җавап бирә алмый.
«КЕЧКЕНӘ ҖӘЛИЛ» КАЙДА ТУА
«Кулыма мин „кызыл кылыч“ны алсам, Шулай шуннан „кызыл фронт“ка барсам...»
Әлеге юллар Җәлилнең «Бәхет» дип аталган шигыреннән. Оренбургта 1919 елда чыга торган «Кызыл йолдыз» газетасында басылган беренче шигыре ул. Хезмәт кешесе бәхете өчен гомерен бирергә әзер шигырь авторына ул вакытта әле 13 яшь кенә була!
Шигырьнең ничек дөнья күрүе турында Муса «Минем тормыш юлым» очеркында бәян итәчәк. «Редакциягә килдек. Безнең янга килделәр дә: „Егетләр, сезгә нәрсә кирәк?“ – дип сорадылар. Мин куенымнан кәгазь төргәк тартып чыгардым. Редакциягә өч шигырь алып килдем. „Бәхет“, „Киттеләр“, „Кызыл Армия“. Редакциядә булганнарның барысы да, җыелып, аларны укый башладылар. Шигырьләр барысына да ошады кебек.
– Моны кем язды?
Дустым Идият тиз генә миңа төртеп күрсәтте:
– Менә ул язды.
Мин кызарып киттем. Мин бик кечкенә буйлы идем. Редактор гаҗәпләнеп миңа карады да, күтәреп алып, урындыкка бастырды. Барысы да миңа карадылар һәм көлештеләр. Икенче көнне газетаның беренче битендә „Бәхет“ шигыре басылды, шигырь астына „Кечкенә Җәлил“ дип язылган иде».
Кызганыч, бүгенге Оренбургта Мусага әдәби тәхәллүс уйлап табылган Төркестан фронты газетасы редакциясе урнашкан бинаны таба алмадык. Бары тик Совет урамында урнашкан булгандыр дип, фаразлый гына алабыз. Ихтимал, элеккеге губернаторлар йорты каршында, шәһәрне яклаган кызылармиячеләрнең бер полкы урнашкан кадет училищесы бинасында булгандыр.
Хәер, бу урында кайда дигән сорауга караганда, ни өчен дигәне әһәмиятлерәктер. Кечкенә генә булса да, ни өчен малай бәрелешнең теге ягындагыларга карата шулкадәр нәфрәт тоя? Оренбургта Җәлил һәйкәле урнашкан урын бу сорауга җавап бирергә ярдәм итте.

Юрий Гагарин укыган бина.
БАТЫРЛЫККА ИЛТҮЧЕ ЮЛ
Таштан ясалган Җәлил безне Оренбургның «4 апрель» скверында каршы алды. Сквер 1918 елдагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә аталган. Ул вакытта шәһәргә ак казаклар һөҗүм иткән: алар, аз вакытка гына шәһәр үзәгенә үтеп кереп, канкоеш оештырган. Унике яшьлек Муса, мөгаен, бу вакыйгаларның шаһиты булгандыр, чөнки үтерелгәннәрнең гәүдәләрен «Хөсәения»дән ерак булмаган кәрвансарайга ташыганнар. Аннары аларны туганнар каберенә күмгәннәр, ә якында гына сквер ясаганнар.
Мусага үз юлын сайларга, ихтимал, әнә шул канлы вакыйгалар да этәргеч биргәндер. Ә бүген «4 апрель» скверында һәйкәл тора: Мусаның уйчан һәм кырыс карашы ерак үткәннәргә төбәлгән кебек...
Р.S. Кайвакыт тарихта очрый торган туры килүләргә исең китә. Егерме яшьлек Муса Җәлил эшләгән элеккеге губернатор йорты янында планетаның булачак беренче космонавты укыган авиация училищесы бинасы тора. Юрий Гагарин белән Муса Җәлил – төрле буын кешеләре, һәм берничек тә таныш була алмый. Әмма татар шагыйренең батырлыгы турында Гагарин биредә, Оренбургта, Җәлилгә Советлар Союзы Герое исемен бирү турында указ чыккач ишетә. Аның Моабит төрмәсендә язган шигырьләрен ул чакта бөтен ил йотлыгып укый... Ә биш елдан соң, 1961 елда, Юрий Гагарин үзенең героик очышын башкарачак. Һәрбер батырлык, һәр алга китеш төрле буын вәкилләре кылган батырлыклар җыелмасыннан гыйбарәт. Тарих очраклылыкны кабул итми.

Истәлеккә: Муса Җәлил һәм «Татарстан».
Әскәр Сабиров
Добавить комментарий