Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Светлана Изамбаева һәм вич-инфекцияле кешеләргә ярдәм

Светлана Изамбаева һәм вич-инфекцияле кешеләргә ярдәм

– Мин туган көнемдә үк үләргә тиеш булганмын, – дип сөйли Светлана Изамбаева үзенең туган көне турында. – Дөньяга килгәч, миңа үз гомерем өчен көрәшергә туры килгән – дүрт ай дәвамында инкубаторда мөстәкыйль суларга һәм ашарга өйрәнгәнмен. 22 елдан соң тарих кабатланды. Мин үземнең ВИЧ-инфекция йоктырганымны белдем, һәм миңа кабат тулыканлы тормыш өчен көрәшергә туры килде. Берничә ел дәвамында көн саен куелган диагнозны кабул итәргә, шушы хәлемдә дә лаеклы тормыш алып барырлык кеше икәнемне аңларга өйрәндем.

21 февраля 2023

Светлана җиңә – диагнозы белән килешә. Әле тагын «Миссис Позитив среди женщин, живущих с ВИЧ-инфекцией» бәйгесендә дә җиңүгә ирешә. Бу инде күптән булган хәл. Бүген ул үз гаиләсендә – «Миссис Позитив», аны ире, балалары, эте‑песие генә түгел, аның ярдәменә мохтаҗ бөтен кеше дә ярата. Ул башкаларга киңәшләре, эшләре һәм шәхси үрнәге белән булыша. Ә алты ел элек Светлана командасы ВИЧ-инфекцияле бер яшүсмернең хыялын тормышка ашыра – илнең төрле шәһәрләреннән килгән башка балалар белән очрашу оештыра.
«СИН ЯЛГЫЗ ТҮГЕЛ!»
– Без ВИЧ-инфекцияле яшүсмерләр өчен слет оештырдык, – ди Светлана. – Диагнозга җайлашу өчен зур ярдәм программасы барлыкка килде. Төп нәтиҗә дуслар табу, «Син ялгыз түгел!» икәнлекне аңлау булды.
ХЫЯЛЛАР...
– Минем һәрвакыт зур гаиләле буласым килде, – дип сөйли Светлана. – Бу турыда балачактан ук хыялландым. Үземнең ишле гаиләмә ничек итеп ашарга әзерләвемне, бергәләшеп урманда йөрүебезне, чаңгы шууыбызны, зур табын тирәли кичке ашка җыелуыбызны күз алдына китерергә ярата идем... Бәлки үзем үскән гаиләдә моны күрмәгәнгәдер – без биш бала булсак та, әти эчкәч, бу турында хыялланырга гына кала иде...
ЯРДӘМ ИТЕП ҮЗЕҢӘ БУЛЫШАСЫҢ
– Минем өчен гаилә – һәрвакыт беренче урында. Ләкин инде ВИЧ диагнозы куелганга, миңа үземне үзем аңлау да мөһим иде. Мин хатын-кызлар ярдәм төркемен оештырдым, чөнки башкаларга булышканда син үзеңә дә ярдәм итәсең. Мондый төркемнәрне өемдә җыя башлаганда беренче балама өч ай иде. Икенче балам белән йөкле булганда, әнием үлеп китте. Балигъ булмаган ике энекәшем калды, кечкенәсе ятып кына тора, аңарда ДЦП. Аларны балалар йортына җибәрделәр. Әнине күмгәндә мин иремне балаларны тәрбиягә алырга күндердем. Әмма ВИЧ-инфекцияле булу сәбәпле, РФ законы буенча балаларны алырга рөхсәт итмәделәр. Судлар аша опекага ирештем.
ҺӘРВАКЫТ ӨЙРӘНҮДӘ
– Мин, әлбәттә, хуҗабикә, ләкин ВИЧ-инфекцияле кешеләргә киңәшләр бирүне дәвам итәм, шәхси үрнәгем аша аларны төшенкелектән коткарырга тырышам. ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларны вирус күчмәслек итеп балага узарга өйрәтәм. Йөклелек вакытында таблеткаларны ничек эчәргә кирәклеген аңлатам. Мин – клиник психолог, травмо-терапевт һәм гештальд-терапевт, һәрвакыт өйрәнүдә.
УРМАН ҺӘМ БАЛАЛАР ЯРДӘМ ИТӘ
– Балалар, энекәшләремне карарга, авыруларга каршы көрәшергә миңа урман, чаңгы ярдәм итә – без һәрвакыт табигатькә чыгарга тырышабыз. Балаларның ни өчен үсештә артта калуын аңлау һәм аларга булышу өчен, нейропсихологияне өйрәндем. Балалар миннән яхшы логопед ясады. Алар начар сөйләшкәнгә, белгечләргә йөрдек, бөтен биремнәрне бергә башкардык, һәм үзем дә бу һөнәрне үзләштердем.
ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЕ
– Гаилә бәхетенең сере – үзеңнең бөтен барлыгыңны һәр адымда тою ул. Арыйм икән – ятып йоклыйм. Баллы ризык ашыйсым килсә – ашыйм. Үзеңне һич онытырга ярамый. Гел юууу-үтүкләү турында гына уйлау гаилә бәхете түгел ул. Иреңне балалар белән аралашуга тартырга, бергәләп әкиятләр укырга, сөйләшергә, рәсем ясарга кирәк. Ирең эштән арып кайткан икән, башта аңа ял итү мөмкинлеге бир. Аның белән бер дулкында булу мөһим. Ирнең кәефсез чагында җитди сөйләшү башламау хәерле. Тән, караш, эчке халәттәге билгеләрне танып, аңларга өйрәнү яхшы. Бер-береңне аңлау, ярату мөһим.
МИН КӘТТӘ ӘБИ БУЛЫРМЫН!
– Минем әби алдынгы сыер савучы иде. Тырыш хезмәте өчен медальләре күп булды. «Менә, иртүк килеп, сыерларны ашаткач, алар күп итеп сөт бирә», – дип сөйли иде. Аның киңәшләрен истә тотам, үтәргә тырышам. Кайчак үземне әби итеп күз алдына китерәм. Менә мин – әби. Инде балаларым да гаиләле. Минем зур йортым бар. Урман янында, күл буенда. Зур мунча. Мин биергә йөрим, бик шәп биим. Мин – бик кәттә әби. Ял көннәрендә балаларым һәм оныкларым җыела. Ирем белән барысын да каршы алабыз, мунча ягабыз, мин бик тәмле бәлешләр пешерәм. Без әле тагын бергәләп сәяхәт итәргә яратабыз, һәм мин аларга әбиемнең сыерлары һәм медальләре турында сөйлим...
Фото Светлана Изамбаеваның гаилә архивыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: