Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сөләймановлар: Бәхетле гаилә сере нәрсәдә?

Социологик тикшерүләр күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүче 18–24 яшендәге кызларның 53 проценты, егетләрнең 50 проценты гаилә коруга каршы. Хәер, Татарстанда гына түгел, Россия буенча да шундыйрак саннар. Психологлар, социологлар моның сәбәбен бик гади аңлата – элек тормыш алып бару авыр булган, парлашып яшәү көнкүрешне җиңеләйткән. Хәзер ялгызың гына да рәхәт яшәү мөмкинлеге бар. Шулай ук бүген карьера, шәхси ирек беренче урынга чыкты. Күпләр башта үзләрен табарга һәм максатларына ирешергә тели. Психологлар, кешеләр мөнәсәбәтләрдән рухи якынлык, бер-береңне аңлау көтә, дип тә өсти. Яшьләр элеккеге кебек түзеп яшәргә кирәкми, дип саный.

Миңа калса, яшьләр бүген гаилә коруга Җитдирәк карый, бала тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирәләр. Аеруча яшь әтиләрне күзәтү рәхәт: алар балалары белән бергә күп вакыт уздыра, хатыннарына бала карарга ярдәм итә. Шулай ук бүгенге ата-аналар ул-кызларын төрле түгәрәкләргә йөртергә, ял итәргә дә алып барырга тырышалар. Бүген әнә шундый күркәм гаиләләрнең берсе – Сөләймановлар белән танышабыз.

КҮЗЛӘРЕ ТУЛЫ СӨЮ ИДЕ…

Сөләймановлар Лаеш районының Олы Кабан бистәсендә гомер итә. Гаилә корып яши башлауларына ун ел булган. Айнур – танылган алып баручы, пародия остасы, «Татарстан – Яңа гасыр» каналы аша да атна саен күрәбез. Һәм ул редакциябезнең дусты да – «Татарстан» журналының 105 еллык юбилеен бик күңелле итеп алып барды.

Яшьләрнең очрашу тарихлары бик кызык. Казанда үскән Айнур әнисенең туган ягы – Мөслим районы Әмәкәй авылына кунакка кайта. Шунда ул әбисенең өендә кунак кызын күреп ала.

– Алинә ике туган сеңлем белән обой ябыштырып ята иде, ул да әбисенә кунакка кайткан булып чыкты, – ди Айнур. – Озын буйлы, чибәр генә кыз. Һәм яшермим: бер күрүдә ошаттым. Миңа ул вакытта – унҗиде, Алинәгә уналты яшь иде. Ләкин берничә Җөмлә сөйләшүдән узмадым, кыюлык та Җитмәгәндер, яшь бит. Шуннан Алинә – Түбән Камага, әти-әнисе янына, мин исә Казанга кайтып киттем.

Айнур Алинәне игътибарсыз калдырмый – гел язып, шалтыратып тора башлый. Кыз исә матур гына Җавап кайтара.

– Дөресен әйтим, Айнурны башта бик Җитди кабул итмәдем, чөнки аның буе кечкенә иде, – дип, уенын-чынын кушып сөйләде Алинә. – Без берничә ел дусларча аралаштык. Аннан соң Айнур армиягә китте, сирәк-мирәк булса да хәбәрләшеп тордык. Әйткәнемчә, безнең арада фәкать дуслык кына иде.

Ләкин Сабан туендагы бер очрашу Алинәнең фикерен тулысынча үзгәртә – Айнурның ул чын егет булып Җитешүен, үзенә карата ихтирамын, мәхәббәтен тоя.

– Айнур Сабан туена әтисе ягына – Апас районына кайтып китәргә тиеш иде, минем Мөслимгә Җыенуымны белгәч, ул да Әмәкәйгә кайтты. Армиядән соң беренче күрешүебез... Айнур үсеп, чибәрләнеп киткән кебек тоелды. Ә күзләре тулы сөю иде!

Ләкин мәхәббәт тарихы шуның белән генә бетми әле. Алинә Түбән Камадан Казанга күченә, фатир яллап тора башлый. Тик бу юлы Айнур тәртәгә тибә: «Мин әле өйләнергә әзер түгел», – дип өздереп әйтә. Алинә исә яңадан туган ягына кайтырга карар кыла, чөнки аны Казанда беркем, бернәрсә тотмый.

– Алинәнең Түбән Камага кайтып китәргә Җыенуын ишеткәч, төн йокламый уйлап яттым. Һәм чәчәкләр күтәреп янына бардым, – ди Айнур.

– Ә ни өчен өйләнүдән баш тарткан идең? – дим.

– Баш тарту да түгел иде ул. Мин бик озаклап уйлый торган кеше. Күрәсең, башта Җаваплылыктан курыкканмындыр. Аннан соң гына Алинәсез яши алмавымны аңладым...

Аларны күзәтү бик кызык: бер-берсен тулыландыралар. Иң мөһиме – хөрмәт яши бу гаиләдә. Ул аралашуда, бер-берсенә сөеп карауларында чагыла.

– Гаиләдә кем баш? – дим.

– Айнур – баш, – диде Алинә. – Бергә яши башлаган вакытларда бу темага еш бәхәсләшә идек, чөнки минем дә баш бирәсем килмәде. Хәзер ул да, мин дә юл куярга тырышабыз. Элек Айнур минем сүзгә игътибар итми иде кебек, хәзер исә киңәшләшеп эшлибез. Күрәсең, икебезгә дә акыл кергәндер.

– Бер-береңне хөрмәт итсәң, бер-береңне ишетсәң генә, гаилә матур була ала, – диде Айнур. – Менә әле һаман да йортны ясыйбыз, дизайн буенча күп нәрсәне Алинә үзе хәл итә. Мин моңа бик тыныч карыйм: беренчедән, хатын-кыз өйдә күбрәк була, ягъни аңа рәхәт булырга тиеш. Икенчедән, Алинәнең бу юнәлештә тоемлавы бар, шулай булгач, мин аңа тулысынча ышанам.

Айнур «Татарстан – Яңа гасыр» каналында да эшли. Иртәнге эфирда ул кунаклар белән тәмле ризыклар әзерли.

БАЛА ТӘРБИЯСЕ

Күптән түгел Сөләймановлар икенче улларын алып кайтты – Батырхан исемен сайлаганнар. Балага исем кушканда, азанны Айнур үзе әйткән. Олы уллары Сәгыйть исә янда торган.

– Гадәттә, олы бала кечесеннән көнләшә, баштарак мәлне аеруча. Сездә дә бу проблема булдымы? – дим.

– Юк, киресенчә, энекәше елый башласа да, Сәгыйть беренче булып үзе йөгереп бара. Яше шундый булгангамы, нәниләрне бик ярата. Аннары, үзебезгә охшаптыр, нечкә күңелле, йомшак бала ул.

Айнур – үрнәк әти. Үзен якыннан белгәнгә шулай дип әйтә алам: Сәгыйтьне спортка да тарта, машинада барганда да юл буе серләшеп йөриләр. Улының мең соравына әти кеше һич авырсынмыйча Җавап бирә.

– Ир балага күбрәк әти тәрбиясе кирәкме? – дим Айнурга.

– Бала бик кечкенә чакта әни тәрбиясе кирәгрәктер, чөнки ир кешенең сабырлыгы Җитеп бетми. Инде акыл белә, әйбәтләп сөйләшә башлагач, әлбәттә, әти кеше тәрбиясе кирәк. Бала бит ул әтидән үрнәк ала. Шуның өчен яшь гаиләләрнең тулы булуын телим. Мәҗлесләрдә дә бу темага бик еш басым ясыйм.

Аралашканда шуңа да игътибар иттем: Сәгыйть әтисе белән – татарча, әнисе белән русча сөйләшә. Югыйсә Алинә дә татарча бер дигән белә.

– Тел мәсьәләсе минем иң авырткан Җир, – диде Алинә. – Айнур белән очрашып йөргәндә, рус телендә генә сөйләшә идем. Татарча өйрәнергә мәҗбүр итте дисәм дә була, ә мин барыбер русча уйлыйм. Хәтта очрашып йөргәндә аерылышуыбызның да сәбәбе шул булды: син татар дөньясыннан ерак, диде Айнур. Чынлап та, элек бөтенләй татар Җырларын тыңламый идем, гомумән, татар сәнгатеннән ерак мохиттә үстем. Ә Айнур Салаватның Җырларын яттан белеп, гармунда уйнап үскән егет. Шулай булгач, бер-беребезнең күңел дөньясын аңларга шактый авыр булды. Акрынлап инде мин дә татар мәдәниятенә якыная барам. Сәгыйтьнең татарча яхшы белүенә бик сөенәм, чөнки күбрәк тел белгән саен кеше акыллырак була, мөмкинлекләр дә арта.

Әнисе янәшәсендә.                                                                                                      Яраткан дәү әнисе белән.

ӘБИ-БАБАЙЛЫ БУЛУ – ОЛЫ БӘХЕТ!

Сүз Айнурның бала чагына күчте. Шәһәрдә туса да, күбрәк авылда үскән бала ул. Әти-әниләренең туган ягына кайткач, малай эшсез тормаган. Ризык кадерен, кием кадерен белергә дә өйрәткәннәр аны.

– Безнең үсмер чак 2000 нче елларга туры килде, – дип дәвам итте Айнур. – Белгәнебезчә, авыр заман ул. Шуның өчен дә иркәләнеп утырырга рәт булмады. Тик бүгенге акыл белән аңлыйм: аның каравы тырыш булып үскәнбез. Хәзер дә акчаның кадерен беләм. Бу тормыш өчен бик кирәкле сыйфат. Әгәр син әйбернең кадерен белмисең икән, күпме эшләсәң дә Җитми ул.

Айнур ислам кануннары буенча яши. Матур итеп азаннар әйтә. Энекәше Азат та биш вакыт намазда икән. Бу турыда менә ниләр сөйләде ул:

– Аллаһы Тәгаләгә таба бер адым ясасаң, ул сиңа таба икене атлый, дигән хәдис бар. Һәм бу чынлап та шулай. Дингә акрынлап килдем. Чын күңел белән Аллаһны яратып, аңа ышанып якынайдым. Менә хәзер улыма да аятьләр өйрәтәм. Кайчандыр дәү әти, дәү әниләр безне шулай өйрәтте. Һәм мин аларга бик рәхмәтле.

Айнурның социаль челтәрләрен күзәтеп барган кешеләр белә: ул Апас районы Кече Күккүз авылында яшәүче әбисен бик ярата. Дәү әнисе белән сөйләшеп утырган видеолары бик күп.

– Үземне бик бәхетле бала дип саныйм, – диде Айнур. – Ике яктан да әби-бабайларымны күреп, аларның акыллы киңәшләрен ишетеп үстем. Бүген инде әти ягыннан дәү әнием генә исән. Без аны Казанга алып килдек, чөнки яше бара – тиздән туксан биш яшь тула, Алла боерса. Ни аяныч, әтием мәрхүм булды, дәү әнием безне аеруча якын итә, улының дәвамчылары бит... Без дә аның өчен өзелеп торабыз.

СӘНГАТЬ УЛ КҮПКЫРЛЫ…

Айнур музыка мәктәбенең баян классын тәмамлаган. Мәктәпнең актив баласы буларак, укытучы апасы аны Җитәкләп диярлек үзе алып барган. Яшьтәшләре туп типкәндә, ул ноталар ятлаган.

– Музыка мәктәбе балада дисциплина тәрбияли, – дип саный танылган алып баручы. – Барлык укытучыларыма мин бик рәхмәтле. Мәҗлесләр алып бару да нәкъ менә баян белән бәйле, уйнарга, Җырларга чакыралар иде. Метро, автобусларда баян күтәреп барганым әле дә истә. Аннан соң инде акрынлап тамада, мәҗлесләр алып баручы эшенә кереп киттем.

Айнур кечкенәдән сүзгә оста була. Әле мәктәп елларында ук сәхнәдә төрле кызыклар сөйләп йөри. Инде мәҗлесләрдә эшли башлагач, танылган кешеләргә пародия ясый башлый. Бүген инде дәүләт Җитәкчеләре кебек үк «сөйләшә».

– Һәр бәйрәмдә диярлек нәкъ менә Рәисебез Рөстәм Миңнехановка пародия сорыйлар. Әле алай гына да түгел, шалтыратып, Рәис исеменнән якыннарын котларга, кайдадыр чыгыш ясарга тәкъдимнәр күп килә. Әмма бик зур гонорарга да Рәис тавышы белән артыгын сөйләргә ризалашмаячакмын. Шундый дәрәҗәле кешегә пародия ясаганда, теләсә нәрсә әйтергә ярамый. Әгәр чыгышымны Рәис үзе караса, аңа ошарлык итеп эшләргә тырышам. Рәис үзе булган чарада аңа пародия ясаганым юк. Әмма ишеткәнем бар, видеоны күреп, елмаеп куйган, дигәннәр иде. Дөрестерме-юкмы, төгәл белмим, шәхси фикерен ишеткәнем юк.

ҺӘР ЗАМАННЫҢ ҮЗ ТУЕ

Җәй – туйлар сезоны. Айнур мәҗлесләрне татарча, русча алып бара. Иң сөендергәне – ике телне дә камил белә. Тәҗрибәле тамада белән бүгенге мәҗлесләрнең үзенчәлеге турында сөйләштек:

– Һәр заманның үз авырлыгы, үз үзенчәлеге. Элек барысы да өйдә узса, бүген халык кафе-рестораннарга килеп утыра. Хуҗаларга эш Җиңелрәк кебек, акча гына табасы бар. Ә эчтәлегенә килгәндә, хәзер мәҗлесләргә килгәч, халык шоу көтә. Элеккеге кебек бөтен кеше торып басып котлау да әйтми, чөнки бүген максат – кунакларны ял иттерү, күңелләрен күрү. Минемчә, алып баручы универсал булырга тиеш. Шулай булгач, бу һөнәр бик үзенчәлекле, гел үсештә булырга, яңалыктан курыкмаска кирәк. Мин мәҗлесләрдә тозсыз сүз сөйләү яклы түгел. Кешегә кыстап хәмер эчертүгә каршы. Гомумән, хәзер хәмерсез мәҗлесләрне алып баруга күчтем. Һәм бу миңа бик ошый. Хәер, хәзер туй, юбилейларда исерүче кеше бик булмый да, Аллага шөкер. Исермичә дә бик матур итеп бәйрәм итәргә мөмкин, без инде моны расладык! Мәҗлестән соң килеп: «Без дә шулай спиртлы эчемлекләрсез туй итәргә телибез, сез безгә чын үрнәк күрсәттегез», – дип килеп әйтәләр. Аннары мин мәҗлесләрдә балалар чыгышын яратам. Үзебез үскәндә дә шулай алдан әйтеп берәр номер әзерләтәләр иде. Балалар мәҗлесне бизи, ямь өсти. Ул бит мәңгегә истә кала.

Айнурның «Татарстан – Яңа гасыр» каналында эшли башлаганына бер ел була. Иртәнге эфирда ул кунаклар белән тәмле ризыклар әзерли. Елмаеп-көлеп Җитди темаларны да күтәрә.

– Камерага эшләү ул бөтенләй икенче, – диде әңгәмәдәшебез. – Яңа кешеләр, яңа һөнәрләр белән танышасың. Бу минем өчен бик кызык. Куркып кына алынган идем, хәзер инде шактый ияләшеп, Җаен тоеп эшлим кебек. Ә курку, шикләнү ул һәрвакыт була. Ләкин шунысын төгәл беләм: бер урында гына утырып кеше алга бара алмый.

...Әле менә шундый егетләребез бар. Алар гаиләне дә туендыра, милләт өчен дә кайгыра, ахирәтне дә онытмый. Андыйлар янәшәсендә хатын-кыз бәхетле яши, ә балалар акыллы булып үсә. Айнур кебек егетләр, гаилә башлыклары күбрәк булсын иде!

«БЕРЕБЕЗ ДӘ ИДЕАЛЬ ТҮГЕЛ...»

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имамы:
– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әти-әниләрнең кайбер вазифалары турында әйтә. Болар: баланы тапкач, исем кушу, тәрбияләү һәм кияүгә бирү яки өйләндерү. Хәзерге вакытта әти-әниләр соңгы вазифаны балаларына тапшырды: бүген яшьләр ярны үзләре эзли, әти-әнине тыңламый. Әмма үз баласын әти-әни булган кешедән дә әйбәтрәк белүче юк, шуңа күрә гаилә әти-әнинең фатихасы белән корылсын иде.

Еш кына кызларыбыздан: «Яхшы егетләр юк», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Иң кызыгы – егетләребез дә: «Яхшы кызлар юк», – дип әйтә. Әнә шулай адашып-саташып йөриләр. Элек муллалар никахларны 20 яшьтә укыса, хәзер беренче никахлар 30 ны узган чакка туры килә. Әле аның плюсы да бик зур!

Бер аксакалдан: «Нишләп өйләнмәдең?» – дип сорыйлар. «Гомер буе идеалымны эзләдем», – ди ул. «Тапмадыңмы?» – диләр. «Таптым, ләкин ул да идеалын эзләгән икән», – дип Җавап бирә тегесе. Менә шулай. Беребез дә идеаль була алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бер-берсенә тигез кешеләрне берләштерәм», – ди. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безне кем беләндер очраштырган икән, димәк, тиң ярыбыз шул.

 

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера