Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сабыйларга бәйрәм бүләк итәбезме?

Сабыйларга бәйрәм бүләк итәбезме?

Яңа елга кадәр шактый вакыт бар кебек тоелса да, сез бәйрәмгә бүгеннән үк үз өлешегезне кертә аласыз.

21 октября 2016

 
Әле Яңа елга кадәр шактый вакыт бар кебек тоелса да, сез бәйрәмгә бүгеннән үк үз өлешегезне кертә аласыз.
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры казанлыларны аз керемле гаиләләрдә, интернатларда тәрбияләнүче, шәһәребезнең стационарларында яшәүче балаларга ярдәм итәргә чакыра.
Моның өчен күп кирәкми - театрга нинди дә булса кечкенә генә бүләк алып килү дә җитә. Уенчыкмы ул, китапмы, канцелярия товарларымы, - нәрсә булса да ярый. Бу "күчтәнәч"ләр турыдан-туры Кыш бабай капчыгына барып эләгәчәк. Ә аннары инде, үз чиратында, бәләкәчләрнең үзләренә!
Яңа ел алдыннан театр, матур традиция буенча, балалар йортларына, интернатларга, стационарларга бәйрәм ясарга чыга. Менә шунда сезнең бүләкләрне туплаган Кыш бабай капчыклары да нәниләрне сөендерер өчен юлга кузгалачак.
"Яхшылык җирдә ятмый", - дигән безнең халык. Ә бу балалар безнең игелеккә бигрәк тә мохтаҗ!
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен адрес:
Казан шәһәре, Петербургская урамы, 57 йорт, 1 кат.
Телефон: 237-53-96 
 

Добавить комментарий

Тема номера