
Республикабызның затлы Ак барсы саклауга мохтаҗ...
Ак барс, җитмәсә әле канатлысы, Татарстанда беркайчан да яшәмәгән. Алай булгач ник соң әле ул республикабыз гербына төшерелгән дисезме? Герб герое гына да түгел ул хәзер, беләсегез килсә! Быел, 12 мартта, барс Казанда узган халыкара конференциянең төп героена әйләнде. «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Тырышлыкны берләштерү» дип аталган бу чарага бөтенләй юкка чыгу куркынычы янаган әлеге хайванның язмышын кайгыртучы вәкилләр 12 илдән килгән иде.
24 апреля 2025
Барлык бу илләр дә – ирбисның яшәү ареалы: Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Конференция кунаклары арасында Һиндстаннан Билал Хәбиб, Кытайдан Кун Ши кебек исемнәре бөтен дөньяга танылган галимнәр дә бар иде.
Ә Казанның ирбиска нинди катнашы бар соң? Ни өчен татарларның борынгы бабалары булган Идел буе болгарлары аны үзләренең яклаучысы дип санаган?
Тарихчылар әллә никадәр документаль дәлил һәм матур легенда китерсә дә, бу бары тик ак барска карата булган мәхәббәткә генә кайтып кала, ахрысы. Татарстанлылар ак һәм йөнтәс барсларны үлеп ярата. Ә менә ни өчен – монысына инде тәфсилләбрәк тукталыйк.
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ
БОЛГАРЛАРДАН КҮЧКӘН МӘХӘББӘТ
Матур ак мехлы кыргый мәче Татарстаннан еракта – Алтай тауларында яши. Әмма герб бит ул символик мәгънәгә ия. Безнең «ак мәченең» канатлары да бар, һәм алар аңа Алтай таулары аша очып үтәр өчен бирелмәгән. Без ераккарак – хәзерге татарларның борынгы бабалары саналган болгарлар янына очыйк әле.
Кайбер тарихчылар фикеренчә, зур ак мәчеләр турындагы легендаларны болгар кабиләләре үзләренең элекке ватаннарыннан – Кара диңгез буе һәм Кавказдан алып килгән. Аларга безнең төбәккә VII гасырда Хәзәр каһанлыгы белән каршылыклар көчәйгәч күченергә туры килгән. Башка тарихчылар ирбиска мәхәббәтне борынгы болгарларның барсил кабиләсе белән бәйли, аны «барс нәселе, ыруы» дип тә тәрҗемә итәләр. Өченче берәүләр исә Идел болгарлары ак барсны уңдырышлылык алласы һәм балаларны яклаучы буларак хөрмәтләгән, дигән фикердә. Дүртенчеләр астрология һәм тел үзенчәлекләре белән бәйләмәкче була: янәсе, борын‑борын заманда шәрык календаренда Идел болгарларының элгәрләре юлбарыс елын «Барс елы»на үзгәрткән... Бишенче берәүләр исә XVI гасырга караган «Титулярник»та тасвирланган «Болгар кенәзе (ягъни Идел Болгары хакиме. – ред.) гербына» таяна. Анда уң аягын күтәргән барска охшаган хайван сурәтләнгән. «Титулярник» авторы хайванны «пардус» дип атый, әйтергә кирәк, элек капланны да, гепардны да шулай атаганнар. 1666 елгы «Болгар гербында» һәм дәүләт флагында да барс сурәтләнгән…
ТАТАРЛАР ОЛЫЛАГАН ХАЙВАН
Димәк, барыбер бөтен юллар да ак барска таба илтә. Һәм 1992 елда ак барс сурәтләнгән герб Татарстан Республикасы Югары Советы сессиясендә раслана.
Символ сыйфатында барсны ул чакта филология фәннәре кандидаты (соңрак – филология фәннәре докторы), Ш.Мәрҗани исемендәге мәдәният җәмгыятенең вице-президенты Назыйм Ханзафаров тәкъдим итә.
Аның фикеренчә, Идел болгарларында байлык, уңдырышлылык һәм затлылык символы саналган канатлы барс Татарстан гербында үзәк урынга куелырга тиеш була. Ак барс гәүдәсенең һәр өлеше нәрсәнедер белдерә. Тырнак һәм тешләре – көч һәм яклауны. Бераз күтәрелгән алгы уң аягы югары хакимиятнең бөеклегенә ишарә ясый. Өскә күтәрелгән койрыгы ышаныч һәм ирек сөюне күрсәтә. Барс канатының җиде каурыйга бүленеше җиде кат күккә ишарәли. Барс тәңречеләр табынган кызыл кояш җирлегендә сурәтләнә – ә Идел болгарларының күбесе ислам динен кабул иткәнче Тәңрегә инана. Кызыл кояш аяз күк йөзе, тынычлык, сафлык, игелек, бәхет сим- волы булып тора.
Гербның фәнни нигезләмәсеннән без барсның «борынгы заманнарда халык табынган хайван, болгарларның дәүләт символы булуын» аңлыйбыз. Авторлар фикеренчә, герб татарстанлыларның үзләренең борынгы мәдәнияте һәм татар халкының дәүләтчелек традицияләре белән горурлануын һәм аларны хөрмәт итүен күрсәтә. Барлык символларны да берләштереп, «тотем» хайванны гербка рәссам Риф Фәхретдинов ясый.
– «Экология» милли проекты кысаларындагы биотөрлелекне саклау федераль программасына кар барсын саклау программасын кертергә Татарстан тәкъдим итте. Кар барсы республикабыз символы булып тора, ул барлык төрки халыкларның изге (тотем) хайваны санала, һәм аны саклау – безнең бурычыбыз, – дип искәртте конференция ачылышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.
ОЧРАКЛЫ ДА БУЛЫРГА МӨМКИН, МӘСӘЛӘН, БОЛАННАРГА ҺӘМ БАШКА ХАЙВАННАРГА ДИП КУЕЛГАН ТИМЕРЧЫБЫКЛЫ
ЭЛМӘКЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ. ШУЛАЙ УК ЕРТКЫЧНЫҢ ТӨП РИЗЫГЫ САНАЛГАН ТОЯКЛЫЛАР САНЫНЫҢ КИМҮЕ ДӘ ТӨРНЕҢ ЮККА
ЧЫГУЫНА ЯНЫЙ. ШУНЫҢ АРКАСЫНДА ЙОРТ ТЕРЛЕКЛӘРЕНӘ ҺӨҖҮМ ИТӘРГӘ МӘҖБҮР БУЛГАН ЕРТКЫЧЛАРНЫ ҖИРЛЕ ХАЛЫК
АТЫП ҮТЕРӘ.
СИМВОЛДАН – САКЛАУГА
«Тотем» хайванны шулкадәр яратуга карамастан (кар барсы, Татарстанныкыннан тыш, тагын әле Хакасиянең, Алматы, Сәмәрканд, Бишкәк шәһәрләренең һәм Красноярск краендагы Шушенское районының да гербларын бизи), дөньяның 12 илендә яшәүче зур ак мәчеләр аларның барысында да сирәк очрый яки бөтенләй юкка чыгу куркынычы алдында тора. Россиядә хәзер барлыгы 90 лап ирбис исәпләнә. Бу гүзәл җан ияләре Саян экотөбәгендәге Алтай тауларында яши, дәүләт тарафыннан саклана, әмма аларга барыбер браконьерлар һөҗүме, инфраструктура үсеше, зыян күргән терлек асраучыларның үче һәм климат үзгәрешләре яный.
Кар барсы яшәгән илләрдә 2013 елдан «Кар барсын һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программа» кабул ителгән, ул җанварларны саклау буенча махсус чаралар күрүне (браконьерлыкка каршы көрәш, аеруча саклана торган табигать территорияләре булдыру, асраган маллары кар барсыннан зыян күргән фермерларга субсидияләр бирү һ.б.) күздә тота.
РЕСПУБЛИКАЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Үзенең «тотем хайваны» популяциясен саклауга Татарстан күптән инде актив кушылган. Биредә сирәк очрый торган мәчесыманнарны өйрәнү буенча «Ак Барс» үзәген булдыру проекты эшләнгән. Ул «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектына кертелгән.
Климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген Алтайда, Маймин районындагы «Карым» комплексы территориясендә урнаштырырга карар кылалар. Ул чакта, 2023 елның гыйнварында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай башлыгы Олег Хорохордин төп фәнни бурычы хайваннарның халәтен мониторинглау, аларны ясалма үрчетү, яралы яки зәгыйфьләнгән кыргый хайваннарны тернәкләндерү ысулларын эшләү булган үзәк булдыру турында килешә.
Ә БҮГЕН?
«Ирбис» кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясенең күзәтү советы рәисе Али Узденов әйтүенчә, узган унъеллыкта Россиядә нибары 10 баш ирбис исәпләнгән. Хәзер исә аларның баш саны 87 гә җиткән.
– 2024 елда без энтузиастлар көче белән беренче бөтенроссия кар барсы җанисәбен алуны оештырдык. – ди ул. – Барлыгы 3 мең километрдан артыграк юл үтелде, 400 дән артык фототозак тикшерелде, 200 мең фотосурәт өйрәнелде. Ясалма фәһем ярдәмендә без Алтай территориясендә – 54, Тыва Республикасында – 15, Красноярск краенда – 1, Бурятиядә 7 барс яшәвен ачыкладык. Кызганыч ки, кайчандыр кар барсы яшәгән Иркутск өлкәсендә һәм Хакасиядә ул очрамады.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Аеруча саклана торган табигать территорияләрен үстерү тармагында дәүләт сәясәте департаменты директоры Ирина Маканова әйтүенчә, Россиядә ирбислар саны төрнең бөтен дөньядагы саныннан ике проценттан да кимрәк.
Ул ирбисларның гомерен саклауга юнәлтелгән чараларга мисаллар китерде. Мәсәлән, 2022 елда «Тыва» табигать паркында мөгезле вак терлек көтүләре булдырылган – әгәр кар барсы фермерның сарыгын бугазлый икән, терлек асраучыга компенсация итеп башка сарык бирелә.
Браконьерларга килгәндә исә, аларга каршы көрәшкә, дәүләт инспекторларыннан тыш, волонтерларны да, җирле халыкны да җәлеп итү сорала.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы аеруча саклана торган табигать территорияләре челтәрен киңәйтүне дә кайгырта. Кар барсы яшәгән төп урыннарның әлегә нибары 16 проценты гына дәүләт тарафыннан саклана.
Ирина Маканова әйтүенчә, 2030–2035 елларга Россиядә ирбислар популяциясен 150 башка җиткерү планлаштырыла. Конференциянең беренче көне азагында кар барсын саклау буенча Казан резолюциясе кабул ителде.
Добавить комментарий