Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рафинат Сәлаховның тормыш линиясе

Рафинат Сәлаховның тормыш линиясе

Җыр ничек туа

19 августа 2021

ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ
Рафинат Сәлахов 1951 елның 13 мартында Саба районының Юлбат авылында туа. Баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе. 1975 елдан башлап төрле җырчылар – Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Таһир Якупов һәм башка бик күп җырчылар белән эшли. Унике ел Илһам Шакировның баянчысы булып тора. Ике йөзләп җырга көй иҗат иткән, шуларның сиксәнгә якыны – балалар һәм яшүсмерләр өчен. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.

 
Электән безгә туган-тумача тиешлеләрнең исем-фамилиясе, туган елы, һөнәрен теркәп куярга гадәтләндем. Бу миңа бик кызык иде. Кайчакта уйлыйм: тарихчы булып китәсе калган икән. Әтинең исә музыкант буласы килгән. Шулай килеп чыкты ки, аның хыялын тормышка ашырдым.
Әтием Сәлахов Ясәви Сәлах улы 1918 елгы иде. Ул Казанда атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевтан гармунда уйнарга өйрәнгән. Фәйзулла абый үзенең фатирында дәресләр биргән. Ул чорда Туишев фамилиясен күпләр белгән, патша каршында уйнаган, бик атаклы гармунчы булган бит. Әти менә шундый олпат шәхестән дәрес алу бәхетенә ирешкән. Нәтиҗәдә, тальян, хромка гармуннарында өздереп, чын профессионалларча уйный иде. Шулай да әти иҗат юлыннан китмәгән – төрле җирләрдә хезмәт куйган. Салым инспекторы да, инженер да булган. Авылда беренче булып велосипед, мотоцикл алган кеше ул. Саба районы Юлбат авылында туган, без дә шунда яшәдек.
rs2
Әти, сугышта катнашып, чак кына исән калган кеше. Шинеленең бер чите күренеп калып, җир астыннан казып алганнар аны. Тик әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Аз сүзле, кырысрак кеше булды. Шулай да минем атаклы җырчылар белән эшләвемне күреп бик сөенә иде. Турыдан-туры әйтмәсә дә, сизә идем.
Әнием Шляпина Сәлимә Габдрахман кызы – Иж‑Бубый авылы кызы. Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, аны юллама белән Саба районына эшкә җибәрәләр. Шунда кияүгә чыгып, әти белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әнинең бабалары сәүдәгәр булган. Еракларга чыгып сәүдә иткәннәр. Сәфәрдән алар берсеннәнберсе матуррак эшләпәләр киеп кайткан. «Шляпин» фамилиясе шуннан калган. Халык аларны «Эшләпәнекеләр» дип атап йөргән. Иж‑Бубый якларында кушаматны фамилия итеп алу очраклары бик күп.
Үземне белгәннән бирле Иж‑Бубый авылына әби-бабайга кунакка кайтып йөрдем. Хәтта ике ел укырга да насыйп булды. Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Икенче авылга йөреп укымас өчендер инде, әни, әби‑бабай белән сөйләшеп, мине Иж‑Бубый мәктәбенә укырга бирде. 5–6 нчы сыйныфларда Иж‑Бубый мәктәбендә белем алдым. Уку татар телендә иде. Әлеге мәктәптә әнинең туганнан туган апасы Вәсимә Шляпина немец теле һәм музыкадан укытты. Матур итеп фортепианода уйный иде ул. Ике ел эчендә Вәсимә апа миңа да шактый музыка дәресләре бирде. Шунысы кызык: Вәсимә апа да гел эшләпә киеп йөрде. Аның йөзләгән эшләпәсе бар иде.
Ике елдан соң кире туган ягымда – Саба районында укуымны дәвам иттем. Сүз дә юк, Иж‑Бубый мәктәбендә уку бик көчле иде. Мин анда бик күп нәрсәгә өйрәндем. Гаҗәп тә түгел, атаклы укытучыларда белем алган мөгаллимнәр иде анда. Ул якта халык гомер-гомергә аң‑белем алуга зур игътибар биргән. Кызык булып истә калган: Иж-Бубый‑ да безнең яктагы кебек зур капкалар юк иде. Җил капка яки читән генә тотып куйганнар.
Әти минем музыка училищесында укуым‑ ны теләде. Унынчыны тәмамлагач, хәтта Казанга җитәкләп алып килде. Ул вакытта музыка училищесының директоры Ильяс Әүхәдиев иде. Әти кереп сөйләште. Тик өйгә кайткач уйладым да бер фикергә килдем – яшьтәшләрем кебек бер ел һөнәр училище‑ сында укыйм да заводта эшлим. Тулай торак‑ тан бүлмә була, ай саен хезмәт хакы бирәләр...
Әти-әни минем бу ниятемне хупламаса да, каршы да килмәде. Шулай итеп теләгемә ирештем – Киров районында урнашкан дары заводында эшли башладым. Тик мин уйла‑ ганча күңелле эш булып чыкмады ул – авыр капчыклар ташырга кирәк. Сменадан кап‑кара булып чыгасың, күзләр генә ялтырап кала. Шунда гына әтинең хаклы булганлыгын аңла‑ дым...
Казанда ул чакта Максим Горький клубы бар иде. Шунда баянчылар клубы эшләде. Ул хакта белә идем. Аны Вәгыйзь Вәлиев дигән атаклы гармунчы оештырган. Бер ялымда шун‑ да бардым. Һәм бер төркем баянчы, гармун‑ чылар белән таныштым. Баян, гармун минеке икәнлеген нәкъ менә шунда аңладым.
Урау юллар аша егерме яшемдә музыка училищесына килдем. Тик бер елдан мине армиягә алдылар. Мәскәүдә хезмәт иттем. Анда да кулдан баян төшмәде – музыка взводына куйдылар. Дуэт оештырып, төрле чараларда катнаштым, оркестрда уйнап йөрдем.
Хәрби хезмәтне тәмамлап кайтып, музыка училищесында бер ел укыганнан соң, Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Рәхимкулов төркемендә эшли башладым. Анда кереп китүем һич көтелмәгән булды – баянчылар курсында бергә укыган якын дустым Хәйдәр Сафин: «Барып кара әле, филармониягә баянчы эзлиләр», – диде. Бардым. Худсоветта тыңлап карадылар. Алдылар. Хезмәт хакы күп түгел. Тик шулай да кызык иде, әле дә сагынып искә алам.
Төрле җырчылар белән эшләргә туры килде – Зөһрә Сәхәбиева, Венера Шәрипова, Флера Сөләйманова... Тәҗрибә, өйрәнү өчен бер дигән мәктәп булган ул. Шуннан Илһам абый Шакиров белән эшли башладым. Без өч баянчы – Рамил Курамшин, Хәйдәр Сафин һәм мин – бергә уйный идек. Илһам абыйга шундый мини труппа оештырырга өстән кушканнар, дип истә калган.
Озак та тормады, Илһам абыйның әнисе мәрхүм булып куйды. Ул бик төшенкелеккә бирелде. Берничә көн эчендә чәчләре агарды. Без Хәйдәр белән өч‑дүрт тәүлек бер дә аның яныннан китмәдек. Гел саклап йөрдек.
Илһам абый белән унике ел эшләргә насыйп булды. Холкы буенча катлаулы булса да, бик кешелекле дә иде. Һәрчак сүзен өздереп әйтте ул. Күп яшь җырчы, гармунчыларны, шул исәптән мине дә эшләргә, катлаулы хәлләрне ерып чыгарга өйрәтте ул. Безгә, яшь музыкантларга, аның белән сөйләшү, аралашу кызык иде.
Scan Ильдар Гатуллин 2
Һәр җырга Илһам абыйның кулы керә иде. Шуңа күрә дә аның сәхнәдәге һәрбер чыгышы музыкаль-әдәби кичәгә әйләнде. Тамашачы алдына чыккач, һәр җырына аңлатма бирә. Үзе язган кайбер җырларны халык җыры дип тә игълан итә.
Кырык яшендә Илһам абыйның 600 җыры тупланган иде. Ни хикмәт, кырык дүрт яшендә яңа җырлар алмый башлады. Яшь композиторларның ритмын кабул итмәде ул. Яңа җырларны бик сайлап кына башкарды. Илһам абый, үзенең репертуарына кире кайтакайта, күп җырларны яңадан сәхнәгә күтәрде. Чөнки дөнья үзгәрде, күпләргә кызык-мызык, бүгенге көн белән яшәү чире кагылды. Шулай ук тормыш ритмы да үзгәрде.
Илһам Шакировның өч китабын нәшер итүдә актив катнаштым. Шушы китаплар өчен «Бәллүр каләм» дә алдым. Ул китаплар өч телдә дөнья күрде. Инде менә дүртенче томны да чыгардык. Шулай ук Илһам абыйның җырларыннан торган ике диск эшләдем. Моның өчен чын күңелдән сөенәм дә, горурланам да.
Тормыш бормалы бит. Үзгәртеп кору елларында сәүдә эшенә дә кереп китәргә туры килде. Илһам абый лаеклы ялга киткәч, труппа таркалды. Мин РФ Мәдәният министрлыгына караган оешмага урнаштым. Сигез ел Казан белән Мәскәү арасын таптадым. Мәдәният, тарихка караган проектлар эшләдек. Шул ук вакытта «Горизонт» дигән оешмага директор урынбасары итеп тә чакырдылар. Читтән торып Казан кооперация институтын тәмамладым. Тик иҗат барыбер үзенә тартты.
Егерме еллап инде балалар белән эшлим. Дистә еллар сәхнәдә эшләү дәверендә балалар өчен дә җырлар яздым. Минем өчен ул дөнья да кызыклы иде. Укытучым, дустым, композитор Тәлгать абый Вәлиев: «Балалар өчен язган җырларың шактый, кечкенәләр күңелен аңлыйсың, син алар янында булырга тиешсең», – диде. Һәм Киров районы «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә җитәкләп диярлек алып килде. Шуннан кереп кителде. Бүген берничә татар мәктәбендә балаларга курай дәресләре бирәм, җырлар да өйрәнәбез.
Курай дигәннән. Беренчедән, ул музыка уен коралы, икенчедән, бронхларга тренажер да булып тора. Кеше көненә ун‑унбиш минут кына курайда уйнаса да, бронхлары ныгый. Шулай булгач, еш йөткергән малай-кызларга курай менә дигән дәва чарасы да булып тора.
Тормыш баскычлар буйлап бара. Аның һәр басмасы үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Балалар белән эшләве бик рәхәт. Алар синең проблемаларың турында оныттыра, күңелне үстерә. Шәкертләреңнең уңышлары сине канатландыра.
Бүген җыр сәнгатендә контроль югалды. Без эшләгән чорда сәхнәгә теләсә кем менә алмый иде. Тик мин бүгенге вазгыятьнең куркыныч ягын күрмим. Ни өчен дигәндә, һәр кеше үзен сынап карый ала. Халык аны кабул итәме‑юкмы – шуңа төшенә. Юк икән, сәхнәдән китә генә инде. Һәм моның шулай икәне күренә дә – бер көнлек җырчылар күп булды бит. Алга таба да булачак. Табигый сайланыш законы бар, җырчылар арасында да шулайрак дип әйтер идем.
Ике кулда ун бармак булган кебек, элек танылган җырчылар унау иде. Хәзер дә шулай алар, артык түгел. Калганнары җырлаучылар, хыялланып йөрүчеләр. Мин татар эстрадасын күзаллап әйтәм. Әлбәттә, опера җырчылары бар. Бу ике жанрны кушасым килми.
Җыр языйм әле дип, махсус утырганым юк. Башка көй килә икән, тиз генә телефонга яздырып куям. Аннан инде нотага салып карыйм. Ошамаса, сыздырып атасың. Менә шулай җыелып бара. Аннары акрынлап җыр туа. Ә кайчакта көй тулысы белән килеп төшә. «Без бит Саба яклары», «Татарстан – туган илем минем» җырлары әнә шулай язылды.
Ә менә заказга дигән җырлар авыррак языла. Син анда шигырь авторына, җырчыга, аранжировка ясаучыга да ошарга тиешсең. Көй язу ул бер чир дияр идем. Ул яшькә дә, вакытка да карамый.
Бүгенге көндә бер мәртәбәле исемем дә юк. Дөрес, утыз биш яшемдә үк, Илһам абый белән эшли башлаган чагымда, атказанган артист исеме бирергә теләделәр. Документлар җыярга кушканнар иде. Тик мин баш тарттым. Соң, миңа караганда тәҗрибәлерәк, олпатрак кешеләр исемсез йөри. Алар янында ничек шундый дәрәҗәле исемне алырга кирәк?!
Рәсми рәвештә гаилә кормадым. Югыйсә тормышымда хатын-кызлар шактый булды. Минем гаиләм – туганнарым. Сеңелкәшләр, энекәшләрнең гаиләләрен, оныкларын якын күрәм. Алар да мине ярата.
Җитмеш яшь тулганын сизмим. Күрәсең, паспорт буенча яшәмим. Мин гел хәрәкәттә, күп йөрим. Сәламәтлек турында күп китаплар укыйм. Табиб туганым бар, аның белән дә гел сәламәт яшәү турында сөйләшәбез.
Егерме биш ел инде япон докторы Кацудзо Ниши системасы белән шөгыльләнәм һәм файдасын күрәм. Бик танылган кеше ул, китаплары да күп. Кызыксынган кешегә дәвалау алымнары турында интернеттан да карарга була. Әлбәттә, яшәү режимын, юнәлешен кеше үзе сайлый. Ләкин ул һәркемнең булырга тиеш. Сәламәтлеккә игътибар бирергә кирәк, картайгач кына түгел, гомер буе...
 
Фото: Александр Ефремов
Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: