Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Хыял өчен таулар күчерергә кирәкми

Хыял өчен таулар күчерергә кирәкми

Салаватка – кунакка

01 октября 2019

Сукыр бала нәрсә турында хыяллана? Якты дөньяны күрергә дияр, күпләр. Әлбәттә, монысы – беренче чиратта. Ә тагын? Тагын... яраткан җырчысының концертына эләгергә!
 
ЯЛГЫЗ АНА
«Татарстан» журналының Инстаграмына бер хәбәр килеп төште: «Тумыштан сукыр улым­ның бик тә Салават концертына барасы килә. Тик финанс мөм­кинлекләребез чикле. Безнең кебек гади кешеләрнең хәлен йолдызлар белми шул...»
Хәбәр авторы – Чулпан Ага­дуллина икән. Биектау районы­ның Дөбъяз авылында яшиләр. Гаиләдә дүрт кеше – Чулпан апаның әнисе, абыйсы һәм ана белән ул. Иң олы улының гаилә­се бар, аерым тормыш итәләр.
Чулпан апаның төпчек улы Азамат – тумыштан су­кыр. Моннан кала да малай­ның бер бәйләм чире бар. Аза­мат – игезәк сыңары. Сабыйлар җитлекмичә, 26 атналык кына булып туган. Билгеле булганча, бу чорда әле баланың әгъзалары ныклап торып формалашмый. Азаматның төрле чирләре менә шуның белән бәйле дә инде.
– Мин күргәннәрне сөйләп аңлата торган гына түгел, – дип сөйләде ана. – Игезәклә­ремнең берсе 3 ай ярым гына яшәп калды. Ә менә Азамат яшәр өчен җаны‑тәне белән ты­рышты. Без бармаган хастаханә калмагандыр. Күп табиблар: «Бу бала барыбер озак яшәм­әячәк», – диде. Ә мин аның якты киләчәгенә ышандым. Хәзер дә ышанам.
Чулпан Агадуллина рәсми рәвештә беркайда да эшлә­ми. Ни өчен икәне аңлашыла, дип уйлыйм, авыру бала тәр­бияләгән анага кайдадыр эшләү мөмкин түгел дияргә дә була.
– Һөнәрем буенча югары бе­лемле технолог мин, – ди ана кеше. – Азамат туганчы икешәр җирдә дә хезмәт куйдым. Ә хә­зер булдыра алмыйм – улым миңа бик нык бәйле. Ярты көн өйдә булмасам, елый ук башлый. Аннан соң, Азаматка бөтен нәрсәне дә ашарга яра­мый, махсус диетик ризыклар әзерлим. Ашказаны белән ае­рым проблемалар бар. Хәер, бездәге проблемаларны саный китсәң инде...
Азаматка 14 яшь тулган. Мәктәптә укымый, дисәң дә була, укытучылар өйгә килгәли икән үзе. Тик малайга уку нык авыр бирелә. Сукыр булуы өстенә, акыл үсешендә дә аерым кимчелекләре бар. Кешегә озак ияләнә, аерым әйберләрне кабул итә алмый.
Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнмәгән. Ни өчен дигәндә, беренчедән, авыл­да андый мөмкинлекләр юк, икенчедән, аның бармаклары­ның тоемлау сәләте бик түбән. Шуңа үсмер малайны махсус мәктәпкә дә укырга алмыйлар.
– Азамат әле берничә ел элек миннән башка йөрми дә иде, – ди әнисе. – Бөтен җиргә икәү җитәкләшеп бардык. Хәзер инде, Аллага шөкер, үзе генә дә басып тора, йөри ала. Мин шуңа риза.
Малайның бердәнбер ярат­кан өлкәсе – музыка. Кәефе бул­ганда, сәгатьләр буе җырлап, көйләп утырырга мөмкин ул.
Мин дә аның тавышын ишет­тем. Шулкадәр сузып, моңлы итеп җырлый. Тик кеше алдын­да җырларга яратмый, ояла. Шуңа да, улына илһам килгән вакытларда, ана кеше кулы­на телефонын алып, тиз генә аны видеога төшерә.
– Азамат музыканы бик яхшы тоемлый, – ди Чулпан апа. – Җыр укытучысы да шулай диде. Менә шуңа да яхшы концерт­ларга алып барырга тырышам. Оркестр концертларына да йө­рибез. Бик бирелеп тыңлый. Ул аннан канатланып кайта. Тик безнең пенсия акчасына әллә ни күп йөреп булмый шул. Чакырсалар, сөенә‑сөенә бара­быз үзе.
«САЛАВАТ ҮЗГӘРГӘН...»
Ана кеше өч ел рәттән улын Сочига алып барган. Диңгез һа­васы дип кенә түгел, дельфи­нарий булган өчен Краснодар краеның бу шәһәрен сайлаган ул. Аңлашыла ки, пенсиягә генә яшәүче гаиләгә ел саен диң­гезгә бару шактый авыр. Шуңа күрә аңа ярдәм сорап шактый ишекләрне шакырга туры килә.
– Кул сузып йөрү бер дә рәхәт түгел, – ди Чулпан ханым. – Ә нишләмәк кирәк, бала өчен утка да, суга да керәсең. Сочи­дагы дельфинарийда инструк­тор белән йөзүнең бер сеансы 6000 сум тора. Нәтиҗәле булсын өчен дип, безгә ун сеанс алыр­га куштылар. Димәк, 60 мең сум акча кирәк. Менә шул ак­чаны кешеләрдән җыйдым. Үз машинам белән баргач, юлга әллә ни күп акча китми. Яшәү исә бушка. Беренче баруыбыз­да ук Сочидагы бер кунакханә җитәкчесе белән таныштык. Ул, безнең хәлебезгә кереп, акча алмады. Хәзер ел саен шун­да барабыз. Дөресен әйтим, танышлар арасында яратып бетермәүчеләр дә бар. Янәсе, машина алганмын, ел саен диң­гезгә йөрим. Мин аларны балам өчен эшлим. Коляскасыз өйдән чыгып китмим. Берәр җиргә баргач, күп йөрсә, Азамат арый. Андый вакытта аны коляскага утыртам. Ә Сочига килгәндә, дельфиннар белән бергә йөзү Азаматка бик килеште. Ул хә­зер курыкмый, кеше алдында да үзен тыныч тота.
Сүз башы бит Салават концер­ты иде. Азаматның хыялы тор­мышка ашты – яраткан җырчы­сының концертын тамаша кыл­ды ул. («Салават» җыр театры админстраторы Вадим Фәтхи­нуровка шалтыраттым. Вадим, берсүзсез, ана белән улны кон­цертка кертәбез, диде. Бактың исә, Салават Зәкиевич көн саен шулай авыру балаларга берничә урын калдырырга куша икән).
Концерттан Чулпан Агадул­лина бик тәэсирләнеп кайт­кан. Улының хыялын тормыш­ка ашырганыбыз өчен рәхмәт әйтеп шалтыратты ул.
– Йә, ничек, ошаттыгызмы? – дидем.
– Салават нык үзгәргән, – диде әни кеше.
– Кайсы якка? – дим.
– Начар яки яхшы якка, дип әйтә алмыйм. Ул – бүтән. Азамат белән җиде ел элек Сала­ватның концертында бер булган идек. Һич онытмыйм: ул чакта тамаша төнге 12нче яртыда тә­мамланды. Салаватта энергия ташып тора иде. Һичшиксез, килгән тамашачы концерттан үзенә дәрт алып кайтып китте.
– Быел алай булмадымы?
– Хәзер Салаватта тирән­лек барлыкка килгән. Концерт программасы да фәлсәфи итеп төзелгән: яшәү белән үлем көрәшә. Яшь барган саен кеше тормыш кыйммәтләрен башка­чарак күрә башлый бит. Ярат­кан җырчыбызда да бу ачык сизелә. Минем күңелгә хәзерге Салават якынрак. Тамашачылар да яхшылык кылу, кеше булып яшәү турында уйланып кайтып киткәннәрдер, дип уйлыйм.
Чулпан апа тагын бер кызык чагыштыру китерде. Җиде ел элек Салават концерты­на республиканың төрле ра­йоннарыннан әниләре белән егермеләп авыру бала килгән булган. (Артист билетларны шу­лай ук бушка биргән). Тик ул вакытта җырчы балалар янына чыга алмаган. Ә быелгы кон­цертта ул авыру балалар белән кочаклашып фотога да төшкән, рәхәтләнеп аралашкан. Хәтта аларны сәхнәгә дә чакырган. Чулпан апа моны да үзенчә аң­лата:
– Ир‑ат авыру баланы кабул итә алмый, табигате шундый. Ничек инде аннан туган бала чирле була ала? Шуңа күрә андый вакытта күп ирләр гаиләдән китә, чыдый алмый. Һәм аның шулай булуы яхшы­рактыр да, югыйсә хатын-кыз, авыру баласы белән беррәттән, тормыш авырлыклары алдын­да җебеп төшкән ирен дә ка­рар иде. Ә болай ул юк, димәк, яшәргә дә комачауламый. Авы­ру балаларын ялгыз үстерүче әниләргә дә гел шулай дим. Бик көчле ир‑атлар гына ан­дый хәлне кабул итә, гаиләдә кала, хатынына ярдәм итә. Салават Зәкиевичка да җиде ел элек авыру балалар белән аралашырга авыр тоелгандыр. Гәрчә үз балалары булмаса да. Әйткәнемчә, быел ул бүтән, аңарда аксакаллар холкы кү­ренә башлаган. Авыру балалар­ның күңелен күргәне, бүләкләр биргәне өчен Алланың рәхмәте яусын! Гаиләсенә, үзенә саулык, иҗат уңышлары телим.
... Яхшы сүздән дә күңел була, ди халык. Әйе, кемнедер бәхет­ле итү өчен таулар күчерергә кирәкми. Авыруларга кара­та гына, димим, күршедәге, янәшәдәге кешеләрне дә күздә тотам. Кем өчендер буй җитмәс­лек хыял булып күренгән эш, безнең өчен гади генә булырга мөмкин. Азамат очрагы да шу­лай килеп чыкты. Бер шалтыра­ту үсмер баланың хыялын тор­мышка ашырды. Сез дә яхшы гамәл эшләп карагыз. Рәхмәт ишетүдән дә рәхәте юк!
53283830_279144193016222_4521766483423480627_n
34982740_2219016924804920_6910826726880706560_n
28152488_1980874748895188_8042065471345786880_n
25013701_377139566062047_6033174924724535296_n
4
 
ЯХШЫ КӘЕФ БҮЛӘК ИТҮ – ҺӘРКЕМНЕҢ КӨЧЕННӘН КИЛӘ
Вадим Фәтхинуров, «Салават» җыр театры администраторы:
– Салават Зәкиевич һәр концертына авырулар, мохтаҗлар өчен урыннар калдыра. Бу күптәннән шулай куелган. Дөресен генә әйткәндә, аңа бик күпләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, кайберәүләр аның концертына эләгергә хыяллана, чөнки җырларын яраталар. Аларның барысына да ярдәм итү мөмкин дә түгелдер. Ләкин шатлык өләшү, яхшы кәеф бүләк итү – һәркемнең көченнән килә.

 
 
 
Фото гаилә архивыннан алынды, Салават Фәтхетдиновның «Инстаграм»ыннан алынды
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: