Сәнгать югалырга тиеш түгел!
Редакциябезгә бик күптәннән рәссамнар килгәне юк иде. Әлеге кимчелекне төзәттек: бүген бездә үзенчәлекле, мәртәбәле кунак – Равил Сәйяр улы Айдаров. Ул Татарстанның атказанган архитекторы, танылган рәссам да.
Равил Сәйяровичның бабасы Ситдыйк Айдаров – татар театрының чишмә башында торган артистларның берсе. Шулай ук татар опера җырчысы буларак та беләбез. Әбисе Галия Кайбицкая – ТАССРның беренче халык артисткасы. Әтисе Сәйяр Айдаров исә танылган архитектор, гомере буе Казаныбызның тарихи йөзен саклап калу өчен үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Равил Сәйярович гаҗәеп кызыклы кеше: төрле җирләрдә хезмәт куйган, бик күп илләрдә сәяхәттә булган.

– Равил Сәйярович, Айдаровлар нәселе татар мәдәниятендә тирән эз калдырган. Сез исә – әлеге нәселнең лаеклы дәвамчысы. Бу сезнең өчен җаваплылыкмы? Бабагыз Ситдыйк Айдаров турында сездә нинди истәлекләр яши?
– Нәселебез турында әйткән җылы фикерләрегез өчен рәхмәт, чынлап та, мондый нәсел дәвамчысы булу – зур җаваплылык. Кызганыч, бабам Ситдыйк Айдаровны белмим, чөнки ул бик яшьли – кырык ике яшендә вафат булган. Заманының популяр артисты, җырчысы. Ә әбием Галия Кайбицкаяны яхшы беләм. Ул Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшевләр белән аралашкан кеше. Галия әбиемнең икенче никахы да була, ул ТАССРның халык артисты Ильяс Әүхәдиев белән гаилә кора. Ул гаиләдә ике балалары да туа.
– Әтиегез Сәйяр Айдаров турында да ишетәсе килә. Нинди авыр елларда да Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган. Сезгә әтиегезнең нинди сыйфатлары күчкән?
– Иҗат өлкәсендә нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, барысы өчен дә әтигә рәхмәтлемен. Әтинең сүзе безнең өчен закон булды. Гаиләдә аның абруе бик зур иде. Әмма аның беркайчан да тавыш күтәргәнен, начар сүз әйткәнен хәтерләмим. Безнең гаиләдә бер-беребезгә карата чын мәгънәсендә хөрмәт яшәде. Монда мин әнинең ролен дә ассызыклыйсым килә. Әни иҗат итәр өчен әтигә бөтен шартларны тудырды, аны көндәлек вак‑төяк эшләрдән азат итте. Әти фәкать үз эше белән яшәде: башта – кандидатлык, аннан докторлык диссертациясен язды һәм яклады. 1994 елда Казанда аның проекты буенча төзелгән «Рамазан» мәчете ачылды. Әти үз һөнәренә җаны‑тәне белән бирелгән чын профессионал иде. Ул Казанның милли йөзе булуын теләде, шул юнәлештә хезмәт куйды. Студент булгач, мине дә күп кенә эшләренә җәлеп итте. Мин аны чын мәгънәсендә укытучым дип тә саныйм.
– Сез мәктәп белән параллель рәвештә сәнгать мәктәбен дә тәмамлагансыз. Монда әтиегезнең өлеше зур булдымы? Әллә инде сәнгать мәктәбендә уку үз хыялыгыз, максатыгыз идеме?
– Ә мин башка юлны күрмәдем дә, чөнки үземне белгәннән бирле өйдә карандаш белән кәгазь иде. Шуның өчен дә сәнгать мәктәбендә укуым бик табигый булгандыр.
Әти турында сөйләгәндә, әниемне дә күләгәдә калдыра алмыйм. Әни – батыр да, уңган да, белемле дә ханым. Нинди авыр заманнарда да ул безне ачка интектермәде. Акча булу – бер хәл, ризыкны таба белергә дә кирәк иде бит. Өстәлгә бер килограмм ит алып кайту өчен ничә җиргә барырга кирәк. Һәм бу эшләр нәкъ менә әни җилкәсендә булды. Шөкер, әниебез бүген дә исән-сау, күптән түгел 97 яшен тутырды. Йөгереп йөри әле, шуңа ихластан сөенәбез. Тумышы белән ул Әтнә районыннан. Югары белемле физик, күп еллар Казан дәүләт медицина университетында хезмәт куйды. Эшендә бик хөрмәт иттеләр.

Җәмәгате Галина Николевна белән.
– Равил Сәйярович, сез архитектор да, рәссам да. Үзегезгә кайсы өлкә якынрак кебек?
– Архитектор булып шактый эшләр эшләдем: Яңа Савин районындагы базарны без булдырдык, башка объектлар да бар. Ләкин тормыш алга бара, безгә алмашка яшьләр килә. Бу табигый һәм моңа гаҗәпләнәсе түгел. Егерме ел элек Казан дәүләт архитектура университетына эшкә килдем. Биредә мин студентларга рәсем сәнгатен өйрәтәм. Һәм параллель рәвештә картиналар ясыйм. Шулай булгач, бүген үземне рәссам дип әйтә алам.
– Чынлап та, сез Казан дәүләт архитектура университеты профессоры. Яшьләр белән, заман белән бергә атларга авыр түгелме?
– Заман үзгәргән саен кыйммәтләр дә үзгәрә. Бүген ясалма фәһем рәсем дә ясый ала, текст та яза. Тик моның белән килешә алмыйм. Билгеле вакыйгаларга кадәр, безнең студентлар чит илгә стажировкага йөрде. Ә анда аларның талантына, әзерлегенә шаккаталар иде. Рәсемне скелет ясаудан башлыйлар: аннан соң гына әгъзалар, киемнәр барлыкка килә. Безнең студентлар менә шуларның барысын да эшли белә иде. Ә бүген студентларга моны белмәсәләр дә ярый башлады, чөнки компьютер бар. Әлбәттә, бу мине борчый. Сәнгать югалырга тиеш түгел! Бу бит бөтен дөньяда шул хәл! Шөкер, әле безнең студентлар рәсем буенча уздырылган дәрәҗәле конкурсларда беренче урыннарны яулый. Казан дәүләт архитектура университетының базасы ныклы, коллектив көчле. Нәтиҗәдә, студентларыбыз да начар түгел. Тик вазгыять роботлашуга бара икән, безнең студентларга да кагылыр, дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, ул көннәрне күрәсем килми…
– Казанның агач йортларын сезнең кебек күп ясаган рәссамнар тагын юк кебек... Ул сурәтләрдәге йортларның күбесе инде башкалабызда юк та. Бу сезне борчыймы?
– Бер яктан борчый, әлбәттә. Казанда сүтеләсе йортлар калмады да бугай инде. Икенче яктан... Бер очрак турында сөйлим әле. Элек без Вахитов районында, «Мир» кинотеатры янында яшәдек. Заманында әтигә шундагы бер йортның беренче катында өч бүлмәле фатир бирделәр. Ә каршыда ике катлы агач йортлар бар иде. Шул йортларның берсендә сыйныфташым яшәде, әтисе университет доценты иде аның. Менә шул зыялы гаиләнең нинди шартларда яшәгәнен күрсәгез! Кыш көне стеналары ап‑ак бәс була иде, бәдрәфләре – урамда... Мин Вахитов районының баш архитекторы булып эшләгәндә, ул йортларны сүттеләр. Сыйныфташымның гаиләсенә Николай Ершов урамыннан яңа йорттан өч бүлмәле фатир бирделәр, әти‑әнисе аерым фатирга күченде. Һәм аларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез! Шуңа да бу йортларны сүтү халык өчен начар дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килми. Әгәр ул агач йортларны төзекләндерә башласаң, яңасын салуга караганда кыйммәткәрәк чыга. Аннары, нәрсә генә эшләтсәң дә, ул агач йортларны заманча тораклар кебек итә алмыйсың, чөнки андый мөмкинлекләр юк. Әлбәттә, тарихи бина буларак аерым йортларны саклап калырга кирәк иде, дип саныйм. Тик инде эшлисе эшләнде.

Гаилә бергә җыелганда.
– Сез әле авыл, районнар буенча йөреп йортлар ясаган рәссам да. Әйтергә кирәк, картиналарыгызның җаны бар, авыл рухын тоя беләсез. Моңа Арчада тууыгыз да сәбәпче түгелме?
– Бардыр инде. Тик хикмәт икенчерәк, дип уйлыйм. Авыл йортларына багышланган берничә китабым бар: җәмәгатем Галина Николаевна белән Актаныш, Саба, Биектау, Әтнә районнары буенча йөреп чыктык. Андагы йортларны фотога төшереп, соңрак аларга карап рәсем ясадым. Милләте буенча рус булса да, җәмәгатем татарларның милли бизәкләрен, культурасын бик яхшы белә. Фән докторы, танылган архитектор. Без аның белән тандемда эшләдек, нәтиҗәдә, сез әйткән «авыл рухын бирә торган картиналар» туды.
Төрле җирләрдә йөздән артык күргәзмә эшләдем. Һәм күпләр минем картинадагы детальләрне аерып әйтә. Чынлап та, мин бик төгәл кеше: йорт икән, тәрәзә йөзлекләрен ничек бар, шулай бирү яклымын. Алайса хәзер, югары сәнгать дип, буяу катнашмасы чәпәп кую модага китте. Имеш, бу фәлән әйберне аңлата, аңа тирән мәгънә салынган... Рәссамның сәләте юк дигәнне аңлата бу, шул гына!
– 2016, 2023 нче елларда сез Тукай премиясенә дәгъва кылдыгыз. Әмма бу мәртәбәле исемне әлегә сезгә бирмәделәр. Тукай премиясенә янә кандидатурагызны куярга уйламыйсызмы? Бер карасаң, язучылар да бишәр тапкырдан соң гына ала бу исемне…
– Юк, башка андый ният тә, чама да юк. Югыйсә, икесендә дә икенче турга узган идем. Тукай премиясенә дәгъва кылу өчен күп көч куярга кирәк: эшләгән эшеңне күрсәтергә күпме документ җыярга, күргәзмәләр эшләргә, чыгышлар ясарга... Яңадан бу эшләр артыннан йөрисем килми. Хәзер сәламәтлек тә икенче, өч ел элек инсульт кичердем. Әлегә исәнлекне кайгыртырга кирәк.
Тукай премиясе бик бәхәсле әйбер: язучылар ул фәкать әдәбият кешеләренә бирелергә тиеш, дигән карашта тора. Югыйсә рәссамнар, композиторлар да халыкка хезмәт итә, аның зәвыгын күтәрү өчен эшли. Тагын бер күзәтүем: Тукай премиясен бүген конкрет хезмәт өчен түгел, ә кирәк булганга, инде ул фәлән яшькә җитте бит, алып калсын, дип бирә башладылар. Әлбәттә, мине бу гаҗәпләндерә.

.jpeg)
Кабан күле буендагы йорт.
– Равил Сәйярович, сезнең музей-йортыгыз барлыгын беләбез. Коллекциягездә ниләр бар? Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Яшел Үзән районының Ильинский авылында йортыбыз бар. Җәй буе шунда яшибез. Кышын исә ялларга барабыз. Менә шул йортта музей булдырдым. Ул нигездә элеккеге хуҗалардан калган йорт бар иде. Шуны сүткәндә, иске көнкүреш әйберләре чыкты. Аларны ташларга кул бармады. Шуннан башланды инде... Бизәкле ишек тоткалары, самоварлар, тегү машинасы һ.б. Арада аеруча кадерле, тарихи әйберләр бар.
– Улыгыз Руслан да сезнең эздән киткән. Бу сезнең өчен сөенечме?
– Сөенеч. Ләкин оныклар безнең юлдан китмәде. Улымның беренче никахыннан улы бар, зур инде. Ул да иҗат өлкәсендә кайный – музыка яза, шуның белән тормыш алып бара. Икенче хатыныннан кыз бала туды. Ул да студент инде, дизайн өлкәсендә эшли. Шулай ук үзен үзе тәэмин итә, дәрәҗәле журналлар белән хезмәттәшлек алып бара. Ике оныгым белән дә бик горурланам. Улым бүген гаиләсе белән Мәскәү янында яши, зур гына йорт салып чыкты. Матур гына тормыш алып баралар. Безнең өчен зур сөенеч.
– Равил Сәйярович, сезне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин: картиналарыгызның электрон галереясы бар. Һәм ул бик җайлы, зәвыклы эшләнгән. Сезгә бу эштә берәр кеше ярдәм итәме?
– Улым ярдәм итә, аңа рәхмәт. Мин инде хәзер сайтлар алып барырлык яшьтә түгелмен. Без бит икенче заман кешеләре. Сайтымны тулыландырырга җәмәгатем Галина да булыша, ул менә заманнан арттан калмый. (Көлә – авт.)
– Күптән түгел 75 яшегезне тутырдыгыз? Яшь барганы сизеләме?
– Әйткәнемчә, инсульт кичердем. Аңа кадәр үземне кырык яшькә хис итә идем. Хәзер сакланырга тырышам: авыр әйберләр бик күтәрмим.
Бер әйбергә сөенәм: әле ярый эшем бар. Яшьләр арасында йөргәч, барыбер картлык турында уйламыйсың, үзеңне тонуста тотасың.
Гел иҗатта мин: картиналар язам, күргәзмәләрдә катнашам. Туклануга килгәндә, аерым диета тотмыйм. Җае чыкканда физик күнегүләр ясыйм, озак итеп паркларда йөрим. Машина йөртәм, тик эшкә җәяү барам, сәламәтлек өчен файда булсын, дим. Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яшим, дип әйтә алам.

Казан күренешләре.
Руфия Фазылова
Добавить комментарий