
Ркаил Зәйдулланың тормыш линиясе
Үзем турында: «Каршылыклы, бәйсез», – дигән фикер ишеткәлим. Тик... бәйсез кеше бармы икән? Безне бит дөньяда нидер бәйләп тота.
02 сентября 2020
ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ
Ркаил Зәйдулла, 1962 елның 23 гыйнварында Чувашиянең Комсомол районы Чичкан авылында туган. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында укып тәмамлый. 1984 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып чыга. 1985–1987 нче елларда – «Яшь ленинчы», 1987–1989 нчы елларда – «Татарстан яшьләре», 1989–2009 нчы елларда «Идел» журналында эшли, баш мөхәррир вазыйфасын башкара. Бүгенге көнгәчә поэзия, драматургия, публицистика өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара.
Ркаил Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән.
Китаплары: «Кояшлы күзләр» (1984), «Урыс кышын озату» (1988), «Күрәзә» (1993),«Ил» (2000), «Татар таҗы» (2004), «Ташка ордым башны» (2008), «Сабантуй сөлгесе» (2011), «Саташкан сандугач» (2012), «Сары кирмән хәзинәсе» (2017), «Янды сөю чатырлары» (2018).
Ркаил Зәйдулла – Татарстанның халык язучысы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты.

Үзем турында: «Каршылыклы, бәйсез», – дигән фикер ишеткәлим. Тик... бәйсез кеше бармы икән? Безне бит дөньяда нидер бәйләп тота. Туганлык хисе, милләтпәрвәрлек, ниндидер идеягә тугрылык – уйлап баксаң, болар барысы да сине аерым кысаларга кертә. Яшен генә бәйсез, яшен генә ялгыз! Бөтенләй бәйсез булсак, без дә, яшен кебек, тиз арада атылып югалыр идек.
Әлбәттә, мин үзем ышанган фикерне башкаларга да җиткерергә омтылам. Әгәр дә тирә- юньдә һәммәсе караны ак дип тәкърарлап торса, акны ак дию дә кайчак кыюлык таләп итә. Хакыйкатьтән тайпылмаска тырышам. Бу да җиңел түгел, чөнки дөнья белән ялган идарә итә. Ләкин мин тәгаен беләм, ялган ятьмәсенә эләксәм, Шигърият мине шунда ук ташлап китәчәк. Ә ул, Туфан әйтмешли, безнең иң илаһи сөйгән ярыбыз, ташласа, рухи үлем булыр иде...
Дөресен әйткәндә, кешеләрнең күбесе җисми яктан гына тере бит, чөнки рухиятсез яшәве җиңелрәк. Бу безнең заманга аеруча хас. Кулланучылар җәмгыяте, диләрме әле? Ә мин нәни генә җәмгыятьтә – иҗатчылар дөньясында яшәргә тартышам. Менә шул тартышта каршылыклар килеп чыга инде. Каршылыклы булуым шуннандыр.
Мөнбәрдән дә, көндәлек тормышта да, билгеле, күңелеңдәген әйтеп бетереп булмый. Калганнары – шигырьләрдә. Анда читләтеп тә туры тидерү мөмкинлеге бар.
Тумышым белән Чувашиянең Комсомол районыннан. Безнең якта татар авыллары мул тормыш белән яши, авыллар бетү проблемасы юк. Моның хикмәте – халыкның эш яратуында. Мул тормыш өчен көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк. Бездә халык хөкүмәттән көтеп ятарга өйрәнмәгән. Үзе кыймылдый. Тәгәрмәчкә таяк кына тыкмасыннар!
Безнең якларда, җир аз булу сәбәпле, элек- электән читкә чыгып эшләү булган. Мин үсмер чакта авыл ир-атларының күбесе читкә «шабашка»га чыгып китә иде. Өйләр салалар, терлек фермаларын сиплиләр, тагын шуның ише төзелеш эшләре... Аны ул заманда «калымга китү» дип тә әйтәләр иде. Күрәсең, борынгыдан калым түләргә түл җыю өчен шулай «ягага» (читкә) чыгып эшләү булган.
Мин дә унбиш яшьтә, авыл ирләренә ияреп, Чувашиянең бер районында «шабашка»да эшләдем. Нык малай идем, 75 килолы! Аннары да шактый йөрелде. Бигрәк тә студент елларда – Пермь, Киров өлкәләренә кадәр чыктык.
Шыгырдан, Урмай, Тукай кебек эре авылларда хәл тотрыклы, алар зурая, киңәя. Шыгырдан үзе кечкенә бер шәһәр кебек. Ваграк авылларның киләчәге, әлбәттә, томанлырак. Балалар аз туа бит хәзер. Эш табу да җиңелдән түгел.
Туган авылым Чичкан безнең якта уртачарак авыл санала, 200 дән артык хуҗалык. Ләкин кайбер йортларда бүген карт белән карчык үзләре генә яшәп ята. Шулай да буш йортлар юк диярлек. Соңгы елларда туган авылга кире кайтып төпләнүчеләр дә күренгәли. Тугыз еллык мәктәп эшли. Димәк, өмет бар әле. Безнең нигездә энекәш гаиләсе белән яши. Әнәй исән, Аллага шөкер. Сеңлем дә гаиләсе белән авылда гомер итә. Мин инде үземне бу мәсьәләдә акыл өйрәтергә бик үк хаклы дип санамыйм – чыгып киткән кеше бит. Якташларыма ышанам. Алар бетә торган халык түгел.
Шагыйрь – олы исем. Олыгая-олыгая, үземне шагыйрь дип атарга кыенсына да башладым әле. Миннән алда нинди бөек шагыйрьләр булган, үзем күреп-аралашып калганнары да күпме! Ә дөньяда?! Вакыт кына үз бәһасен бирер. Мин бакыйлыкка киткәч, кем дип танырлар бит әле?! Шуңа алдан кычкырып куймыйк. Әлегә мин язучы. Бөтен жанрда язам, бары тик, Аллага шөкер, ошак (донос) кына язганым булмады. Язмасын да язарга! Халкымның милли үзаңын аз гына булса да кузгата алсам, шуңа канәгать булыр идем. Минем яшьтә шуннан артыгына ымсыну инде урынсыз. Хәер, монысы да бик олы теләк.
Бүгенге әдәбиятны еш кына тәнкыйтьлиләр. Тукай әйтмешли, «тәнкыйть – кирәкле шәйдер». Анысы шулай, тик Тукай да үзен тәнкыйтьләгәнне өнәп бетермәгән. Нинди тәнкыйть бит. Шәхесеңә тукынсалар, бу инде тәнкыйть түгел, хәкарәтләү. Тәнкыйтьне яратмыйм, дияргә телем әйләнми. Хәзер, кызганычка каршы, чын тәнкыйть, әдәби, гыйльми тәнкыйть юк дисәң дә була. Мине яшь чакта ук тәнкыйтьләүчеләр булды: Туфан Миңнуллин, Мансур Вәлиев... Әмма аларның тәнкыйте минем күңелемне төшермәде, алар миннән тагын да зурракны көтеп, планканы югары куеп тәнкыйтьләделәр. Хәерхаһлы булып.
Әдәбият сөючеләрнең төрлесе бар. Язучыларның да төрлесе... Шуның белән кызыклы бит инде, һәркем бертөсле язса, бик күңелсез булыр иде. Минем буында гына да кемнәр генә юк! Ул элек тә шулай иде. Кырык ел шушы өлкәдә кайныйм, төрлесен күрдем. Укучы үз зәвыгына тиң язучыны сайлый. Мин язучыларны эресенә, вагына бүлмим. Һәркем үз йөрәге биеклегендә.
Депутатларның да төрлесе бар. Төгәл беләм – кайберләре, мәсәлән, нәкъ минемчә фикер йөртә, ләкин шуны кычкырып әйтә алмый. Мин бераз циниктыр, бәлки, ләкин кеше шулай яратылган: ул башта, һичшиксез, үзе турында уйлый. Сүзенең, гамәленең нәтиҗәсен күз алдына китерә. Җил уңаена атлавы җиңелрәк бит. Мин исә бер партиядә дә тормыйм, фикеремне курыкмыйча әйтә алам. Аннары миңа, шагыйрь буларак, әлегә күпмедер ташлама да бар төсле. Киләчәктә ни булыр тагын...
Абруй. Дөресен генә әйткәндә, ул хакта уйлаганым юк. Хакимияттәгеләрнең абруе бар инде ул. Власть үзе тирәсендә шундыйрак аура барлыкка китерә. Кәнәфидән төшүгә, ул абруй эреп каядыр юкка да чыга. Халык мәхәббәте дигән нәрсә дә бик шартлы – бүген күккә күтәрә, иртәгә таптап китәргә дә күп сорамый...
Каләм әһелләренең хәле бөтенләй бүтән. Хәзер бит халык тормышында әдәбият элеккеге заманнардагы кебек әһәмиятле роль уйнамый. Элек тә, совет власте вакытында, аның ролен ясалма күперткәннәр дип уйлыйм. Ул чагында да үз иманы хакына сүзен өздереп әйтүчеләр сирәк‑мирәк кенә булган. Күбесе шуның өчен кыен да ашаган. Мин Сталин заманын әйтмим, анда кайсы корбан, кайсы җәллад... Хакимияткә ләббәйкә дип торучыларны да атып үтергәннәр. Бер гөнаһсызга юк ителгәннәре дә бик күп.
Чын әдип хәлдән килгәнчә намуслы булырга тиеш. Менә шул. Ә пычранмый калу бу тормышта җиңел түгел. Мин дә куркам, әлбәттә. Куркак дип әйтүләреннән куркам. Ләкин бер риваять бар. Арыслан артыннан: «Әйдә көрәшик, әйдә көрәшик!» – дип өзми-куймый бер эт йөгерә икән. Арыслан, аңа игътибар итмичә, үз юлын дәвам итә. Эт шул вакыт: «Минем белән көрәшергә курыкты, дип, даныңны таратам хәзер!» – дигән. Арыслан түзмәгән, җавап
биргән: «Эт белән көрәшкән дип даным чыкканчы, куркак дип әйтүләре хәерлерәк булыр», – дигән...
Депутат буларак икътисад өлкәсендә эшләмим. Аның үз белгечләре бар. Мин мәдәният, мәгариф биләмәсендә. Анда инде үземне чит кеше дип санамыйм. Дөрес, мин кызыксынучан кеше. Ун еллар элек альпинистлар белән Тянь-Шаньга (Тәңре таулары) менгәндә, тау җене йоктыручы Рафаэль Ишморатов (Риза Ишморатның улы) миңа ХХ гасырның бөек икътисадчысы – Фридрих фон Хайекның «Коллыкка юл» әсәрен укырга биргән иде. Хайек аны 1944 елда язган, ләкин хәзер дә безнең өчен шулкадәр актуаль ул... Күптән түгел аның «Индивидуализм һәм икътисадый тәртип» дигән әсәрен укыдым. Кереп киткәч, барысы да аңлашыла. Хайек фәлсәфәче дә, бәлки, шуңа укыр өчен кызык.
ТР Дәүләт Советы утырышында, мәктәпләрдә татар телен укытуны туктаусыз прокуратура тикшергәнгә шаккатып, борчылып чыгыш ясадым. Билгеле, системаны үзгәртә алмыйм. Әмма әйтүем хак булсын. Әлегә бу мәсьәлә буенча тикшерүләр турында ишетелми, ләкин андый хәл кабатланмас, дигән ышаныч та юк...
ТР Дәүләт Советы депутатларының яртысыннан артыгы татарча белә. Ләкин татарча чыгыш ясамый. «Ешрак татарча сөйләсәгез, халыкның күңеле булыр иде», – дип, коллегаларыма мөрәҗәгать иттем. Биюче бии‑бии остара, дигәндәй, аларның күбесе әдәби телдә чыгыш та ясый алмыйдыр, ләкин белгән кадәр сөйләсәләр, шомарырлар иде. Әнә Камил Нугаев һәр чыгышын татар телендә җиткерә бит. Моның бер авырлыгы да юк. Ни дисәң дә, Дәүләт Советы (тиздән атамасы үзгәрәчәк инде аның) трибунасы ул шактый югары мөнбәр. Аннан сүз татарча ишетелсә, телебезнең абруе күпмедер артыр иде.
Тормыш без дигәнчә генә бармый, дөнья бит. Мөдәрристәгечә: «Тимерченең авыр чүкечедәй килеп төшә Вакыт, йәнчә генә – Бар да була ул дигәнчә генә!» Нишлим – ятам уйланып, түшәмгә карап...
Гаиләмә килгәндә, гаиләм әйбәт. «Ир – баш, хатын – муен» дигән гыйбарә бар бит. Гадәттәгечә, хатын муен гына түгел, баш та булырга ымсына инде. Мин аңа юл куярга тырышам, җәл түгел. Тик хатын моңа һаман ышанып бетми...
Дәүләт Советында аерылып торам – үзара «җәяүле депутат» дип атыйлар. Язучыларга хезмәт хакы түләнми. Шулай да китапларым чыгып тора. Аннан мин бит драматург та әле. Пьесаларны сәхнәгә куйсалар, халык та йөрсә, тама бераз. Акча яшәрлек булса, җиткән. Артыгы кирәкми.
Балаларга карата төрле чак була. Каты бәрелмим, гадел булырга тырышам. Алар күңелләре белән мөстәкыйль, мин исә моны иң зур хәзинә дип саныйм. Фикердә бәйсезлек, гамәлдә мөстәкыйльлек – иң кыйммәтлесе!
Руфия Фазылова
Фото: «Татар-Информ» МА
Добавить комментарий