Салавычның кендек әбисе
Аналар көненә багышлап
02 декабря 2020
Бу юлы сүзем – йөзләгән хатын‑кызга ана булырга ярдәм иткән кеше турында.
ЯЗМЫШ ЭЧЕНДӘ ЯЗМЫШ
1952 елның көзе. Балтач районының Салавыч авылына яшь фельдшер килә. Татарчасы такы‑ токы гына булган кыз бер әбигә йортка керә. Әбинең исә талканы коры – беләме, белмиме, Аннага бары татарча гына эндәшә. Шулай итеп, бер ай дигәндә, яшь фельдшер татарча сөйләшә башлый. Әлбәттә, бу татар әбисендә яшәгән өчен генә түгел. Анна, Салавычка килгәнче, Норма авылында эшләп ала. Күпмедер дәрәҗәдә телен шунда шомарта. Һәм медицина ягыннан да тәҗрибә туплый. Аннаны Салавычка вакытлыча гына дип җибәрәләр. Авылның фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе авырып китә. Яшь кыз шунда эшләп торырга тиеш була.
Анна Кузнецова тумышы белән Алабуга районының Гәр авылыннан. Бүген аның рус милләтеннән икәнлеген бары тик аерым бер сүзләрдә җиңелчә акценты гына искәртә.
– Миңа карата авыл кешеләре бик хәерхаһлы булдылар, – дип искә алды ул Анна-Нурания апа. – Ул чорда укытучылар, фельдшерлар дәрәҗәле кешеләр саналды. Нинди авыру булса да, иң беренче миңа килделәр. Әнә шулай эшли‑эшли барысына да өйрәндем инде. Авыл кешесе хастаханәгә йөрергә бик яратмый бит. Җитдирәк авыру очракларында кешеләрне Балтачка җибәрә идем. «Рәхмәт, Нурания апа!» – дип әйтәләр иде соңыннан.
– Ә Нурания исемен сезгә кайчан куштылар? – дим.
– Кияүгә чыккач...
Анысы тагын бер үзенчәлекле тарих. Зәңгәр күзле рус кызы авыл кызлары белән уртак телне тиз таба. Бергә кич чыга башлыйлар. Аларга кушылып татарча җырларга, биергә өйрәнә. Салавыч яшьләрен рус җырларына да өйрәтә. Ике арада менә шулай дуслык күпере салына.
– Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач, без юллама белән өч ел эшләргә тиеш идек, – диде Нурания апа. – Өч ел узганнан соң туган ягыма кайтам, дип кенә килдем бирегә. Әти-әни, туганнар да: «Анда каласы түгел», – дип киңәш итте. Тик язмышның үз планнары булган икән.
– Салавычта калганга үкенмисезме? – дим.
– Юк, үкенмим. Ирем бик яхшы кеше иде. Кайнанам да ярдәмчел булды, балаларны ул үстереште. Мин бит көнен дә, төнен дә эшкә чыгып киттем. Йорттагы эшләр кайнанама калды.
Нурания апа алга таба да мәрхүм тормыш иптәшен мактап телгә алды. Мәхәббәт тарихларын сагынып сөйләде:
– Ул елларда авылда яшьләр күп иде. Елына әллә ничә солдат кайтты. Барысы да матур киемнән, шәм кебек егетләр. Гыйззәтулла армиядән 1953 елда кайтты. Без кызлар белән клубка чыккан идек. Мин аны шунда ук күреп алдым, күзләр дә очрашты кебек. Башта Гыйззәтулла читтән генә карап йөрде, аннан килеп танышты. Озата кайтты. Матур сөйләшүе, чибәрлеге белән җәлеп итте ул мине. Менә шулай аралашып киттек. Озакламый: «Әйдә, никах укытабыз», – диде ул. Мин риза булдым. Татарлар никахсыз өйләнми икәнен беләм бит, шуңа күрә моңа әзер идем.
– Ә әти-әниегез?
– Аларга әйтмәдек.
– ?!
– Әти‑әни минем татар егете белән очрашканны белделәр. Турыдан-туры әйтмәсәләр дә, сизеп тордым: алар каршы. Өч ел вакытның тизрәк узып, эшкә үзебезнең якка кайтуымны көттеләр.
«ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН...»
Анна шулай итеп Нураниягә әйләнә. Рус кызы дип тормый, кайнанасы аны җылы кабул итә. Хәер, бу аңлашыла да, Анна авыл кешеләре өчен иң беренче чиратта – табиб, нинди генә борчу булса да, аңа киләләр. Ә ачык йөзле туташ аларның һәркайсына ярдәм итә. Шулай булгач, аның бүтән милләт, бүтән диннән булуы алай мөһим дә булмый.
– Кайнанама тиз ияләндем. «Төкле аягың белән, кызым. Бәхетле булыгыз», – дип каршы алды ул мине. Бер гаилә булып яши башладык. Яшьлегем белән күп эшләрне белми идем, ул өйрәтте.
– Ә әти-әниегезгә кайчан әйттегез? Алар бу яңалыкны ничек кабул итте? – дим.
– Мин инде ул чакта көмәнле идем. Нишләсеннәр, риза булдылар. Туганнар белән безгә килделәр. Табын артында утырып сөйләштек, елаштык...
Нурания апа гомер буе улы Рәшит, килене Фәридә белән яшәгән. Бүген дә алар тәрбиясендә. Безнең сөйләшүне тыңлап торган Рәшит абый әйтә куйды:
– Аннары риза булганнар инде алар. Әти әнине бик хөрмәтләп яшәде, әби‑бабай шуны күргәндер. Без ел саен әнинең туган ягы – Алабуга районы Гәр авылына кунакка бара идек. Ике туганнар да монда еш килде. Хәзер дә аралашып яшибез, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз.
– Дүрт туганнан мин генә калдым инде, – дип куйды Нурания апа. – Туксан ике тула бит инде. Авылда да мин белгән кешеләрнең күбесе гүр иясе булды.
Нурания апа кайнанасы белән дистә елдан артык яши. Килене белән утыз елдан артык гомер кичерә.
– Безнең әни сабыр ул, – диде Фәридә апа.
Мин исә бик четерекле теманы кузгатырга тырышып карыйм – дин. Башына ак яулык бөркәнгән әбинең дингә карашы ничек икән?
– Әни үзе намаз укымый... – диде Фәридә апа.
– Аллаһка ышану күңелдә булырга тиеш, – дип сүзгә кушылды Нурания апа. – Без бит динсезлек чорында үстек. Кайнанамның да Коръән китабын тотып утырганын хәтерләмим. Әлбәттә, өйдә барлык мөселман ашларын укыттым. Тәре, хач кебек әйберләр йортта булмады. Балаларым да – мөселман. Кызым мәчеттә укып йөри, остабикә. Хәтерлим, берсендә, Салавычның бер ак әбисе миңа ияреп, бала тапкан хатын янына барды. «Сабый тугач, кендеген үзем кисим әле», – дип сорады. «Кендек кисү бик саваплы эш», – диде. Ә мин йөзләгән баланың кендеген кискән кеше. Менә шул эшләрем мине оҗмахка алып керер, дип ышанам…
Изге һөнәре өчен Нурания апага Аллаһы Тәгалә дөньялыкта ук әҗерен бирә кебек тоелды – балалары янәшәсендә матур картлык кичерә.
«ЮЛДА ТАПТЫРДЫМ»
Кендек әбисе. Салавычка фельдшер булып килгән яшь кыз санаулы вакыт эчендә әнә шул исемне йөртә башлый.
– Сезгә кадәр авылда балаларны кем таптырган? – дим.
– Авылда кендек әбиләре бар иде. Ул вакытта бит бөтен кеше өйдә бәбиләде. Фельдшерлык дипломым булгач, бәби тапкан җиргә мине дә чакыра башладылар. Хәтерлим, беренче сабыйны таптырган вакытта кияүдә дә түгел идем. Фельдшерлар мәктәбендә безгә төрле очракларда ярдәм күрсәтүне өйрәттеләр, шул исәптән бала таптырганда да.
Аннаны тиздән башка авылларга да чакыра башлыйлар. Халык арасында «кулы җиңел» дигән даны тарала. Яңгырмы, кар-буранмы, көнме, төнме, фельдшерны алып китәләр.
– Бала тапканда хатын‑кыз яшәү белән үлем арасында кала. Фаҗигале очраклар булдымы? – дим.
– Алланың рәхмәте, егерме ел эчендә бер фаҗигале очрак та булмады. Хәзер телевизорлардан, газета- журналлардан бала тапканда үлүче аналар турында ишетәм, укыйм да уйланам – элек хатын-кызлар көчле булган. Аның бит әле шартлары да юк. Шунда бер кырыйда – яшь бозау, кечкенә сарык бәрәннәре. Икенче якта хатын бәбили. Нинди дезинфекция! Әле бала төрергә чүпрәк әзерләп куйсалар ярый. Кайвакыт анысы да булмый...
Нурания апаның үзеннән калмый торган букчасы була. Анда беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык әйберләр, шул исәптән кайчы, спирт та ята.
– Бала таптырганда кулланган инструментларны Балтачка, дезинфекцияләргә җибәрә идем. Гомумән, чисталыкка зур игътибар бирдем. Инфекция китмәсен өчен, барысын да эшләдем, – ди Салавычның кендек әбисе.
Алай да Нурания апа алдан хәстәрен күргән: авыррак очраклар булса, хатын-кызларны Балтач сырхауханәсенә җибәргән.
– Берсендә бер ана машинада бала тапты, – дип хатирәләре белән бүлеште әңгәмәдәшем. – Өйдә таптырырга куркыныч дим, Балтачка барырга чыктык. Тик сырхауханәгә барып җитеп булмады. Машина эчендә сабыйның кендеген кисәргә туры килде. Бер дә онытылмый: чүпрәк юк. Әти кешенең өстендәге күлмәген салдырып алып, баланы төрдек. И-и-и... Аның ул күлмәге чиста булганмы... Шуларны уйлап шаккатып утырам. Әйе, ул чорда адәм баласы черек булмаган шул. Хатын-кызлар кырда эшләп кайтып бәбиләде. Ун көн бала тапканчы, ун көн бала тапкач ял бирәләр дә, шуның белән шул. Колхозга эшкә чыгасың.
Нурания апа үзе дә өч бала – ике ул, бер кыз тапкан ана. Дәүләтнең законы аңа да бер була – бәби табып, ун көн узгач эшкә чыга. Ә балаларын кайнанасы карый.
– Ирем дә, кайнанам да минем эшкә хөрмәт белән карадылар, – ди кендек әбисе. – Бар, бар, кеше көтеп тора, дип кенә әйтәләр иде. Камыр куясың гына, ишек шакыйлар. Бала тапкан хатын көтеп тормый бит. Бөтен эшеңне ташлап чыгып китәсең. Андый вакытта мичкә ягып, камырны пешерү иргә кала иде...
Мунчага кереп, юынмыйча чыгу да Нурания апа өчен гадәти хәл була. Бала таптырудан тыш, мондый авырулар да күп. Фельдшер булгач, барысына да ярдәм итәргә кирәк.
– Әле ярый ирем көнләшмәде, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Гадәттә, мине алырга ат белән ирләр килде. Бәбиләгән хатынның хәле әйбәтләнгәнен көтеп, кайчакта төн кунып та кайттым. Гыйззәтулла, төне буе кайда йөрдең, дип ник бер әйтеп карасын. Барысы да исән-саулармы, дип кенә сорар иде.
– Районда әнине белмәгән кеше юк, – дип сүзгә кушылды Фәридә апа. – Ул дөньяга килергә булышкан балаларның күбесе исән бүген. «Кендек әбием» дип киләләр, хәлен сорап торалар. Хәзер әни халык арасында бик йөрми. Аның турында: «Баланы ипле таптыра, шифалы куллары белән ярдәм итә», – дип әйтәләр иде. Чынлап та шулай булгандыр, бер фаҗигале очрак та юк бит. Ә ул чорда елына, кимендә, алтмыш бала дөньяга килгән!
1970 нче еллардан соң өйдә бала табарга ярамый башлый. Нурания апа да: «Бүлнискә барыгыз. Башымны төрмәгә тыгасыз бит», – дип, көмәнле хатын-кызларны үгетли. Ә халык әле дистә еллардан соң үзара сөйләшкәндә: «Нурания апа таптырса, болай авыр булмас иде», – ди торган була.
Татар авылына килгән рус кызының язмышы менә шундый. Әйе, яхшылык, осталык, милләткә карамый. Хәер, бик тиздән Салавыч халкы аның бүтән милләттән булуын оныткан да инде. Ул алар өчен сабыйларына якты дөньяга туарга ярдәм иткән кадерле кендек әбисе. Һәм шулай булып калачак та.
Изге һөнәре өчен Нурания апага Аллаһы Тәгалә дөньялыкта ук әҗерен бирә кебек тоелды – балалары янәшәсендә матур картлык кичерә. Моны ул үзе дә аңлый, шуңа шөкерана итә.
P.S.
Нурания апа рәсми рәвештә исем-фамилиясен алыштырмаган – Анна Кузнецова булып калган. Моның сәбәбен сораган идем: «Ирем фамилияңне алыштыр димәде. Балалар исә әтиләре фамилиясен алдылар», – диде.
Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий