Шәһәрдән читтә яшәү
ТР Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча 2023 ел башында Татарстан Республикасы территориясендә 4 001 625 кеше яшәгән, шуларның 3 071 356сы – шәһәр, ә калган 930 269ы авыл халкы. ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕҢ 23% ТАН АРТЫГЫ ШӘҺӘРДӘН ЧИТТӘ ТОРМЫШ ИТҮ РӘВЕШЕН САЙЛЫЙ.
СЕЗНЕ НӘРСӘ КЫЗЫКТЫРА?
• шау-шулы урамнармы;
• машиналар ыгы-зыгысы, бөкеләрме;
• тынчу һавамы;
• сездән өстә, аста, янда яшәүче күпсанлы күршеләрме;
• көне буе фатирда сезне көтеп утырган этегезме...
ЯИСӘ:
• табигатьтә шашлык кыздырумы;
• саф һавамы;
• чирәмдә ялан тәпи йөрүме;
• яшелчәне түтәлдән өзеп ашаумы;
• салым һәм коммуналь ташламалармы;
• үз җаегызга яшәүме;
• йорт хайваннары өчен иркенлекме...
Мондый минус һәм плюслар дача алырга, юк, дача гына түгел, йорт салырга һәм гомумән шәһәрдән читкәрәк күченеп яшәргә хыялланган һәркемнең башында кайныйдыр.
Авыл тормышына кызыгу яңалык түгел: мондый күченүләр һәрвакыт булган, кемдер шәһәрне авылга алыштырган, авылдан калага китүчеләр тагын да күбрәк булган. Табигатькә якынрак күченгән кешеләр, югарыда саналган плюслардан тыш, шактый күп минуслар – нәкъ менә кемнедер туган ягын ташлап калага китәргә мәҗбүр иткән уңайсызлыклар белән дә очраша: кар чистартырга, үлән чабарга, бакча казырга, тавык‑чебеш тотарга өйрәнә. Бәлки, бу бик тиз туйдырыр, һәм алар яңадан шәһәр тормышын сагыныр, чөнки анда уңай яклар күбрәк булып чыга. Ләкин бүген сүзебез ул турыда түгел.
Бүген без Казаннан читтә – шәһәр кырыендагы аз катлы йортларда, табигать кочагында яшәүчеләр тормышы турында сөйлибез.
Добавить комментарий