
Татар теле: чыгу юлы бармы?
Уку елының беренче яртысы узып бара. Ә мәктәпләрдә татар теле буенча вазгыять һаман аңлашылмый.
27 ноября 2017
Кадерле Ана телебезнең киләчәге ничек булып бетәр? Бу сорау аз гына милли үзаңы булган һәр кешене борчый. Алай гына түгел, күпләрнең җанын айкый... Нишләргә соң? Менә шушы сорауга җавап эзләп карадым.

«СУДКА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮЧЕ УКЫТУЧЫ ЮК!»
Кул кушырып утырмыйбыз үзе: Дәүләт Советы бинасы каршына барып «Туган тел»не дә җырладык. Бауманда да җыр суздык. «Без татарлар!» дип кәттә‑кәттә шигырь дә яздык. «Мин татарча сөйләшәм» акция кысаларында ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган концерт та оештырдык. Тик... дөресен әйтик, хәлләр мөшкел. Җырлап, сөйләп кенә бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый шул. Конкрет адымнар кирәк. Дәүләт җитәкчеләреннән дә, аерым гражданнардан да. Моны сәясәтчеләр, хокук белгечләре дә шулай ди.
Редакциягә танылган адвокат Руслан Нагиевны чакырдык. Татар теле белән бәйле ыгы‑зыгы башлангач та, милли җанлы Руслан Нагиев, иң беренчеләрдән булып, эштән азат ителгән укытучыларны якларга әзер булуын игълан итте.
– Татар теле мәсьәләсендә бернинди бәхәсләр дә була алмый, – ди Руслан Нагиев. – Россия Федерациясенең 62 маддәсе бар. Аның нигезендә Россия Федерациясенә кергән республикалар үзләренең дәүләт телләрен билгели ала. Шулай ук мәгариф турында Федераль закон кабул ителгән. Анда республикаларга үзләренең дәүләт телен укыту мөмкинлеге бирелә диелгән. Ә РТ Конституциясе нигезендә, Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре. «Телләр турындагы Татарстан Республикасы законы» нигезендә республикада ике дәүләт теле дә тигез күләмдә укытыла. Моңа өстәп тагын 2004 елда Россия Конституция суды Татарстанда ике дәүләт телен укытуны тикшерде. Һәм бернинди закон бозулар тапмады. Шуңа күрә бу турыда ниндидер бәхәсләр, ризасызлыклар булырга тиеш түгел.
Рус телле балаларга татар теле укыту методикасын яңадан карарга мөмкин әле. Монысы икенче мәсьәлә. Ләкин мәктәпләрдә мәҗбүри татар телен укытудан баш тарту законга каршы килә.
– Шуңа да карамастан, РФ Прокуратурасы мәктәпләрнең астын өскә китерде. Янәсе, татар телен укыту программасы ФГОСка туры килми, – дим Руслан Нагиевка.
– Әйе, Прокуратура бары тик ФГОСка таяна, ә башка барлык законнар да татар телен мәктәпләрдә укыту ягында. Ләкин белем бирү өлкәсенә караган әлеге стандартта республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш, дип язылмаган. Гомумән, ФГОСта дәүләт телләре турында сүз юк. Шуңа күрә ул безнең төп законга каршы килә. ФГОС – бары «подзаконный акт», ул Федераль законнан өстен була алмый. Шуңа күрә Россия Югары судында ФГОС нормалары яңадан каралырга тиеш, аны үзгәртүне таләп итәргә кирәк. Әлбәттә, әлеге стандартларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы үзгәртә ала. Тик күргәнебезчә, әлегә кадәр андый хәл күзәтелми. Безнең бары бер генә юлыбыз бар – суд аша үзебезнең хокукларны яклау.
Закон нигезендә судка мәктәп, гимназиянең директорлары яки эштән кыскартылган татар теле укытучылары мөрәҗәгать итә ала. Руслан Нагиев берничә мәктәп директоры белән эш алып барган. РФ Югары Судына дәгъва документлары әзерләгән. Тик судка кадәр барырга риза булган директор, укытучылар әлегә юк.
– Әле беренче чирек азакларында мәктәп директорлары, укытучылар татар телен яклап судка бирү буенча киңәшләр сорап еш шалтыраталар иде. Ә хәзер тынычланып калдылар. Әллә бу хәлгә күнделәр, әллә куркалар. Югыйсә куркырга кирәкми, җинаятьчеләргә мөрәҗәгать итмиләр бит. Аларның хокукларын Югары судта якларлык юристлар бар...
Курку безнең кандадыр ул. Яшисе, эшлисе бар, дип куркабыз. Социаль челтәрләрдә аерым төркемнәр булдырып язышабыз, эштә чәй эчкәндә сөйләшеп, уфтанып, ә кайчакта елашып алабыз да тынычланабыз. «Ә нишли алабыз соң?» – дибез. Ә эшләүчеләр бар бит!

«КЕМНЕҢ КЕМЛЕГЕН КҮРСӘТТЕ!»
Казанда барлык фәннәрне татар телендә укытучы бары бер генә белем бирү йорты бар: Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе. Урыслаша барган шәһәр ыгы-зыгысыннан соң бирегә килеп кергәч, гаҗәпләнеп тә, сокланып та каласың. Балалар бер‑берсе белән татарча сөйләшә. Һәм барысы да үзебезчә, рәхәт...
Гимназиянең директоры Камәрия Хәмидуллинаны күпләр татар теле өчен көрәшүче, милли җанлы, фикерле ханым буларак белә. Ул Казан шәһәр Думасы депутаты да. Татарстанның халык укытучысы, андый исемле мөгаллимнәр республикада бишәү генә. Рәсми чыганаклардан анык җавап ала алмаганга, без абруйлы укытучы – Камәрия Зиннуровнага мөрәҗәгать итәргә булдык.
– Дөресен әйтим, ике айдан бирле татар теле турында бер генә журналистның да соравына җавап бирмәдем, күрәсең, вакыты җиткәндер, – диде Камәрия ханым. Татар гимназиясенең директоры проблемадан чыгу юлын бик гади күрә:
– Гаеп атта да, тәртәдә дә, – диде Камәрия ханым. – Мәскәүдән төшерелгән уку планнары арасында ана телендә белем бирә торганнары бар – бишенче вариант. Бездә фәлән кадәр татар мәктәбе бар, дип сөйләшәбез. Ни өчен ул мәктәпләр барлык фәннәрне дә татар телендә укыту программаларын сайламый? Татар теле дә кыскармый. Рәхәтләнеп татар телендә укытып ятасың! Тел өйрәтү өчен татар теле дәресе генә җитми. Әдәби телне саклап калам, чын милли мәктәп булсын дисәң, барлык фәннәрне дә татар телендә укытырга кирәк. Шул юл белән генә дөньяны күзаллау, кабул итү, милли үзаң тәрбияләнә. Ә татар теле дәресе үзе зәвык тәрбияли. Һәм ул әхлакның нигезе. Башка фәннәрне өйрәнер өчен инструмент буларак кулланыла.
2нче татар гимназиясенә дә Прокуратура вәкилләре килгән, тикшерү булган. Татарчага тәрҗемә ителгән уку әсбапларын рус варианты белән чагыштырып караганнар.
– Предметны татар телендә укытсаң кына милли мәктәп була. Татар телендә җырлап, биеп кенә, минем мәктәбем татар дип йөрү иллюзия, хата. Мисал өчен, Надежда Бабкина «Тары җире, киндер җире» дип җырлап китте. Аңа карап Надежда Бабкина татарга әйләндеме? Татар биюен бии торган мари, чувашлар да күп, аңа карап алар татарга әйләнми.
Закон бозулар тапмаганнар, чөнки уку әсбапларының авторлары, барлык биремнәр дә республиканың башка мәктәпләрендәге кебек. Аерма шунда гына – алар татар телендә. Шулай булгач, бу очракта татар гимназиясе әле киресенчә, откан да. Сәгать саннары да кимемәгән, укыту планы да үзгәрмәгән.
– Бу ситуация кемнең кем икәнен күрсәтте, – ди Камәрия ханым. – Алдынгы саналган, яхшы исемнәре булган мәктәп директорлары бер сәгать татар теле калмый торган укыту планнарын сайлады. Рус мәктәбендә директор булсам, татар теле курслары ачар идем. Анда беренче булып үзем язылыр идем, шәхси үрнәк күрсәтер өчен. Рус милләтеннән булган кайсы мәктәп директоры татар телен белә бүген? Ә ул белергә тиеш. Ул бит татар балаларын да укыта, аларның ата-аналарын, әби-бабаларын кабул итә. Безнең Конституциядә язылган бит: Президент ике телне дә белергә тиеш. Ни өчен бу барлык җитәкчеләргә дә кагылмый? Ни өчен әле бер телне генә белгән мәктәп директоры яхшы булып йөри? Аның янында гына исеме бер җирдә дә мактап телгә алынмаган мәктәп директорлары бар. Алар шартлатып ике телдә дә сөйләшәләр. Бу һөнәри кодексның бер шарты булып торса, вәзгыять, татар теленә караш үзгәрер иде, дип уйлыйм.
«МЕТОДИКАГА СЫЛТАП КАЛДЫРУ – ИҢ ҖИҢЕЛ ЮЛ!»
Дөресен әйтик, 25 ел мәктәптә татар теле укып, рус телле балаларның күбесе татарчаны аралашу дәрәҗәсендә дә белми. Кагыйдәләрен әйтеп торасы да юк. Минемчә, моның сәбәбе бик гади: татар теленә ихтыяҗ, кирәксенү юк... Ярар, рус телле балалар – икенче мәсьәлә. Монда бит чеп‑чи татар гаиләләре ана телләреннән баш тарта, мәктәпләргә барып «кирәкми» дип гариза яза. Менә монысы берничек башка да, акылга да сыймый!
– Татар теленнән баш тартучылар методикага сылтап калдыра, – ди Камәрия ханым. – Минемчә, бу сүз татар теленә ясалма килеп бәйләнде. Җиңел бит: методикасы начар! Аны әйткән кеше һәрвакыт хаклы була, чөнки методиканы идеаль итеп булмый. Андый предмет юк. Методика ул – укыту алымнары, аны һәр кеше үзенчә чарлый, тормыш тәҗрибәсеннән ала. Укытучы, коллегалары белән аралашып, китаплардан өйрәнә. Кайчан әйтелсә дә, кем әйтсә дә, һәм кайсы предметка карата әйтелсә дә: «Методика дөрес түгел», – дигән кеше хаклы була. Һәм моны тотып алдылар. Методика төп сәбәп булып калды. Телне уйнап кына укытырга кирәк диючеләргә аптырап каласың. Рус милләтеннән булган төркемнәрдә уен уйнау, бәлки, үзен аклар. Ә татар баласына ана телен бөтен нечкәлекләре белән, башка предметларны укыткан кебек эзлеклелек, тулылык, фәннилек принципларын ватмый-җимерми укытырга кирәк. Телнең социаль тышчасын, мәдәни егәрен сакларга кирәк. Шул чакта гына тел үзенең төп – милләтне яшәтү функциясен саклый алачак. Татар телен чит тел өйрәтү методикасы белән өйрәтергә кирәк, дип сөйли башладылар. Чит тел методикасына татар теле сүзен тагу шулкадәр куркыныч әйбер. Без Татарстанда яшибез! Син подъездыңнан чыкканда көнеңне исәнләшүдән башлыйсың, хәл сорашу белән дәвам итәсең. 25 ел эчендә исәнме, сау булны өйрәнергә була иде! Ә калганы мөһим түгел. Мин күршемнең соравына татарча җавап бирәм. Шул рәвешле ике җөмлә алыштык. Бетте. Шуның белән җитте. Калганын сөйләшеп торырга бүген кешенең вакыты да юк. Ул ике сүзне белгән рус кешесе үзен минем белән бер дәрәҗәдә тота, менә аның шунысы кыйммәтле. Кеше алдында миңа үз телемдә эндәшә! Миңа үз кеше булырга тели. Бу иң зур хөрмәткә лаек фал.
Татар теленә каршы чыгучы ата-аналар төп сәбәп итеп бер дәлил китерә: балаларның БДИ бирәселәре бар. Ә БДИ фәкать рус телендә. Шулай булгач, татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә уку нигә кирәк? Бу очракта, без: «Анысы шулай, тик сез Татарстанда яшисез бит...» дип акланган булабыз. Югыйсә каядыр күңел түрендә аңлыйбыз: чынлыкта, ана телебезнең дәрәҗәсе түбән, аңа ихтыяҗ юк...
– Ана теленә ихтыяҗ булсын дисәк, һичшиксез, БДИны татар телендә бирергә кирәк, – дип, сүзен дәвам итте Камәрия Хәмидуллина. – Моның өчен милли республика, төбәк – мари, чуваш, татар, башкорт, якут җитәкчеләре рус иленең җитәкчесенә барырга тиеш. Сөйләшергә, бер тапкыр, биш тапкыр. Егерме биш елга егерме биш тапкыр. Аңлатырга. БДИны ана телендә бирә торган законны кертмичә, милли мәгарифне аякка бастырып булмый. Ул законны кеше язган, аңа төзәтмә кертү юллары да бар. Шунсыз булмый. Бер телдә, әйтик, татар телендә белем алып, рус телендә имтихан тапшыру тәҗрибәсе дөньяда юк, бу фәкать Россиядә генә бар.
2нче гимназия укучылары дөнья тәҗрибәсендә булмаганча укый: татар телендә укып, рус телендә БДИ тапшыра. Нәтиҗәләр яхшы. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 90 процентыннан артыгы ел саен югары уку йортының бюджет төркемнәренә эләгә. Тик директор бу турыда бик сөйләргә яратмый:
– Безнең тәҗрибәне татар директорлары кабул итә алмый, – ди Камәрия ханым. – «Аның һаман шул инде: фәннәрне татарча укыту турында сөйли», диләр. Шуңа күрә бу хакта сөйлисем дә килми. Соң, телне саклап калуның башка юлы булмагач, нишләргә кала?! Предметны татар телендә укытып кына милли мәктәп була ала. Татар телендә җырлап, биеп кенә, минем мәктәбем татар дип йөрү иллюзия, хата. Мисал өчен, Надежда Бабкина «Тары җире, киндер җире» дип җырлап китте. Аңа карап Надежда Бабкина татарга әйләндеме? Татар биюен бии торган мари, чувашлар да күп, аңа карап алар татарга әйләнми.
2нче гимназиядә дә проблемалар бар икән. Мисал өчен дәреслекләр җитми. Татар телен дә, фәнне дә камил белгән укытучыларны табу да җиңел түгел.
– Соңгы ике ел эчендә без төрле районнардан татар телендәге дәреслекләр җыеп йөрибез, – ди Камәрия ханым. – Дәреслекләр кулланылыштан чыга. Нигездә хәзер каядыр яткан артык китапларны кайтаралар. Гомумән, татар телендәге дәреслекләр бастыру бер проблема дип беләм.
Шулай ук югары уку йортларында ана телебездә белем бирә торган укытучылар әзерләү системасы да бетте. Ә бит студентларга беренче курстан ук: «Менә син педагогик практикаңны татар мәктәбендә уз, киләчәктә ана телебезне күтәрү сезнең кулларга кала», – дип сеңдерү кирәк. Совет заманына кайтабыз. Милли үзаң тәрбияләү юк. Менә шунысы борчый...
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ГЕОГРАФИЯ УКЫТУЧЫСЫНА!
Язманы әзерләр алдыннан берничә тапкыр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Тик әлегә бер генә сорауга да җавап бирә алмадылар. Татарстан Дәүләт Советында узган 33нче утырышта узган чыгышында, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен әйткән иде. Татар теле дәүләт теле буларак 1–9 сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Әлегә бу мәсьәләдә ачыклыклар юк. Бер генә мәктәп директорының дә өстәлендә конкрет күрсәтмә ятмый. Барысы да Ольга Васильеваның рәсми хатыннан соң ачык-ланырга тиеш икән.
Әлегә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы икенче юнәлештә эш башлап җибәрде: татар теле укытучылары, теләкләре булса, яңадан әзерлек курсларында икенче белгечлек алып чыга ала. Кайсы фән булуы мөһим түгел: тарих, география, рус теле, яки башка фәнме, укырга мөмкин. Мондый курслар Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә бар. Гаризалар китергән укытучыларның күбесе башлангыч мәктәп һәм рус теле, рус әдәбияты белән кызыксына. Шулай ук тарих, риторика, физкультура, психология, технология фәннәрен сораучылар да бар икән. Кыскасы, татар теле укытучылары иписез калмаячак. ТР Мәгарифне үстерү институтына укытучылардан 2 меңгә якын гариза кергән инде.
Хәзер ничә айдан бирле нәрсәдер көтәбез. Җитәкчеләр дә, укытучылар да, ата-аналар да. Кайберәүләр инде кул да селтәде. Конкрет адымнар кайчан ясый башларбыз соң? Бөтен кеше барысын да белә, аңлый, күрә, ә Ана телебез үги булып кала бирә. Сүзләрдән конкрет эшләргә күчәр вакыт җиткәндер. Һәр кеше үз югарылыгында эшләр вакыт...
– Бу ситуация кемнең кем икәнен күрсәтте, – ди Камәрия ханым Хәмидуллина. – Алдынгы саналган, яхшы исемнәре булган мәктәп директорлары бер сәгать татар теле калмый торган укыту планнарын сайлады. Рус мәктәбендә директор булсам, татар теле курслары ачар идем. Анда беренче булып үзем язылыр идем, шәхси үрнәк күрсәтер өчен. Рус милләтеннән булган кайсы мәктәп директоры татар телен белә? Ә ул белергә тиеш. Ул бит татар балаларын да укыта, аларның ата-аналарын, әби-бабаларын кабул итә. Безнең Конституциядә язылган бит: Президент ике телне дә белергә тиеш. Ни өчен бу барлык җитәкчеләргә дә кагылмый?
Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе Камәрия Хәмидуллина:
– Кайчан соң безнең халыкның, милли җанлы шәхесләребезнең әйткән сүзләренә игътибар итә башларбыз?! Конституция кабул иткәнгә 25 ел узып китте. Кайда безнең милли университет? Ни өчен безнең хыяллар тормышка ашмый?
Добавить комментарий