Шәймиевнең килүе булды – кәефем шундук күтәрелде
Ната Смирнова, «Татарстан» журналы фотографы: – Әлбәттә инде, миңа Минтимер Шәймиевне төрле чараларда еш фотога төшерергә туры килә иде – эшем шул бит. Әмма бу һәрвакыт бер төркем коллега-журналистлар арасында була – янәшәдәге камералар, терсәк-җилкәләрдән сакланып кына өлгер – һәркемгә уңышлы кадр кирәк... Ә менә тынычрак шартларда бер‑ике тапкыр гына очрашырга туры килде...
Миңа бигрәк тә Зөядәге очрашу ошады. Бу 2012 елның октябрендә булды, мин космонавт Сергей Крикалёвның Зөядә йөрүен төшерәм, «Татмедиа» биремен үтим... Без тулы бер делегация белән йөрибез, ракурслар сайлыйбыз, төшерәбез... Һәм бөтенләй очраклы рәвештә икенче бер делегация белән очрашабыз – Минтимер Шәймиев үзенә кунакка килгән ниндидер французларга Зөя шәһәр-утравын күрсәтә икән. Ул космонавтны танып ала, Крикалёв исә аны таный, барысы да куанышып сәламләшәләр, бер‑ берсе белән таныштыралар. Һәм мин боларның барысын да Шәймиевнең кочагында диярлек күзәтәм... Чөнки мин төркемнәребез очрашканда иң алда тора идем. Ул мине күптәнге танышын күргәндәй, аталарча кочып алды – һәм бу шулкадәр шәп иде, әмма, кызганычка, әлеге гүзәл мизгелне фотога төшерә алмый калдым. Саубуллашкан чакларында гына берничә кадр ясарга өлгердем...
Икенче тапкыр без 2018 елда Кремльдә очраштык. Журналның баш мөхәррире белән 8 Март алдыннан Минтимер Шәрип улыннан интервью алырга килдек. Миңа джинс чалбардан булуым өчен бераз эләкте, кәефем төште – икенче бер очрашудан йөгереп килеп җитеп, кием алыштырырга өлгермәгән идем шул... Әмма шул чакта Шәймиев килеп керде, барыбыз белән дә ихластан исәнләште, барыбызга да елмайды, минем джинс чалбарыма игътибар да итмәде. Кәефем шундук күтәрелде. Без озак, мавыгып эшләдек. Фотосурәтләр күп булды, беркем дә комачауламаганга, төрле ракурслардан төшердем. Иң уңышлысы, караган саен кәефне күтәрә торганы журнал тышлыгында чыкты. «Тимер» кешенең яраткан хатын-кызлары» хакында сөйли торган шул сан – минем иң яраткан журналым.
Добавить комментарий