Шаян-шуклар хыялы – безнең киләчәк
Без югары тизлекләр һәм турбулентлык дөньясында яшибез. 10–20 елдан соң аның нинди булачагын күз алдына китерү дә кыен. Ләкин өлкәннәр бик сак фараз кылганда, «ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбендә белем алучы малай һәм кызларның хыялларына чикләр юк! Иҗат эше аларны нәкъ әнә шуңа өйрәтә бит.
26 января 2023
– Без балалар иҗатын үстерү белән ун ел шөгыльләнәбез. Актерлык осталыгы һәм режиссура ярдәмендә балаларыбызда күзаллау, фантазия, үзенчәлекле фикерләү сәләте, әйләнә-тирә дөньяга игътибар тәрбиялибез. Күз алдыгызга китерегез әле: балалар чын кино мәйданчыгына эләгә һәм кино төшерү процессының төп катнашучысына әйләнә! Ә «Камера! Мотор! Башладык!» дигән сихри сүзләрне ишеткәч, аларның күзләре бөтенләй яктырып-янып китә.
ВЛАДИСЛАВА ИГНАТЬЕВА, 12 ЯШЬ:
– Кешеләрнең башка планеталарны үзләштерә башлавына ерак калмады. Галактикалар арасында сәяхәт – безне андый нәрсәләр инде якын киләчәктә көтә. Киләчәктә, һичшиксез, күп нәрсәне роботлар алыштырачак – алар безнең өчен бик күп эшләрне башкара башлаячак. Кешеләрнең гаджетларга һәм башка виртуаль уенчыкларга табынулары бераз моңсу да булып куя. Асыл кыйммәтләрнең алышынуы, чын тойгыларның, хис-кичерешләрнең җитешмәве кызганыч. Мин ясалма интеллектның безгә медицинада, сәнәгатьтә, фәндә ярдәм итүен телим... Ләкин ул барыбер дуслыкны, мәхәббәтне алыштыра алмый, чын җанлы кино һәм театрны, музыка һәм сынлы сәнгатьне дә. Киләчәктә игелекнең күбрәк булуын телим. Мин шулай булыр да дип ышанам!
КАМИЛ МӨБӘРӘКШИН, 7 ЯШЬ:
– Мин әллә кемнәр булырга теләдем, ә хәзер хыялларым төгәлләште һәм киләчәктә үземне янгын сүндерүче актер итеп күрәм. Әйе, мондый һөнәр булыр дип ышанам! Берьюлы ике яки хәтта өч һөнәрнең берләшүе гадәти күренеш булачак. Мин «ДжуниорЛайф» кино мәктәбендә төшәргә бик яратам, ә киләчәктә янгын сүндерүчеләр турында чын вакыйгаларга нигезләнгән фильмны үзем төшерергә хыялланам. Мин шулай ук гаиләм турында да кино төшерәчәкмен, аеруча сеңелем Диана турында, чөнки ул шундый кызык. Сүз уңаеннан, аның белән бергә эшләячәгебезгә ышанам һәм бу бик шәп булачак! Киләчәк якын, һәм андагы һәрнәрсә безнең үзебезгә бәйле.
ИЛЬВИНА МӘҖИТОВА, 7 ЯШЬ:
– Киләчәктә режиссер да, видеооператор да буласым килә. Динозаврлар, зур очар аждаһалар, чит планета роботлары һәм кылыч тешле металл юлбарыслары булган яңа эпоха турында фантастик фильм төшерергә хыялланам... Сюжеты бик мавыктыргыч булачак! Мәсәлән, бу затларның үзләренең гомер ташлары саклана торган сарайны ничек саклавы, аларның бер дөньядан икенчесенә күчеп йөри алуы турында.
ТИМУР ТАҖИЕВ, 11 ЯШЬ:
– Киләчәктә кешеләр берьюлы ике планетада яшәр, дип уйлыйм, аларның берсе колонизацияләнгән Марс булачак. Мин анда яңа дөнья коруда бик шатланып катнашыр идем! Ә кино сәнгате күләмле голографик яки виртуаль сурәтләр юнәлешендә үсеш алачак, бу очракта телевизор кирәк түгел, ә тамашачы турыдан-туры вакыйгаларның эчендә кайнаячак. Мин сюжет үсешенең төрле вариантлары булган фильмнар чыга башласын иде, дип хыялланам. Ул вакытта хәтта берничә тапкыр каралган фильм да көтелмәгәнчә тәмамланып, гаҗәпкә калдырырга мөмкин!
АДИЛӘ ТӨХВӘТУЛЛИНА, 10 ЯШЬ:
– Киләчәкне болай күзаллыйм: ул чакта машиналар җирдән йөрмәячәк, ә күктән очачак. Театрлар – заманчарак, йортлар – күпкә биегрәк, ә мәктәпләр иркенрәк һәм матуррак булачак. Бөтенләй яңа кием стиле, башка гаджетлар һәм смартфоннар барлыкка киләчәк. Дөнья тулысынча үзгәрәчәк һәм ул алга киткән генә түгел, яхшырак та булачак.
КАМИЛЛА КӘЛИМУЛЛИНА, 13 ЯШЬ:
– Мин танылган актриса яки җырчы булырга телим. Миңа Көньяк Корея мәдәнияте, аларның ризыклары һәм музыкасы ошый. Бу илдә бик матур, кешеләре игелекле, киләчәктә мин шунда яшәргә теләр идем. JYP Entertainment яки Big Hit Music кебек музыка компанияләрен күрергә хыялланам. Мин әкренләп үз максатыма таба барам, бу юлда туктамыйм һәм хыялымны, һичшиксез, чынга ашырырмын, дип ышанам.
ЛИНӘ ШӘРӘФЕТДИНОВА, 10 ЯШЬ:
– Беренче сыйныфтан ук мин француз һәм инглиз телләрен өйрәнәм, тел конкурсларында катнашам һәм алдынгы француз мода йортларында кием дизайнеры булырга хыялланам. Мин ясалма интеллект белән идарә ителәчәк кием ясарга телим. Күз алдыгызга китерегез: сез матур блузка киюгә, үз-үзегезне бөтен дөньяны яулап алырга әзер итеп тоясыз! Ясалма интеллект һәм кием эченә урнаштырылган чиплар ярдәмендә әйбер үз хуҗасы көткән сыйфатларны ала. Сатып алучылар мондый киемнең өстенлекләрен бәяләр, дип уйлыйм. Мин планетадагы барлык кешеләрнең бәхетле булып, уңайлы шартларда яшәвен телим.
ЭЛИНА ХӘМИТОВА, 10 ЯШЬ:
– Минем киләчәгем – елмаюлар яши торган дөнья. Җирдә матур шәһәрләр бик күп, ә андый гүзәл калалар башка планеталарда да төзеләчәк. Барысы да бәхетле булып, бер-берсенә шатлана-шатлана кунакка очып барачак!
МАРИЯ ЧИНИЛКИНА, 10 ЯШЬ:
– Киләчәктә машиналар вертолетлар кебек очып йөриячәк, җирдә бөкеләр булмаячак. Экология яхшырачак, планетабыз химик пычранудан һәм калдыклардан иза чикми. Эштә кешеләргә роботлар ярдәм итәчәк. Ул яңа дөньяда мин табиб яки дизайнер булачакмын.
ЕВГЕНИЙ ГЕРАСИМОВ, 2 ЯШЬ:
– Хыялланыр һәм ерак киләчәк турында сөйләр өчен, бик кечкенә әле мин. Тик шулай да инде ике тапкыр балалар киносында төштем!
СӘЙДӘ МОСТАФИНА, 7 ЯШЬ:
– Төймәгә басасың да кыштан җәйгә күчәсең һәм кире кайтасың! Бөтен кеше игелекле һәм бәхетле булган киләчәкне әнә шундый итеп күрәм. Транспорттан мини-самолетлар гына калачак. Кибетләр зур, матур булачак, ә аларның робот хезмәткәрләре табигый һәм файдалы ризык кына сатачак. Һәм безгә елмайган өчен бонуслар да язачаклар.
ТАИСИЯ ПСТЫГИНА, 10 ЯШЬ:
– Мин «Шкодники» киножурналында төшәргә бик яратам. Киләчәк киноиндустриясе тагын да серлерәк булыр, дип уйлыйм. Фильмнарны һич тә гадәти булмаган урыннарда төшерәчәкләр, чөнки кешеләр моның өчен инде хәзер үк космоска очты бит! Бәлки, кино төшерү вакытында режиссер артында очып йөреп, аның командасы буенча төшерә башлый торган очар видеокамера уйлап табарлар. Мин үземне актриса итеп күзаллыйм. Джунглида, ә бәлки Антарктидада да төшәргә хыялланам. Яисә тышкы яктан кечкенә йортка охшаган, ә эчтән биек түшәмле, бик иркен бина булган берәр серле бункерда.
АЛЕКСАНДР СӘИДОВ, 8 ЯШЬ:
– Киләчәкнең якты булыр, дип ышанам. Кешеләр бөтен ялыктыргыч эшне машиналарга тапшырачак, ерак космосны өйрәнү белән актив шөгыльләнәчәк, ә мин бик теләп төрле планеталар буйлап сәяхәт итәчәкмен. Минем атаклы футболчы булу хыялым бар. Һәм, бәлки, мин каядыр Марста уйнаганда, «Алтын туп» та алырмын. Кызганыч, әлегә вакытлар аралыгында күчеп йөреп булмый, һәм киләчәкнең нинди булачагын тикшерә алмыйсың. Ләкин алда мин чишәргә тиешле бик күп серләр булуы да бик шәп!
НАДИЯ ГЫЙМАДИЕВА, 13 ЯШЬ:
– Мин «ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбен, уйнап, үз теләк-хыялларыңны чын кебек тоеп‑яшәп карарга мөмкинлек биргәне өчен яратам. Хәтта иң фантастик киләчәкне дә! Ясалма интеллект – менә нәрсә 10–15 елдан соң иң кирәк һәм хәтта иң гадәти нәрсәгә әйләнәчәк. Минем медицина өлкәсендәге эшем дә шуның белән тыгыз бәйләнгән булачак.
МАРИЯ ПОЛЯКОВА, 10 ЯШЬ:
– Мин әле киләчәк турында ныклап уйлаганым юк. Ләкин мин хәзер нәрсә теләгәнемне беләм. Дөньяда сугышлар булмасын. Кешеләр бер‑берсе белән әрләшмәсен. Ә шәхсән үзем «Хыяллар утравы» дигән күңел ачу паркына бару турында хыялланам. Без җәен әни белән анда булдык инде, тик мин анда тагын бер тапкыр баруны зарыгып көтәм. Мин әле сеңелем булуын да телим. Минем ике апам бар, үземнең дә апа буласым килә.
РАНЕЛЬ ЛУКИН, 11 ЯШЬ:
– Үземне кораб капитаны итеп күзаллыйм. Ул кораб заманча һәм уңайлы итеп эшләнгән атом бозваткычы булачак. Киләчәктә Арктика аша зур диңгез юллары узачак. Минем корабта хайваннар турында документаль фильмнар төшереләчәк. Бу исә Арктиканың табигый байлыкларын сакларга ярдәм итәчәк һәм хайваннарны юкка чыгудан, аларны кырып бетерүдән коткарып калачак. Мин ерак киләчәк турында уйларга яратмыйм, ләкин ул хәзерге көнгә караганда күпкә яхшырак булыр, дип уйлыйм.
АНАСТАСИЯ ГРЯЗНОВА, 14 ЯШЬ:
– Мин инде берничә ел «Оперение» театр студиясендә шөгыльләнәм, анда без курчаклар белән эшләргә өйрәнәбез һәм хәтта спектакльләр дә куябыз. Курчак йөртүче – авыр, әмма бик кызыклы һөнәр. Һәркем дә курчак театры остасы була алмый, тик күңел сәхнәгә тартылса, талант һәм хезмәт сөючәнлек булса, барысына да ирешергә мөмкин. Мин әле булачак һөнәремне сайламадым, ләкин курчаклар белән эшләү миңа бик ошый. Һәрхәлдә, тормышымның театр белән бәйле булуын телим.
ИНСАФ МИНГӘРӘЕВ, 9 ЯШЬ:
– Киләчәк миңа бик якты, рәхәт булып тоела – оча торган машиналар, йөртүчесез һәм иркен җәмәгать транспорты... Анда үземне уңышлы эшмәкәр итеп күрәм – минем бик зур уенчык кибетләре челтәре булачак!
АЛЬМИРА ШӘКҮРОВА, 9 ЯШЬ:
– Кешеләр бик күп яңа әйберләр уйлап табачак. Мәсәлән, программалаштырып була торган шәмнәр. Аларда ялкын хайваннар, чәчәкләр, фигуралар, кеше портретлары, хәтта төрле илләрнең һәм континентларның матур пейзажлары һәм истәлекле урыннары рәвешендә янып торачак. Мин уйлап табучы булырга һәм кешеләрнең тормышын кызыклырак, файдалырак һәм төсләргә байрак итәргә теләр идем!
АЛАНА ШӘКҮРОВА, 6 ЯШЬ:
– Кешеләр салават күперенә менәргә һәм аның буйлап сәяхәт итәргә өйрәнәчәк. Галимнәр хайваннарның яңа төрен – бермөгезләрне уйлап чыгарачак. Аларны йорт хайваннары кебек өйдә асрарга мөмкин булачак. Шулай ук һәр өйдә игелекле йорт ияләре да яшәячәк һәм аларга ярдәм итәчәк. Киләчәк балалары яңа шәһәрләр төзиячәк: Шоколанджелес, Зефирест, Мармеланд, Карамелия. Анда бөтен йортлар да, әйберләр дә тәм-томнан торачак.
СОФИЯ ЕЛЕСИНА, 12 ЯШЬ:
– Театрлар бик үзгәрәчәк – алар тагын да матуррак һәм зуррак булачак. Спектакльләрдә гадәти булмаган һәм шәп эффектлар куллана башлаячаклар. Мин инде танылган актриса булам һәм сәхнәдә чыгыш ясыйм – киләчәгемне әнә шулай күзаллыйм. Күп эшләп, тәҗрибә туплап, хаталарны азрак җибәрергә тырышачакмын.
НУРИЯ ЕЛЕСИНА, ИНГЛИЗ ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ:
– Хәзер киләчәкне планлаштыру кыен, ләкин мин нәрсә теләгәнемне төгәл беләм: тулы метражлы фильмда яки сериалда төшәргә! Үз балаларыма якты киләчәк – сайлаган һөнәрләрендә үз-үзләрен табып, бәхетле озын гомер итүләрен телим.
«ДжуниорЛайф» мәктәбенең төп проекты – «Шкодники» (шук-шаяннар – ред. иск.) дип исемләнгән җылы рухтагы гаилә скетчкомы. Бу юмористик киножурнал кино сәнгате дөньясында чын эксклюзив булып тора, чөнки кыска метражлы балалар киносы – бүген бик сирәк күренеш.
Ике-өч минутлык сериянең нигезендә – төп геройлары балалар булган мәзәк хәлләр, шаяртулар. Һәм бу яшь актерлар «үзләре өчен генә» дип төшми, «Шкодники»нең серияләре киштәләрдә тузан җыеп ятмый, ә телевидениедә күрсәтелә, республика кинотеатрларында прокатта бара. Аларның даны Канныга кадәр барып җитте! «Уен фильмы» номинациясендә DREAM FILM FESTIVAL Халыкара балалар киносы һәм телевидениесе фестивале (Канны, Франция) лауреаты дипломы – «ДжуниорЛайф»ның берничә дистә бүләгеннән берсе генә әле. Мәктәпнең офыкта күренгән яңа максаты да бар – балалар киносы һәм телевидение өлкәсендә «ТЭФИ– KIDS» Россия милли премиясен алу.
Ун ел эчендә «Шкодники» ярдәмендә меңнән артык бала үз мөмкинлекләренең чикләрен киңәйтә алды. Алар актерлык осталыгын үзләштерүгә тәүге адымнарын ясады, үзләрен профессиональ кинода сынап карады, фантазиягә ирек бирде, кыенсынмаска, кыю булырга өйрәнде, үз-үзенә ышаныч тапты. Ә кем өчендер «ДжуниорЛайф» мәктәбе үз хыялын тормышка ашыру өчен төп нигез – актерлык карьерасындагы беренче баскычка әйләнде.
Бу «шук-шаяннар»ны яхшылап хәтердә калдырыгыз! Бәлки, әнә шул 2035 елда сез аларны атаклы сценарий осталары һәм интерактив кино актерлары, күренекле хисләр дизайнерлары һәм виртуаль дөнья архитекторлары арасында танып алырсыз. Даһи Айзек Азимов: «Бу мизгел – хәзерге заманның күз алдыбызда киләчәккә әверелеп барган вакыты ул», – дип бик дөрес әйткән бит.
Фото: Анна Арахамия
Добавить комментарий