
СЫНАУ
Гөлүсә Закирова, сугышчы апасы
24 февраля 2024
ӘТИ-ӘНИ ТЕРӘГЕ
– Энекәшем Илнурның махсус хәрби операциягә китүенә 16 ай. Безнең гаиләне хәсрәтләнергә, берләшергә этәргән вакыт бу. Тулы бер гомер диярсең…
Апас районы Кече Болгаер авылында тыныч кына яшәп ята иде ул. Үз вакытында педагогика универитетының физика факультетында белем алды. (Физик дигән позывное шуннандыр.) Армиягә Чечняга җибәрделәр. Яшәү мәгънәсен ул шунда аңлап кайтты булса кирәк – шәһәр дип алгысынмады, әти белән әнигә терәк булам, диде. Кап‑кара чәчләренә аннан кайтканда ук беренче кырау төшкәндәй булса да, авылында тынычлык тапты ул.
«УЛЫМ КИТТЕ. 23 ОКТЯБРЬ»
Корал, азык-төлек, машиналар һәм кая киткәнен бигүк чамалап бетермәгән егетләр белән тулы өч состав поезд китте ул чакта. Авылда әни елап калды. Тәрәзә төбендәге гөлләрне сыйпый-сыйпый, күзләре арыганчы сагышланган (соңыннан, әле яз көне өй юганда күреп алдык, тәрәзә янындагы диварга: «Улым китте. 23 октябрь» дип язып та куйган...) Әти бер кочак гәҗит-журнал алдыра, үзе дә сугыш ятиме – эчтән сызды. Инсульт кичергәнгә, аяклары кинәт йөрмәс булды, аны хастаханәгә алып барырга туры килде. Ә энекәш шул арада мобилизацияләнгәннәр тупланган ЭКСПОдан хәбәр итә: китәргә приказ чыкты, ди…
Ничек инде? Өч кенә көн бит әле, бер ай хәрби өйрәнүләр булырга тиеш түгелме? Әле документлары да эшләнеп бетмәгән, аягында авылда пычкыга эләгеп җәрәхәтләгән ярасыннан да кан саркып тора. Туганнар, берләшеп, юлга кем нәрсә ала – бүлештек тә, ЭКСПОга очтык. Саубуллашыр өчен ярты сә- гать вакыт бирделәр.
ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ
Тантаналы озаттылар. Оркестр уйнады. ЭКСПО каршындагы мәйданда балалар, ирләре киткән хатыннар, аналар һәм якыннарын озатканнар елашып калды. Салкын иде. Кар төшә башлаган көннәр, суык җелекләргә үтте. Шулчак кызымның: «Минем «Татар кызы» конкурсы, әнием. Калфакларны чигәргә булышмассыңмы?» – дигән сүзләрен ишетеп, күзләр ачылып киткәндәй булды. Тормыш дәвам итә, сынарга ярамый кирәк дигән сигнал. Чигәбез. Фикерләр бер рәткә салына: энекәшнең хәл ителми калган эшләренең очына чыгасы бар.
Эшләнми калган документлар, исәп‑хисап счетларын, жетонын барларга хәрби прокуратура ярдәм итте. Кешечә аралаштылар, шунда ук кирәкле урыннарга чыгып, барладылар, юлладылар.
«АПА, БАР ДА ЯХШЫ!»
Аннан төш кебек кенә. «Апа, бар да яхшы. Әниләргә дә шулай дип әйт», – дигән хәбәрләр белән юанып яши башладык. Бер юлы: «5 чакрым ераклыкта, яңгыр, юлсызлык... Окоптан ләмгә батып кайтабыз, салкын елгада юынабыз инде, киемнәр киптерергә урын юк...» дигәнен ишетеп, моннан гуманитарка юллауны карый башладык. Виталий атакайга (Виталий Беляев) нык рәхмәтле без, әле башкалар оешырга өлгергәнче үк, ул алгы сызыктагы егетләргә ярдәм ташыды. Тартма-тартма ризык, киемнәр, кирәк‑ярак төяп җибәрдек. Энекәш алды! Аннан... госпиталь. Ярый исән дип юандык...
АЛГЫ СЫЗЫКТА
Җәй башында алгы сызыкка керттеләр. Анда алты ай булдылар. Яңа елга, ниһаять, тынычрак урынга чыктылар. Сөендек. Андый чакларда акча юлларга тырышабыз. Киемнәр, спальник, дарулар, телефонга гына түгел бит – генераторга, бензинга, газ баллоннарына, җылыткычларга… Акча дигәннән, анысын юллауның үз тәртибе. Базарларда картадан акча алып бирүчеләр хезмәте барлыкка килгән. Сумманың 5‑10 процентын биреп калдырасың. Берсендә шулай әйткән номерга юлладым. Барып кына җитми бит. Егетләр базарда иркенләп йөри алмый – көттеләр-көттеләр дә киттеләр... Безнеке акчасыз калды инде дип үрсәләндем. Кичкә шалтыраттылар тагын: монда сугыш законнары, акчаны урлау юк, башка егетләр аша биреп җибәргән...
ИЛ БЕЛӘН
Гыйнварда өч атна хәбәрсез булды. Укымаган дога калмады. Хәбәрсез югалучыларны һәм һәлак булучыларны барлаучы бер егетнең телефонын бирделәр. Тик номерын җыярга кул бармады. Бәхеткә, өметләнеп көткән СМС килде – «Физик исән!» Ул көнне туганнар чатында шаярулар, сөенеч! Ике көннән тавышын да ишеттек. Бәхет өчен күпме кирәк?
Елдан артты... Авылга – әти белән әни янына кайтып кар көрәгәндә, энекәш тә безнең белән төсле. Энекәш ил белән. Сөйләшүе дә ирләрчә аның хәзер. Элек гадәти булган һәр нәрсәнең кадере артты.
Безнең сынау дәвам итә...
Добавить комментарий