Татарстан чаңгычылары Россия чемпионатында җиңү яулады
Ханты-Мансийскида уза торган ярышларның өченче көне Татарстанга алтын һәм бронза медаль китерде.
28 марта 2017
Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Ярышларның өченче көнендә, 28 мартта, спортчылар ирекле ысул белән индивидуаль узышта көч сынашты. Татарстан чаңгычылары ике медаль яулады.
Ир-атлар 15 чакрым арага узышты. Бу юлы да Ханты-Мансийск чаңгычысы Сергей Устюговка тиңнәр булмады. Исегезгә төшерәбез, Сергей быелгы Россия чемпионатында моңа кадәрге ике узышта да – скиатлон һәм спринтта җиңү яулаган иде инде. Инде менә өч мөмкинлектән – өченче атын! Бүгенге узышларда икенче урынны Төмәннән Денис Спицов яулады. Ә өченче баскычта – Татарстанның Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков. Узышларда Татарстаннан тагын бер чаңгычы, 20 яшьлек Зәй егете Егор Казаринов та уңышлы чыгыш ясады – 8 нче урынга күтәрелде.
"Өченче урынга күтәрелүем канәгатьлек бирә. Көчле чаңгычылар узышында бу яхшы күрсәткеч. Канада Дөнья кубогы ярышларының финалыннан кайтып, биредәге шартларга яраклашу процессы бара. Берничә көннән үземне тагын да яхшырак хис итәчәкмен. Әлегә төн уртасында уянырга туры килә – йокы кача. Беренче көнне үземнең яраткан дистанция – 30 чакрымга скиатлонда катнаша алмавыма да кәеф кырылды. Иртәгә командалы спринт һәм эстафетада катнашачакмын", – дигән Андрей Ларьков.
Хатын-кыз чаңгычылар 10 чакрым арага узышты. Беренче урында – Татарстан һәм Вологодск өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Анна Нечаевская. Икенче урында – Анастасия Седова (Мордовия), өченчедә Мария Гущина (Ханты-Мансийск).
"Татар-информ"
Добавить комментарий