
Җиңел пар белән!
Гореф-гадәтләребез. Татар мунчасы турында
27 декабря 2017
ТАТАРЛАРДАН БАШЛАНГАН...
Татар мунчасының тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркатибе, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан 922 елда Болгарга килгәч, ирләр белән хатыннарның бергә юынуын күреп гаҗәпләнә. Бу турыда ул истәлекләрендә язып калдыра. Соңрак, X гасырның ахырларында, землянкалар казып, ирләр белән хатыннарның аерым юынганлыгы билгеле. Күрәсең, ислам дине кабул ителгәч, бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына үзгәрешләр керә.

Болгар музей-тыюлыгындагы мунча калдыкларыннан күренгәнчә, Болгар шәһәрендә – XIV гасыр урталарында ук җәмәгать мунчалары булган. Өч яклы, таштан эшләнгән бинаның калынлыгы 80–90 сантиметрга кадәр җиткән. Димәк, икеләнмичә, бабаларыбыз мунчада юынуның бөтен ләззәтен белгән дияргә була. Болгарларда су бар нәрсәнең башында тора, дигән ышану яшәгән. Ул яшәү чыганагы, пакълек билгесе саналган. Казан ханлыгы чорында Кремль мәйданында булган мунчалар турында бик күп тарихи китапларда язылган. Алар бик зур һәм затлы итеп сурәтләнә: мәрмәр бассейннар, фонтаннар белән. Ә мунчага су турыдын-туры күлдән килгән. Аның исеме дә – «Мунча күле». Көмеш сулы, дәвалау үзлегенә ия булган әлеге сулык турында халыкта төрле имеш-мимешләр, риваятьләр йөргән.
Гади халыкның мунчалары, әлбәттә, гадирәк була.
– Хәтта авыл мунчасы белән шәһәрнеке дә аерылып торган, – дип сөйләде филология, тарих фәннәре кандидаты, этнограф, КФУ мөгаллиме Руслан Бушков. – Шәһәрдә җәмәгать мунчалары булса, авылда күбесенчә кара мунчалар салганнар.
Руслан Бушков «Эх, Казан мунчасы» исемле китап язган. Архивларда утырып, тарихи фактларны «сөзгән». Каюм Насыйри һәм башка татар язучылары һәм зыялыларының хезмәтләрен өйрәнгән. Тәҗрибәле этнограф үзе өчен бик күп кызык ачышлар ясаган:
– Татар мунчасы тарихы турында сакланып калган документлар XII–XIII гасырларга карый, – дип сөйләде Руслан Бушков. – Юыну культурасы күпчелек халыкларга татарлардан күчкән дип әйтергә тулы җирлек бар. Мин, нигездә, шәһәр мунчасы культурасын өйрәндем. Шунысын төгаен әйтә алам: Казан ханлыгы чорында мунчада юынуның тәмен дә, шифасын да яхшы белгәннәр. Морзалар, хәлле кешеләрнең аерым мунчачылары булган. Алар себерке җыеп, мунчаны ягып, пар чыгарып торганнар. Бүген дә мунчаларда андый кешеләр бар.

Руслан Бушков Кремль мәйданындагы мунчалар тарихын дә өйрәнгән:
– Иван Грозный 1552 елда Казан ханлыгын басып алганнан соң әлеге мунчалар юкка чыгарыла. Соңрак атаклы саф сулы күлләр дә пычранып кибә. Ләкин нәрсә генә булса да, татарларда мунчада юыну культурасы юкка чыкмый. XVI–XVII гасырларда Казанда җәмәгать мунчалары популярлаша. Татарлардан күреп, руслар, башка милләт вәкилләре дә юынырга йөри. Бу шәһәр казнасына яхшы гына акча китерә. XVIII гасыр уртасында Казан Думасы җәмәгать мунчаларын эре сәүдәгәрләргә тапшыра. Нәтиҗәдә шәһәрдә тиз арада күпләп яңа мунчалар төзелә, шуның белән бергә аларга бәя дә арта. Мисал өчен, бер кеше өчен ике тиен торган мунчалар илле тиеннән берничә сумга кадәр күтәрелә. Билгеле инде, уңайлыкларына карап. Шулай булса да, юынырга теләүчеләр барыбер кимеми, ә арта гына.
Руслан Бушков тагын бер кызык фикер әйтте:
– Татарларның тормышы мунча белән башлана, мунча белән төгәлләнә...
– Ягъни? – дим.
– Кендек әбисе балаларны мунчада таптырган бит. Аннан сабыйны шунда юындырганнар. Мунча беренче зөфаф төне уздыру урыны да, ир белән хатынның җәен йоклый торган җире дә булган. Йорттан мәет чыккач та керне монда юганнар. Кыскасы, татарлар тормышында мунча алыштыргысыз урын булып тора.
Байлар мунчасы гади халыкныкыннан аерылган, дип әйттек. Беренчеләре өчен ул юыну урыны гына түгел, ял итү, күңел ачу мәйданы да булган. Анда бүлмәләр киенү-чишенү, чәй эчү, ял итү, тәмәке тарту, парлану, юыну өчен махсус ясалган. Гадәттә мондый мунчаларда хезмәтче – мунчачы да тотканнар. Ул үз эшенең чын остасы саналган. Гади кешеләр исә мунчаларын бер яки ике яклы итеп эшләгән.
Руслан Бушков үзен «мунча җене кагылган» кеше дип саный. Шуңа да ул бу турыда китап язарга алынган. Айга бер‑ике тапкыр озаклап парланып мунча керү – аның өчен гадәти.
– Мунчага барырга берничә көн алдан әзерләнергә кирәк, – дип аңлата Руслан Бушков. – Ашык‑пошык юынып чыгу һич кенә дә мунча керү булмый. Тән белән җан ял итсен өчен, кимендә, өч сәгать парланып, чабынып юынырга кирәк. Мин үзем каен себеркесенә өстенлек бирәм. Озак итеп чабынып, парланып утырам. Мунчада бөтен җир кызарып-пешеп чыкканчы, йөрәкләр җилкенгәнче торырга кирәк! Ә күңел хәләте яңадан туган кебеккә әйләнсен, бөтен арыганнар юкка чыксын, тән яңа туган сабыйныкы күк йомшак, керсез булсын...
КАРА МУНЧА «ПӘРИЕ»
Алда әйтелгәнчә, гади халык нигездә кара мунчада юынган. ХХ гасыр башында авылларда да ак мунчалар күренә башлый. Шулай да әле мин үскәндә безнең Апас якларында кара мунчалы кешеләр бар иде. Тәрәзәдән күреп: «Әни, кара, Сәлим абыйларның мунчасы яна», – дип кычкырганны хәтерлим. Бактың исә, ул яну түгел, ә ягу икән.
Кайбыч районының керәшеннәр яшәгән Мәлки, Иске Тәрбит авылларында бүген дә кара мунчалар бар. Бу якта гомумән ак мунчада юынмаган кешеләрне дә очратырга була. Мисал өчен, Иске Тәрбит авылында яшәүче Валерьян дәдәй Морозов.
– 80 яшемә җитеп, гомерем буе кара мунчада юындым, – диде ул горур кыяфәт белән.
Валерьян дәдәй үзенчәлекле, кызык кеше, эчендәгесе тышында аның. Кара мунчаның ягу серләре белән кызыксына башлагач, әллә шаяртып, әллә чын итеп:
– Ягып та күрсәтәм, кирәк булса, юындырып та чыгарам, – диде. – Аның берние юк. Мичкә утын тутырасың да, ишекләрне ачып куеп, ут төртәсең... Кыш көне мунчаны җылытырга ике зур кочак утын кирәк.

Ак мунчадан караны аеру өчен зур белгеч булу кирәкми – ерактан ук күренә ул. Беренчесе – морҗалы, икенчесе – морҗасыз. Әгәр инде кара мунчаны якканнар икән, әллә каян беленә – тирә‑юньгә әчкелт-төчкелт төтен исе тарала.
– Хатын-кызлар мондый мунчаны якканда борыннарын томалый, – ди Валерьян дәдәй. – Мин алай эшләп тормыйм. Ис тими миңа. Ә менә керер алдыннан әйбәтләп ишекләрен ачып, төтеннәрен чыгарабыз. Ис тиюе бар.
– Кара мунча ак мунчадан нәрсәсе белән аерыла? – дим.
– Ышту син, кара мунчаның һавасы әйбәт, коры була! Ничә кеше юынса да, идәннәр коры кала. Шуңа да мондый мунча 20, 30, 40 ел да тора, череми...
Әллә күреп үсмәгәнгә, кара мунча сәер тоелды миңа. Корым оясында юынган кебек. Ә Валерьян дәдәй, киресенчә, төтен бактерияләрне үтерә, мондый юыну бүлмәсе сулыш юллары өчен яхшы, дип саный.
Кара мунча ягу үзенчәлеге агыннан әллә ни аерылмый. Тегесендә дә, монысында да мич бар. Кара мунчага яккач, төтен морҗадан түгел, ә мич авызыннан, башка тишек-тошыклардан чыга. Биредә морҗа урынына бүрәнәгә тишек ясалган. Кара төтен шуннан тарала. Тишеккә сыймаган төтен исә мунчаның эченә тарала.
– Су монда җылына, – дип, Валерьян дәдәй мунча миченә беркетелгән тимер савытка төртеп күрсәтте. – Мичкә су сипкәч, кап-кайнар пар күтәрелә, аның хуш исе!
Бабай сөйләгәндә күз алдыма кызык бер сурәт килеп басты: мунчадан чыкканда ялгыш кына стенага сөяләсең... Беттең! Корымнан арыну өчен, тагын бер сәгать юынырга кирәк. Тик Валерьян дәдәй белән андый очракларның булганы юк икән.
– Соң стенага сөялмә! Мунчага аек килеш керәсең бит! – диде.
Иске Тәрбиттә кара мунчалы кешеләрнең берсе – Зина түти. Ул аны буяп, яңартып куйган. Тыштан караганда, кара мунча димәссең дә! Эче дә матур гына.
– Ни генә дисәләр дә, ак мунча карага тормый инде! – диде ул. – Рәхәтләнеп юынабыз. Махсус сүттермәдем...
ӨЛКӘННӘР ТӘМЕН БЕЛӘ!
Бүген нинди генә мунчалар юк: япон, фин, рус, төрек мунчасы... Һәркайсы халыкны үзенчә кызыксындырырга, җәлеп итәргә тырыша. Берсендә файдалы үләннәр тутырылган су мичкәсенә кереп утырасың, икенчесендә тәнгә төрле майлар сылап, шәп массаж тәкъдим итәләр. Җаның ни тели, кесә калынлыгы нәрсәгә җитә, шунысына бара аласың.
Әмма ләкин парадокс: башкалабызда татарлар өчен генә мунча юк. Әлбәттә, сүз монда татарча сөйләшү турында бармый. Милли йөзебезне саклый торган, кәеф‑сафа корып утырмый торган мунчаларны күздә тотуым.
– Самовар белән чәй кайнап утырган, коймак пешкән мунчага барасы килә! – диде Җиләкле бистәсендә яшәүче Сания апа. – Кая карама, ир‑атлар сыра эчеп, кычкырышып утыра. Югыйсә, без аларны карарга бармыйбыз. Киров, Мәскәү районында юк безнеңчә, татарча ипле мунчалар.
Сания апаның хыялындагыча милли мунчабыз төзелсә, бик күркәм булыр иде. Тик, ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, монда да аерым сәбәпләр бар икән.
– Шәһәр халкы мунчага юыныр өчен килми, – дип шаккатырды Казан шәһәренең Киров районына караган бер мунча директоры. – Кайвакыт, ышанасызмы-юкмы, башлары күбекле килеш кайтып китәләр. Бүген юынырга элеккеге кебек чират торулар бетте. Мунчага килүчеләрнең күбесе бер максат белән килә – кәефләнеп алып, күңел ачу, ял итү. Шуңа күрә юынудан кала халыкка ял итәргә бөтен мөмкинлекне тудырабыз...
Һәр мунча пенсионерлар өчен аерым көннәр булдырган, гадәттә ул атна башы яки уртасы. Мисал өчен, гомуми залда юыну гадәти көннәрдә 180 сум торса, ташламалы көннәрдә пенсионерлар 150 сум түләп керә икән. Мин барган мунчада өлкәннәр йөри торган көннәр – чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе иде. Ә иң кызыгы шунда: беренче көнне руслар, икенче көнне күбрәк татарлар килә икән.
– Һәр җомга алдыннан юынырга тырышабыз, – диде мунчага килгән Хәлимә апа. – Күрше йорттан иптәш хатын белән йөрим. Тагын берничә мөселман апасы килә. Гел бер сәгатьтә йөрергә тырышабыз. Парланып, сөйләшеп утырабыз.
– Ә нишләп ваннада гына юынмыйсыз? – дим Хәлимә апага.
– Беренчедән, минем аякларым авырта, ваннага менү авыррак. Икенчедән, монда юыну белән ваннаны чагыштырып булмый инде. Без бит мунча ярата торган буын.
Чынлап та, әле егерме-утыз ел элек кенә шәһәр халкы мунчага гаиләләре белән йөргән. Атна азагында җәмәгать мунчасына барып, гомуми залда юыну – бу гадәти хәл иде. Күпләр тулай торак, коммуналкаларда, иске баракларда яшәде. Ә анда кайнар су юк. Хәер, ваннасы булганнар да мунчага өстенлек биргән. Бүген дә өлкәннәр мунчаның тәмен белеп керә икән. Биредә эшләүче билет сатучы апа бер кызык хәл сөйләп үтте:
– Узган атнада бер әби көне буе ятты. Түләнгән вакыты узса да, куып чыгармыйбыз кешеләрне. Йөрәге тотып алганчы чабынган әби. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырт-тык, укол кададылар. Әби ничек кайтып җитәр икән дип, кайгырышкан идек, ул яңадан чабынырга кереп китте. Директор әйтә: «Зинһар, әбине карап торыгыз, алай‑болай була күрмәсен», – ди. Ә әби тагын ике сәгатькә якын юынып чыкты. Гомуми залларга нигездә шул өлкәннәр йөри инде. Ә яшьләр аерым яки люкс залларга килә.
Минем алдан бер төркем яшьләр тугыз сәгатькә акча түләп люкс залга кереп киткән иде. Анда ял бүлмәсе, бильярд, бассейн бар, ди.
– Юынырга вакытлары калырмы, белмим, – диде билет сатучы апа.
Декабрьнең унбишеннән соң мунчада буш заллар бик булмый икән.
– Яңа ел алдыннан ел да шулай, урыннарны алдан алып куеп, төркемләп киләләр, – диде мунча директоры.
31 декабрьдә гомуми зал ирләр өчен генә кичке алтыга кадәр эшли. Хатын-кызлар ул көнне мунчага бик килми икән. Ирләр, киресенчә, Яңа елга аяк басканчы, мунчада юынып калырга ашыгалар. Люкс бүлмәләр исә төне буена хезмәт күрсәтә. Яңа елны мунчада каршы алырга теләүчеләр дә бар икән.
...Заман белән бергә мунчага йөрү культурасы да үзгәрә. Күргәнебезчә, шәһәр мунчалары бүген яшь буын өчен күбрәк күңел ачу урынына әйләнеп бара. Тик акча артыннан куып, заман таләбе дип кенә мунчада юынуның чын асылын югалтмыйсы иде.

КИҢӘШ
Табиблар мунчаның файдасы бик зур, ди. Ул организмдагы шлакларны чыгара, үзәк нерв системасын җайга сала. Гел бер урында утырып эшләгән кешеләргә, авыр физик хезмәттә булганнар өчен файдалы. Тик бер яшькә кадәрге сабыйларга, өлкәннәргә, авырлы хатын-кызларга, шикәр диабеты, югары кан басымыннан интегүчеләргә кайнар мунча киңәш ителми. Хәер, мунча кергәндә һәр кешегә чама хисен югалтмау зарур. Мисал өчен, ләүкәдә 15–20 минуттан да озаграк утырырга ярамый. Хәл китә башласа, гомумән, чабынмаска кирәк, тиз генә юынып чыгу әйбәтрәк.
Мунча аяк кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен менә дигән урын. Организмны чыныктыруның сыналган чарасы. Кеше мунчада булганда, төрле температура йогынтысын кичерә, менә шул организмның чыныгуына ярдәм итә дә.

Добавить комментарий