Ренат Ибраһимов нинди «сериал» төшерә
«Тормышым күпсерияле киноны хәтерләтә, һәм мин әле берничә сериясен генә карарга өлгердем бугай, алда яңа, гаҗәеп вакыйгаларга бай көннәр көтә!» – менә шулай образлы итеп аңлатты үзенең гомер юлын Ренат Ибраһимов.
29 марта 2017
БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘ: «БЕЗ АНЫ ӘЛЕ ИШЕТӘЧӘКБЕЗ!»
Опера һәм балет театрындагы хезмәт юлым... сәхнәэшчесеннән башланды. Мин ул вакытта әле 9 нчы класста гына укый идем. Театр оркестрында уйнаган апам Луиза аркылы каникул көннәренәбригадага алдылар. Әйтергәкирәк, эш җиңелләрдән түгел ・ декорацияләр бик авыр! Спектакльләр аншлаг белән бара ・ мин дәисем китеп сәхнәдән күземне алмыйм. Күбесе инде таныш ・ астан, оркестр утырган урыннан бер генәмәртәбәкарамаганмындыр, шул ук Луиза апа ярдәме белән. Бервакыт кичен, спектакльдән соң декорацияләрне сүткәндә түзмәдем ・ буш залда Антон Рубинштейнның«На воздушном океане» әсәрендәге Демон ариясен җырлап җибәрдем. Шул вакытта төп рольне башкаручы артист үтеп бара икән. Мине күреп, туктап калды һәм иптәшләремә «Без аны әле ишетәчәкбез!» ・ диде. Сүзләре хак булып чыкты: күпмедер вакыт үткәннән соң мин театрга килдем, инде ・ солист сыйфатында.
БАЛАЧАКТУРЫНДА «БӘХЕТЛЕВАКЫТИДЕ»
«Ренат, ашарга кер!» ・ әниемнеңтавышын әле бүген дәишетәм кебек. Бары тик шул чакыру гына мине, агач мылтык тотып, «ура!» кычкырып уйнап йөргән җирдән ・ ишегалды дигән «сугыш кырыннан» аерып алырга сәләтле иде. БезнеңОлькеницкий урамы Казанныңүзәгендәдиярлек урнашкан. Урам тулы агач йортлар. Канализациясе дә үзәктән җылыту да юк иде, суга да бертуганым Равил белән күрше урамдагы колонкага йөрергәтуры килде.
Әле дәхәтердә ишегалдына ассенизатор, калайчы һәм пычак кайраучы киләиде, әмма бала-чага бигрәк тәиске җыючыны зарыгып көтә Аны бөтен нәрсәкызыксындыра: кирәкмәгән савыт-саба, иске чүпрәк-чапрак, хәтта буш банкалар. Әмалай-шалайга исәалар урынына төрле төстәге шарлар бирә без моныңхакына иске-москы эзләп бөтен ишегалдыныңастын-өскәкитерергәриза! Нинди бәхетле вакыт иде!»
ТОРМЫШМӘКТӘБЕТУРЫНДА МУЗЫКАХУЛИГАНЛЫКТАНСАКЛАПКАЛДЫ
«Ислам Хаҗиевич кайтып килә» ・ дип кычкыралар иде әниемәкүршеләр, без әтием белән ишегалдына кереп килгәндәүк. Тавышыннан таныйлар ・ әтием йөрәгенәякын сугыш җырларын көйләп йөрергәярата. Ул йомшак баритон тавышка ия иде. Мин исә әтием репертуарыныңбер өлешен өйрәнеп, балалар бакчасында иптәшләремне «По долинам и по взгорьям шла дивизия вперед!» дигән җыр астында атларга өйрәтергәматашам. Нәтиҗәдәтәрбиячеләрем әти-әниемәмине музыка мәктәбенәбирергәкиңәш итәләр. Анда мине тыңлыйлар. Хәер, тагын бер сәбәп була. Без яшәгән район тыныч түгел иде. Һәм әтием берьюлы ике мәктәптәуку миңа ишеалдында йөрергәвакыт калдырмас, дип уйлый. Шулай итеп, музыка мәктәбе мине хулиганлык мохите йогынтысыннан саклап калырга булышты, дип әйтергәдәмөмкиндер.
ТӘНКЫЙТЬ ТУРЫНДА: БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ «РОССИЯДӘ»
«Егетем, ник алай кычкырасыз?» ・ дип сорады бервакыт мин чыгыш ясаганнан соңатаклы композитор Василий Соловьёв-Седой. Бу 70 нче еллар башы иде. Мине ул вакытта Мәскәүгәбәйрәм концертында катнашырга чакырганнар иде. Росконцертныңөлкән яшьтәге концертмейстеры миңа аталарча мөнәсәбәт күрсәтте. Концертта өстемдәге костюмымнан чыгыш ясаячагымны белгәннән соң кыяфәтемәкарап алды да күршедәге прокат пунктыннан смокинг алып торырга киңәш итте. Концерт ботинкаларыныңкирәкле размерын без, ни тырышсак та, таба алмадык, һәм остазым миңа үзенекен ・ 1941 елдан бирле кия торган легендар лаклы ботинкаларын биреп торды! Шундый матур кыяфәттәмин әле өр-яңа «Россия» концертлар залы сәхнәсенәчыктым. Дулкынланудан тыным кысылды: залныңзурлыгы хәйран калдырды, иксез-чиксез тоелган рәтләрнеңберенчеләрендәкүренекле һәм хөрмәтле кешеләр утыра бит. Ул вакытта үземнеңкешеләрдәзур тәэсир калдырырга тырышуымны бүген елмаеп искәалам. Тырышудан тирләп пештем. Әпәрдәартында Соловьёв-Седой белән бәрелешәяздым, ул исә елмаеп, миңа әлеге соравын бирде. Бу җырлау манерам өстендәҗитди эш алып баруга зур этәргеч булды.
ХАТЫНКЫЗЛАРТУРЫНДА ҮЗЕМНӘНКӨНЛӘШКӘНМЕН
«Җәннәт әниләрнеңаяк астында» ・ минем сүзләр түгел, Изге Коръәндәшулай язылган. Әниемнеңяратуы һәрвакыт җылытып килде, бу хис олыгая барган саен артты гына. Янымда һәрвакыт кадерле-якын кешеләрем булса да, аныңбакыйлыкка күчүе мине ялгыз итте. Мин тормышымныңмәгънәсе турында уйлана башладым. Һәм аны таптым да! Ул җаныңны камилләштерүдә Ирекле булу, яраткан эшеңбелән шөгыльләнү шуңардан тәм табу. Әигелекле эшләрдән күңел канатлана, тормыш тагын да кызыклырак тоела башлый.
Дингәкилгәндәмин инде иллене тутырган идем. Яңа тормышымны уртаклаша алырдай хатынны алтмыштан соңочраттым. Светлана бик яшь иде ・ вуз студенткасы. Без аныңбелән кытай ресторанында таныштык. Ул анда буш вакытында эшли иде, әмин яхшы чәй эчәргәкергәлим. Елмаеп торган ачык күңелле кыз татар гаиләсеннән булып чыкты. Мин рәхәтләнеп туган телемдәсөйләштем. Эчтән генәаныңбулачак иреннән көнләшәидем. Үземнән көнләшкәнмен икән.
ЯЗМЫШЯЗГАНОЧРАШУЛАРТУРЫНДА ПРЕЗИДЕНТРЕЗИДЕНЦИЯСЕНДӘ..
Россиянеңберенче Президентыннан язулы сәгатем бар минем. Аныңкаршында чыгыш ясау хәтергәнык уелып калды. Бу вакыйга тагын бер беренче Президент ・ Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнеңшәһәрдән читтәге резиденциясендәбулды. ЕльцинныңКазанга сәфәре вакыты иде. Һәм менәбаянчы белән бергәБорис Николаевич белән очрашуны көтәбез. Менәул килеп керде ・ кәефе күтәренке, бик шат. Кәнәфидәурын алды. «Только раз бывает в жизни встреча» романсыннан башлап җибәрдем. Аннан соң курсны үзгәртеп, «Вдоль по Питерской» җырын суздым. Карыйм, Ельцин тыпырдый ук башлады. Әинде «Из-за острова на стрежень» җырын җырлый башлагач, түзмәде ・ миңа кушылды, һәм рольгәшулкадәр кереп китте ки, миңа бер мизгелгәгенәкаршымда шаян-шук Стенька Разин үзе торадыр кебек тоелып китте! Җырлап бетергәч, Ельцин мине кочаклап алды һәм шул сәгатьне бүләк итте.
Сүз уңаеннан, Минтимер Шәриповичныңшәһәрдән читтәге резиденциясендәүткән концертлар минем язмышымда зур роль уйнады дияргәбула. Шуларныңберсеннән соң мин Мәскәүгәкүчендем ・ Виктор Степанович Черномырдин булышты. Мин анда «Газпром»ныңмәдәният идарәсе башлыгы вазыйфасына эләктем. Предприятие җитәкчелегенәҗиткергән тәүге идеяләремнеңберсе «Факел» музыка фестивален оештыру булды. Ел саен үткәреләчәк фестивальгәталантларны эзләүөчен шәхсән үзем регионнарга чыктым. Мин инде «Газпром»да эшләмәсәм дә фестиваль бүгенге көнгәкадәр уңышлы эшләп килә
ЯШЬЛЕКҺӘМЕГЕТЛЕКТУРЫНДА ТАТАРЭЛВИСЫ
Мине ничектер бер Элвис Пресли белән чагыштырдылар. Америкалылар үзләре үк. Бу ерак совет заманнарында ук булды. Беркөнне Казан пристанена АКШ гражданнарын төягән экскурсия теплоходы килеп туктады. Нинди вакыйга! Галимнәр йортында кунаклар өчен кечкенәгенәконцерт әзерләделәр. Программага минем номер да кертелгән иде. Джаз-бэнд аккомпанементы астында җыр башкардым, алай гына да түгел, бер үк вакытта чүгәли-чүгәли, тезләремәелыга-егыла твист та биергәтырыштым. Туристларныңисе китте! Араларында бер яшь туташ та бар иде. Гомумән алганда, АКШ туристлары белән якыннан аралашырга ярамаганлыгы турында катгый кисәтелгән иде, ләкин минем өчен искәрмәясадылар. Һәм без теплоход киткәнче аралаштык. Вакытлар үткәч, мин аңардан открытка да алдым әле. Хәер, безнеңаралашуыбыз шуныңбелән өзелде дәинде.
БӘХЕТТУРЫНДА ӨЕҢ– ҖИРДӘГЕҖӘННӘТУЛ
Миңа авыл тормышыныңөч буын бергәяши торган борынгы тәртибе ошый. Мәскәүянындагы урман эчендәшундый тормышны төзедем дә Әби белән бабай, Света белән без, аныңәти-әнисе һәм безнеңбалаларыбыз ・ бергәләшеп яшибез. Янәшәдәгенәелга, мунча морҗасыннан төтен күтәрелә чоланда бакча алмаларыныңхуш исе аңкый, тавыклар һәм кәҗәләр йөреп тора. Һәм без үзебез кайнаткан кайнатма белән самовар чәе эчәбез. Җирдәтөзегән җәннәте өчен Аллаһыма рәхмәт!
Добавить комментарий