Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Риваятьләрдә, әкиятләрдә халыкның тарихи хәтере ята»

Без университетта укыган 90 нчы еллар азагы – милли хәтернең әйләнеп кайткан чоры. Мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да тарихны укытуга гаять зур игътибар бирелә. Безгә борынгы төрки дәүләтләр белән Идел буе Болгар чоры тарихын укыткан галимнәрнең берсе – тарих фәннәре докторы, профессор, 300 дән артык фәнни хезмәт, дәреслекләр авторы Гамирҗан Дәүләтшин.

Гамирҗан абыйның Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы, Бөек Болгар дәүләте, Идел буе Болгары, Җучи Олысы, Казан ханлыгы тарихын зур ватманнарга таблицалар ясатып, ятлатып өйрәткәнен барыбыз да яхшы хәтерли. Таләпчәнлеген, борынгы дөньялар белән җилкетә, кызыксындыра алуын. Без – алар әнә шул милли хәтергә мәхәббәт тәрбияләгән, аны киләчәккә илтергә кирәк, дигән инану орлыклары салып үстергән буын. Шуңа да әңгәмәбезне университетның, гомумән татар фәнни, мәдәни дөньясының гөрләп торган елларын искә алудан башладык.

– Гамирҗан абый, безгә 90 нчы еллар азагында тарихны, сездән кала, Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин, Динә Мостафиналар укытты. Без ул вакытны университетның «алтын чоры» дип искә алабыз...

– Рәхмәт, Луиза, сеңлем, димәк, без аз гына булса да остазларыбыз салган оеткыны саклый, сезгә дә китереп җиткерә алганбыз. Мин моңа бик сөенәм. Чынлыкта, университетның «алтын дәвере» ул без укыган еллар булгандыр... Нил Юзеев, Диләрә Тумашева, Альфред Халиков, Мөхәммәт Мәһдиевләр укытты ул вакытта. Төркем кураторыбыз яшь галим Хатыйп Миңнегулов иде. Һәр буын үз чорын ностальгия белән искә ала, билгеле. Сез укыган һәм аспирантурада калган елларда да университетның, Гуманитар институтның күтәрелеп, көчәеп киткән чоры иде. Әдәбият кафедрасында – фәнни җитәкчегез Резеда Ганиева бик көчле теоретик та, практик та галим. Татар теле кафедрасында – Фәһимә Хисамова, татар теленә өйрәтү кафедрасында – Флера Сафиуллина, методика кафедрасын Тәлгать Галиуллин җитәкли. Яшь галимнәр плеядасы үсеп килә…

– Ни өчен сез, филология юнәлешен сайлаган, шигырьләр яза торган егет, кинәт кенә тарихка йөз белән борылдыгыз?

– Сүземне гаиләдән башлыйм әле. Без әтидән ятим калып, ишле гаиләдә үстек, мин – алтынчысы, төпчек. Әниебез Икълимә бик булдыклы, эшчән, намуслы, кешелекле иде, искиткеч иҗади да. Ул үз гомерендә укый‑яза белмәде, әмма бик оста җырлар чыгарды. Халык җырларына охшатып, эчтәлекле дә, мәгънәле дә, моңлы да, фәлсәфи дә шул дүртьюллыкларын әни олыгайган көндә махсус дәфтәргә язып алдым. 50 ләп шигырь, ул гаилә архивыбызда кадерләп саклана. Аңа хәтта әткәй дә сугыштан хатларны шигырь белән язган. Бер хатында мондый юллар бар:

Йөзләремне яктыртучы
Илкәемдә син идең.
Газизем, дип, көтеп алыр
Бердәнберең мин идем.

Гаилә альбомыннан истәлекле бер сурәт. Әнисе Икълимә алдында – төпчек, сабый Гамирҗан.

– Ник шагыйрь булып китмәдегез?

– Әни минем бик тә югары белемле, һөнәрле кеше булуымны теләде. Белемгә тартылуымны да, шактый гына зиһенле икәнлегемне дә күзәтеп йөргән, күрәсең. Мәктәптә укытучыларым да укуга бик рухландырды. Шигырьләрне 5 сыйныфтан яздым, авылыбыздан танылган журналист Дамир Гарифуллин, үсендереп, аларны матбугатка тәкъдим итте. Мәктәпне тәмамлагач, язучы, журналист булам, дип омтылдым. 1968 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Без бер курста Фәннур Сафин, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Сәетбаттал Закировлар белән укыдык. Тулай торактагы бүлмәбез штаб кебек иде: анда Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев та килеп керә, актлар залында шаулап шигырь кичәләре уза. Шунда үземә әйттем: «Юк, Гамирҗан, боларның шигърияте – әллә кайсы югары катлардан, син бу өлкәдә беренче була алмыйсың, сиңа башка юлны сайлап, шунда үзеңне табарга кирәк...»

– Бәхетегезгә, Диләрә апа Тумашева сездә фәнни нерв барлыгын күреп ала...

– Нил Юзеев белән алар миндә фәнни потенциал күрде, Диләрә Гарифовна археолог Альфред Халиков белән таныштырды. Альфред Хәсәнович искиткеч кече күңелле, кайгыртучан һәм кызыксынучан кеше иде. Аның иң беренче соравы: «Син ач йөрмисеңме? Ашарга акчаң бармы?» – булды. Чын галим дә! Ул мине ат кебек җигелеп эшләргә һәм бик дикъкатьле булырга, барлык фактларны төбенә төшеп өйрәнергә, кат‑кат тикшерергә күнектерде.

Ул чакта фәнни өлкәдә борынгы гарәп, иске татар язуларын укырдай яхшы потенциалы булган кешене эзләгәннәр. Эпиграфика, мифология белгече Һарун Йосыпов вафат булу сәбәпле, аңа алмаш тәрбияләгәннәр. Мин аның архивын өйрәндем һәм тасвирладым, алга таба фәнгә кереп киттем.

Университетның беренче курс студентлары. Кураторлары – яшь галим Хатыйп Миңнегулов.

– Тарих ул фантазияне түгел, ә математик төгәллекне ярата торган фән: саннар, табылдыклар сөйләп торган фактлар... Сезнең өчен үз гомерегездә иң тетрәнгеч экспедиция кайсы булды? Кайсылары белән чын мәгънәсендә горурланасыз?

– Мине экспедицияләргә Халиков алып чыкты, беренче табылдыкларны Тәтештәге казу эшләре вакытында кулга тотып карадым, алкалар иде ул. Археологиянең нәрсә икәнен, аның михнәтен дә, тәмен дә шул чакта белдем. Баш та күтәрмичә тәүлекләр буе эшлим, кызыксынуымны күреп, Альфред Хәсәнович тагын да күбрәк эш бирә. Биләрдә дә без дистә еллар буе казу эшләре алып бардык... Халиков үзе татар телен начар белә иде, ул минем мифология буенча белемемә, язуларны укуыма таяна, тора‑бара телне дә миннән өйрәнә башлады. Әкиятләр сөйләтә иде. Ул чакта мин әле – яшь малай, әкият әкият инде, дип кенә карыйсың бит. Әмма Альфред Хәсәнович риваятьләр белән әкиятләрдә халыкның тарихи хәтере ятуына чын күңелдән ышанды.

Студент чактан дуслар, коллегалар – шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм тарихчы Фаяз Хуҗин белән.

– Сез кандидатлык диссертациясен яклаганда, Болгар тарихы турында әле авыз тутырып сөйләмәгәннәр дә. Шуңа да аны яклау катлаулы булдымы?

– Миңа теманы Альфред Хәсәнович тәкъдим итте. Укуны тәмамлаганда, «Татар мифологиясе тарихи тамырлары» дигән диплом эше яздым, кандидатлык диссертация темасы «Идел буе Болгар дәүләте халкының рухи мәдәнияте» иде. Мине башта бик куркыттылар – авыр тема, рухи мәдәнияткә алынасың, чыганаклар бит юк! Аны яклау алты елга сузылды. Ә ул арада, 1976 елда аспирантураны тәмамлагач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни архивына мөдир итеп билгеләделәр. Дистә ел эшләү дәверендә татар язучылары, әдәбиятчы, телче, тарихчы, мәдәният эшлеклеләренең шәхси фондлары, борынгы кулъязмалар, фольклор материаллары күпләп тупланды, фондлар эшкәртелде, тасвирламалары төзелде. Мәскәүдә 1982 елның 11 ноябрендә яклауның ничек узганын да һич онытасым юк. Аеруча дини аспектка игътибар иттеләр: динне мәдәнияткә кертеп карыйсызмы, дип кат‑кат сорадылар, ни өчен мөселман мәдәнияте турында язуымны сораштылар, андый мәдәният юк бит, дип төпченделәр... Мин мөселман ренессансы турында әйттем, аны инглиз галимнәре өйрәнеп язуын. Шул чакта Мәскәүнең Алтын Урданы өйрәнүче олпат галиме Герман Алексеевич Федоров-Давыдов, ярдәм рәвешендә хуплап, «әйе, әйе» дип ымлый башлады. Аның репликаларыннан соң, башкалар да инде егып салмады. Эчкә җан керде... Шулай да диссертацияне озак кына расламадылар әле. Ә инде 2002 елда, докторлык диссертациямне яклаганда, бар да бик җайлы узды. Үземнең дә тәҗрибәм шактый иде.

– Тарих ул, иң беренче чиратта, сәясәт, илдәге хакимиятнең курсы белән турыдан-туры бәйле. «Татар тарихы» кайчаннан башлап «чыгарма» булудан туктады?

– Ул чакларда инде вазгыять үзгәрде: бездә дә ышаныч барлыкка килде, күпләп археологик табылдыклар да табып алынды, методика да булдырылды. Татар тарихы турында чорлап, периодлап дәреслекләр язылды, вуз программалары эшләнде. Аларны укыта-укыта, үзебез дә камилләштек. Мин Идел буе Болгар дәүләтенә кадәрге җирле мәдәни катламны да тикшердем, тәңречелек белән бәйле сәхифәләрне дә җентекләп өйрәндем. Моннан ике гасыр элек «халык» булып оешып җитешкән татарларның этник составы гаять катлаулы, бай, төрле. Ул үз эченә исламга кадәрге бай мәдәни пластны да ала, ислам белән бәйле этапларны да, Урда чорының озак елларга сузылган гаять үзенчәлекле дәверен дә... Болгар, Сувар архитектурасы белән корылмаларын «ачкач», мәсәлән, андагы пропорцияләргә шаккаттык – бу халыкның математик төгәллеге авыр хисапларга сәләтле булуы, абстракт фикер йөртә белүе турында сөйли...

– Бүгенге шартларда татар тарихы дөнья күләмендә нинди урын алып тора? Объектив яктыртыла һәм бәяләнәме? Халыкара конференцияләр, симпозиумнар, форумнарда татар тарихы ни дәрәҗәдә яңгырый?

– Дөнья күләмендә «татар тарихы» турында беләләр, аны хәтта бик яхшы белүчеләр дә, тирәнтен өйрәнүчеләр дә бар. Шуны да онытмаска кирәк: бик күп чыганакларыбыз чит илләрдә саклана. Европа илләрендә, Иран, Төркия, Урта Азиядә... Аларны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе! Халыкара җыеннарда төрле темалар белән проблемалар күтәрелә, аларда безнең урыныбыз, һичшиксез, бар. Тарихчылар арасында бәхәс, килешмәү нокталары да, билгеле.

Бүгенге көндә иң катлаулысы – кадрлар мәсьәләсе. Әйтик, без «Татар тарихы» томнарын эшләп чыктык, мин моны бик зур җиңүебез, дип саныйм. Шул томнарны эшләү барышында, әйтик, бер төркем тарихчылар тырышлыгы белән «монгол игосы» дигән төшенчәне тарих фәнендә өр-яңадан күздән кичерүгә өнди алдык. Аңа караш үзгәрде, татар халкын да хәзер ул күзлектән бәяләми башладылар. Хәтта федераль дәрәҗәдә ул төшенчәне дәреслекләрдә дә инде башкача аңлату зарурлыгына килдек. Иң борчыганы – томнар бар, капиталь хезмәт башкарылды, хәзер инде үзләштерү дә кирәк. Ягъни бу тарихны киң җәмәгатьчелеккә җиткерер, вузларда, мәктәпләрдә укытыр кадрлар җитенкерәми…

Фаяз Хуҗин белән сәфәрдә.

– Бүгенге яшьләр тарихка гомумән киләме? Аларга бу өлкәдә перспектива бармы?

– Бар, әлбәттә, әмма тарих фәнендә аңа зур энтузиазм белән караган кешеләр генә чыдый да, кала да. Бүген галимнәрнең эшчәнлеге бик вак һәм бюрократик нәрсәләр белән «ваклана». Фән бик тармакланды, кайсы өлкәсендә кем нәрсә белән шөгыльләнә – очына чыгуы да катлаулы. Элек ИЯЛИ да кысанлыкта утырсак та, энтузиазм – зур, барыбыз да бик зур бердәм эш башкарабыз дигән ышаныч көчле иде. Нәрсәнедер өйрәнәсең, шунда ук – фольклорчылар да, әдәбиятчылар да, тотынасың бергә анализларга... Архивларны өйрәнгәндә дә, һәркем кемнең ни өйрәнгәнен белеп, «томшыгына кабып» диярлек мәгълүмат белән килә, уртаклаша, булыша…

– Хәзер күпләп тарихи мираска әйләнеп кайту, опералар язу, сәхнә әсәрләре тудыру күзәтелә. Яңа буын иҗатчылар ни дәрәҗәдә тарихны белеп эш итә? Сез караган, укыган, тыңлаган әсәрләр тарихны дөрес чагылдырамы?

– Әдәбият кайчакта тарихны да, үткәнебезне дә психологик яктан яхшырак ваемларга ярдәм итә, дигән карашта торам. Тарихчылар корырак затлар, фактлар, табылдыклар белән эш итә. Филология белән тарих, археология чигендә торган кеше буларак, күбрәк синтезга ышанам, әдәбиятның гаҗәеп көче барлыгына басым ясыйм. Укып барырга да тырышам яңа әсәрләрне, матбугатны күзәтәм. Әйтик, заманында Нурихан Фәттах, Флүс Латыйфилар язган романнар халыкның хәтерен без тарихчылар язган трактатлардан яхшырак сугарды. Шагыйрьләрне әйткән дә юк, алар – гел алдынгы сызыкта. Нәкъ менә шагыйрь бер сүзе, җөмләсе белән тулы эпоханы аңлауны һәм кабул итүне үзгәртеп куярга сәләтле. Яшь авторларга да тарихи темаларга алынудан, тирәнгә чумудан курыкмаска киңәш итәм. Булсын, фантазия дә кереп китсен, кайчакта язучы үзенең рухы белән без тарихчылар барып җитә алмаган тирәнлекләрдән нидер «казып чыгара».

Гаилә җылысы.

– Тарихчылар арасында конкуренция көчлеме? Бүгенге әйдәп баручы белгечләр дип кемнәрне атый аласыз?

– Без бит төрле өлкәләрне өйрәнәбез, кисешәбез дә, урыны‑урыны белән үзара килешмибез дә. Фән өчен бу – нормаль күренеш. Үз чорында мин Миркасыйм ага Госмановка соклана идем, ул гаять көчле, колачлы команданы туплый алды, бик продуктив эшләр эшләнде. Болгарчылардан дустым Фаяз Хуҗин бар, аның белән фикер дә алышабыз, бәхәсләшәбез дә, кайчак ачуланышыбрак та куябыз, әмма без – бер татар тарихы сагында торучылар. Бүгенге тарихчылардан Дамир Исхаков, Радик Салихов, Искәндәр Измайловлар бар... Тарих өлкәсендә манипуляцияләр, спекуляцияләр белән шөгыльләнү дә бар-барын, әмма монысы инде – намус эше.

– Гамирҗан абый, ярагызга кагылуым булса, кичерегез, әмма сезнең эздән киткән улыгызның хезмәте дөнья күрү – зур нәрсә...

– Маратның хезмәтен дөньяга чыгарулары һәм аның презентациясен уздырулары өчен Мәрҗани институты галимнәренә, рецензенты, оппоненты булган тарихчыларга бик рәхмәтлемен. Аеруча – Илдус Заһидуллинга, әгәр ул булмаса, китап дөнья күрә алмас иде. Бу эш алга таба Алтын Урда дәверен өйрәнүдә файдалы була күрсен...

– Сез гомерегез буена бик күп өлкәләрне колачлаган галим. Өйдәге тыл яхшы булмаса, бу кадәргә өлгерә алыр идегез микән?

– Чыннан да, Фирдәвескә бик таянам. Һөнәре буенча стоматолог ул, бик уңган кеше. Аның белән киңәш‑табыш итешми калмыйм, барлык мәсьәләләрдә дә Фирдәвес – беренче киңәшчем. Инде оныклар да үсеп җитте, алар – яңа заман балалары, үз юлын эзлиләр. Бәхетләре булсын...

– Гамирҗан абый, форсаттан файдаланып, басмабыз һәм шәкертләрегез исеменнән 75 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим!

– Рәхмәт! Сезнең журналны да 105 яшьлеге белән котлыйм, иҗади уңышлар телим! Шәкертләремнең уңышларын күзәтеп барырга тырышам. Чөнки сез – безнең киләчәк, сеңлем!

 

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера