Позывное «Муса»
Фотографиясе бар. Гвардия капитаны Радик Хәсәнов хәрби киемнән: каска, бронежилет, «Калашников». Окоп стеналары, хәрби кораллар... Бу – махсус хәрби операциянең гадәти бер көне. Уставта каралмаган бер генә нәрсәне күрәбез – камуфляжында Җәлил дип язылган значок…
Значокны зенит ракеталары дивизиясе командиры Хәсәнов үзе белән фронтка ала. Барысы өчен дә Җәлил – легенда, ә Радик өчен әле авылдаш та. Мостафада Хәсәновлар йорты – Югары урамда, ә Җәлилнең нигезе – Түбән урамда: туры юлдан ике йөз метр ара гына. Герой-шагыйрь музее тагын да якынрак. Хәсәнов бу музейга әллә ничә тапкыр кергәндер. Значок – шулай ук музейдан.

Махсус хәрби операциядә көндәлек эшләр.
ХӘРБИ ҖИТӘКЧЕ
Радик Хәсәнов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. Сугышта, ул, дивизия командиры, отделениеләр белән җитәкчелек итә, эфирда әледән-әле «Муса» дигән позывной яңгырый. Позывнойны гвардия капитаны үзе сайлый, кыю якташы хөрмәтенә. Аны сайлавы җиңел, әмма аңа туры килү – катлаулырак. Ләкин монда барысы да гадел: солдатлар артына качу, яшеренү юк.
Дивизия сугышчылары комбатларын үзара «Батяня» дип йөртә, гәрчә яше утыздан бераз гына артыграк булса да. Ләкин эш яшьтә түгел. Радик Рамил улы – дөрес командир, диде аның турында сугышчыларның берсе – Владимир Клименко. Һәм өстәп тә куйды: гадел. Тиеш урында мактар, кирәк булганда ачуланыр. Кул астындагыларга карата мәрхәмәтле, бик ярдәмчел. Тагын бер сыйфаты – җәза бирергә яратмый. Бәлки, шуңа күрә яшь булса да «Батяня»дыр?

Муса Җәлил музеенда Радик Хәсәновка багышланган стенд.
ЧЫН МУЖИК
Йомшак мөгамәлә һәм «барысына карата мәрхәмәтле» – бу сугышлар арасындагы тынлык турында. Комбат Муса сугышчан обстановкада бөтенләй башка.
– Бурыч куела икән – тиешенчә үтәләчәк һәм шәхси составтан катгый таләп ителәчәк – башка берничек тә була алмый, – ди Владимир Клименко.
– Сугышта комбат корыч кебек нык, – дип дәвам итте хезмәттәше Николай Золотуха. – Барысы белән дә элемтәдә, бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Һәм һәрвакыт безнең белән, алгы сызыкта. Беркайчан да тылда калмый – бер генә тапкыр да. Ял кайчанмы? Батареяны тыл зонасына чыгарганда гына...
«Һәрвакыт безнең белән» дип әйтүләре күп нәрсәгә ачыклык кертә. Комбат бит һәрвакытта да үзен куркыныч астына куймыйча да эшли ала. Отделение сугышчылары, аңлашыла, һәрвакыт җаваплылык зонасында. Ә алар белән кайчак ерактарак торып та җитәкчелек итәргә мөмкин. Муса өчен мондый эш ысулы ят. Сугышчылар да моны күрә һәм аңлый: «Чын мужик!» – диләр аның турында.

Хәрби укуын тәмамлаганнан соң әни-әнисе белән.
БАШКАСЫ БУЛМАЯЧАК…
2023 елның декабрендә комбат Хәсәнов үзенең дивизионы белән Донецк юнәлешендәге Авдеевка районында фронтның яңа участогына күчә. Командир шунда ук позицияләр сайларга китә. Аның тагын бер катгый кагыйдәсе: һәр отделениене ноктага ул үзе чыгара, һәркемгә җаваплылык участогын күрсәтә, билгели.
Алга таба барысы да гадәттәгечә: сугышчан хезмәт, атнага бер тапкыр корал, азык-төлек, посылкалар китерү. Комбатка һәрвакыттагыча һәркайсы килә, мөрәҗәгать итә ала. 20 декабрь иртәсендә ул егетләр янына, ерак позициягә, бурычларын билгеләргә китә. Ноктага кадәр утырып бара, алга таба – җәяү. Әмма урман полосасында аны дрон-камикадзе көтеп тора…
Командирлары белән саубуллашканда Николай Золотуха күз яшьләрен көчкә тыя. Комбат Хәсәнов турында ул үткән заманда сөйли алмый:
– Безнең янда һәрвакыт – чын офицер, дус, ир-егет һәм иң яхшы командир. Минем өчен дә, бөтен батареябыз өчен дә һәрвакыт шулай булачак.
...Мостафадагы Җәлил музеенда хәзер инде позывное «Муса» булган комбатка багышланган экспозиция ясалган. Радик Хәсәновның хәрби киеме, шәхси әйберләре. Һәм аның Муса Җәлил портреты төшерелгән значогы. Каһарманнар китә. Хәтер кала.

Гаиләсе белән.

Икенче баласы Радик махсус хәрби операциягә киткәннән соң туа, ул баласын күрергә өлгерә.
Михаил Рябинин
Добавить комментарий