Песиле өй
Бәхет өчен ничә песи кирәк – берме, икеме, әллә дүртме? Саванна токымын үрчетүче Ольга Пылаевага бер дистә дә аз, аның шәһәр читендәге йортының бөтен бүлмәсе нәфис мыраубикәләр белән тулган. Һәркайсы үзенчә катлаулы холыклы, барысы да горур һәм хөр, барысы да нәфис һәм нәселле. Кайберләре яңа хуҗаларына юл тотарга мөмкин, кайсылары хуҗабикәләре янында кала.
20 апреля 2023
ЧЫНГА АШКАН ХЫЯЛ
– Песи яратуым, мөгаен, туганнан бирледер. Бездә гел песиләр, кимерүчеләр, сөйрәлүчеләр яши иде. Балачактан ук бабам мине урманга йөртте, балыкка ияртеп барды, табигать белән кызыксынуымны төрлечә үстерергә тырышты. Болар барысы да киләчәгемне табигать фәннәре белән бәйләү һәм Казан дәүләт университетының биофагына укырга керү теләген уятты. Алты яшемдә үк мин туганнарыма академик булу һәм авылда йорт хайваннары гөжләп торган өй тоту турындагы ниятләремне җиткердем. Академиклык теләге, кызганыч, чынга ашмады, әмма башка пунктларга килгәндә, хәзерге чынбарлыгым балачак хыялларына бик туры килә.
ЗООПАРКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРҮ
Күпчелек хезмәттәшләрем-фикердәшләремнеке кебек, минем дә хәзерге тормышым бер песидән башланды. Ирем белән кавышкач, ике өй зоопаркын берләштердек тә моңарчы кул җитмәгәнне чынга ашырырга керештек: Берн зенненхунды көчеген сатып алдык, песи турында да уйлаша башладык. Мин шунда ук саванна токымына тукталдым, әмма 2011 елда Россиядә мондый мәче сатып алу чынга ашмаслык хыял гына иде. Песине Америкадан алып кайту нияте барып чыкмады, һәм мин башка токымга игътибар иттем. Бу токым песиләре дә кыргый хайванга охшаган иде. Шул рәвешле бездә Лаура исемле бенгал мәчесе пәйда булды. Ул ана була алмаса да, токымлы мәчеләр үрчетү белән мавыгуыма оеткы салды. Мин песи үрчетүчеләр арасында танышлар булдырдым, илебездә фелинологиянең патриархы дип атарлык Светлана Борисовна Пономарева минем остазыма әйләнде. Тиздән өемдә ике мәче, кулымда питомникны теркәү сертификаты белән фелинолог дипломы пәйда булды. Болар күңелдә зурдан-зур ниятләр уятты.
ЯЗМЫШ БИЛГЕСЕ
Форумнар, семинарлар, күргәзмәләр – ял көннәре һәм отпусклар әнә шулай уза иде. Зоолог белгечлеге, шуңа бәйле рәвештә хайваннар генетикасы һәм физиологиясе өлкәсендәге белемнәрем булышты. Әле дөньяга аваз гына салган питомнигыбыз тиз арада халыкара дәрәҗәгә чыкты, без башка илләр белән элемтәләр урнаштырдык, генофондны киңәйтү өчен, чит илләрдән нәселле мәчеләр алып кайттык. 2016 елда Бөекбританиядәге бер мәче үрчетүче ханым минем бенгал мәчесе белән кызыксынды һәм көтмәгәндә саванна токымлы песи белән алмашырга тәкъдим итте. Мин моңа язмышның бер билгесе дип карадым һәм инде 30 декабрьдә Мәскәүдә затлы яңа ел бүләген каршы алдым. Бу бүләк исә безнең киләчәктәге эшчәнлек юнәлешен тәмам билгеләп куйды да. Шул ук чорда мин Россиядә саванна токымын үрчетүдә шәп белгеч саналган Гөлназ Шәрифҗанова белән таныштым. Без партнерлар гына түгел, якын дусларга да әйләндек.
БЕНГАЛЛАР УРЫНЫНА САВАННА МӘЧЕЛӘРЕ
Тора-бара берничә урындыкта берьюлы утырып тору мөмкин түгеллеген аңладым һәм бөтен игътибарны бер токымга юнәлттем: бенгал токымы белән бәйле программага нокта куеп, саванна мәчеләрен генә үрчетү эшенә керештем. Әлбәттә, ул зур күзле, һәрвакыт гаҗәпләнгән кыяфәттәге гүзәл мыраубикәләрдән аерылу бераз кызганыч булды, аларны тәрбияләү-үстерүгә шулкадәр күп көч һәм ярату салынган иде бит. Горурланырлыгыбыз да бар – безнең бенгаллар арасында Россия һәм чит илләрнең танылган питомникларындагы нәселләргә нигез салган песиләр бар. Мин планета буйлап таралган мыраубикәләремнең хуҗалары белән элемтәне өзмим, әмма саванна токымы – яңа һәм өметле эш, аны үстерү өчен бөтен вакытны һәм бар көчне бирергә кирәк.
ХАЙВАННАР ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫРТА
Хәер, гаиләбездәге ике эт, экзотик кошлар да игътибарсыз калмый һәм, әлбәттә, дүрт аяклы, канатлы дусларыбызны карау эшендә кызым белән улым – ышанычлы ярдәмчеләрем. Йортта җан ияләре тоту – бик күркәм гадәт. Алар дөньяны яхшырта, кешеләрдә игелеклелекне арттыра.
Николай Крушинин
Фотолар Ольга Пылаева архивыннан алынды
Добавить комментарий