Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Татарстан»ның 85 еллыгын – президент белән

«Татарстан»ның 85 еллыгын – президент белән

Нияз Әхмәдуллин, 2000–2021 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары: 2005 елның салкын декабрь көне. «Татарстан» журналы редакциясенең бөтен коллективы иртәнге җидедән үк эш урыннарында. Инде һәркем бу вакыйгага әзер кебек иде, ә шулай да берәр нәрсәне онытып җибәргән булсалар, күрми калсалар?! Мондый дулкынлану юктан гына түгел: басманың 85 еллыгы уңаеннан үз тарихында беренче тапкыр журнал Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне кабул итәргә әзерләнә. Ул чор өчен, хәер, хәзерге заман өчен дә һич күрелмәгән вакыйга. Журналлардан иң беренче булып, без республиканың иң югары дәрәҗәле кешесен кабул итәбез!

20 января 2022

 
Шулай итеп, иртәнге унда һәркем үз урынында. Берничә минуттан Минтимер Шәймиев килеп тә җитә һәм лифтта редакциябезгә менә. Коридорның ике ягы буйлап журналның төрле еллардагы тышлыклары эленгән, монда татар басмасы да,шактый озакка сузылган тәнәфестән соң 2001 елда гына кабат басыла башлаган русчасы да бар. Бу эшне оештыруны миңа йөкләделәр, әмма барыбыз да тырыштык. Хәзер без хезмәтебезнең нәтиҗәсен беләчәкбез. Шәймиевнең сүзеннән аңлашылганча, безне котларга килү турында карарны ул очраклы гына кабул итмәгән, журналны укып бара һәм югары бәяли икән. Кайчандыр аның тарафыннан әйтелгән: «Татарстан» журналы – ул республиканың визит карточкасы», – дигән сүзләрнең нигезе бар иде. Менә ул республикадагы бер зур предприятие директорының фотосурәте төшерелгән тышлык янында тукталды. Сурәттә – затлы мыеклы күркәм ир-ат. «Менә бу фотография ичмасам! Профессионал төшергәнлеге шунда ук күренә. Нинди фактура! Нинди җете төсләр! Кем фотосы бу?»– дип сорады ул баш мөхәррир Рифат Фәттаховтан. «Безнең фотограф Солтан Исхаковныкы», – дип җавап бирде тегесе. «Козловскийга (Шәймиевнең шәхси фотографына) күрсәтергә кирәк, өйрәнсен», – диде Минтимер Шәрип улы. Шул мизгелдә карашларның барысы да Миша Козловскийга төбәлде. Ә фотограф елмая гына иде.
Ул вакытта типография директоры Ислам Әхмәтҗановка да бераз эләкте. «Иртән газета тотасың икән, – диде Шәймиев, – соңыннан кулдагы кара буяуны бетерү өчен бик озаклап юарга туры килә...» «Минтимер Шәрипович, без инде җиһазларны алыштырдык, хәзер андый нәрсә юк», – дип акланырга ашыкты Ислам Әхмәтҗанов.
Шәймиев түргәрәк узып, редакциянең барлык кабинетларын карап чыкты. Минем шкафта Муса Җәлил бюстын күреп, аның кем эше булуы белән кызыксынды. Мин теләсә нинди сорауга әзер идем, әмма моңа гына түгел. Без шунда ук бюстны карап, җавап та бирдек. «Әйе, – дип уйладым мин ул чакта, – ничек кенә әзерләнсәң дә, һәрнәрсәне алдан күзаллап булмый икән».
Редакция коллективы белән танышканнан соң,барлык иҗади хезмәткәрләр катнашында Минтимер Шәрип улы белән гомуми әңгәмә булды. Анда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү нәтиҗәләре, алга таба нинди зур проектлар булачагы, федератив мөнәсәбәтләрнең перспективалары, Мәскәү һәм Казан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә, татар телен үстерү перспективалары, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында сорадылар. Минтимер Шәймиев җентекләп уйлап, нигезле җаваплар бирде. Без интервьюның уңышлы баруына чын күңелдән шатландык! Минтимер ага җитди мәсьәләләр турында фикер алышканда берникадәр җиңеллек кертеп җибәрә белә. Шулкадәр мәшгуль була торып, кайчан укырга өлгерүе турында сөйләгәндә, Шәймиев журналларны кич белән караштыруын әйтте, шул вакытта текстка кереп китеп, тыныч кына укырга, уйларга, бизәлешен карарга була. Ул кинәт сүзен бүлеп, миңа карады да: «Син дә шулай эшлисеңме?» – дип кырыс кына сорап куйды. Тик бу юлы инде югалып калмадым: «Әйе, Минтимер Шәрипович, шулай эшлим». Шәймиев елмайды да сүзен дәвам итте.
Төп-төгәл кырык биш минуттан соң Президент алдында торган кассеталы ике диктофон да (ул вакытта хәзерге кебек цифрлылары юк иде), шыртлаган тавыш чыгарып, сүнеп китте. Тасмалар тулды дигән сүз иде бу. Мин баш мөхәрриргә күз ташладым, ул да бу хәлне аңлап, диктофоннарның берсен кулында боргалады да, аптырап, кире урынына куйды. Минтимер Шәймиевнең мыек очы да селкенмәде – ул әңгәмәне дәвам итте. Мин мөхәрриргә карыйм, аның кассеталарны кирегә әйләндереп, диктофоннар кабызуын көтәм, ә ул исә карашын миңа төбәгән. «Күрәсең, ничек кабызырга икәнен белми, – дигән уй сызып үтте. – Нишләргә соң? Куелган тәртипне бозып, үземә торып басаргамы? Нинди көн булды бу!..» Ниһаять, Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Зариповның карашын күреп алдым. «Бар, хәлне җайла», – дип ымлый иде ул. Шуннан соң торып басып, Минтимер Шәймиев иңбашы аша диктофоннарга үрелергә һәм аларга җан кертеп җибәрергә туры килде.
Алга таба барысы да үз җаена барды. Соңыннан Шәймиев баш мөхәррирнең, реклама бирүчеләр, рус телендәге басмага өстенлек биреп, татарчасына килергә бик атлыгып тормыйлар, дигән сүзләренә кырыс кына җавап бирде. Бу очракта татар басмасының язмышына куркыныч янарга мөмкин, дип зарланган иде баш мөхәррир. «Без монда татар журналын ябу өчен җыелдыкмы әллә?» – дип сорады Минтимер Шәймиев, редакция коллективына сынаулы караш ташлап. Әлбәттә, һичкем дәшмәде. «Бу хакта сүз дә булырга тиеш түгел, – диде Президент. – Без моның өчен эшләмибез. Дөрес баланс табарга кирәк. Бездә күпмилләтле халык. Иң зур күпчелеге – руслар һәм татарлар. Журнал шуларга эшләргә тиеш. Бу көнгә кадәр сез моны башкарып килдегез, алга таба да булдырачаксыз. Барысы да уңышлы булыр дип ышанам». Сүз ахырында Минтимер Шәймиев журналның профессиональ югарылыкта булуына, иҗтимагыйсәяси материалларның сыйфатына, бай бизәлешенә игътибар юнәлтте.
Әңгәмәне күтәренке кәефтә тәмамладык. Шәймиевнең журнал турындагы яхшы сүзләре илһамландырды, эшебезнең кадерен белүләрен, аның хөрмәт ителүен һәрберебез тойдык.
Минтимер Шәрип улы әлеге сәфәреннән соң журналның проблемалары турында онытмады. Декабрь ахырында редакция Президенттан яңа техника һәм компьютерлар рәвешендә шәп ярдәмне кабул итеп алды. Ә бу салкын декабрь көне, журналның 85 еллыгын билгеләп үткән, үзебезне шундый яшь, шундый дәртле итеп тойган чак, бөтен коллективның хәтеренә уелып калды. Алда безне матур мизгелләр генә көтә иде…
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: