![«Татарстан» журналы җиңүчеләрне игълан итте](https://protatarstan.ru/old/news/2018/01/1-1-7.jpg)
«Татарстан» журналы җиңүчеләрне игълан итте
Бүген "Татмедиа"ның конференц-залында "Татарстан журналының әдәби премиясе" җиңүчеләрен котлау тантанасы булып узды.
15 января 2018
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-6-4-960x640.jpg)
Татарча бәйгегә 10 әсәр кабул ителде, шулардан 4 автор финалга чыкты. Болар - Гөлүсә Закирова, Сәмига Сәүбанова, Айгөл Абдрахманова, Ландыш Әбүдарова. Жюри бертавыштан 1нче урынга лаек дип Айгөл Абдрахманованы тапты.
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-4-6-960x640.jpg)
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-3-6-960x640.jpg)
Жюри рәисе Разил Вәлиев әлеге бәйгенең оештырылуыннан канәгать булуын ассызыклады:
- Әдәби журналларның әдәби бәйгеләр игълан итүе - табигый хәл. Ә менә иҗтимагый-сәяси басмада шушындый конкурс булдырылып, авторга китап бастырырга мөмкинлек бирү - бу икеләтә сөенеч. Мин "Татарстан" журналын даими укып барам, сәяси хәлләрдән хәбәрдар булып торганга, беренче эш итеп, аның азаккы битләрен ачам. Чөнки ул өлештә җылырак, әдәбирәк язмалар урын алган була. Хикәяләр бастыру журналны тагын да җылырак, кешеләргә якынрак итте.
Хикәя белән повесть кебек кече жанрларга игътибар бирү дә уңышлы. Чөнки, хикәя - ул бик катлаулы жанр. Урта буын, өлкәнрәк язучыларның темалары, күтәргән проблемалары миңа яхшы таныш, ул хакта олпат-олпат язучыларыбыз элек тә язды. Әмма киләчәк - яшьләрнеке, миңа бүгенге көндә яшьләрнең нинди темалар күтәрүе кызыклы. Нәкъ менә алар заманны чагылдырырга тиешләр бит".
Җиңүчеләрне чын күңелдән КОТЛЫЙБЫЗ!
Әдәби бәйге алга таба да дәвам итәчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Добавить комментарий