Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рәшит Зыятдинов һәм яшь каратистлар

Әгәр Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» романы герое Холден Колфилд балаларны упкын кырыенда туктатып калу, аларга егылырга ирек бирмәү турында хыялланып кына калса, Рәшит Зыятдинов моны эшли инде. Карате серләрен өйрәтү аша. Рәшит Зәйнетдин улы каратист малайлар сафы алдыннан чын командирларча уза, көрәшкә әзерләүдә аңа бернәрсә дә киртә була алмый – култык таягы да, бер аягының киселгән булуы да...

Аның тормышы сериалга охшаган. Анда нәрсә генә булмаган: чик буенда хезмәт итү дә, ДОСААФта автоинструктор булып эшләү дә, Себергә китү дә, гомерен өзә язган яралану да.
ЙӘ АЯК, ЙӘ ГОМЕР
– 90 нчы еллар, нинди заманалар икәнен үзегез аңлыйсыз инде, – дип искә ала Рәшит Зәйнетдин улы. – Бер кичне Северный бистәсендәге йортыбызга караклар керергә маташты. Мин аларны куркыттым. Берсе атты һәм ядрә аяктагы артериягә тиде. Мине ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр, күп кан югалттым. Операциядән соң табиб мине уятып, йә аягың, йә гомерең, диде. Сайларга туры килмәде, – дип искә ала Рәшит Зыятдинов. – Аннары хастаханәдә яттым, алга таба нишләргә дип уйландым, чөнки тормышым элеккечә бара алмый иде инде. Дуслар һәм хезмәттәшләр минем өчен борчылдылар, бик күп кан тапшырдылар, ярдәм итеп, булышып торырга вәгъдә иттеләр. Тиздән шуны аңладым: минем өйдә утырасым, кемгәдер йөк буласым килми. Шуңа күрә бер нәрсә калды – үзем белгән эшне дәвам итү. Килеп чыгармы-юкмы – күз күрер.
КАРА БИЛБАУ
– Култык таягы белән йөрү баштарак авыррак булса да, армия әзерлеге ярдәм итте. Армиядә мин чик буенда хезмәт иттем, шуңа күрә ике ел дәвамында тәүлегенә 30–40 км чик юлын үтә идек. Кулларым да, аякларым да көчле. Култык таягында йөрергә дә бик тиз ияләштем. Өйдә икенче каттан беренчесенә төшү-менү генә куркынычрак булды. Яраланганчы мин берничә ел заводтагы карате секциясенә йөргән идем. Дәваланганда бергә шөгыльләнгән дуслар килеп йөрде. Хастаханәдән соң яңадан спортка кайтырга үгетләделәр. Мин кайттым. 2011 елда кара билбауга ия булдым.
БЕЛЕП СУГЫШЫРГА КИРӘК
– Иң яхшы сугыш – ул булмый калган сугыш, диләр. Ләкин инде була кала икән, әмәлен белеп сугышырга кирәк. Хәзер Болгар балалар сәламәтләндерү үзәгендә карате кекусинкай секциясендә якынча 50 малай һәм кыз шөгыльләнә, 6 яшьтән 16 яшькә кадәр. Зурракларның күбесе ачылганнан ук, инде алты ел йөри, район һәм республика ярышларына баралар. Бөтенроссия җыеннарына да йөриләр – атна буе палаткаларда яшәп, теләсә кайсы һава шартларында шөгыльләнәләр, яшьтәшләре, остазлар белән аралашалар
КАРАТЕ ҺӘРКЕМГӘ ЯРДӘМГӘ
– Менә Саша, хәзер ул Тәтештә физкультура укытучысы булырга укый, – дип күрсәтә ул укучыларның фотосурәтләрен. – Менә Сергей десант гаскәрләрендә хезмәт итә, әзерлеге шәп булганга шунда алдылар. Менә Олег – 11 яшь, шактый аксый, җитди диагноз, ә ике ел эчендә – оста көрәшче һәм өч медаль.
– Мин үзем – карате кешене ничек көчле итә алуына тере дәлил. Ләкин балалар бүген икенче, ымсындыргычлар, буш вакытлары күп. Моннан тыш, үзәктә бушлай шөгыльләнәләр. Бер тиен дә түләмиләр икән, спортны ташлавы да кызганыч түгел, дип саныйлар. Сарыф ителгән вакытның да бик зур кыйммәткә ия булуын алар әле аңламый.
КУЛДАН КИЛГӘНЧӘ ЯРДӘМ ИТӘМ
– Мин, әлбәттә, аларның берәрсе чемпион булуын телим. Ләкин төп бурычым – балаларны үз көчен һәм җаваплылыгын аңлаган, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган яхшы кеше итеп тәрбияләү. Спортчы булырлармы-юкмы – монысын үзләре хәл итсен. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер.
ҺӘМ ТАГЫН ВЕЛОМОБИЛЬ
– Әтием тракторчы иде, безне – дүрт улын да – техниканы яратырга өйрәтте. Бала чакта, яшүсмер чакта Кама Тамагы буйлап велосипед һәм мотоциклда элдерә идек. Ләкин бер аяклы кешеләр өчен мин андый конструкцияләрне таба алмадым, шуңа күрә үзем өчен бер аяк белән хәрәкәткә китерелә торган веломобиль җыйдым. Башта аны өч тәгәрмәчле итеп ясарга ниятләдем, ләкин машина йөртүче буларак, дүрт тәгәрмәчлесен уңайлырак дип таптым.
Социаль челтәрдәге видеода мин, башкалар да шундыйны җыя алсын өчен, веломобилемнең төзелешен җентекләп аңлаттым.
Олеся Бондаревская
Фото Рәшит Зиятдиновның шәхси архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: