Патриотлар кайда тәрбияләнә?
Ватанга хезмәт итү – намус эше!
ҖИТДИ АЕРМА
Гади үсмернең бүлмәсендә моны күз алдына китерүе дә кыен: кояш нурларында бер генә тузан бөртеге дә, ялтыраганчы ышкып юылган идәндә бер генә чүп кисәге дә күренми! Ә җеп сузып тигезләгәндәй карават җәймәләре өстендәге мендәрләрнең пөхтә өчпочмаклары җилкәнле көймәләр флотилиясен хәтерләтә. Һәм тынлык... Ни өчен тын булуы аңлашылса да, әмма бер уку бүлмәсе ишегенә язу беркетелгән: «Тавышланмагыз! Барабанчылар шөгыльләнә!» Менә бу язуны аңлап булмый.
Тәнәфестә кадетлар, гади мәктәп балалары кебек, юлларында очраган бөтен нәрсәне ватып-аударып, көлешә-көлешә, коридордан йөгереп үтәргә мөмкин. Әмма болай эшләмәскә тырышалар, чөнки тәртип бозу өчен үзләрен чираттан тыш наряд көткәнен яхшы беләләр. Тик биредәге кыз һәм малайларның җәзага мөнәсәбәте «гражданкага» караганда бөтенләй башка – монда ул тәртипне яхшырту һәм гомуми построениедә макталу өчен стимул булып тора.
Укытучылар мәктәпнең 9 Май хөрмәтенә парадка ничек әзерләнүен искә төшерә. Анда катнашыр өчен, кадетлар яхшы укырга тиеш булган. Бишенче сыйныфта укучы бер малай «койрыкларын» төзәтеп өлгерми, шунлыктан бәйрәмне оештыруда катнашса да, аңа форма кияргә рөхсәт ителми. Тамашачылар, кызганып, аны парадта катнаштыруны үтенсә дә, малай җитди итеп: «Кирәкми, барысы да гадел, шулай булырга тиеш!» – дип җавап бирә.
Шунлыктан ата-аналарга балаларның, биредә ярты ел укыганнан соң, кадетлар һәм гади мәктәп арасында аерма бармы, дигән сорауга: «Аерма җитди », – дип хәрбиләрчә төгәл җавап бирүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Бу җавап чыгарылыш имтиханнарыннан соң тагын да ышандыргычрак яңгырый – кадетлар БДИ не гади мәктәптәге яшьтәшләреннән яхшырак бирә, чөнки катгый дисциплина аларга секунд саен телефон һәм башка гаджетлар белән уйнап утырырга ирек бирми, урта мәктәптә исә әлеге гаджетларны бөтенләй тыю мөмкин түгел.
ВАТАННЫ КӨЧЛӘП ЯРАТТЫРЫП БУЛМЫЙ
Вил Нуруллин, генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадетлар интернат-мәктәбе директоры:
– Быелгы уку елында безгә бишенче сыйныфка бер Казан малае укырга килде. Аның кадет булу теләге бик ихлас булган кебек, күз яшьләре дә, әнисен сагынуы да шулкадәр үк ихлас иде. Тынычлана алмыйча, ул һаман елады да елады. Психологка да алып бардык, гел игътибар үзәгендә дә тоттык. Бераз онытылып тора да, ялга өйләренә кайтып килүгә үк, барысы да яңадан кабатлана. Малай мөстәкыйльлекнең бездәге дәрәҗәсенә әзер түгел иде. Ул ияләшсен, тынычлансын һәм өен сагынмасын өчен бер ай вакыт кирәк булды.
Ияләшеп беткәч, балаларның ял көнендә дә өйләренә кайтасы килми, чөнки бездә һәрвакыт нинди дә булса кызыклы шөгыль табып була. Мәсәлән, проектор сатып алгач, ашханә кадетлар өчен кино залына әйләнде. Уйламаганда, совет фильмнары үсмерләрдә зур кызыксыну тудырды. «Ул да безнең кебек, тик күп еллар элек», – ди балалар миңа «Офицеры» фильмының нәни герое турында. Кадетлар үзләре дә күңелсезләнеп утыра торганнардан түгел, аларның энергияләре ташый: әле мендәр белән сугышалар, әле бер-берсенә теш пастасы сылыйлар... Элек ничек булган, хәзер дә шулай шукланалар.
Элек мин военкоматта эшләдем, һәм армия турында бернәрсә дә белмәгән, шуңа күрә анда хезмәт итәргә теләмәгән яшьләрне күрү мине бик гарьләндерә иде. Телефон, әйтерсең, кулларына ябышкан – аларның бердәнбер мавыгуы һәм дөнья белән элемтәсе ул. Шунлыктан, кадетлар мәктәбе директоры вазыйфасын тәкъдим иткәч, мин шунда ук ризалаштым. Минем өчен бу – үсеп килүче буынны тәрбияләүгә йогынты ясау мөмкинлеге, чөнки балалар – әллә ничә тапкыр кабатланган фикер булса да, безнең киләчәгебез бит.
Биредә без үз ватаннарын һәрвакыт яратачак һәм яклаячак патриот малайлар һәм кызларны тәрбиялибез. Бу – үзеңнең гаиләңә, туып‑үскән җиреңә, кече ватаныңа һәм тулаем туган илеңә мәхәббәт. Аны көчләп тагарга кирәкми, әмма шәхси үрнәктә тәрбияләргә кирәк. Кадетлар мәктәбендә моңа күп игътибар бирелә. Әти-әниләр дә балаларына нәсел-нәсәпләре турында сөйләсен иде, бу очракта үз тарихлары белән кызыксыну һәм горурлану алар өчен нормага әйләнәчәк.
Кадетлар мәктәбе дисциплина гына түгел ул, чөнки аны тәмамлаучыларның барысы да хәрби карьераны сайламый бит. Аларда тәрбияләнгән җаваплылык хисе һәм кешеләр белән аралашу күнекмәләре кадетлар мәктәбен тәмамлаучыларга киләчәктә гаиләдә яклаучы һәм эшләрендә профессионал булырга ярдәм итә.
МИН ИНДЕ ИКЕ ТАПКЫР ПАРАШЮТ БЕЛӘН СИКЕРДЕМ!
Егор Журавлев, 10 сыйныф укучысы:
– Мин бирегә Киров өлкәсендәге кечкенә шәһәрдән килдем, 6 нчы сыйныфтан бирле укыйм. Балачактан ук хәрби булырга хыялландым. Туганнарым моның өчен, балигъ булуны да көтмичә, кадетлар мәктәбенә керергә киңәш бирде.
Биредә дисциплина яхшы, бөтен җирдә тәртип – һәм бу минем холкыма туры килә. Миңа тагын кораллы күнегүләр һәм хәрби әзерлек ошый. Ике тапкыр парашют белән сикердем инде, хәзер өченче тапкыр сикерергә җыенам. Беренчесендә бик куркыткан иде, икенчесендә инде ияләнәсең.
МАКСАТЫМ – ОБОРОНА МИНИСТРЛЫГЫ ХӘРБИ УНИВЕРСИТЕТЫНА УКЫРГА КЕРҮ
Диана Корсакова, 10 сыйныф укучысы:
– Кадетлар мәктәбе турында миңа алты ел элек әнием сөйләгән иде. Ул минем хәрби булуымны тели, шуңа мине бирегә укырга җибәрде.
Баштарак миңа кыен булса да, тора-бара, киресенчә, бөтен нәрсә ошый башлады. Син нәрсәгә булса да омтыласың һәм моның сиңа кирәк икәнен аңлыйсың икән, кыенлыкларга инде игътибар итмисең. Минем хәзерге максатым – Оборона министрлыгы Хәрби университетына укырга керү.
Җәен кадетларга парашют белән сикерү мөмкинлеге бирелә, мин дә сикердем. Беренче тапкырында әле аңлап җиткермисең, ә менә икенче тапкырында инде куркыта, тик мин барыбер тагын сикерәчәкмен.
Мәктәптә кызлар егетләр белән тигез хокуклы, әз генә бизәнергә дә рөхсәт ителә. Егетләр безнең белән дус, безне яклыйлар, хәтта миңа мәхәббәт аңлатучылар да булды...
ХӘРБИ КАРЬЕРА ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНАМ
Всеволод Черенков, 8 сыйныф укучысы:
– Мин инде 7 нче сыйныфта укый башлагач ук кадетлар мәктәбенә күчәргә җыенган идем, тик Казандагысында урын булмады. Җәен мин Тәтеш мәктәбенә кабул ителдем, һәм моңа бик шатмын.
Минем буем 1 м 90 см, мин мәктәптә иң озыны, хәтта тәрбиячеләрдән дә озынрак. Сыйныфташларым баштарак миннән бераз шүрли иде, хәзер инде минем дусларым күп, бигрәк тә өлкән сыйныфта укучылар арасында.
Кадетлар мәктәбендә уку миңа күпкә кызыклырак, кайвакыт хәтта атнаның үткәнен сизми дә калам. Буш вакытта тренажерлар залына, китапханәгә барырга яки берәр файдалы эш эшләргә, мәсәлән, кар көрәргә була. Гомумән, дәрестән тыш физик йөкләмәләр җәза сыйфатында билгеләнә. Гадәттә мин шелтә алмыйм, тик менә үткән атнада берьюлы ике наряд эләктердем: беренчесен – сыйныфташымны коридор буйлап куган өчен, икенчесен – построениегә соңга калган өчен. Мин еш кына старшинадан үземне урамда эшләргә чыгаруын сорыйм, миңа саф һавада нәрсә дә булса эшләү ошый.
Хәрби карьера турында хыялланам. Офиста эшләү мине бер дә кызыктырмый, шунлыктан хәрби училищега керергә планлаштырам. Хәрби офицер булсаң, нинди шәп бит: сугыш тактикасы, хәрби амуниция – болар турында мин тәүлекләр буе укырга әзер! Күптән түгел безгә җыелма модельләр тараттылар, минем сыйныфка БМД‑1 эләкте. Әзер модельне тәкъдим итү өчен мин аның техник характеристикалары һәм ул катнашкан сугышлар турында мәгълүматны җентекләп эзләдем.
Түземсезләнеп җәй җитүен көтәм: Коркачыкта беренче тапкыр парашют белән сикерәчәкмен һәм «Гвардеец» лагеренда яшь сугышчы курсын үтәчәкмен.
Добавить комментарий