Тал чыбыгы гына димәгез...
«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлауны дәвам итә. Монысында тал чыбыгыннан кәрзин үреп карадык. Физик көч сорый торган хезмәт икән! Шуның өчен дә тал чыбыгы белән күбрәк ир‑атлар эш итә. Без дә бу юлы әбигә түгел, бабайга кунакка бардык.
«АБЫЙДАН ӨЙРӘНДЕМ»
Тал чыбыгыннан нәрсә генә ясамыйлар: кәрзин, ваза, башка төр савыт-саба, читән, бишекләр... Бермәлне кулланылыштан төшеп калса да, хәзер андый әйберләргә игътибар зур. Табигыйлек модага керде.
Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында яшәүче Рәзил Дәүләтов тал чыбыгыннан кәрзин, ваза, читәннәр ясый. Бу эшкә ныклап торып лаеклы ялга чыккач кына алынган. Үзе өчен, эшсез тормас өчен.
– Беренче тапкыр тал чыбыгын кулыма утыз биш яшемдә алдым, – дип сөйләде Рәзил абый. – Свердловск өлкәсенең Качканар шәһәрендә яшәүче абыем Данис кайткан иде. Безнең дачага килгәч, уйсулыкта үскән талларны күреп, аның исе китте. «Боларны эшкә җикмичә ничек түзәсең?» – диде. Һәм бергәләп тал чыбыкларын сындырып, чистартып, кәрзин ясап куйдык. Мин аны әле һаман саклыйм. Истәлек бит.
Абыйсы биргән дәрес Рәзил абыйга җитә калган: сирәк булса да, тал чыбыгыннан нидер ясаштыргалаган. Ләкин эштә булганга күрә, бу шөгыльгә бик вакыты калмаган.
– Тумышым белән Башкортостаннан мин, Тәтешле районыннан, – диде Рәзил абый. – Ләкин туган яктан яшьли чыгып киттем. Башта армиядә булдым, аннан кайткач исә, Түбән Камага килеп урнаштым. Ул чорда яшьләрне фатир биреп кызыктырдылар. Минем кебек бик күп егеткызлар Түбән Камага килеп төпләнде. Шунда гаилә кордык, өч бала – ике ул, бер кыз үстердек. Тик җәмәгатем белән картлык көнгә кадәр яшәп булмады – бакыйлыкка күчте.
Бәхетенә, Рәзил абый Рузилә апаны очрата. (Аның да хәләл җефете үлгән була.) Ир белән хатын егерме елга якын бергә гомер итә. Лаеклы ялга чыккач яшәрбез дип, Түбән Камада эшләгән чакта Әдәмсәдә йорт җиткергәннәр. Сигез елдан артык әнә шунда яшиләр.
– Әдәмсә Рузиләнең туган авылы, – диде Рәзил абый. – Башкортостанда туган авылым бетте дисәм дә була, берничә йорт кына калды. Балалар Түбән Камада яши. Аларга да якын булыр дип, биредә йорт салдык. Без бит авыл балалары, шәһәрдә дүрт стена арасында ятасы килми. Рузилә дә, мин дә, фатирларны балаларга калдырып, үзебез салган йортка күченеп кайттык.
«КУЛ КӨЧЕ КИРӘК»
Без килгәнче Рәзил абый тал чыбыгын кайнатырга куйган иде. Баксаң, чыбыкны кайнап торган суга салмасаң, ул эшләгәндә сына икән.
– Дөресен генә әйткәндә, бездәге таллар җиһаз ясар өчен бик кулай түгел, – дип аңлатты оста. – Әнә, Саба районының Лесхоз бистәсендә махсус таллар үстерәләр, алар яхшы. Ярар инде, мин профессионал түгел, үзем өчен генә ясыйм.
– Ә ясаган кәрзиннәрне сатмыйсызмы? – дим.
– Файдасы юк аның. Бер кәрзин 300–400 сум тора, зурлыгына карап. Ә күпме утырырга кирәк.
– Бер кәрзинне озак үрәсезме?
– Ике сәгать тирәсе. Ләкин бит аның эше күп – чыбыгын алып кайт, тышын каезла, кайнат, аннары яса...
Башта кәрзиннең төбен ясыйсы икән. Аның өчен калын тал чыбыклары кирәк. Рәзил абый, кар бөртеге рәсемен ясагандай, чыбыкларны бер-берсенә беркетте. Кояшны хәтерләткән түгәрәк барлыкка килде, оста «нурларны», ягъни чыгып торган чыбыкларны секатор белән кисеп атты. Һәм шул түгәрәк тирәли уналты чыбык кертеп, аларны өскә күтәртеп, җеп белән бәйләп куйды. Шул вертикаль торган чыбыкларга горизонталь чыбыклар кертеп, кәрзинне үрде.
– Кәрзиннең биеклеген теләгәнчә ясарга була, – диде Рәзил абый. – Чыбыклар озын бит, үреп менәсең генә. Аннары калган чыбыкларны аска таба бөкләп, бизәкләр ясыйсың. Монда инде фантазия эшкә җигелә...
Безнең вакыт чикле булганга, биек кәрзин ясамадык. Күбрәк ул ипи савытын хәтерләтте. Ләкин эш тәртибе аңлашылды.
– Физик көч сорый икән, – дим.
– Әйе, көч кирәк монда. Чыбыкларны тезгәндә, яхшылап бармак белән басып куярга кирәк. Ара калса, нык булмый, матур да түгел.
– Сез үскәндә авылда тал чыбыгы белән эшләүчеләр бар идеме? – дим.
– Күп түгел, ләкин бар иде. Ә безнең әтиәниләр үскәндә һәр йортта диярлек кәрзиннәр, ана казлар өчен бадъялар, балык тоту өчен җайланмалар (мурда), тагын әллә ниләр ясаганнар. Элек-электән үрелгән кәрзиннәрдә азык‑төлек саклаганнар, чөнки табигый материал, җил йөри. Без дә үрелгән кәрзиннәр белән җир җиләге җыярга барабыз. Анда җиләк изелми һәм, пластмасса чиләк белән чагыштырганда, суланмый. Озак торса да, кәрзиндәге җиләк‑җимеш әле генә өзелгән кебек була.
МАТУРЛЫК ЯРАТУЧЫЛАР
Эш беткәч, Рузилә апа безне өйгә чакырды – ит бәлеше пешереп куйган иде. Рәзил абый тал чыбыгы белән тышта гына әвәрә килә. Кышын гына җылы мунчада эшли.
– Рузилә өйдә чүпләмәскә куша, – дип елмайды Рәзил абый. – Чыбыклар бит теләсә кая оча, пычрак эш. Шуның өчен «остаханәм» урамда. Хәер, тал чыбыгыннан кирәк‑ярак ясау өчен казан белән өстәл булса җитә. Кирәкле эш кораллары да күп түгел: секатор, «бокорез», без, пычак, ыргаклар.
Өйгә уздык. Хуҗаларның матурлык яратучы, иҗади кешеләр икәнлеге күренеп тора: өйнең стеналарына милли бизәкләр төшерелгән. Рәзил абый эше икән. Бөтен җирдә гөлләр үсә, картиналар, бизәкле агач урындыкларда бәйләнгән япмалар... Заманча йортта бер җылылык бар.
– Шәһәр фатиры кебек булмасын дип, Рәзил йортны шулай агачтан төзеде, – диде Рузилә апа. – Үзем исә чәчәкләр, гөлләр яратам, алары минем өстә.
Ир белән хатын Әдәмсәгә күченеп кайткач, авылның мәдәни тормышына кереп чумган. Икесе дә мәдәният йортына репетицияләргә йөри, авыл һәм районда сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Рузилә апа ансамбльдә җырлый, Рәзил абый гармунда уйный. Берничә тапкыр «Балкыш» фестивалендә катнашканнар.
– Гармунда уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Алты яшемдә мунчага барып, гармун тарта идем, – диде Рәзил абый.
Рузилә апа спорт белән дә дус – «Өченче яшь» спартакиадасы активисты, йөгерү һәм йөзү буенча муниципаль этап призеры, Казанда үткән дартс ярышында бронза призер...
P.S. ...Күңеле матур кеше генә гүзәллек тудыра ала. Дәүләтовлар әнә шуның ачык мисалы. Ике ялгыз йөрәкнең шулай бергә кушылып, иҗади гаилә булып яшәүләре исә үзе бер матурлык.
Руфия Фазылова
Фото: Илмир Хәбибуллин
Язманың видеоварианты да бар.
Добавить комментарий