Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Сукно бистәсенең орфее

Сукно бистәсенең орфее

Казанның атаклы Сукно бистәсен хәзер танып та булмый: нигездә кызыл кирпечтән салынган тоташ биек йортлар. Кайбер урамнар мәңгегә юкка чыкты.

15 августа 2025

- Минем Суконкамнан берни дә калмаган диярлек, – дип моңсуланып куя Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, шушы районда туып‑үскән якташыбыз Альберт Әсәдуллин. Шулай да үткәннең ниндидер хәтер бөртекләрен, аеруча Альберт Нуруллович өчен истәлеклеләрен, Суконкада барыбер таптык.

ЮГАЛГАН НАТУРА

Павлюхин урамындагы 7 нче шәһәр мунчасының кайчандыр кызыл, ә хәзер инде ак кирпеч бинасы алагаем биек яңа төзелешләр арасында бөтенләй диярлек күзгә ташланмый. Хәзер аның тирәсе буш, югыйсә ишектә расписание дә, бәяләр дә язып эленгән. Димәк, мунча барыбер эшли дигән сүз. Ә бит кайчандыр халык мунчага барыр өчен монда чиратка тезелә торган булган... Аптырарлык берни юк, чөнки күпчелек торак йортларда ул вакытта кайнар су түгел, гомумән, суүткәргеч тә булмый.

Менә шундый, уңайлыклары да булмаган агач йортларның берсендә, мунчадан ерак түгел генә, Советлар Союзының һәм Россия эстрадасының булачак йолдызы үскән гаилә яшәгән.

– Урамның безнең йорт урнашкан өлеше ничектер сәер атала иде – «Задняя Павлюхина» дип йөрттеләр аны, – дип искә ала Альберт Әсәдуллин, елмаеп. – Йорт авыл ызбаларына охшаган иде, тәрәзә капкачлары да бар. Үзебезнең бакча. Тыйнак кына үзе. Ләкин йортны җимергәч, үзәгем өзелеп сагындым. Әле дә хәтеремдә, Ленинградтан (Әсәдуллин анда Казаннан Сәнгать академиясенә укырга китә. – Ред. иск.) каникулга кайттым да, гадәт буенча 4 нче трамвайга утырып, йортыбыз урнашкан җиргә бардым. Карасам – йорт урынында бушлык… Шулай да, Суконкада бөтен иске йортларны юк итәргә карар кылуларын, аны үз йөзе булмаган яңа корылмалар белән алыштыруларын бик үк дөрес гамәл түгел, дип саныйм...

– Сукно бистәсе, – дип искә ала Альберт Нуруллович, – төрле катламнардан һәм милләт вәкилләреннән тора иде. Романтик, дустанә мөнәсәбәтләр белән хәтердә калган ул – монда иңгә‑иң терәп, күрше хакын хаклап, татарлар да, руслар да, яһүдләр дә яшәде... Шул ук вакытта Суконкада хәтәр дә иде, монда хулиганлык та булмады түгел, булды. Электромонтёрлар иртән баганаларга яңа лампочкаларны борып куя, ә кичкә инде аларны ваталар. Урамнарда караңгылык хөкем сөрә.

Әнә шул дөм караңгы урамнар буйлап булачак музыкант сәнгать мәктәбеннән өенә кайта торган булган (үсмер елларында Альберт, җырлауга караганда, рәсем ясауны күбрәк яраткан. – Ред.иск.). Үзен «урам»нан да художка саклап калды, дип исәпли ул. Суконкадагы шпана да аны шуңа ихтирам иткән. «Ә, рәссам килә, уз», – дип, җирле авторитетлар аны тынгысыз урамнарда уздырып җибәргән.

Павлюхин урамындагы 7 нче шәһәр мунчасының кайчандыр кызыл, ә хәзер инде ак кирпеч бинасы.

БУФЕРДАГЫ СӘЯХӘТЛӘР

«Сукно бистәсе» метро станциясеннән чыкканда, үзенә күрә ачык һавадагы музейга эләгәсең: әле күптән түгел генә Казан урамнары буйлап йөргән трамвай һәм троллейбус вагоннары хәзер инде шәһәрнең үткәнен искә төшереп торучы экспонатларга әверелгән. Әнә шундый трамвайларның берсендә үсмер Альберт туган Суконкасыннан 1 нче сәнгать мәктәбе урнашкан Ирек мәйданына бара торган булган.

Дөресрәге, ул ике трамвайда барган, чөнки ул елларда да, хәзерге кебек үк, бу юлны күчеп утырмыйча үтү мөмкин булмый.

Ул вакытта трамвайга өлгерү, эләгү – бәхет эше, алар шыгрым тулы йөриләр. Малайлар гадәттә вагон ишегенең тышкы ягындагы култыксаларга тотынып, аскы баскычта бара. Әсәдуллин да шулай йөри.

– Ә кайчакта, – дип искә төшерә Альберт Нуруллович, – аскы баскычта да урын булмый, андый очракта вагон артындагы буферда барырга туры килә, билгеле...

Бүген Сукно бистәсенең яшь рәссамнарына мондый маҗаралы ерак сәяхәткә чыгарга кирәкми инде – 1 нче балалар сәнгать мәктәбе Петербург урамындагы Курчак театрының яңа бинасына күчте, шунда ук, Суконка урамында гына. Хәер, дәресләрнең бер өлеше элеккечә мәктәпнең искесендә – Зур Кызыл урамында урнашкан ТР Министрлар Кабинетына кыйгачлап урнашкан бинада уза.

ИСТӘЛЕКЛЕ 1961 ЕЛ

Павлюхин һәм Назарбаев урамнары чаты. Монда, аның ике почмагында, бер-берсеннән кыйгачлап, артист өчен әһәмиятле ике бина урнашкан. Шуларның берсе – 27 нче гимназия. Дөрес, Альберт Әсәдуллин биредә 5–8 сыйныфларда укыганда, ул әле гимназия түгел, гади мәктәп кенә була. Аннан фасады Павлюхин урамына карап торган икенче бинага юл аркылы йөгереп барып җитү уңайлы була. Сталин ампиры стилендәге бу классик корылмада бүген Татар дәүләт филармониясе урнашкан. Монда затлы тамашачы йөри. Совет елларында бу – Киров исемендәге мәдәният йорты, анда бик яхшы кинозал эшләгән. Малайлар көтүенең көтеп алынган сеанска билет сатып алу өчен кассага чиратка тезелүен күз алдына китерү авыр түгел…

– Бу яраткан кинотеатрыбыз иде, – дип искә ала Альберт Әсәдуллин. – Дуслар белән гел шунда йөрдек. Бик яхшы хәтерлим, һәр фильм алдыннан һичшиксез киножурнал күрсәтәләр. Экранда зур җир шары пәйда була, ул якынайганнан якыная, аннары «Көн яңалыклары» дигән язу чыга. Бигрәк тә 1961 елдагысы истә калган: титрларда бу сан пәйда булды һәм аннары, мәтәлчек аткандай, йөзтүбән борылды һәм... яңадан 1961 килеп чыкты!

Бу елның бер көне аеруча исендә калган аның.

– Әле дә хәтерлим: өлкән класста укучыларның берсе йөгереп керде дә: «Безнекеләр космоста!» – дип сөрән салды. Шунда нәрсә башланганын күрсәгез! Барыбыз да урамга йөгереп чыктык. Барысы да «Ура!» кычкыра, кочаклаша… Дәресләр өзелде, әлбәттә!

Хәзер 27 нче урта мәктәп гимназия итеп үзгәртелде.

КҮЛ БУЕНДАГЫ МӘКТӘП

Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге Кабан арты мәчетенең кызыллы-аклы кирпеч манарасы Сукно бистәсе кунакларына ерактан ук күренә. Бинаның язмышы гыйбрәтле: мәчет йөз ел элек, 1924–1926 елларда, совет хакимияте вакытында салына, гәрчә илдә ул чакта инде дингә каршы сәясәт ныклап алып барыла торган булса да. Хәер, бик тиздән, 1930 елда, мәчетне ябалар. 1950 нче еллар уртасында биредә, кайчандыр мәчет каршында эшләп торган мәдрәсә бинасында, башлангыч мәктәп эшләп китә. Альберт Әсәдуллин беренче класска укырга нәкъ менә шушында килә, дүрт ел буена укый.

Сүз уңаеннан, җырчының туган көне – 1 сентябрьдә, димәк, беренче мәктәп көне дә аның өчен ел саен аерым бәйрәм булган, дип фаразлый алабыз. Мәктәптән соң, дуслары белән аларның өенә йөгерәләр. Туган көн хөрмәтенә әнисе өстәлгә пироглар чыгара.

– Әни искиткеч хуҗабикә иде! – дип искә ала Альберт Әсәдуллин. – Мин аның пирогларын ашап туялмадым! Иң яратканым – яшел суган һәм йомырка белән пешерелгәне. Хәзер искә алсам да, авызыма сулар килә...

Хәер, кабат мәчеткә әйләнеп кайтыйк. Бинаны әйләнеп узуга, нибары 200 метр арада – Кабан күле.

– Кайчандыр, – дип искә ала Альберт Әсәдуллин, – җылы көннәр җитү белән, без, малайлар, мәктәптән соң Кабанга су коенырга йөгерә идек.

Хәзер монда заманча модага ияреп корылган яр буе, тирә‑якта – гранит, суга турыдантуры керү мөмкинлеге юк диярлек. Бары тик үрдәкләр һәм байдаркада йөрүчеләр генә янәшәдән йөзеп узгалый.

Татар дәүләт филармониясе бинасында кайчандыр Киров исемендәге мәдәният сарае урнашкан була.

Узган гасыр уртасында Сукно бистәсе буйлап менә шундый трамвайлар йөргән.

ЯШЬ РӘССАМНАР ПРИСТАНЕ

«Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» – Мөштәри урамындагы 16 нчы йорт ишегендәге язуны укыйбыз. Совет чорында Мюфкеның Карл Маркс урамындагы сәнгать училищесына караган төп бинасы Казан авиация институтына бирелгән була, ә яшь рәссамнар биредә – Мөштәридә (ул вакытта Комлев урамы. – Ред.иск.) шөгыльләнә. Алар арасында 8 нче сыйныфтан соң училищега кергән Альберт Әсәдуллин да була.

– Бу искиткеч вакыт иде, – дип искә ала артист. – Без тирә‑якта иң яхшы сәнгать кичәләре үткәрә идек. Башка югары уку йортларыннан да студентлар килә, зал шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк. «Күләгәләр театры» оештырдык, анда мин дә катнаштым, «Орфей» бит-төркеме чыгыш ясый иде.

Нәкъ менә шунда мин беренче тапкыр гитара чиертә һәм җырлый башладым. Шунысы гаҗәп: инде соңрак, Ленинградта, Әсәдуллинны бөтен СССРга таныткан роль дә беренче совет рок-операсы «Орфей һәм Эвридика»дагы Орфей була.

1950 нче еллар уртасында Кабан арты мәчетендә башлангыч мәктәп урнашкан була.

Мөштәри урамында Казан сәнгать училищесы бинасы.

АЛЬБЕРТ ӘСӘДУЛЛИННЫҢ КЕЧЕ ХАҖЫ

Татарстанның Балтач районы Ор авылында бер чишмә бар. Авыл халкы, өйләргә инде күптән су кертелгән булса да, эчәргә дигән суны шуннан ала. Бу чишмәгә ел саен Альберт Әсәдуллин да килә.

– Киләм, битемә бөрким, тешне камаштырырдай салкын суны учыма тутырып эчәм, аннары утырып догалар укыйм, тормыш турында уйланам, якыннарымны искә алам, – дип сөйли җырчы.

Казаннан Ленинград сәнгать академиясенә укырга керергә 1967 елда ук китүенә карамастан, Альберт Әсәдуллин балачак шәһәренә ел саен кайта һәм, һичшиксез, әти-әнисенең туган җиренә дә сәфәр кылмый калмый. Шул ук Балтач районының Чапшар авылында аның әтисе туган, ә Ор – әнисенең туган авылы. Ике авылда да Әсәдуллинның туганнары күп, алар аның кайтуын һәрчак көтеп алалар.

– Бу минем кече хаҗым, – дип елмая Альберт Әсәдуллин. – Монда кайтып йөрер өчен миңа тагын күпме гомер биргәнен Аллаһы Тәгалә үзе белә.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин Казанда узган бала чагын һәрвакыт сагынып искә ала.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы