«Исәнмесез!» белән генә чикләнмәсеннәр!
Уеннан уймак чыкмый! Казан шәһәренең 116 нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укыткан Зилә Габдинова шулай дип ышандыра.
02 октября 2019
– Зилә Әфтәховна, бүген күпләр татар телен укыту методикасының катлаулы булуыннан зарлана. «Баланы авыр грамматика укытып биздергәнче, татар телендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк», – дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Бу фикер белән килешәсезме?
– Мин элек-электән дәресне укучылар өчен ничек кызыграк итәргә икән дип баш вата идем. Укучы дәресеңә яратып йөрсен, телне өйрәнсен өчен нишләргә? Укыту программасы авыр итеп төзелгән, дәреслекләр шулай ук бик катлаулы... Шуңа күрә мин беркайчан да программага гына таянмадым. Дәреслекләр буенча гына да эшләмим. Мин Максимов, Фәтхуллова, Хәйдәрова кебек методика авторларының һәркайсыннан кызыклырак алымнарын алып, үземнекен өстәп, балаларны иң элек татар телендә сөйләшергә өйрәтергә тырышам. Күп кенә укытучылар дәреслеккә карап, һәр ноктасына кадәр эшләтеп, балаларны телдән биздерә. Катлаулы грамматиканы аңламагач, балага тел өйрәнү кызык түгел.
– Шулай да искә алган методикалар арасында кайсысын иң отышлысы дип саныйсыз?
– Әңгәмә, уен формасы, Максимовның структуралары, сөйләм калыплары, Хәйдәрованың төрле‑төрле ситуацияләр бирү алымы – боларның һәркайсын кулланам. Әлеге методика авторлары минем дәресләргә дә килеп йөри иде. Алар белән бергә дәрес планнары төзедек, эшләдек. Галимнәр бу бурычларның ничек үтәлгәнен үзләре килеп карый, балаларны сөйләштерә иде. Яшерен-батырын түгел, укучылар белән килешеп, алдан әзерләнгән дәресләр дә була. Әнә шундый очрак түгелме икән, дип тикшерер өчен, балаларга үзләре дә сораулар биреп карыйлар иде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән өч ел элек безне Валерия Мещерякова укытты. Инглиз теле буенча Россия күләмендә семинарлар үткәргән галим бу. Әнә шул инглиз теленә өйрәтү методикасын татар теленә карата да кулланган ул. Үзе камилләштергән әйбәт система килеп чыккан. Дәрес энәсеннән-җебенә кадәр язылган. Монда бернәрсә дә уйлап утырырга кирәкми. Нинди уенчык алырга, нинди сүз әйтергә – барысы да билгеле. Бер дәрес, бер уен икенчесенә бәйләнеп китә. Балаларны ул өйрәткәнчә укыта башладык. Дәресләребезне видеога төшереп җибәреп, ул аларны карый, тикшерә, хаталарны әйтә иде. Дәрес гел уеннардан тора. Бу системага шулкадәр яратып кереп киттек. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать калды. Бу аңлашыла да, укучылар дәрестә катлаулы грамматика гына өйрәнеп утырмый, рәхәтләнеп татар телендә аралаша. Ата-аналар да: «Күптән шулай укытасыгыз калган», – ди иде. Уен формасындагы дәрес бик күп әзерлек сораса да, балалар анда телне теләп һәм җайлы итеп өйрәнәләр. Бу дөрестән дә нәтиҗә бирә торган методика. Уен барышында бер сүзне төрле структурада кабатлыйлар. Әйтик, шул ук зат килешләрен генә алыйк. Уен барышында укучы: минем чәчем матур, синең чәчең матур, аның чәче матур кебек җөмләләрне кабатлый-кабатлый, килешләрне дә отып бетерә. Шәһәр баласына моны китаптан укып кына аңлатуы кыен. Мондый дәресләрдә укытучыга да гел сөйләп торырга кирәк.
– Татар теле тирәсендә бәхәсләр куерган чорда да шушы уен алымы турында бик күп фикерләр яңгырады. Кайбер белгечләр: «Татар телен уен рәвешендә генә укыту дөрес түгел, аны башка телләр кебек үк тирәнтен өйрәтергә, бөтен кагыйдәсенә төшендерергә кирәк» – дип белдерде...
– Андый катлаулы ысул белән ничә еллар дәвамында тел өйрәтеп карадык бит инде. Татар теленнән, киресенчә, биздереп кенә бетердек. Уен формасы барыбер үзен аклый. Телгә өйрәтсәң, башлангыч сыйныфларда өйрәтеп каласың. Бу чорда бала телне тулысынча сеңдерә. Бишенче класстан соң исә ул инде телне авыррак үзләштерә башлый. Гадәттә, дәрестә 14 уен үткәрәм. Бер уенга уртача 2–3 минут вакыт туры килә. Шуннан да күбрәк уйнаса, бала туя башлый. Шуңа күрә аңа тиз арада икенчесенә күчәргә кирәк. Шулай бер уеннан икенчесенә күчә‑күчә дәрес үтә дә китә. Балалар: «Бүгенгә беттедәмени?», – дип күңелсезләнеп утыралар.
– Сез эшли башлаган чор укытучы һөнәренең дә, татар теленең дә шактый популяр чорына туры килгән. Шушы вакытлар сагындырамы? Әллә инде яңа технологияләр, мөмкинлекләргә бай булган хәзерге заман шартларында эшләргә җиңелрәкме?
– Ул чорда эшләве күпкә җайлырак иде, чөнки ул вакытта татар теленең кирәклеге сизелеп торды. Балалар да тел белү кирәк дип, теләп, тырышып укыйлар иде. Ул чорда ата-аналар да татар телен укытуга бик җитди карады. Хәзер, әлбәттә, мөмкинлекләр күп. Ләкин балаларда да, ата-аналарда татар телен өйрәнү, өйрәтү теләге кимеде. Хәзер аларга татар теленең нигә кирәк икәнен ешрак аңлатырга туры килә. Татар балалары өчен туган тел булса, рус телле балалар өчен ул – дәүләт теле. Җәмәгать урыннарында аралашканда, мәдәни чараларда, гомумән, янәшәңдә синең белән бергә гомер кичерүче халыкның телен, тел аркылы аның гореф-гадәтләрен белү замана кешесенә рухи байлык өсти, дип саныйм мин.
– Соңгы елларда татар теле тирәсендә шушындый катлаулы вазгыять килеп тууның төп сәбәбен нидән күрәсез?
– Беренчедән, бу эш дәүләт дәрәҗәсендә куелмаган. Әйткәнемчә, 90нчы елларда телгә карата булган кызыксыну белән бүгенге кызыксыну шактый нык аерыла. Телнең киләчәктә ни дәрәҗәдә кирәк булачагына фаразлар буенча, әлбәттә. Кирәк булмагач, аңа уку сәгате бүлүне дә кирәк тапмыйлар, билгеле. Аннан шунысы да бар: ничә еллар дәвамында атнасына 4–5 сәгать татар теле дәресе укып, балалар татарча тиешле дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнмәде. Күп балалар мәктәптән татар телен белми чыга. Ата-аналарның төп дәгъвасы да шул. «Грамматиканы өйрәнеп утырып, сөйләшергә өйрәнә алмады», – диләр.
– Зилә Әфтәховна, сез татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия съездында: «Безнең буынга, бәлки, татар теленә яңа сулыш өрү вазыйфасы йөкләнгәндер», – дигән идегез. Яңа сулыш дигәндә, нәрсәне күздә тотасыз? Татар телен ничек популярлаштырырга?
– Беренчедән, кеше күп җыела торган җәмәгать урыннарында татар телендәге язулар күбрәк булсын иде. Барлык татарлар да, оялмыйча, горурланып үз телендә сөйләшсен иде. Мисал өчен, минем тормыш иптәшем Айдар (Айдар Габдинов – Татарстанның атказанган артисты, – Ред.), русча ничек кенә яхшы сөйләшсә дә, җәмәгать урыннарында гел татарча гына аралаша. Татар телендә әйткән сүзен аңларга тырышып басып торган рус кешесе белән дә тегесе аңлаганчы барыбер татар телендә сөйләшә ул. Безнең өйдә кагыйдә шундый: өйдә фәкать татар телендә генә сөйләшәбез. Шуңа күрә яңа сулыш дигәндә, әнә шулай гаиләдә ата‑ана тарафыннан туган телгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләүне дә күздә тотуым. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Дәресен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырса, укучы аның дәресенә яратып йөреп кенә калмыйча, телне дә җиренә җиткереп өйрәнәчәк. Аннары бүген төрле чараларда ясалган чыгышларның да нигедә рус телендә булуы күңелгә тия. «Исәнмесез!» дип башлыйлар да рус телендә сөйләргә тотыналар. Түрәләргә ике дәүләт телен дә тигез дәрәҗәдә белгән, кулланган өчен өстәмә эш хакы түләүне дә кире кайтарыр идем. 90нчы елларда бик нәтиҗәле эшли иде бу кагыйдә. Искиткеч зур стимул булыр иде ул. Элек түрәләр хәтта репетитор яллап татар телен өйрәнә иде. Үземнең дә ике-өч кешегә дәрес биргәнем булды. Беркем дә татарча сөйләшмәгез, татар сүзләрен бөтенләй кулланмагыз, дип мылтык тотып тормый бит. Барысы да үзебездән генә тора!
Добавить комментарий