«Татар беркайчан үз милләтен яшерми!»
Тынгысыз кешеләр була, Миләүшә Хафизовна шундыйлардан. Бер сәгатьлек әңгәмә барышында әллә ничә тапкыр телефоны шалтырады. Кемгәдер хастаханә белән проблеманы хәл итәргә кирәк, икенчеләрдә бүтән гозер. Туганнары, дуслары гына түгел, танышларның танышлары да мөрәҗәгать итә икән. Һәм иң кызыгы – Миләүшә Хафизовна һәркайсын тыңлый, матур итеп җавап бирә. Бүгенге ыгы-зыгылы заманда бөтен кешегә ярдәм итәргә вакыт, энергия кайдан ала соң ул? Бу сорауга аның үз фәлсәфәсе: «Әби әйтә иде: «Кызым, Аллаһы Тәгалә башкаларга ярдәм итә алу мөмкинлеген бөтен кешегә дә бирми. Иң бәхетле, иң яраткан бәндәсенә генә андый мөмкинлек тудыра». Шуның өчен исәнлек, көч булганда, ярдәм итәргә язсын...» Гаилә көне алдыннан «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры, югары категорияле табибә, РФнең сәламәтлек саклау отличнигы, Республика тиревенерология авырулары диспансерының бүлек мөдире Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы белән очрашып, милли дә, тормышчан да әңгәмә кордык.
- Миләүшә ханым, сүзне гаиләгездән башлыйсы килә. Сез табиблар династиясе дисәм дөрес булыр. Хәләл җефетегез, улыгыз, кызыгыз да табиб. Гаиләдә татарча аралашасыз дип беләм. Балаларны ана телендә сөйләштерү авыр булдымы?
– Авыр булмады. Өйдә татар мохите иде: хәләл җефетем Нурислам белән өйдә бары тик татарча сөйләштек. Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ана теленә мәхәббәт, хөрмәтне ул тәрбияләгәндер. Кечкенәдән шигырьләр ятлата иде. Хәзер дә ятлыйм: чыгышларымда җаена туры китереп гел шигырь сөйлим.
Чистай районының Татар Сарсазы авылы кызы мин. Бик абруйлы гаиләдә үстем. Әби дә безнең белән яшәде. Әбием коммунистлар заманында да диндә булды: өчәр ай ураза тота, Коръән тутыра иде. Әти колхоз рәисе, әни укытучы булса да (икесе дә коммунист бит), бисмилла әйтмичә, ашарга утырмадылар. Төп йорт булгач, җыелышып туганнар кайта иде. Кыскасы, чын татар гаиләсе иде безнең. Ә мин исә шул кыйммәтләрне балаларга сеңдерергә тырыштым. Безнең балалар рус мәктәбендә белем алды. Ләкин татарча камил белүләренә бу берничек тә комачауламады.
Балаларда милләтенә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Безнең белән күрше булып яшәүче кайбер милләтләр арасында үзләренең чыгышларыннан оялучылар очрый. «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе буларак, күп җирләрдә булырга, төрле гаиләләр белән аралашырга туры килә. Үзләренең милләтен яшергән гаиләләрне күреп кызганам. Ә менә безнең татар халкы беркайчан үз милләтен яшерми. «Мин татар, тик телне белмим шул», – дип үкенеч белән әйтәләр.
– Сезнең кебек гади авыл баласына абруйлы КДМИга укырга керү, анда белем алу өчен зур киртәләр узарга туры килдеме?
– Авыр булды дип әйтә алмыйм. Безнең төркемдә барысы да диярлек авыл баласы иде, белем дәрәҗәләребез, тормышка карашларыбыз да бертөрле. Барыбыз да матур итеп татарча сөйләштек. Укытучыларыбыз да безгә карата бик хәерхаһ булды.
Мин беркайчан үземнең акцентымнан оялмадым. Хәтерлим, берсендә кызым белән балалар бакчасыннан кайтып барабыз. «Әни, син бит русча дөрес сөйләшмисең», – диде кызым. «Кызым, син борчылма. Иң мөһиме – мин туган телемне беләм, ике телдә сөйләшәм. Моның белән син, киресенчә, горурланырга тиешсең», – дидем.
– Бүген балалар бакчасында саф татарча сөйләшә торган сабыйларны сирәк күрәсең. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Гаепне кемнән эзләргә?
– Бу бик күп татар гаиләсенең проблемасы. Яшермим, бездә дә бар. Ни кызганыч, дүрт оныгым саф татарча сөйләшә дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, тырышабыз, татарча шигырьләр өйрәтәбез, ана телебездә аралашабыз. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу гына җитми икән. Балаларга татарчаны бакча, мәктәп тә яхшылап бирергә тиеш. Шунсыз камил дәрәҗәдә телне белү мөмкин түгел.
Телне яхшы белү өчен мохит булырга тиеш, кызганыч, ул юк. Тагын бер проблема – бүген дәү әни, дәү әтиләр оныкларны күрми. Ә безнең балалар авылда үсте. Улыбыз белән кызыбыз җәй буе авылда яшәде. Тик безнең оныклар белән утырырга вакытыбыз юк, чөнки дөнья куабыз. Болар барысы да яшь буынның ана телен белмәвенә китерә.
– Бала тәрбияләү турында сүз чыккан икән, бала культы барлыкка килүгә ничек карыйсыз? Бу начармы, әллә, киресенчә, яхшымы?
– Начар түгел дип саныйм. Балаларны яратырга кирәк. Менә яһүдләрне алыйк. Ул-кызларын шуның кадәр зурлыйлар, күкләргә күтәрәләр. Ул баланың инде белеме дә уртача гына, аның сәләте дә әллә нәрсә мактанырлык булмый, ә ата‑ана баласын үстерә. Ул аңа скрипка алып бирә, аны төрле конкурсларга йөртә, кеше арасына кертә... Лауреат итәләр, син дип, мактап кына торалар. Ә менә безнең татар халкына ул бик җитеп бетми. Бездә әдәп‑әхлак бик көчле, мин аңа бик сөенәм. Ә менә үзеңне күрсәтә белү ягы аксый. Башкалардан өйрәнергә кирәк.
Милләт турында сүз чыккач, бер фикер әйтәсем килә: ни кызганыч, халыклар бер-берсенең начар ягын гына күреп ала. Башка милләтләрдән еш кына ишетергә туры килә: имеш, безнең ирләр дүрт хатын белән яши. Шулай итеп безне көлкегә калдыралар. Әйе, бу күренеш бар, тик бит ул бик сирәк. Һәм ул татарның асыл сыйфаты да, гадәте дә түгел!
– Дистә елдан артык «Бөтенроссия татар гаиләсе» фондын җитәклисез. Аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Конкрет нәрсәләр эшлисез?
– «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма санала. Без аны 2006 елда рәсми рәвештә РФ Юстиция министрлыгында теркәдек. Фондның беренче рәисе, оештыручысы ТРның халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин иде. Туфан абый мәрхүм булганнан соң бу эшне Татарстанның халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин алды. Аның белән дә бик матур эшләдек.
Фондның бурычы – рухи-әхлакый, миллимәдәни һәм гаилә традицияләрен торгызу; гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә татар гаиләсенең статусын күтәрү; татарларның миллимәдәни, рухи үсешенә, милли үзаңын тәрбияләүгә ярдәм итү. Без Татарстанда яшәүче гаиләләр белән генә түгел, Россия, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән дә даими элемтәдә торабыз, чаралар үткәрәбез. Татарлар – дөнья буенча таралган тырыш, акыллы милләтләрнең берсе. Һәм без бер йодрык булып, ислам дине кануннарына таянып яшәргә тиешбез.
– Иҗтимагый оешмага ярдәм итүчеләр бармы?
– Безнең абруйлы, актив идарә әгъзаларыбыз бар, алар ярдәм итә.
Мәрхүм Туфан абый: «Миләүшә, безнең фондның акчасы булмас. Ә татар гаиләсе дигән сүз колакта яңгырап торырга тиеш. Ләкин син бу эшне ташлама», – дип әйтә иде. Дистә елдан артык аның әманәтен үтәп яшим, Аллаһка шөкер.
– Чит төбәкләрдә еш буласыз. Андагы татарлар бездән аерыламы?
– Шундый ук тырышлар, матурлар. Аерма – алар берничә тел белә. Мисал өчен Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезне алыйк: ана теле – татар телендә гаиләдә сөйләшәләр, ә фин, швед, немец, инглиз телләрен көнкүрештә кулланалар. Татар теле миңа нигә кирәк дип утырмыйлар, бу аларның ана теле, бетте-китте. Ә бездә ике тел өйрәнергә котлары оча. Татарларга гына түгел, русларга, башка милләтләргә дә кагыла бу.
Балаларга еш әйтәм: бер-берегез белән өйдә татарча, инглизчә сөйләшегез, ә рус телендә болай да урамда, укуда, эштә аралашасыз. Нәтиҗәдә өч тел дә онытылмый һәм сез заман таләпләренә туры килә торган алдынгы кеше буласыз.
– Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә татарларның саны 600 меңгә диярлек кимеде. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Алга таба нәрсә эшләргә?
– Безгә бүген сыйфатыбыз турында уйларга кирәк. Сыйфатлы милләт, аз санлы булса да, югалмый. Ә менә мескенлеккә төшкән милләт, күпсанлы булса да, югала. Югалмаган тәкъдирдә дә дөнья аренасында аңа карата хөрмәт булмый. Затлылык кирәк. Татар гомергә үзенең йөзен саклаган. Мин милләтебезнең киләчәге өметле икәнен беләм. Ул сыйфат ягыннан күтәреләчәк. Дөнья буенча, Россия киңлегендә карасак та, татарлар үз дәрәҗәләрен саклый, үзләрен күрсәтә беләләр.
– Яшь татар гаиләләренә нинди үгет-нәсихәт бирәсез?
– Без Россиядә сан буенча икенче урында. Милләтебезнең йөзе, тридицияләре саклануда татар гаиләләренең роле бик зур. Шуны онытмасак иде.
Милләтегез белән горурланыгыз, балаларыгызга татарларның горур тарихы, дөньяга танылган атаклы шәхесләре турында күбрәк сөйләгез дияр идем. Ә инде гомуми яшәешкә килгәндә, бер фикер әйтәсем килә: бүген бик күпләр кайгыны уртаклаша ала, әмма шатлыкны уртаклаша белми. Ә кешегә үзен бәхетле хис итү өчен кайгы уртаклашу гына кирәкми. Бик аяныч: кеше тирәюньдәгеләрнең шатлыгын кабул итә алмый. Башкалар өчен сөенергә өйрәнсәк, бәхетебез артачак. Балаларга да шуны сеңдерергә кирәк. Күршең начар яшәсә, сиңа күңелле түгел бит! Балаларың да шуны күреп үсә.
Тагын... кешегә рәнҗемәгез, кичерергә өйрәнегез. Рәнҗетергә теләүчеләр байтак булыр. Мин, мәсәлән, бөтен кешене гафу итәм. Шуның белән бәхетлемен дә...
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий