
«Оркестр уйный, бөтен җирдә җыр яңгырый, халык бии…»
1945 елның 9 мае. Казан, Бауман урамы. Елмаюлы йөзләр, шатлыклы күз яшьләре, музыка… Җиңү!
15 июня 2025
Бауман урамында алма төшәр урын да юк. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр кочаклаша, бер-берсен котлый. Шунда ук уртак шатлык уртасында кемдер үксеп елый. «УНИОН» кинотеатрында тынлы оркестр уйный, музыка, ачык ишек ләрдән ургып, урамга тарала, парлар вальс әйләнә: бөтенесенә дә кавалерлар җитеп бетмәгәнгә, хатын-кызлар бер‑берсе белән бии.
Бераз арырак, Качалов театры янында, Сталин һәм Ленин портретлары астында, берәү гармун тарта. Түгәрәк уртасында, бәхетеннән балкып, яшь хатын бии. Ә баш өстендә кәгазь самолётлар, тирбәлә-тирбәлә, җиргә төшә. Аларда – җиңү турында Совинформбюро сводкасы, соңгы яңалыклар. Кәгазь самолётларны Матбугат йорты тәрәзәләреннән очыралар.…
Казанда яшәүче Нәзирә Бикмөхәммәтова (1945 елда аңа 16 яшь була) Җиңү көнен шулай хәтерендә калдырган. Ә иң якты, дулкынландыргыч вакыйга Казан урамнары шатлыктан гөрли башлаганчы була. Төнге сәгать икедә диктор Левитан бөтен илгә Германиянең капитуляциясе турында хәбәр итә, хәрбиләр табель коралыннан һавага ата башлый.
ТАССР дәүләт музее директоры Владимир Дьяконов үзенең көндәлегенә болай дип язып куя: «Менә көтеп алынган көн килеп җитте. Төнлә радио аша (радионы инде берничә тәүлек сүндермибез) җиңү турында хөкүмәт хәбәрен тапшырдылар. Бөтен шәһәр шунда ук урамга сибелде. Ирек мәйданында – халык дәрья күк. Мондый сәгатьләрдә өеңдә утыру мөмкин түгел! Оркестр уйный, бөтен җирдә җыр яңгырый, халык бии. Фронтовикларны, күтәреп, һавага чөяләр, хатыннар аларны үбә...»
Дьяконов эшкә иртәнге 9 га барып җитә. Музейга керү урынында плакат элеп куялар: «Җиңү белән, иптәшләр!» «Бүген эшлибезме?» – дип сорый хезмәткәрләр. «Әлбәттә, юк!» – ди ул.
Бомбардировщиклар җыела торган авиация заводында 9 майда эшне иртәнге дүрттә үк туктаталар: митинг! 13 мең кеше, ялкынлы сүзләр һәм үзеңне җилкәдән тау төшкәндәй хис итү: ниһаять!
Күрше 16 нчы моторлар төзү заводында да – митинг, анда да бөек Сталин исәнлегенә сүзләр яңгырый. Биредә 10 меңнән артык кеше җыела. Ә кичен Соцгородта – «Крылья Советов» стадионындагы митингка инде 15 мең кеше килә: Җиңүне көтеп җиткерә алмаганнарны искә алалар, какшамас Кызыл Армиягә, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен яңгыраталар, Сталинга хат юлларга да карар кылалар.…
Уртак шатлык, күтәренкелек рухы төн уртасына кадәр дәвам итә. «По-2» очкычы, шәһәр үзәге өстеннән берничә мәртәбә әйләнеп: «Җиңү белән, иптәшләр!» дип язылган листовкалар ташлый. Ирек мәйданы һәм Бауман урамы буйлап, балаларны шатландырып, Казанга гастрольгә килгән Дуров циркы артистлары уза. Соңрак, әле шактый вакыт, Дуров үзе ‑ фил өстенә, ә аның ярдәмчеләре дөя өстенә утырган иде, дип сөйләячәкләр, гәрчә моңа рәсми дәлилләр сакланмаса да.
Кичке тугызда бәйрәм бераз вакытка тынып тора. Барысы да, тавыш көчәйткеч тәлинкәләр янына җыелып, Сталин сөйләгәнне тыңлый. Аннары Мәскәүдә бөек Кызыл Армия хөрмәтенә салют аталар, ә казанлылар туры трансляцияне тыңлый һәм, мәскәүлеләргә кушылып, һәр залп тавышыннан соң «ура» кычкыра.
Аннан соң туганнар, коммуналка, ишегалды күршеләре, барысы бергә җыелып, һәлак булганнарны искә ала.
Икенче көнне ВКП (б) ның Ленин райкомы секретаре Н. Козлов шәһәр комитеты секретарена болай дип хәбәр итә: «9 майда тәүлек әйләнәсе районда бернинди көтелмәгән хәлләр һәм тәртип бозулар булмады. Алкогольдән хәлсезләнгәннәрнең барысына да милиция һәм җәлеп ителгән партия-хуҗалык активы көче белән ярдәм күрсәтелде, кайберләрен өйләренә кадәр кайтарып куйдылар. Милиция органнарыннан алынган мәгълүмат буенча, контрреволюцион чыгышлар, диверсия, ут төртү һәм талау очраклары теркәлмәде. Районда ут һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады. 10 майда, заводлардан хәбәр ителгәнчә, эшчеләр һәм хезмәткәрләр барысы да предприятиеләргә эшкә чыкты».
Бауман урамында Җиңү көне. И. Попков һәм Ю. Ананьев фотосы
Добавить комментарий