Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт. Пилотсыз версия

Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт. Пилотсыз версия

Автономияле (үзидарәле) транспорт белән йөк ташу коридоры Татарстанны Европа белән 2025 елда ук тоташтырырга мөмкин.

02 ноября 2021

 
М12 Россиядә пилотсыз йөк автомобильләре өчен икенче трассага әйләнергә мөмкин. Бу хакта сентябрьдә узган Kazan Digital Week форумында Россия транспорт министры урынбасары Кирилл Богданов хәбәр итте. Ә Россиядә пилотсыз йөк машиналарын юлга чыгарып җибәрү премьерасы 2024 елда Мәскәү белән Санкт-Петербургны тоташтырган «Нева» М11 трассасының пилотсыз коридорында булырга тиеш. Салонында машина йөртүче утырган һәм йөртүчесез автомобильләр бер үк хайвейдан барачак.
М11 трассасындагы пилотсыз коридор – илебезнең йөртүчесез хәрәкәт белән бәйле колачлы проектында бер өлеш кенә. Әлеге проект кысаларында цифрлы инфраструктура белән җиһазландырылган 20 мең км федераль автомобиль юллары төзү һәм шул рәвешле Европа һәм Азия арасында пилотсыз коридор булдыру планлаштырыла. Шулай итеп, Кытай белән хезмәттәшлекне глобаль дәрәҗәдә үстерү, әйтик, 2030 елга әлеге ил белән йөк әйләнешен 10 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Проектның инфраструктура нигезен «Нева» М11 (Санкт-Петербург – Мәскәү), ЦКАД (Мәскәү янында Үзәк боҗра автомобиль юлы, төзелеше тәмамланган диярлек) һәм Мәскәү – Казан М12 (төзелеше 2024 елда тәмамланачак) автотрассаларыннан торган тизйөрешле юллар челтәре тәшкил итә. Санкт-Петербургтан Финляндия чигенә кадәр «Скандинавия» трассасыннан барып җитәргә мөмкин. Шулай итеп, М12 ярдәмендә Казан Европа белән тоташачак.
М12 автотрассасы төзелеше М12 автотрассасы төзелеше
– М11 – бик күп йөк ташыла торган трасса, әмма икътисадый нәтиҗәлелек озак вакытны күзаллаганда булачак. Әгәр без 2025 елга Казан – Финляндия трассасын төзи алсак, пилотсыз йөк ташуларга ихтыяҗ артачак, – дип саный Богданов.
Йөртүчесе булмаган, сынаучы инженер катнашыннан башка йөрүне күздә тоткан пилотсыз транспортның хәрәкәтен тәэмин итү өчен, 660 км дан артык озынлыктагы М11 трассасында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка килеп җиткәндәрәк, махсус хаблар булдыру планлаштырыла. Бу исә хәзерге этапта үзидарәле йөк машиналарының шәһәргә кереп китүенә юл куймас өчен кирәк. Пилотсыз йөк машинасының хәрәкәте түбәндәгедән гыйбарәт: машина йөртүче автомобильгә йөкне төйи һәм аны трассада билгеле бер урынга кадәр китереп җиткерә, аннары автомат идарә системасын куша һәм кабинадан чыгып китә. Машина үзен башка йөртүче каршы алачак ноктага кадәр мөстәкыйль рәвештә бара, бу йөртүче автопилотны сүндереп, автомобильне складка кадәр алып китә. Пилотсыз машиналар үсешенең киләсе этабында кабиналар алып ташланачак, ә йөк машинасы хәрәкәтен читтән оператор контрольдә тотачак. «Коридор» сүзе бу очракта пилотсыз автомобильнең бөтен юлында, хаблардан тыш, тапшыру җайланмалары урнаштырылачак дигәнне белдерә, алар ярдәмендә автомобиль оператор, мәгълүматлар базасы һәм башка машиналар белән элемтә тотачак.
ФЛАГМАН ҖИТЕШТЕРҮ ХӘЛЕБЕЗДӘН КИЛЕРЛЕК
Экспертлар фикеренчә, илебездә бу кадәр зур планны тормышка ашыру өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Татарстанның гасыр проектына кертәчәк өлеше – «КАМАЗ»лар, М11 һәм М12 пилотсыз коридорлары аша алар беренчеләрдән булып юлга кузгалачак.
Болар ADAS системасы белән җиһазландырылган К6 тибындагы кабиналы йөк машиналары булыр, дип көтелә. ADAS – йөртүчегә автомобиль белән идарә итәргә булышу системасы. Ул никадәр югарырак дәрәҗәдә булган саен, автомобиль шулкадәр мөстәкыйльрәк. Мәсәлән, 3 нче дәрәҗәдәге система машина үзе бара, тик аны теләсә кайсы вакытта идарәне үз кулына алырга әзер кеше контрольдә тота дигәнне белдерә. 5 нче дәрәҗә исә квалификацияле йөртүче күнекмәләренә ия автопилот режимын аңлата. К6 «КАМАЗ»ы 4–5 нче дәрәҗәле ADAS белән җиһазланачак.
Прототипларга тест уздыру эше киләсе елда ук башланачак. Аларның элгәресе – ADAS 3 көйләнгән К5+ тибындагы КАМАЗ‑54907 җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде инде. Аны серияле җитештерү 2023 ел ахырында башланачак.
КАМАЗ 54907 КАМАЗ 54907
Конвейердан чыгарга әзерләнгән пилотсыз проектлардан (электрлы чүп ташу машиналарыннан башлап, пассажирлар йөртәчәк шаттлларга кадәр) кала, компания иң заманча йөк ташу флагманын – кабинасыз технологик платформа булдыру белән дә шөгыльләнә. Инновацияле «КАМАЗ»ларның баш конструкторы Сергей Назаренко сүзләренә караганда, ADAS 5 урнаштырылган кабиналы автомобильнең бәясе якынча 11‑12 млн сум тәшкил итәчәк.
– Пилотсыз машина тәүлегенә 24 сәгать юлда булып, йөртүчеле гадәти автомобиль белән чагыштырганда, йөкне ике тапкыр күбрәк ташый, күбрәк акча эшли алачак. Йөк ташучылар үз финанс модельләрен әнә шул нигездә төзергә тиеш. Безнең ниятләр буенча, чыгымны каплау срогы 8–9 ай тәшкил итәчәк, – ди Назаренко.
Сүз уңаеннан, проектның өметле булуы күпмедер дәрәҗәдә анда катнаша торган компа‑ нияләр белән дә раслана. Алар арасында Volvo, «Россия почтасы», «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» һәм «ВТБ Инфраструктура холдингы», «Цифрлы транспорт һәм логистика» ассо‑ циациясе, «Милли телематика системалары», «СберАвтоТех», «Эш линияләре», Globaltruck, «Беренче экспедиция компаниясе» (ПЭК) һәм X5 Group ширкәтләре бар.
Барлык машиналар да төзелеше 2022–2023 елларга планлаштырылган полигоннарда тикшерү узар, дип көтелә. Пилотсыз автомобиль берничә төрле тест биремен үтәргә тиеш булачак. Аннан соң ул тест режимында юлга чыгачак һәм, билгеле бер күләмдәге километрларны узгач кына, Федераль сак хезмәте, ЮХИДИ, Транспорт министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте вәкилләреннән торган комиссия аны тулысынча файдалануга тапшыру һәм магистральгә чыгару турында карар кабул итәчәк.
ЦИФРЛЫ ЮЛ ЧАТЫНДА
Пилотсыз транспорт «күрү сәләте» (лидарлар) һәм «ишетү сәләте» (радарлар) белән җиһазландырылган һәм теориядә гадәттән тыш хәл очрагында дөрес эш йөртә ала  (куркынычсыз рәвештә юлдан чыгып китә), ләкин нормаль хәрәкәт өчен аңа элемтә каналларына тоташтырылган, машинага читтән торып оператор яки идарә үзәге белән мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирәчәк махсус инфраструктура кирәк.
Мәскәүдәге Үзәк боҗра автоюлының шундый тапшыру җайланмалары белән җиһазландырылган участогын хәзер пилотсыз транспорт проектының иң актив инфраструктуралы партнерларыннан берсе булган Росавтодор компаниясе тикшерә. Тестлар әлегә пилотсыз машиналарда түгел, йөртүчесе булган автомобильләрдә уза, алар системага тоташтырылган, идарә итү сис‑ темасы белән мәгълүмат алмашу мөмкинлеге биргән техника урнаштырылган. Сентябрь аенда «Эш линияләре», «ИТЕКО Россия», «Даймлер Камаз Рус», «Меркатор Холдинг», «ГЛОНАСС» АҖ, «Казан-Телематика» һәм «Капш Траффик‑ ком Руссия» Росавтодорның проект буенча партнёрларына әйләнде. Беренче нәтиҗәләр ел азагында күренәчәк.
Росавтодорның интеллектуаль транспорт системалары һәм цифрлаштыру буенча идарә рәисе урынбасары Виктория Эркенова сүзләренә караганда, М12 трассасында (йөк ташу базары вәкилләрендә ул аеруча зур кызыксыну уята) моңа тиңдәш система кертеләчәк. Хәзер пилотсыз автомобильләрне инфраструктурага һәм идарә үзәгенә тоташтыру схемалары эшләнә, юлның цифрлы «игезәге» – күчермәсе булдырыла, аны үзидарәле автомобильнең һәм/яки аның операторының компьютеры күрергә һәм «укып барырга» тиеш.
– Әлбәттә, юлдагы вазгыять – андагы тамгалар, билгеләр, вакыйгалар, һава торышы турында барлык мәгълүматның машина операторына онлайн режимда тапшырылып торуы зарур. Без моңа әзерләнәбез, – дип билгеләп үтте Эркенова.
Юлдагы Интернетка тоташтырылган транспортның бу челтәргә зур йөкләнеш китерүен исәпкә алып, Росавтодор 5G һәм DSRC ярдәмендә мәгълүмат тапшыруның төрле модельләрен тикшерә. Зур күләмдәге мәгълүматны куркынычсыз тапшыру – пилотсыз хәрәкәтне башлап җибәрүне тизләтәчәк төп мәсьәләләрнең берсе. Транспорт министрлыгы күзаллавынча, юл инфраструктурасы белән дәүләт операторы идарә итәргә тиеш, ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплы булачак. Пилотсыз машинаны исә коммерцияле тармак операторы контрольдә тота ала. Кирилл Богданов билгеләп үткәнчә, аларның үзара төгәл эше Россия территориясендә пилотсыз транспорт хәрәкәтен иң куркынычсыз итәчәк. Шул ук вакытта аларның вәкаләтләр балансын чынбарлыктагы йөк ташу тәҗрибәсеннән чыгып исәпләү планлаштырыла. Моның өчен пилотсыз автомобильләр М11 трассасында миллионнарча чакрым узарга тиеш. Эшне тизләтү өчен, йөк төялмәгән үзидарәле машиналарны М11 трассасының аерым участокларында киләсе елда ук йөртә башлау планлаштырыла.
БЕР КИРТӘ, ТАГЫН БЕР...
Әмма әлеге проектның төп максаты итеп каралган юридик затлар – эре ретейлерлар һәм йөк ташучылар моңа әзерме?
– Мин бу инициативаны хуплыйм, икътисадый яктан нәтиҗәле булачак ул. Әмма магистральләрдә йөк ташуга бәйле бөтен икътисад юл уңаенда илтелә торган йөкне китереп бирүгә нигезләнүен дә игътибарга алырга кирәк, шуңа күрә машиналар һәрвакытта да шул ук юлдан әйләнеп кайта алмаска мөмкин, – ди X5 Group компаниясенең транспорт директоры Кирилл Кузьменко.
Аның фикеренчә, финанс моделе булдыру өчен әлегә мәгълүматлар җитәрлек түгел – югары технологияле автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм юл инфраструктурасын куллануның коммерсантлар өчен күпмегә төшәчәге хәзергә билгесез.
Ralient компаниясенең пилотсыз автомобиле. Ralient компаниясенең пилотсыз автомобиле.
– Транспорт компанияләрен һәм ваклап сату челтәрләрен нәтиҗәлелекне арттыру һәм табышны зурайту мөмкинлеге кызыксындыра. Пилотсыз проект аңлаешлырак булсын өчен, анда катнашучылар санының бик күп булуы кирәк, – ди Кузьменко. – Әмма эшләтеп җибәрү чорында һәр инновацияле проект  бик кыйммәткә төшә. Бу максатка ярашлы субсидия яки махсус лизинг программалары булдырылсын иде. Ул чакта без, бизнес вәкилләре, күпләп шушы ысулга күчү турында уйлар идек.
Кирилл Богданов сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш алып барыла инде – дәүләт чыннан да пилотсыз транспорт кулланып йөк ташуны субсидияләү мөмкинлеген тикшерә.
Проектка бәйле сораулар коммерция тармагы гына түгел, ә җәмәгать оешмалары вәкилләрендә дә туа.
– Проектны эшләүчеләр өчен төп бурыч – андагы технологияләрнең аңлаешлылыгын тәэмин итү. Хәзер бу проектның мәгълүмати кыры бик тар. Пилотсыз транспорт турында кешеләр гаммәви мәгълүмат чаралары аша нәрсә белә? Пилотсыз машинаның велосипедчыны бәрдергәнен яки Казанга барып җиткәненме? Ә асылда барысы да ничек булачагын бик азлар гына күз алдына китерә. Пилотсыз «КАМАЗ»ны эшләтеп җибәргән вакытта, ерак арага йөк ташучылар трассага чыгып: «Без бер касә дөге өчен йөртәчәкбез», – дип әйтер дә бәлки, – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, Гомумроссия халык фронты Үзәк штабы әгъзасы, «ГХФ юл инспекциясе/Ватык юллар картасы» проекты координаторы Александр Васильев.
Васильевның гражданнарның юлдагы транспорт арасында роботлаштырылган күршеләрне психологик яктан кабул итәргә әзерлегенә бәйле шикләрен Кирилл Богданов та уртаклаша.
– Бездәге психологик киртә – бу процессның мөһим өлеше. Әйтик, «Яндекс.Такси» бик гадәти нәрсә кебек кабул ителә. Ә 20 тонналы йөк машинасы кабинада шоферсыз килеш кенә бара, ди, юлда аның янәшәсендәге автомобильдә исә – тәҗрибәсез шофер. Бу бит авария хәле китереп чыгарырга мөмкин, – дип саный ул.
Моннан тыш, пилотсыз транспортның гамәлләре һәм аның катнашында төрле ситуацияләр өчен җаваплылык мәсьәләсе ачык кала. Кайбер Европа илләрендә шәһәр эчендә автоматлаштырылган техника хәрәкәте кануннар белән күптән төгәлләштерелгән. Мәсәлән, Таллинда робот ярдәмендә продуктларны китерү хезмәте инде берничә ел эшли. Ул урам буйлап 6,5 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә, ә аның гамәлләре өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, тулысынча оператор җавап тота.
Үзәк боҗра автомобиль юлы. Үзәк боҗра автомобиль юлы.
Бу һәм башка күпсанлы мәсьәләләр чишелеш таләп итә – вакытында тормышка ашырылган пилотсыз коридор проекты илгә берничә юнәлеш буенча технологик лидерлык позициясен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.
– Хәзер Россия бик отышлы позициядә, шул исәптән Транспорт министрлыгы башлаган проект хисабына да. Пилотсыз транспорт белән шөгыльләнә торган компанияләр инфраструктураны тәэмин итүчеләр, ахыр кулланучылар белән элемтә урнаштырып җибәрү мөмкинлегенә ия. Көнбатыш компанияләре туктап калган проблемалы нокталарны урап узу өчен, бу – алдан хәстәрлек куелган бик шәп эш, – ди «СберАвтоТех» генераль директоры урынбасары Дмитрий Агафонов. – Рәсми регуляторны, юл хуҗаларын һәм пилотсыз автомобиль эшләүчеләрне түгәрәк өстәл артына беренче булып утырта алган кеше бу проектны дөньяда беренче булып тормышка ашырачак.
ИННОПОЛИСТА СЫНАЛГАН
Россиядә пилотсыз транспорт куллана башлау стартын якынайтуга пассажирлар ташу тармагы вәкиле зур өлеш кертә ала.
Көзен «Яндекс» компаниясе белгечләргә илдә беренче эксперименталь хокукый режим программасы проектын тәкъдим итте. Ул үзидарәле автомобильләр, беренче чиратта – пилотсыз таксиларга – тест үткәрү өчен махсус зоналар булдыруны күздә тота. Документ пилотсыз автомобильнең гомуми транспорт агымына чыкканда үз‑үзен тотышын, аның кулланучы һәм оператор белән үзара бәйләнешен, авария очрагындагы эш гамәлләрен һ. б. тасвирлап бирә.
«Яндекс»ның эксперименталь хокукый режим программасы белгечләрнең беренчел бәяләмәсен алган инде, хәзер ул яхшыртыла, эшкәртелә һәм тиздән профильле министрлыкларга тапшырылачак. Пилотсыз таксиларга тест бу көздә үк башланачак, дип планлаштырыла. Шулай итеп, Мәскәү пилотсыз такси хезмәте эшли башлаячак Европада беренче һәм дөньяда икенче (Пекиннан соң) башкала булачак. Әмма Россиядә пилотсыз такси йөри башлаган беренче шәһәр Татарстан Иннополисы булды, анда йөртүчесез таксилар 2018 елда юлга чыкты (һәм шушы вакыт эчендә бер юл-транспорт һәлакәте дә булмады).
«Яндекс»ның пилотсыз транспорт тәҗрибәсе гамәлдәге законнарга кертелергә тиешле төзәтмәләрнең нигезен тәшкил итәчәк. Пилотсыз автомобильләр өчен эксперименталь хокукый режимны гамәлгә ашыру өчен хокукый кыр әзер диярлек. Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм тулысынча автоматлаштырылган транспорт чараларын тәҗрибә рәвешендә куллану эксперименты рөхсәт ителгән 14 төбәк расланды, «Югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм тулысынча автоматлаштырылган транспорт чаралары турында» Федераль закон проекты, РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясендә Интеллектуаль транспорт системаларының илкүләм челтәрен булдыру һәм эшләтү концепциясе проекты әзерләнде.
* «Эксперименталь хокукый режимнар турында» Федераль законга РФ Президенты Владимир Путин 2020 елда кул куйды. Эксперименталь хокукый режим  турында закон инновацияле цифрлы проектны гамәлгә ашыру өчен канундагы аерым таләпләрне үзгәртү мөмкинлеген бирә. Моның өчен проектның инициаторы үзенең программасын якларга тиеш (Ред. искәрмәсе).
Автор: Ксения Сёмина

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: