Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рабит Батулланың тормыш агышы

Рабит Батулланың тормыш агышы

Сиксән тулганлыгын сизмим дип әйтмим, сизәм. Аяк-куллар йөри, күз күрә, димәк, яшим! Авыртам, димәк, яшим!

29 октября 2021

 
БЕЛЕШМӘ:
Рабит Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956–1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт Академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Аны драматург, прозаик, балалар язучысы буларак та беләләр. 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге премиягә һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Балачагым сугыш елларына туры килде. Өч яшемдә генә булуга карамастан, сугыш башланган көн урык‑сурык булып мәңгегә истә калган. Без ул вакытта әтинең туган төбәге – Зәй районының Шыкмай авылында яшибез. Авылда гармун тавышы, җырлашалар, елашалар. Каршы якта яшәүче Сәүбән абый да сугышка китәргә тиеш. Сәкедә балалары елаша. Сәүбән абый исерек. Эчми, эчмәгәнгә, акылы киткән – сугыша, карыша. Сугышка барасы килми моның. Башта йорт ишегеннән, аннан капкадан көчкә сөйрәп алып чыктылар. Дуслары кулларына сугалар. Мин кечкенә, бу хәлләрнең чын фаҗигасен аңламыйча, куркып, шаклар катып карап торам. Сәүбән абыйны бәйләп, тарантаска утыртып,Чаллыга – пристаньга алып киттеләр. Шуннан кайтмады да инде...
Шул вакытта әтине дә сугышка озаттык. Әти сугыштан исән‑сау кайтты. Сау дип, ул әсирлектә булган. Аның күргәннәре... Бер ел совет төрмәсендә утырып чыкты, нык кыерсытылды. Безгә тә эләкте – бакчаны кистеләр, эшләреннән сөрделәр. Әти дә, әни дә уналты ел укыту тәҗрибәсе булган мөгаллимнәр иде. Юкка бәйләнүләр... Әти шуннан түзмәде – Пермьгә чыгып ычкынды. Балта остасы да иде ул. Шуннан соң гына безнең гаилә тынычлыкта калды
Мин икенче сыйныфта укыганда, әти яңадан безнең янга әйләнеп кайтты. Ул чакта әни Зичәбаш авылы мәктәбендә укыта иде. Әтине әсир төшкәне өчен «кичерделәр» – яңадан мәктәпкә эшкә алдылар. Әти мине дә укытты. Без яңадан әтинең туган ягына – Зәй төбәгенең Шыкмай авылына әйләнеп кайттык.
Сугыш беткән көн дә күңелдә мәңгелек хатирә булып калган. Без мәктәптә укыйбыз. Авылдан биш чакрым ераклыктагы басуда колхозчылар эшли иде. Халык аны ерак басу дип атап йөртте. Без, барлык мәктәп укучылары, сугыш бетте дигән бик сөенечле хәбәрне җиткерергә колхозчылар янына шул басуга бардык. Эшчеләргә дип казанда борчак пешергәннәр иде. Өлкәннәр безгә шул казанда пешкән борчакны бүлеп бирде. Үзләре сөенечтән елашалар, кочаклашалар. Ә без, балалар, күбрәк борчак ашаганга сөендек. Аның тәме бүген дә авызда тора...
Тәрбия табын янында башлана. Кайбер ата-аналар икеле алган өчен ул-кызларын почмакка бастырып тота. Бу – тәрбия чарасы түгел, ә баланы иркеннән мәхрүм итү дигән сүз. Безнең малайлар начар билге алып кайтса, әниләре: «Ярар, алары да дәүләт билгесе», – дип әйтә иде. Алар өстендә кылыч тормады. Моның өчен әниләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Бу бер. Икенче, балаларга бармак белән дә сукмадык. Бер суккач, тагын сугарга күнегеп китәсең бит. Безнең балаларның буш вакытлары булмады. Шуңа да урам йогынтысына бирелмәделәр.
Балалар тәрбиясе турында «Сак-Сок» бәетендә әллә кайчан әйтелде бит. Бер халыкта да мондый әсәр бүтән юк. Ул безнең иң борынгы музыкаль әсәребез. Ислам дине кабул ителгәнче язылган дип уйлыйм, чөнки анда «Алла» сүзе юк. Ана кеше: «Баламны кайтар», – дип Аллаһка ялынмый. Бәет матриархат чорында барлыкка килүенә ишарә ясый. Ана – хуҗа, ана каргый, ата – хокуксыз.
Фәлсәфи яктан карасаң, ул бүгенге көндә дә бик актуаль – «Сак-Сок» демографик әсәр дә. Беренчедән, ике туган бер‑берсе белән дошманлашырга тиеш түгел: татар белән башкорт... Икенчедән, ана ул‑кызын тәрбияләргә хокуклы, ләкин җәза биргәндә хәттин ашмаска тиеш. Чөнки ул фаҗигагә китерә. Бер кечкенә генә бәеттә менә нинди тирән мәсьәләләр күтәрелә. «Сак-Сок» – шаһ әсәр. Бу ике бала турында кино төшерергә, пьеса язарга, опера, балет куярга кирәк. Башка милләтләрдә шундый әсәр булса, әллә ниләр эшләрләр иде!
Бездә бик шәп тарихчылар бар. Әйтик, Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов, Дамир Исхаков, тагын башкалар. Алар чын тарихчы, аларның алдашырга, фантазия кыстырырга хокуклары юк. Ни кызганыч, күп вакыт тарихны уйдырма итеп язалар. Менә андыйларга карата нәфрәтем көчле.
Тарих темасына язучы әдипләр бар. Алар икесе ике әйбер. Мин дә тарих темасына шактый яздым. Сөембикә, Тукай, Нуриев турында... Мисалга «Сөембикә» романын алыйк. Ханбикә улы белән манарадан сикергән дигән бәет бар. Шул ук вакытта тарихи факт та яши – Сөембикә баласы белән әсирлеккә төшә. Ул шунда һәлак була. Хәзер мин ике ут арасында калдым. Халык артыннан барыргамы, әллә тарихи документларга таяныргамы? Язучы буларак, кайсы юлдан барсам да, хаклы. Мин икесен бергә куштым. Шул рәвешле укучыга бәләкәй генә белем дә бирдем төсле.
«Сөембикә» романын халык легендасына да, тарихка да таянып яздым. Күрәсең, ул дөрес юл булгандыр. Шуның өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирделәр. Ни гаҗәп, «Сөембикә» романын теттереп сүккән кеше булмады. Гаеп эзләү бездә әйбәт корылган бит. Иң кызыгы – тарихчылар бәйләнмәде. Дөресен генә әйткәндә, тәнкыйтьчеләргә караганда, әсәрләремнең җитешсез якларын күбрәк беләм. Бу ягын күрми калдылар әле, дип тә сөенәм кайвакыт.
Халык ни өчен Сөембикәне манарадан ташлап үтергән? Югыйсә ул бит Сөембикәнең әсир төшкәнен белгән. Яр буена халык аны үзе озата барган! «Сөембикәне азат итегез», – дип Йосыф ничәмә-ничә хат язган. Боларын да беләбез. Үтәмешнең чукындырылуы да билгеле факт. Халык – бу очракта язучы – Сөембикәнең әсирлеккә төшүен теләмәгән. Ул батырлык көткән. Шуңа күрә аны манарадан «ташлаткан».
Тормышта төрлесен күрдек. 90 нчы елларда мин каравылчы, ә Рузия урам себерүче булып эшли башлады. Әле мин анда танышлык белән генә урнаштым. Рузия ул хезмәтендә шактый эшләде. Үзгәртеп корулар булмаса, андый авырлыклар күрмәс идек, чөнки шактый иркен яшәп алдык. Кассада ике «Волга»лык акчабыз гына да янды.
Өйдәге эшләрдән мин азат. Моның өчен хатыным Рузиягә рәхмәтлемен. Кием-салым алу турында да уйлаганым булмады. Ипинең ничә тиен торганын да белмәдем. Рузия белгечлеге буенча икътисадчы. Тормышта да бик төгәл ул. Хатын шундый булырга тиештер. Балаларны анда‑монда йөртү дә Рузия өстендә булды. Ә мин гел иҗат эше белән яшәдем. Бергә кырык елга якын гомер итәбез. Бу дәвер эчендә кеше бер-берсеннән туярга яки киресенчә якынаерга тиеш. Аллага шөкер, бездә икенчесе.
Дүртәү бергә чәй эчкәндә малайларга: «25 яшькә кадәр икегез дә өйләнмисез, аракы эчмисез, тәмәке тармыйсыз», – дип әйтеп куйдым. Нурбәк туган көнне: «Әти, миңа 25 тулды, өйләнәм», – диде. Өйләнде. Алар үз юлларын таптылар, безнең вазыйфаларыбыз бетте. Балаларым минем йөзгә кызыллык китермәсеннәр, дип куркып яшәдем. Укыганда да, эшләгәндә дә. Инде картлык көнемдә аларның йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде, дип яшим.
Милләтне бетерү өчен мәктәбен бетерергә кирәк. Милләт – әлифбасына, мәгарифенә, диненә, теленә, тарихына баш булырга тиеш. Татар халкы 30 нчы елларга кадәр милләт иде – үз язмышына үзе хуҗа булды. Мәктәпләр байлар хисабына төзелде, мәчетләрне халык төзеде. Хөкүмәт бюджетыннан сукыр тиен дә алмыйча, татар халкы Франция шәһәрләренә, Бәйрутка, Берлинга укучыларын җибәреп укытты. Менә милләт нинди булырга тиеш!
Милләтләр тигез, дип кайчаннан бирле сөйләнәләр. Тик тигезлек юк ул, мескенлек кенә бар. Татарга автономия, ә грузиннарга союздаш республика статусын бирделәр. Ә бюджетын җир белән күк арасы иттеләр. Бу бит инде мескенлек, татарны икенче сортлы дип тану. Ә грузин, азәрбайҗаннар беренче сортлы саналды. Бер мисал – без, театрда яңа эшли башлаган артистлар, җитмеш сумга якын хезмәт хакы ала идек. Ә грузиннарның яшьләренә йөз илле сум бирделәр. Безнең СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов өч йөз сум хезмәт хакы алса, тегеләрнең шундый ук дәрәҗәдәге артистына сигез йөз сум түләделәр! Мыскыл димичә, ни диясең?! Грузиянең шәрабыннан башка бернәрсәсе юк, ә без нефтьтә коенабыз. Ә алар барыбер өстен булды!
Безнең интеллигенция алты тел белгән. Без русча белсәк, татарча сөйләшмибез, татарча белсәк, русчабыз – юк. Татар халкы үз хисабына югары мәктәпләр тоткан халык. «Иж-Бубый», «Галия» мәдрәсәләре – болар югары мәктәп бит. Ә без бүгенге көндә башлангыч, урта мәктәпләребезне дә ябабыз.
Илле елдан соң безнең әсәрләрне укучы калмаячак. Оныкны татар балалар бакчысына бирдек. Ник бер бала ана телендә сөйләшсен!
Язучыларның 90 процентының балалары татарча белми. Әтисенең язганнарын укый алмый. Ә оныклар турында сүз дә юк. Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттахның балалары татарча белем-тәрбия алды дип әйтә алам. Карагыз Аяз абыйның балаларын: берсе галим, берсе язучы булып китте. Алар татар сәнгатенә хезмәт итәләр. Шәһәрдә үскән балалар бит.
Җәйне күбрәк Биектау районың Чыршы авылындагы йортыбызда үткәрәбез. Биредә күп иҗат әһелләре, журналистлар булды инде. Шуңа күрә күпләр андагы музей турында ишетеп белә. Элеккеге хуҗалардан калган йорт ул. Үзебезгә яңа йорт салып чыккач, иске өйгә әнә шулай яңа сулыш өрдем. Музей минем өчен беренче чиратта ял итү урыны. Еллар дәвамында шактый күп экспонат тупланды. Чыршы авылы кешеләре дә элеккеге көнкүреш кирәк-яраклары алып килеп бирде. Экскурсиягә авыл кешеләре, мәктәп балалары килә.
Пәкеләр, бакалар җыюым да яңалык түгел. Күңелгә ошый бу эш, шуңа җыям. Татар коралга мөкиббән булган. Мәрхүм Нәкый ага Исәнбәт тә пәке җыя иде. 1552 елдан соң татарга тимерчелектә эшләргә ярамаган – корал коймасыннар, дип шүрләгәннәр. Шуңа күрә татарга пәке дә йөртергә ярамаган. Пәкеләрнең төгәл санын әйтә дә алмыйм, күп инде. Алар барысы да бүләк.
Сиксән тулганлыгын сизмим дип әйтмим, сизәм. Аяк-куллар йөри, күз күрә, димәк, яшим! Авыртам, димәк, яшим! Авырмасаң, яшәмисең булып чыга. Менә әле эшләп утырам бит. Көндәлекләрдән торган өч томлыгым чыгарга тиеш. Шуның беренче томын басмага әзерләп утырам. Бу минем күп еллар дәвамында алып барылган көндәлекләрем, ягъни биографиям. Укучыга кызык булачак җирләрен калдырып, редакцияләп, шуны китап итеп бастырып чыгарырга ниятлим.
Заманнан артта калмаска тырышам. Язган әйберләремне компьютерда үзем җыям. Сәламәт яшәү режимы алып барам дип әйтә алмыйм. Гомумән, режим тота белмим. Дөрес, Рузия ашауга нык игътибар бирә. Сәламәтлек өчен файдалы булган ризыклар әзерли. Мине яшәсен ди инде, картайтасы килми!
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Рамил Гали

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: