Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Асаев: «Универсал солдат мин!»

Колакка ятышлы тавышлар була. Алар сөйләгәнне тын да алмый тыңлыйсың... Инде андый кешегә моң да бирелгән икән, күкләрнең зур бүләгедер бу. Редакциябезгә бу юлы бик тә затлы җырчы килде: үз-үзен тотышы, сөйләме, төс-кыяфәте, тавышы... – андыйлар сирәк. Сүзебез Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты Рөстәм Асаев турында.

– Рөстәм Мәҗитович, сүзне туган ягыгыздан башлыйсы килә. Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге танылган шәхесләрнең бик күбесе Башкортстан якларыннан. Моның сере нәрсәдә икән: суы, туфрагы шундыймы? Әллә инде Башкортстан татарларына Казанда танылу җиңелрәкме?

– Суы, туфрагы дигәнгә җавап: барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Татарстанга караганда, Башкортстанда туучылар талантлырак, дип әйтә алмыйм. Монда бит инде аның иң-иңнәре килә. Татарларның Татарстанга тартылуы табигый дип уйлыйм: үз телеңдә үз халкыңа хезмәт итү – ул зур бәхет. Башкортстанда да бик рәхәт яшәдем, иҗат иттем. Шунда белем алдым, сәхнәгә беренче адымнарымны атладым: опера, эстрада өлкәсендә дә үземне сынап карадым. Башкортстан опера һәм балет театрында уңышлы гына эшләп йөргән җирдән Казанга күчендем. Һәм моңа үкенмәдем. Барысы да Аллаһ кулында, димәк язмышка шулай язылган булган. Элек туган ягым бер генә булса, хәзер инде икәү, дип әйтәм. Татарстанга да, Башкортстанга да кайтам дип сөйләшәм. Берсе әтием булса, икенчесе әнием, дип тә әйтә алам.

( Иҗатташ дуслар белән бергә.)

– Сез үзегезне иркә бала, дисез. Ул иркәлек нәрсәдә чагыла иде?

– Мин апалар белән үскән малай. Бертуган апамның исеме Ләйсән, әле тагын туганнан туган апаларым да күп иде. Без төп йортта яши идек, чөнки әти төпчек малай булган. Шуңа күрә бөтен туганнар безгә кайта. Гаиләдә мин дә – төпчек, апаларымның мәхәббәтен тоеп үстем: алар миңа массаж ясыйлар, гел яратып кына эндәшәләр. Уфадан кайткан туганнар махсус миңа дип тәмле әйберләр алып кайтты.

Әти-әни тарафыннан да бик җылы мөнәсәбәт күреп үстем. Дөрес, әти өйгә йокларга гына кайта иде. Бик күп еллар колхоз рәисен йөртте ул. Үсә төшкәч, мине үзе белән эшкә дә ала иде, машина йөртергә өйрәтте. Улым, дип кенә торды. Әни исә колхозда склад мөдире булып хезмәт куйды. Чәчү, урак өстендә бөтенләй күрми идек үзен. Ә мин бәләкәй, әнине сагынам, еш кына аның янына складка бара идем. Анда мине авыл апалары тәмле әйберләр белән сыйлыйлар, матур малай дип, чәчләремнән сыйпыйлар. Балачак турында әнә шундый рәхәт истәлекләр хәтергә уелып калган.

Иркә булсам да, эшләп үстем, шуңа бик сөенәм. Унике яшемнән комбайн ярдәмчесе булып киттем. Өйдә мал-туар күп, мәктәп, колхоз басуында эш – барысы да безнең кеше булып формалашуыбызда зур роль уйнаган. Ә хәзерге бала-чагаларның бөтен кызыксынулары – телефон. Заман үзгәрде, дөресен әйтим, моңа борчылам.

(«Евгений Онегин» операсында князь Гремин партиясен башкарганнан соң.)

– Туган якка еш кайтасызмы? Анда көтеп торучы бармы?

– Кайтам, тик тагын да ешрак кайтасым килә. Мең шөкер, туган йортта газиз әнием көтеп тора. Көз көне җитмеш яшен тутырды. Ни аяныч, ялгыз яши, әтиебез 2021 елда бакыйлыкка күчте. Әле икесе бергә яшәгәндә бик рәхәт, кул болгап озатып калалар иде. Хәзер исә авылдан киткәндә күңелгә авыр: әнине ялгыз калдыру читен. Бертуган апам Уфада яши, ул да әнине чакыра, мин дә дәшәм, тик аның авылны ташлап китәсе килми.

Авылга кайткач, бик рәхәт. Нәрсәдер эшләп куйсам да күңелдә канәгатьлек хисе уяна. Әниле, әтиле булу – олы бәхет. Яшь барган саен моны тагын да ныграк аңлыйсың икән. Озын гомерле булсын газизләребез, иң зур теләк шул.

– Балачакка кайтып булса нишләр идегез?

– Музыка мәктәбендә баянда чын-чынлап уйнарга өйрәнер идем. Тик авылда музыка мәктәбе каян килсен инде... Матур итеп баянда уйныйсы килү хыялы калды. Әйе, гармунда уйныйм, тик үзлектән өйрәнгән белән профессионал уйнау – икесе ике әйбер. Күңелем белән мин – гармунчы. Әткәй дә гармунчы иде безнең. Матур итеп җырлады да, тавышы бик моңлы иде. Әнкәйнең дә тавышы бик матур. Алар икәү, концертларда катнашып, иҗади гаилә булып яшәделәр.

– Инде иҗатыгызга тукталыйк. Сез бит опера җырчысы, тик нишләптер Казанга килгәч, эстрада юлын сайлагансыз. Әлбәттә, икесе дә сәнгать, ләкин опера ул үзгә, сөтнең каймагы кебек... Мондый карар кабул иткәнгә үкенгән чаклар юкмы?

– Юктыр, дип уйлыйм. Һич онытылмый: Уфа сәнгать училищесында укыганда еш кына опера тыңларга җибәрәләр иде. Без, авыл балалары, шакката идек: микрофонсыз ничек шуның кадәр тавыш чыгарга мөмкин?! Дистә елдан соң, Алланың рәхмәте белән, үземә дә шул сәхнәгә чыгып, опера җырларга туры килде. Әле Уфада гына түгел, гастрольләр белән Португалия, Таиланд, башка илләрдә дә булдык. Дөнья аренасында танылган классик композиторларның әсәрләрен башкардым. Опера – иң авыр жанр, чөнки анда балет, оркестр, хор барысы бергә кушыла. Һәм, әлбәттә, режиссёр хезмәте дә ул. «Аида» операсын сәхнәгә куйганда, Каһирә шәһәреннән килеп әзерләделәр. Минем өчен бик зур мәктәп булды. Шундый бөек кешеләр белән эшләргә насыйп булды! Опера театрыннан китсәм дә, анда алган белем, тәҗрибәнең хәзер дә кирәге чыга.

– Татарга опера кирәкме, ничек уйлыйсыз?

– Кызык сорау. Бүгенге көндә операны түгел, классик җырларны да кабул итеп бетермиләр. Интернет һәм телевидениенең йөзләгән каналы халыкны чын сәнгатьтән читләштерде кебек. Опера спектакльләренә минем кебек музыкаль белем алган кешеләр бара, затлылыкны күрсәтим дип баручылар да бар. Аңламаса да: «Мин бардым әле», – дип сөйләр өчен булса да күреп кайта. Хәер, барыбер яхшы инде. Кирәкме-кирәкмиме дигәндә, опера – җырчы өчен иң югары, иң катлаулы жанр. Немец, итальян, французга кирәк булган опера нигә безгә кирәкмәсен? Безнең милләт ул кадәр төшеп калган түгел бит инде.

Бу турында сүз чыккач, тагын бер фикер әйтим әле: безнең опера театрына эләгү бик авыр. Әйтик, бүген вакытым бар дип, барып кына килер идем, юк, билет алып булмый. 2018 елда Австриягә бардым. Һәм Вена операсын бик тә күрәсем килде. Безне каршы алучы кыз белеште, «Риголетто»ны куялар икән. Туры килүен кара – ул иң яраткан операм. Минем анда өч партия җырлаганым да бар. Баксаң, аларда спектакль алдыннан 4 еврога билет алып, басып карарга мөмкин. Бездә дә шулай эшләсәләр, яхшы булыр иде.

(Әтиле-әниле чак.)

– Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшьләргә Казанда үз урынын табу авыр, чөнки аларга мәйдан юк. Егерме елдан бирле Казанга милли музыкаль драма театры кирәк дип сөйләшәбез. Әмма һаман боз кузгалмый. Сезнеңчә, андый бәхет килерме?

– Мондый ихтыяҗ бар. Ел саен консерватория, музыка училищелары талантлы яшьләрне чыгара. Һәм алар шул массага иярергә тиеш була, чөнки башка юл юк. Яшьләргә тормышны алып барырга кирәк. Әлбәттә, бу бик кызганыч. Бүгенге кебек бөтен тишектән шырдый-бырдыйлар җырласа, бөтенләй үз кыйблабыздан китәчәкбез. Дөресен әйтим, бүгенге эстраданы кабул итмим. Артистлар хәзер тамадага әйләнде. Барысында да диярлек дискотекага яраклы, чит илнекенә охшатып ясалган аранжировка. Һәм шулар белән яшьләрне тәрбиялиләр. Ә альтернатива юк. Һәрнәрсәдә баланс булырга тиеш.

2000 нче еллар тамашачысы белән бүгенгенең аермасы – җир белән күк арасы. Бүген тамашачы каршында хәтта үземне ятим итеп тоям, әйтерсең бөтенләй икенче илгә килеп чыкканмын. Элеккеге тамашачыларны сагынам. Чын сәнгатьне аңлаган, тыңлаган тамашачы бетеп бара. Аеруча яшьләрне күздә тотам.

– Сезнең җырлар радио һәм телевидениедә ротациядә юк дип беләм. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Принцип эше бу, акча түләп, кешене мәҗбүр итеп, үземне радиодан җырлатасым килми. Миңа нәрсәгә кирәк ул? Кемнең теләге бар, шул кеше интернеттан, башка җирдән эзләп табып тыңлый. Мине яраткан кеше концертыма килсен.

(«Кави-Сәрвәр» операсыннан күренеш.)

– Ә сез банкетларда, башка чараларда акчага чыгыш ясыйсызмы?

– Сирәк. Шөкер, Аллаһ кушканча яши башладым, биш вакыт намаз укыйм. Хәзер мин бөтенләй үзгәрдем. Әлбәттә, эшкә барам, намус белән җырлыйм. Ләкин ниндидер популярлык, зур акчалар артыннан кумыйм. Вакытны кирәкмәгән юаныч эзләп уздырганчы, бер дога ятлыйм.

Бүген кеше акча колына әйләнде. Акча беркайчан да берәүгә дә җитми. Ә бәхет бөтенләй анда түгел, моны инде хәзер тәгаен беләм. Аның артыгы кирәкми, чөнки исраф ул. Элек миндә дә байлык артыннан куу булгандыр, хәзер исә тыйнаграк яшәргә тырышам. Хәтта ниндидер кыйммәтле әйбер алсам, ояла да башлыйм. Бүгенге тормышымнан бик канәгать, булганы җитә. Әрсезләнеп, зур акчалар сорап, мине чакырыгыз, дип йөрмим.

– Репертуарны ничек сайлыйсыз?

– Җырларның төрлесе бар. Кемдер үзе тәкъдим итә. Кайбер җырларны аерым бер тематикага туры килгән өчен сайлыйсың. Теләсә нинди чарага туры килә торган җырларым бар, рус җырлары да шактый. Профессионал җырчы буларак, бөтен жанрда да җырлый алам, универсал солдат мин!

– Укучыга гаиләгез дә кызык булыр. Сез нинди ир, әти?

– Үзеңне мактап утыру килешмәс. (Көлә.) Балаларымның тамагы тук, өсләре бөтен. Артык иркәләмим дә, кырыс та түгелмен. Иң мөһиме – хәләл көч белән эшләп тапкан ризыкны ашыйлар.

– Күп балалы әти статусы ничек сезгә? Башка балаларыгызның да Гөлназ кебек артист булуын теләр идегезме?

– Әйе, кызым Гөлназ танылган җырчы булды, халык ярата аны. Әлбәттә, әти кеше өчен бу – горурлык. Табигатьтән бирелгән моң, тавыш бар аңарда. Яшермим, Гөлназга карата сорауларым шактый, яшьләр заманча яши бит. Ләкин кеше яши-яши барыбер күп нәрсәләрне аңлый, башкача мөмкин түгел.

Улым Мөслим унҗиде яшендә. Без аңа бу исемне Мөслим Магомаев хөрмәтенә куштык. Музыка мәктәбенең гитара сыйныфын тәмамлады. Тик бүгенге көндә аның гитарада уйнавына түгел, намаз укуына сөенәм. Быел бергә тәравих намазларына йөрдек. Матур итеп азанын да әйтә, тавышы көчле. Бу вакытта күзгә яшьләр тула, минем өчен зур горурлык. Мөслим быел унынчы сыйныфны тәмамлый, әле кайсы юнәлеш буенча китүен төгәл ачыкламады, спорт буенча да уңышлары бар. Волейбол, баскетбол ярышларында катнаша. Бәлки, шул юнәлешне сайлар. Дөресен әйтәм, сәнгать юлыннан китүен бик теләмим. Югыйсә сәләте дә бар. Хәер, иң мөһиме – иманлы, дөрес юлда булсын.

Өченче кызым Әминәгә тиздән унике яшь тула. Аның да тавышы бик көчле, җырларга сәләте бар. Тик киләчәк турында әлегә ныклап уйлашкан юк. Төпчек улыбыз Хәбилгә биш тула, бик тере малай. Аның исеме спорт остасы Хәбил Бикташев хөрмәтенә кушылды. Балаларымның исемнәрен аңлатмалы сүзлекләрдән карадык. Минемчә, исем бик мәгънәле булырга тиеш.

– Рөстәм Мәҗитович, әгәр тормышны яңадан башларга дисәләр, нәрсәләр үзгәртер идегез?

– Иманга иртәрәк килер идем. Әмма икенче яктан карасаң, сәнгать өлкәсендәге күп кенә эшләрне эшләмәс идем. Шулай булгач, без Аллаһы Тәгалә биргән юлдан үтәбез. Исәнлеккә, тавышка игътибарлырак булыр идем.

– Артист ничә яшькә кадәр сәхнәдә булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Җырчы инде тавышына карап җырлый. Драма актёрлары сиксәнгә, туксанга кадәр дә сәхнәдә булырга мөмкин. Кемгә ничек бирелә: тавышка, сәламәтлеккә карап. Хәзер бит әле пенсия яшен дә озайттылар.

Үземә килгәндә, фәлән яшькә кадәр җырлыйсым килә, дип әйтә алмый. Киләчәктә мин үземне берәр мәчетнең хәзрәте итеп күрәм. Вәгазьләр сөйләргә, азан әйтергә яратам. Аллаһка якынайта торган юлыбыз шул, һәм киләчәктә әлеге юлдан барырга язсын, дип телим. Намаз, мәчет – мәңгелеккә ризык, шуның өчен дә алар минем өчен беренче урында тора.

 

 

Руфия Фазылова 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера