Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстан бабайлары: туган җирдән китү юк!

Татарстан бабайлары: туган җирдән китү юк!

Өлкән буын вәкилләренең берсе турында “Татарстан” бүген бик рәхәтләнеп яза.

14 ноября 2016

Сугыш кичеп, фашизмны җиңгән ветераннарыбызга без һәрчак олы хөрмәт белән карыйбыз. Вакыт бара. Бүген инде аларның балалары өлкәнәйде – үзләре әби-бабай булдылар. Язмышлары әти-әниләренеке кебек фаҗигале булмаса да, зирәклекне, олпатлыкны туплап өлгергән инде алар. Әлеге буын вәкилләренең берсе турында “Татарстан” бүген  бик рәхәтләнеп яза.
img_1624
...Татар Гаделшасы авылындагы берсеннән-берсе чуар йортлар безне –  ачык йөз, ә алар каршында чемченеп йөргән казлар тәкәббер кыяфәт белән каршы алды. Гаделша клубы директоры Гүзәлия Мусина белән көзге пычракка баткан сукмаклар буйлап авылның атаклы урыны – “Хисмәтуллиннар йорты”на юнәлдек.
Геннарның йогынтысы бар ул! 
– Күптән түгел бу йортның бенефисын үткәрдек, – дип сөйли Гүзәлия. – Бик зур бәйрәм булды – кунаклар күп килде, иҗат кешеләре дә бар иде, үз әсәрләрен башкардылар. Гомумән, йорт хуҗасы Мансур абый янына киңәшкә бөтен авыл халкы йөри. Аның әтисе бик зирәк кеше булган, ул да шундый. Мин аны “универсал” дип атыйм. Кирәксә, ярдәм дә  итә, җырлый да, бии дә. Уллары да бик әйбәт. Берсе, Марс исемлесе, фәннәр докторы, “Татмелиоводхоз”ны җитәкли; икенчесе – икътисад фәннәре кандидаты, Казан мәдәният университетында кафедра мөдире, Казан аграр университетында укыта. Икесе дә Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәрләре. Геннарның йогынтысы бар ул!
– Гаделша өчен Хисмәтуллиннар төп меценатлар булып исәпләнә, бер генә бәйрәм дә аларның ярдәменнән башка узмый, – дип дәвам итә сүзен Гүзәлия. – Еш кына бөтен гаиләләре белән кайталар, ата-аналарына хуҗалык эшләрендә булышалар. Хуҗалыклары зур бит – сарыклар да, кәҗәләр дә, тавыклар да, умарта да асрыйлар. Пенсиядә булса да, Мансур абый бер дә тик тормый – фермер ул. 100 гектардан артык җир эшкәртә, ашлык, бал бирүче үсемлекләр һәм башка культуралар үстерә. Ә Зөлфирә апа умарта карый, бакчасында искиткеч матур чәчәкләр үсә.
img_1626
Зирәклек чыганагы 
Менә без ачык яшел төскә буялган, агачтан уеп ясалган бизәк белән сырланган йорт янына килеп җитәбез. Каршы алырга хуҗа үзе чыга – зәңгәр күзле, таза гәүдәле, кояшта янган йөзле, башында – түбәтәй. Сөйләшкәндә ул аңа кагылып-кагылып ала, әйтерсең, кирәкле сүзләрен шуннан ала, безгә инде түбәтәй зирәклек чыганагы булып тоела башлый.
Сырлап ясалган йорт бизәкләре белән таныштырганда, Мансур абыйның горурлыгы йөзенә чыга. Тәрәзә йөзлекләрен, сыерчык ояларын Марсның улы, өлкән оныгы Марат узган җәйдә ясап киткән икән, ә сеңелләре Азалия белән Камилә аңа булышып торган. Зөлфирә апаны менә өйдә тота алмадык – аны оныкларын карашырга чакырып алганнар. Йортның һәр тәрәзә төбеннән безне ул үстергән гаҗәеп матур гөлләр генә сәламләде.
img_1661
"Горурланырлыгыбыз бар!"
Кунак бүлмәсенең ике дивары да грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән тулган. Берсендә – улларыныкы, икенчесендә – оныкларыныкы.
– Балаларыгызны ничек шулай әйбәт итеп үстерә алдыгыз? Сере нидә?
– Бернинди дә сер юк. Мин тәрбияләмәдем аларны, шул гына!
– Кем соң?
– Әниләре. Мин өстән күзәтеп кенә тордым. Кирәксә, катнашырмын, дип уйлый идем. Туры килмәде. Бер тапкыр әниләре берсенә яхшы гына эләктерде – кесәсеннән тәмәке тапкан булган. Ул аларны кирәк чакта гына тирги иде, гадел итеп тәрбияләде. Хезмәткә, матурлыкка һәм дингә мәхәббәт белән үстерде. Колхоз вакытында мин хуҗалыкның баш агрономы идем, ел әйләнәсе командировкалардан кайтып кермәдем, чәчү орлыгы, ашлама эзләп чабарга туры килде. Шуңа күрә балаларымның тәрбияле булулары – минем хезмәт түгел, алар әниләренә һәм геннарга рәхмәтле булырга тиешләр, дияр идем.
img_1702
Игелекле эшләр эшләргә кирәк
Саубуллашканда бизәкле капкаларга тагын бер кат сокланып карадым.
– Хатыным шәһәргә күчеп китик дип әйтеп караган иде, туган җирдән китү юк, дидем, – ди Мансур абый.
– Балаларыгызны җибәргәнсез бит...
– Монда фәннәр докторы булып булмый бит. Алар еш кайта, булышалар, телефон аша сөйләшеп торабыз, кайсыбызга нәрсә кирәк, табып бирәләр.
– Гаиләдән килгән сыйфат инде бу сезнең, димәк...
– Мин болай уйлыйм: Коръәннең һәр сүрәсе ничек дөрес яшәргә өйрәткән. Әмма үгет-нәсыйхәт артыннан фанатларча иярергә кирәк түгел, тирә-юнеңдәге кешеләргә дә, үзеңә дә  яхшы булсын өчен, игелекле эшләр эшләргә кирәк. Шулай итсәң, тормышың җиңел, якты булачак.
img_1709

Добавить комментарий

Тема номера