Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рузия Мотыйгуллина: «Театрга килеп ял итәм»

Рузия Мотыйгуллина: «Театрга килеп ял итәм»

Редакциябезгә кунакка чакыргач, ул сорап куйды: «Анда сезнең машина куярга урын бармы?» Баксаң, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рузия Мотыйгуллина һаман рульдә йөри. Бу турыда белгәч, гаҗәпләнүдән бигрәк сөендек: Рузия апабыз картаймый, дидек. Инде үзен күреп сөйләшкәч, моңа тәмам инандык.

31 марта 2025

– Рузия апа, сез «Аленький цветочек» әкиятендәге Настеньканы искә төшерәсез: дөньяда булмаган әйбер сорарсыз кебек. Сездә аерым бер нәзакәтлелек, тирәнлек бар. Кечкенәдән шундый идегезме?

– Шундый идем. Әти-әниемнең, абый-апаларымның иркә кызлары, сеңелләре мин. Кечкенә чагымнан ук җил дә тидерми үстерделәр. Нәрсә әйтсәм дә, әти-әнинең әрләгәне булмады. Әти, гомумән, йомшак, бала җанлы кеше иде. Ә менә әни – кырысрак, аңардан шүрләбрәк үстек.

Гәүдә төзелеше, сөйләшүләрем белән әнигә охшаганмын. Ул да шулай тыныч кына, җай белән генә җавап бирә иде. Ә менә бертуган апам Исламия әти ягына охшаган. Безнең әти бөтен кешене авызына каратып торды. Гаиләдә алты бала без һәм барыбыз да төрле.

Кечкенәдән үзлегемнән биергә өйрәндем, бәлки биюче булып туганмындыр. Әни миңа матур сәхнә костюмнары тегеп бирә иде. Ә менә Исламия апам җыр юнәлешеннән китте, җырларга бик яратты. Әти дә җырчы иде безнең. Минем, киресенчә, тавышым булса да, җырга исем китмәде. Югыйсә Эдита Пьеха, Мөслим Могамаевларны тыңлап үстем.

– Сәхнә юлын сайлавыгызда бертуган апагыз Исламия Мәхмүтованың өлеше зурмы?

– Зур, дип уйлыйм. Авылга килгән бер генә спектакльне дә калдырмый идем. Апа күчмә театрда эшли башлагач, театрга йөрүләр тагын да ешайды.

Мәктәпне тәмамлагач, биюче булырга хыял бар иде. Әмма ничектер имтиханнар тапшырырга соңга калынды. Исламия апа белән сөйләшә торгач, театр училищесын сайларга булдым. Ә аңа кадәр әле «Зәңгәр шәл» спектаклен карадым. Анда кызларның җырлаганнарын, биегәннәрен күреп, театрга гашыйк булдым. Миңа театр сәнгатьнең югары ноктасы булып тоелды.

Дөрес, театр юлын сайлавымны җизнәм Хәлил абый башта бик өнәп бетермәде. «И, сеңлем, сиңа нәрсәгә кирәк инде бу?» – диде. Алар бит күчмә театрда эшләп, күпме газап белән гастрольләрдә йөргән артистлар. Ул чагындагы күчмә театр артистларына һәйкәл куярлык! Анда чын мәгънәсендә фанатлар гына эшләде. Заманында мин дә алар белән азрак йөреп алдым, күрдем, шуңа да бу сүзләрне юкка гына әйтмим.

Җиде ел Исламия апаларда яшәдем. Хәтта Камал театрына эшкә урнашкач та, алар мине үзләре яныннан җибәрмәде. Югыйсә яшәргә торак та бирделәр. Хәлил абый мине үз сеңлесе кебек кабул итте, аны икенче әтием дип йөртәм. Ә Исламия апа икенче әнием урынына булды: иркәләп, кадерләп тоттылар. Әле аннан киткәч тә, җизни апага: «Бу тәмле ризыкны калдырыйк әле, Рузия кереп чыкмасмы», – дия торган булган.

Апам белән җизнәмне әле дә бик юксынам, бик иртә киттеләр. Хәлил абыйга – 73 яшь, Исламия апага 76 яшь иде. Тормышны бик яратып, бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр. Аларның шулай тиз арада юкка чыгулары минем өчен олы бер фаҗига булды.

– Марсель Хәкимовичның шәкерте сез. Атаклы режиссердан нәрсәләргә өйрәндем дип саныйсыз?

– Беләсезме, мин бик кызыксынучан кеше. Тарихта эзләнергә, яңа җирләр, илләр күрергә яратам. Марсель абыйдан дөньяны өйрәндем, сәнгатьнең төбенә төшеп эшләргә өйрәндем, дип әйтә алам. Бүгенгә кадәр Марсель Хәкимович өйрәткән, сөйләгән дәресләр буенча эшлим. «Без – Марсель абый мәктәбеннән», – дип сөйләшәбез. Ул чын оратор, аны тыңлап туеп булмый иде. Ни кызганыч, бүген андый кешеләр калмады дияргә була.

Татарда, башка милләтләр белән чагыштырганда, темперамент, үҗәтлек көчлерәк. Марсель абый менә шуны истә тота иде. Театр училищесын тәмамлап, без дүрт кыз: мин, Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова Камал театрына эшкә килдек. Без сәхнәдә эмоцияләрне күрсәтеп уйнарга өйрәнгән артистлар. Бүген дә шулай, чөнки Марсель абый шулай өйрәтте, канга сеңгән ул.

Әле бит безгә Марсель абыйның әтисе Хәким абый белән аралашу бәхете дә тәтеде. Ул безне китаплар укырга өйрәтте, бик күп язучылар белән таныштырды. Театрның холлында бөтен артистлар җыелып и гәпләшәләр иде... Без, яшь артистлар, язучыларның мәзәкләрен, гыйбрәтле хәлләрен тыңлап, сәгатьләр буе утыра идек. Шундый кызык чаклар булган икән дип, һаман сагынып искә алам.

– «Өч аршын җир»дә Шәмсегаян, «Зөләйха» трагедиясендә Зөләйха, «Ханума»да Ханума... Иң истә калган рольләрегез дип кайсын әйтә аласыз?

– Алар барысы да автор тарафыннан әйбәт язылган пьесалар. Артист өчен һәр роле кадерле, шулай да күңел халәтенә аеруча якын рольләр була. Мәсәлән, «Өч аршын җир»дә йөрәгендә авыл рухын йөрткән Шәмсегаянны бик яратып уйнадым. Роль алганнан соң, син героең очрашкан вакыйгаларны янәдән өйрәнәсең, мөмкин кадәр тормышчан итеп уйнарга тырышасың.

Зөләйханы да бик яратып уйнадым. Безнең халыкның зур фаҗигасен чагылдыра торган образ. Ул теманы тирәннән өйрәндем. 90 нчы еллар башында әле Гаяз Исхакыйны куярга рөхсәт итмиләр иде. Празат абый Исәнбәт бу зур эшкә алынды. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр шүрләбрәк тә калган иде, чөнки чынлап та борчылырга урын бар. Әмма ул спектакль гомерле булып чыкты, без аның белән гастрольләргә дә йөрдек, телевидениедән дә күрсәттеләр.

– Рузия апа, Камал театры гел үсештә кебек: репертуар төрле, тамашачыга сайлап алу мөмкинлеге зур. Шуның нәтиҗәсе буларак, залларыгыз һәрвакыт тулы була. Алай гына да түгел, рус тамашачысы да Камал театрына яратып йөри. Ә бит бүген халык интернетта гына утыра, газета-журналлар укымый, телевизор карамый, тел бетә, дип зарланабыз. Театрның мондый уңышы нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Мин һәрвакыт авылдан талантлы кешеләр чыга, дип әйтергә яратам. Авыл баласы хислерәк, тирәнрәк була сыман. Авыл гомергә татарны саклаган. Ни аяныч, бүген авыллар бетеп бара. Ә менә шәһәр балалары арасында телнең кыйммәтен белүче, аңлаучылар сирәгрәк. Ерак барасы түгел: үзебезнең оныкларның да татарчалары ипилек-тозлык кына, югыйсә икесенең дә теле татарча ачылды. Балалар бакчасына киттеләр дә ярты‑йорты сөйләшә башладылар. Ә бит өйдә алар белән гел татарча аралашырга тырышабыз, татарча китаплар укырга мәҗбүр итәбез. Ни аяныч, алардан туган телләрен камил белүче балалар үсәр, дип уйламыйм. Бу бит безнең гаиләнең генә фаҗигасе түгел. Тел балалар бакчасында, мәктәптә дә сакланырга тиеш, шунсыз туган телне саклап булмый.

Сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй. Марсель абый: «Менә бу спектакль – касса, монысы – артистлар, ә монысы театрның дәрәҗәсе өчен», – дип әйтә торган иде. Хәзер дә театрда бу баланс саклана. Камал театры – татар халкының йөзек кашы. Ул элек тә шулай булган, бүген дә шулай. Халыкның театрга яратып йөрүенең төп сәбәбе шулдыр, дип уйлыйм.

– Театрның яна бинага күченүе сезнең өчен сөенечме, әллә киресенчә, көенечме?

– Беләсезме, яңа фатир алсаң да, яңа дача салсаң да, әлбәттә, ул – сөенеч. Ә ташлап киткән йорт, моңсу бер истәлек булып, барыбер синең күңелеңдә кала. Театрның мин хәтерләгән тарихында гына да бу өченче күченү инде. Хәзерге Тинчурин театры бинасыннан Татарстан урамына күченгәндә дә бик кызганыч булган иде. Мин анда унөч ел эшләдем. Ул бинада бит кайчандыр опера һәм балет театры да эшләгән. Бер көн – театр, бер көн балет куйганнар. Максим Горький урамындагы ул бинада Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчуриннар иҗат иткән. Аларның авазлары шул диварларга сеңгән. Аның бик борынгы баскычлары гына да ни тора! Татарстан урамына күченгәндә менә шулай дип моңсуландык. Инде хәзер янә үзәк өзелә. Бүгенге бинада мин «Зөләйха», «Өч аршын җир», «Ханума»ларны уйнадым. Әле зур рольләрем тагын күп. Ә нинди көчле артистлар белән эшләдем! Аларның инде күбесе ахирәткә күчте: Нәҗибә Ихсанова, Фирдәвес Әхтәмова, Наилә Гәрәева...

Гүя һәркайсының шунда эзе калган. Берсендә Шәүкәт абый Биктимеров «Ханума» спектакленең репетициясенә килгән. Роле зур түгел.

– И, яратам шушы «Ханума»ны, – ди.

– Ни өчен яратасыз? – дим Шәүкәт абыйга.

– Беренчедән, киләм дә ял итәм. Икенчедән, монда минем Ирек, тагын яраткан артистларым бар. Шулар белән театр холлында сөйләшеп утырып, бер айлык рухи азык алып кайтып китәм...

Иң кызыгы, Шәүкәт абый сөйләгән тойгы хәзер миндә дә бар. Рольләрем күп булмаса да, театрга килеп ял итеп китәм.

– Гаиләгез турында да сөйләшәсе килә, Рузия апа. Җәмәгатегез Ринат Закиров бөтен татар дөньясына билгеле шәхес. Аның белән ничек таныштыгыз, кавыштыгыз?

– Без танышканда Ринат комсомолда эшли иде. Актриса, дустым Фирдәвес Хәйруллина комсомол секретаре иде. Без аның белән комсомол идарәсенә бардык. Шунда Ринатны күреп алдым. Тик мин шактый горур кыз идем. (Гәрчә ул сыйфатны бик яхшы дип санамасам да, шуның аркасында үз гомеремдә роль сорап йөргәнем булмады.) Ринат беренче булып миңа үзе сүз катты. Коры гына берничә сүз алыштык. Шуннан ул мин уйнаган спектакльне карарга килде. Менә шунда аңа ныклап игътибар иттем: чибәр генә егет, аракы эчми, тәмәке тартмый. Ә болар минем өчен бик мөһим. Тагын әле мактанмый, саран түгел. Монысына инде аралаша башлагач инандым. Кыскасы, Ринат күңелемне игътибары, миңа карата булган хөрмәте белән яулады.

– Кызыгыз Чулпанны тәрбияләргә вакыт, игътибар җитте, дип саныйсызмы? Бию сәнгатен сайлавында сезнең йогынты булдымы?

– Беренчедән шуны әйтим: күңелдә үкенеч яши ‑ бер бала белән генә калдык. Дөрес, бу минем гаеп түгел, сәламәтлек белән шулай килеп чыкты. Яшь артистларга һәрвакыт: «Бер бала белән генә калмагыз», – дип әйтәм. Бала ул бөтен нәрсәгә караганда да зуррак, бәһасез хәзинә. Бу бәхетне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Әлбәттә, балалар тәүфыйклы, сау-сәламәт булсыннар.

Чулпанны тәрбияләргә вакыт җиттеме, дигәндә, ул яшьлек белән бик беленми икән бит. Ул безнең бик яхшы укыды. Мөстәкыйль булды, дәресләрен үзе карады.

Бию сәнгатен дә үзе сайлады. Гәрчә Марсель абый Сәлимҗанов театр юлыннан китсен, дип тә әйтеп карады. Чулпан Камал театрында дүрт‑биш спектакльдә катнашты. Мәктәпне тәмамлаганда шактый ихлас сөйләшү булды: «Кызым, артист үзенең язмышын алдан белми: гомер буе массада да уйнап йөри аласың. Артистның кайвакыт икешәр ел эше булмый. Олыгая-олыгая бөтенләй азая. Син басынкы кыз түгел, сиңа гел хәрәкәттә булырга кирәк. Яхшылап уйла», – дидем. Әтисе белән киңәшләшкәннән соң, Чулпан КДУның юридик факультетына укырга керде. Ләкин диплом алып, азрак эшләп караганнан соң: «Әни, бу минем юл түгел», – диде. Шуннан ул Мәскәүгә, ГИТИСка керде. Анда исә канатланып йөри башлады. «Мин – сәнгать кешесе, биюне күбрәк яратам икән», – диде. Нәкъ шул елларда «Казан» бию ансамбле оешты. Ике җитәкче алмашынганнан соң, Чулпанны ансамбльнең җитәкчесе итеп куйдылар. Яшермим, кызыбыз белән бик горурланам.

– Рузия апа, һич кенә дә үз яшегезне биреп булмый. Әле һаман машина йөртәсез… Моның сере, сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Үземә карата шактый игътибарлы мин: ашауны контрольдә тотам, атнага бер‑ике тапкыр бассейнда йөзәм. Машина йөртүгә килгәндә, утыз елдан артык рульдә инде. Җәяү йөрүгә караганда, машинада үземне рәхәтрәк сизәм.

– Сезгә шушы көннәрдә 75 яшь тулды. 70 яшьлегегезне үзегезгә генә хас булган затлылык белән, бик зурлап үткәрдегез. Быел андый кичә уздырырга ниятлисезме? Әзерлек эшләре барамы?

– Дөресен генә әйткәндә, туган көннәр уздырырга бик яратмыйм да. Быел Камал театрында юбилейлар шактый, бәлки, бергә җыелып, сәхнәдә уздырырбыз, дигән сүз булган иде. Әле бит театрда күченү мәшәкатьләре бара, насыйп булса, соңрак оештырырбыз.

– Уңышлар һәм саулык телибез сезгә, Рузия апа!

    

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера