Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Селте суында... кер юабыз!

Селте суында... кер юабыз!

«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлауны дәвам итә. Бу юлы селте суында кер юдык. Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Гөлсем апа Адаева безгә бу эштә ярдәм итте. Чоланыннан кер юу тактасы алып кереп, селте суын әзерләп куйган иде. Соңыннан, рәвешенә туры китереп, юылган керләрне чайкарга чишмә буена да төштек. Егерме градус салкында, тешне сындырырлык чишмә суына кулыңны тыгып, кер чайкап кара әле! «Берьюлы шулай өчәр, дүртәр чиләк кер юганнар бит», – дип сөйләшә-сөйләшә, элеккеге хатын-кызларны кызганыштык.

13 марта 2023

«БАШ ЮАРГА, КЕР ЮАРГА ДА ЯРЫЙ»
Кер юу. Бүген без аны гомумән эшкә санамыйбыз. Ә нәрсә, автомат машинага керләрне тутырасың да ике тапкыр төймәгә басасың. Эшен бетергәч, машина үзе хәбәр сала. Җан рәхәте, билләһи. Хәтта хәзер керне киптереп утырасы да юк, шундый машиналар да чыкты. Юкка гына әбиләр, бүгенге яшәү рәвешебезне күреп: «Җәннәттә яшибез», – дими шул.
– Кер юу ул элек олы бер эш иде, – дип сөйләде безгә Дөбъяз авылының үткен, абруйлы әбисе Гөлсем апа. – Башта бер атна алдан селте суы ясап куясың. Аннары аны махсус иләк аша сөзеп, икенче савытка агызасың. Шул рәвешле көле иләктә кала. Тонгач исә селте суы кер юарга да, баш юарга да ярый. Ул чагында бит бөтен кеше басуда эшли, киемнәр пычранып бетә. Ә селте суы керне агарта.
– Селте суы белән баш та юдыгызмы? – дибез, аптырашып.
– Әйе, баш юарга бик әйбәт ул. Чәчне йомшарта да, матурлата да.
– Кер юар өчен сабыннар булгандыр бит? – дибез.
– Бар иде. 1950‑1960 нчы елларда кибетләргә кайтты инде ул. Чиста киемнәрне сабын белән юасың. Ә селте суын пычраграк керләрне агарту өчен кулландык.
Гөлсем апага 88 яшь. Башта аптырап та калган идем, аннан 60 яшендәге кызын күргәч тә аңлашылды: нәселләре шундый икән – яшь күренәләр. Әбекәй мәрхүм ире белән өч бала – ике кыз, бер малай үстергән. Игезәк кызлар бүген әниләре янында Дөбьязда яши. Ә төпчек улы гаиләсе белән Казанда гомер итә икән.
– Әле кызымның берсе Казанга – оныкны карашырга китте, – диде Гөлсем апа. – Гөлсинәм исә янымда тора. Лаеклы ялга чыкканчы Казанда яшәде ул, заводта бухгалтер булып эшләде. Без барыбыз да математика белән бик тату. Телдән дә яхшы исәплибез. Сигез класс тәмамлагач, Бөгелмәгә укырга киттем. Ике елдан соң кайтып, Дөбъяз райпосына ревизор булып эшкә кердем. Яшь дип тормадылар, алдылар. 1955 ел иде ул. Ул чагында Дөбъяз район үзәге бит. Безнең районга 101 авыл керә иде. Менә мин шул авылларның барысын да йөреп чыктым. Ревизорлар сәүдә өлкәсен гел карап, тикшереп торды. Кибет киштәләрендә һәрвакыт сабын, керосин, шырпы, тоз булырга тиеш иде. Баргач та иң беренче шуларны карыйсың. Бер авылдан икенчесенә җәяү йөреп, шактый еллар эшләдем. Кешеләрдә кунып калган чаклар да булды, бигрәк тә кыш көннәре кайтырга авыр иде. Аннары исә РОНОда бухгалтер булып эшләдем.
1993 елдан башлап, Гөлсем апа авылның ветераннар советын җитәкли. Әле бу вазыйфадан киткәненә ике генә ел икән. Мәдәният йорты сәхнәсендә дә гел беренче: җырлаган, сөйләгән, әле дә шулай. Әбекәй бүген дә җәмәгать эшендә – авыл мәчетенең исәп‑хисап эшләрен алып бара, мәчеткә җыелган сәдака акчалары аңарда саклана. Авылдашлары каршында абруе зур.
КЕР ЮУ ТАКТАСЫ, СЫРЛЫ БӘЛӘК...
Кер юу тактасына әйләнеп кайтыйк. Әле урта буын хәтерлидер: һәр йортта булган җиһаз ул. Аны зур тагаракка куеп, керне яхшылап ышкыйсың.
– Кер юа торган агач тактаны әти үзе ясый иде, – диде Гөлсем апа. – Ул безнең заманда гына чыкты. Әбиләр яшь чакта булмаган. Һәрхәлдә, әни шулай дип сөйли иде. Тормыш алга барган саен халык көнкүрешен яхшыртырга тырышкан. Кер юу тактасы җайлы инде: куллар бик суелмый, ышкый торгач, кара керләр агара.
Зур агач тагаракны да ир‑атлар үзләре ясаган. (Әле без үскәндә дә чишмә улаклары агачтан иде. Су агып аның ян-яклары яшелләнеп беткән була.) Тагаракны кер юар өчен махсус тотканнар. Башта аграк керләрне, аннан кара керләрне шунда салып, яхшылап ышкып юганнар.
– Берьюлы икешәр, өчәр чиләк кер юдык, – диде әбекәй. – Керне ун көнгә, ике атнага бер генә юасың. Бик зур эш инде ул: казан астына ягып суны җылытырга кирәк, аннан исә көне буе чүгәләп утырып аяклар калмый. Куллар турында әйтмим дә.
фото 1
фото 2
фото 3
IMG_3849
Язманың видеоварианты да бар.
Гөлсем апа ун яшендә кер юганын хәтерли. Әтисе белән әнисе колхоз эшенә чыгып киткәндә, үсмер кызларына эш кушып калдырган. Көн саен яңа төрле эш.
– Безнең әни чисталыкны бик ярата иде, – диде әбекәй. – Әгәр чиста булмаса, идәнне дә, керне дә икенче кат юдырта. Шуның өчен дә керне башта җебетергә куя идек. Киемнәрне генә түгел, юрганнарны да юдык. Анысы инде җәй көне була, кышын киптерергә мөмкинлек юк. Хәзерге кебек атна саен мунча да тәтеми ул чакта. Бездә мунча юк та иде. Күршеләрдән рөхсәт сорап, мунча ягасың. Әле башта барып ул мунчаның идән-сәкеләрен юасың. Хуҗа кеше аннан сиңа рәхмәт әйтә: «Тагын ягарсыз, бер дә кыенсынмагыз», – дип кала.
Керне юу гына түгел, киптерүнең дә бер үзенчәлеге булган: башта яхшылап селкисең, аннан яулык, күлмәкләрне, читчитләрен таслап, җепкә эләсең. Кер кипкәч исә сырлы бәләк белән «үтүклисең». Хәер, бу очракта үтүкләү сүзе бик үк туры килми, тигезләү дип әйтү кирәктер.
– Кипкән керне түгәрәккә чорнап, аны сырлы бәләк белән кат‑кат ышкыйсың. Керләр инде тигезләнеп, йомшап та китә, – диде Гөлсем апа.
– Ә күмер үтүкләре юк идеме? – дибез.
– Без бала чакта әле күмер үтүге юк иде, ул соңрак пәйда булды. Әни урын-җирләрне, яулык, күлмәкләрне дә сырлы бәләк белән ышкырга куша иде. Бәлки аны бөтен кеше алай эшләмәгәндер дә, төгәл генә әйтә алмыйм. Безнең гаиләдә кызлар булгач, әни кечкенәдән шулай эшкә өйрәтте. «Биткә кызыллык китермәгез. Кайнаналарыгыз: «Әниләре бер эшкә дә өйрәтмәгән», – димәсеннәр», – дия иде. Шуның өчен дә кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт белән тәрбияләндек.
IMG_2516
Эш беткәч, чәй табыны артына утырдык. Оештыру эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен Дөбъяз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
...Нинди генә авыр заманнарда да халкыбыз пакь булырга тырышкан. Һәм заманга яраклашкан. Дөбъязга барып, Гөлсем апа Адаева белән танышкач, әнә шундый нәтиҗәгә килдек. Чисталык, тырышлык безнең канда шул.
фото 4
Руфия Фазылова
Фото: Илнар Өметбаев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: