Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Районканың бөек вазыйфасы

Татарча «Хезмәт» газетасы ничек итеп удмурт «Азьлане» газетасына әверелә

   «…Район үзәкләрендә гомер итүче кешеләр янәшәләрендә яшәүче кешеләр турында сөйли торган «үзләренеке» диярлек басма матбугат барлыгына ияләшкән инде. Мәскәү проблемалары һәм сәяси интригалары турында түгел, ә райондагы яңалыклар турында сөйләүче газета файдалы һәм кызыклы: кайсы танышның юбилее, кайсы колхоз уңыш җыюда алдынгы, җирле сатып алулар һәм сатулар. Бу яктан караганда, бүгенге көндә район газеталары чыннан да халыкчан…»
ДӨНЬЯДА БҮТӘН МОНДЫЙ ЮК
Бу юлларны укыганда, мин әле генә кибеттә очраткан кеше­нең көтмәгәндә миңа яңа чыккан газета битеннән карап торуын күз алдыма китерәм. Хәтта күзен дә кыса әле – «Гар­ри Поттер»ның авторы нәкъ әнә шундый эффект уйлап тапкан иде бит, хәтерләсәгез. Югарыда китерелгән юлларның авторы Наталья Жукова белән дә шулай булган – Балтач ке­шеләрен ул газета битләреннән таныган. Ә район газетасының халыкчанлыгы турындагы фи­керләре «Татарстан» журналы сәхифәләренә аның авыр әй­телешле «Полилингваль рай­он газетасының милләтара килешүчәнлекне локаль ур­наштырудагы роле («Вперёд» Балтач газетасы мисалында)» дигән исемдәге диплом эшен­нән күчереп алынган.
Наталья әле генә студент-практикант иде кебек, ә бүген инде – Мари дәүләт универси­тетын тәмамлаган һәм менә бер ай инде «Хезмәт» дигән Бал­тач район газетасы хәбәрчесе булып эшли.
Яшь журналист әйтүенчә, «профессиональ һәм лингви­стик яктан татар, удмурт һәм рус укучылары аудиториясен сый­дырган икенче мондый газета дөньяда юк».
Безнең дә очратканыбыз бул­мады.
РЕДАКЦИЯДӘ ӨЙДӘГЕ КЕБЕК...
Гомумән алганда, газетаның исеме берничә тапкыр алышын­ган. Арча типографиясендә басылган беренче номерлары 1932 елда «МТС» исеме белән чыккан. Аннары – «Югары уңышка», «Коммунизмга», ә 1965 елдан ул «Хезмәт» дип аталган.
Икенче катка күтәрелеп, ре­дакциягә керәбез. Ишек тө­бендә төрле төстәге һәм төрле үлчәмдәге башмаклар тезелгән.
«Өйдәге кебек», – дип пышылдый фотографыбыз.
– Бу – реклама бүлеге. Без­не ашатучылар, күзгә күрен­ми торган геройлар. Ә менә Рузилә Дәминова – баш хи­сапчы һәм иң озак эшләүче хезмәткәр – редакциядә 28 ел. Һәрвакыт компьютер каршын­да ул. Менә хәзер дә утыра, акча саный...
1-13
ӨЧ ТЕЛЛЕ САЙТ
– Гомумән, бездә барысы да яза, шул исәптән мин дә. Материалларга фотоларны да үзебез ясыйбыз. Һәркемнең фотоаппараты бар. Мәгълүматны сайтка оператив урнаштырырга кирәк булганда, бу аеруча мөһим. Сайт – монысы аерым тема. Газетаның электрон вер­сиясе башта татар телендә генә эшләнә иде, аннары рус һәм уд­мурт телләрендә дә барлыкка килде, – дип дәвам итә Вакыйф Мансурович, безне тәрҗемә­челәр кабинетына алып кер­гәндә:
– Менә алар – эшләргә теләгең булганда, барысына да ирешеп булуның чын дәлилләре. Кызлар русча да, татарча да, удмуртча да белә. Мин инде ничә елдан бирле тел өйрәнә башламакчы булам, һич тотына алмыйм. Юкса, аерым сүзләрне беләм үзе. Мар хальёс, гажано эшъ­ёс? – дип елмая баш мөхәррир, кызларга карап. (Хәлләр ничек, кадерле дуслар? – Авт. Удмурт­чадан тәрҗемә.)
– Туж умой! – дип җавап бирә кызлар хор белән. (Бик яхшы! – Авт. Удмуртчадан тәрҗемә)
– Миңа удмурт теле ошый, ул шундый көйле. Тәрҗемә­челәребез дә чын профессионал­лар. Минемчә, газетаның интер­нет-версиясе популярлаша бару сәбәпләреннән берсе ул, – дип, кабат сайтка кайта Вакыйф Ман­сурович. – Сүз уңаеннан, узган ел безнең портал республиканың шундый ук ресурслары арасында «Татар телендәге иң яхшы сайт» исеменә лаек булды.
Газета сайтына уртача 1700–1800 кеше керә. Ә ун укучыдан башланып киткән иде, диләр... Бүгенге көндә кешеләр әзер материалларны гына укып калмый, үз фикерләрен, ком­ментарийларын да калдыра, идеяләр тәкъдим итә, конкурсларда катнаша. Хәзер әбүнә­челәр арасында «Минем әбием – иң яхшысы» дигән конкурска тавыш бирүнең кызган чагы. Веб-редактор Фирдүс Шакиров Балтач кешеләре басманың сайтына кабат‑кабат керсен өчен барысын да эшли. Башка бөтен журналистлар кебек үк. Мөгаен, шушы һөнәри кызык­сынучанлык район газетасының һәм аның интернет-ресурсының үсеш тенденцияләренә йогынты ясыйдыр да – милли фольклор, йолалар белән бәйле темалар биредә торган саен ешрак пәйда була.
РЕДАКЦИЯ ЯШӘРӘ, ТРАДИЦИЯЛӘР КАЛА
– Соңгы елларда редакция составы сизелерлек яшәрде, һәм газета эшендә дә күп нәрсәләр үзгәрде. Әмма бездә элекке традицияләр дә калды. Журналистлар район һәм ре­спублика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда катнашалар. Быел редакция «Бәллүр каләм» кон­курсының «Россиядә кино елын иң яхшы яктыртучы» номина­циясендә бүләккә лаек булды, – дип, Вакыйф Мансурович безне күпсанлы дипломнар һәм рәхмәт хатлары эленгән стенд янына алып килә. – Инде утыз елга якын Балтачта «Хезмәт» газе­тасы призына хоккей турниры үткәрелә. Әмма безнең төп тра­дициябез – ул, әлбәттә, бердәм дус‑тату команда булып эшләү. Без эшлибез, идеяләрне сынап карыйбыз, газетаны һәм сайтны укучыбыз өчен, аның нинди мил­ләттән булуына һәм нинди телдә сөйләшүенә карамастан, басма­ны якты эчтәлекле һәм актуаль итәргә тырышабыз. Без үзебезгә девиз итеп тә шундый шигырь юлларын сайладык: «Сөй гомер­не, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» Ышаныгыз, бу бик җиңел түгел, әмма бик кызыклы.
ҺӘР АВТОРНЫҢ – ҮЗ УКУЧЫЛАР АРМИЯСЕ
«Хезмәт» газетасы укучылар белән үзара тыгыз бәйләнеш­тән дә мәхрүм түгел – хатлар аша да, сайттагы хәбәрләр аша да. Үзәк яисә төбәк матбу­гаты укучысын район газетасы укучысыннан элеккечә үк шул нәрсә аера: беренчесе иң элек баш исемгә, фотографияләргә, спикерларга, дизайнга игътибар итсә, район газетасы укучысы, шул исәптән, Балтач кешесе дә, укыргамы-юкмы дигәндә, мәкаләнең темасына һәм автор­ның фамилиясенә карый. Район газетасының һәр журналисты, хедлайнер кебек үк, үзенең «җа­натарлар армиясенә» ия. Әгәр аның язмалары кызыксыз икән, кире реакция булмаячак.
– Әйе, без шау‑шулы скан­даллар һәм грандиоз проект­лар турында язмыйбыз. Бәлки, кем өчендер бу күңелсездер дә. Әмма районкада да булмаса, гади кешеләр турында тагын кайда язарлар соң? – дип, район газета­сының бөек вазыйфасы турында нәтиҗә ясый Вакыйф Зәкиев.
«ТАМЕДИА» АҖ филиалларын­нан берсе булган Балтач район газетасының үзенчәлеге аның ике телдә чыгуында. Татар вер­сиясендә ул «Хезмәт» дип аталса, удмуртча дубляжы – «Азьлане», тәрҗемәдә ул «Алга» мәгънәсен аңлата – 1958 елда барлыкка килгән. Ә электрон версиядә га­зета рус телендә дә чыга.
1-4
«Татарстан»га өйдәгечә уңайлы редакция буйлап экскурсия үткәргәндә, баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев, кабинет ишекләрен ача-ача, алар белән таныштыра бара.
1-6
Рузилә Дәминова, баш хисапчы. Көнен компьютер каршында үткәрүче бердәнбер хезмәткәр. Эше шундый.
 
1-5
Гөлзидә Газизуллина һәм Зәлия Фәйзрахманова – хәбәрчеләр. Нәкъ менә алар аша Балтач халкы бистәдә һәм районда нинди кызыклы хәлләр булуын белеп тора.
1-3
 
1-10
Зөлфия Шаки­рова. Номерны басмага әзерлә­гәндә аны борчы­мавың яхшырак. Хәер, бу барлык җаваплы секре­тарьларга карата да шулайдыр.
 
1-12
1-7
1-8
1-11
Тәрҗемәчеләр бүлеге: Ольга Плотникова (дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары), Ольга Матвеева (тәрҗемәче), Наталья Жукова (журналист), Ека­терина Салтыкова (филолог). Алар бүлмәсенең ишеге ябылып тормый дияргә була, чөнки район газетасы ике тел­дә басыла – татар һәм удмурт тел­ләрендә. Ә сайт исә рус телендә дә алып барыла
1-1
Район газета­сы лаек булган бүләкләр эленгән стенд кунаклар­ны ишек төбендә үк каршы ала.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: