Татарстанда рок яратучылар өчен онлайн-бәйрәм
Быел 25 яшен каршылаган «Волга-Волга» ВИА ел азагында гастрольләр белән бөтен Россияне диярлек йөреп чыкты. Ә әлеге юбилей туры Казанда «Волга-Волга» студиясендә кечкенә генә онлайн-концерт белән башланып китте. Бәйрәмдә төркемнең сәнгать җитәкчесе һәм алыштыргысыз солисты Антон Салакаев Татарстанның төрле буынга караган атаклы музыкаль төркемнәрне чакырган иде. Вакыт ягы чикләнмәсә, алар шактый күбрәк булыр иде, дип билгеләп үтте ул. Ә «КуЛай» төркеме солисты Эдуард Фазылҗановның «Рок-н-роллда пенсия яше юк!» дигән сүзләре бу очрашуның девизына әйләнде. Бу шигарь төрле буын татарстанлылар өчен яңгыраган җырларны туплады. Үз тарихында җирле вокаль-инструменталь ансамбльләрнең бөтенесен дә күргән «Татарстан» журналы, әлбәттә инде, мондый вакыйганы күрмәмешкә салышып узып китә алмады һәм аның үзәгендә кайнады. Музыкантлар җырлап кына калмады, редакция сорауларына җавап бирә-бирә, журнал укучыларына үз иҗатлары турында да сөйләде.
21 декабря 2022
1. Сезнең төркем ничек һәм кайда барлыкка килде?
2. Нәрсә турында җырладыгыз һәм җырлыйсыз?
3. Тирә-яктагы нинди вакыйгалар иҗатыгызга йогынты ясады?
4. Татарстан рок-музыкасы нинди ул?
5. Сез нәрсә турында хыялланасыз?
«ДОМ КУКОЛ» ТӨРКЕМЕ:
– ИҖАТТА ГРАФИК ЯКИ ПЛАН ДИГӘН НӘРСӘ ЮК
– Төркемебез Казанда оешты, – ди Олег Бурилов. – Башта идея туды, аннары үзеннән‑үзе бөтереп алып кереп китте.
– Өлкәнәя барган саен, репертуар да үзгәреп, тагын да мәгънәлерәк була бара. Гомумән алганда, җырларыбыз стиль ягыннан да, мәгънә ягыннан да шактый төрле – мәхәббәт, тормыш, хис-кичерешләр, үзара мөнәсәбәтләр, мистика турында, хәтта абстракт һәм фантастик сюжетлылары да бар.
– Без һәрвакыт хис-кичерешләребез турында җырлыйбыз. Иҗатта график яки план дигән нәрсә юк, ничек килеп чыга, шулай килеп чыга. Иң мөһиме: без принципиаль рәвештә «сату өчен» җырлар язмыйбыз һәм эшләмибез, бернәрсәгә дә бәйле, беркем каршында да бурычлы түгел.
– Татарстан музыкасы шактый үзенчәлекле, мин аны игелекле, якты, дип әйтер идем төшенкелек рухында түгел ул. 2000 нче елларда аның күтәрелеше булды, аннары сүлпәнәю күзәтелде, хәзер исә кабат үсеш чорыдыр дип уйлыйм.
– Музыка аны тыңлаучыларга шатлык китерсен иде дип хыялланам.
«КуЛай» ТӨРКЕМЕ:
МУЗЫКА – СПОРТ ТҮГЕЛ УЛ, ИҢ БЕРЕНЧЕ БУЛЫРГА КИРӘКМИ, БАШКАЛАРГА ОХШАМАУ ЗАРУР
– Безнең төркем 1991–1992 елларда... Казан энергетика институтында оешты, – дип сөйли Эдуард Фазылҗанов. – Бу состав 1997 елга кадәр эшләде. Концертлар белән йөрдек, Земфира, «АукцЫон» белән таныштык. Төркем башта «КуКуКиКиЛай» дип атала иде. Хәзерге вакытта без бишәү – «КуЛай» төркеме менә шул инде. Без атнага бер тапкыр очрашабыз, бу бер хобби кебек.
– Хәзер романтикага, Жанна Агузарова стилендәге җырларга тартыла башладык. Гомумән, барлык шигырьләребез кәефкә бәйле, баштан кичкәннәр, хис-тойгыларыбыз турында алар. «Ела» дип исемләнгән соңгы җырыбыз, мәсәлән, гаилә турында.
– Безгә кораб бортының теге ягындагы вакыйгалар түгел, аның эчендәге хәлләр йогынты ясый.
– Татарстанның хәзерге рок-музыкасын бераз аңлап бетермим. Ул ниндидер стандартлыга әйләнде. Иҗатта төп принцип – бөтен кеше кебек эшләмәскә кирәк. Бу спорт түгел, монда иң беренче булырга кирәк түгел, башкаларга охшамау зарур. Мин яшьләргә оригинальрәк булырга киңәш итәр идем.
– Иҗатымны аңлый торган кешеләр күбрәк булсын иде дип хыялланам.
«ВОЛГА-ВОЛГА» ТӨРКЕМЕ:
– БЕЗ ТАМАШАЧЫ, КЫЗЛАР ӨЧЕН ИҖАТ ИТӘБЕЗ
– Музыка укытучыбыз безне гитара түгәрәгенә җыя иде, мин шунда эләктем дә, – дип искә ала Антон Салакаев. – Бу 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башы иде. Бер репетиция вакытында югары сыйныфтагыларның мәктәп ансамблен тыңладым һәм үз төркемемне булдыру идеясе белән янып йөри башладым. Коллективның беренче составы тулысынча дуслардан торды. Берәү дә бернәрсәдә дә уйный белми, гитара, бас-гитара, барабан серләренә үзебез төшендек. Акрынлап состав үзгәрде, һәм без профессиональ музыкантларны чакыра башладык.
– Без һәрвакыт мәхәббәт турында җырладык. 8–9 нчы сыйныфларда укучы малайлар тагын нәрсә турында җырлый алсын инде? Репетицияләрдә очрашып, ул чорның танылган рок-коллективлары («Аквариум», «ДДТ», «АукцЫон») турында фикер алышканда, аларның иҗатында мәхәббәттән тыш, социаль протест, бәйсезлек кебек башка темалар да барлыгын аңлый идек. Без дә андый җырларга алынып карадык... Ләкин, гомумән алганда, егетләр ни өчен оештыра соң ул төркемнәрне? Әлбәттә, кызлар һәм мәхәббәт дип.
– Әгәр дә кеше җыр яза икән, бу еш кына бик көчле тетрәнүләр вакытында була. Беренчесе – мәхәббәт. Үсә төшкәч, син ил, дуслар тормышының йогынтысын күбрәк тоя башлыйсың. Иҗат кешесе өчен бу тетрәнүләр һәрвакыт хәлиткеч әһәмияткә ия, һәм алар иҗатта чагылыш тапмый кала алмый.
– Советлар Союзыныкы, Россиянеке һәм чит илнеке кебек үк. Кемдер безне ниндидер югарылыкка ирешә алырлык түгел дип саный, янәсе, әнә кайдадыр Ленинградта яки Екатеринбургта шундый-шундый төркемнәр бар иде, ә бездә мондый гына. Уңыш факторы дигән нәрсә, шулай ук теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның менталитеты бар. Бездә 70 нче еллар башыннан шәп төркемнәр («ЗМЧ», «Поролон») оешты һәм аларның һәркайсы «Наутилус Помпилиус» һәм «Аквариум» дәрәҗәсендә була алыр иде, тик кайдадыр ни дә булса килеп чыкмады. Күпчелек шәһәрләрнең үз рок-клублары һәм рок-лабораторияләре эшләп торды, бу, әлбәттә, бөтен илгә танылырга ярдәм итә иде. Шулай да Казанда туган коллективлар шактый яхшы дәрәҗәгә ирешеп килде.
– Без тамашачы, кызлар өчен иҗат итәбез. Җырларыбызны мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен, аларны тыңласын һәм концертларга килсен иде, дип хыялланабыз. Моннан тыш, «Волга-Волга»ның концертлардан кала да проектлары шактый: үз фестивалебез, дисеңме, яшь төркемнәр белән продюсерлык эше, музыка студиясе, альбомнар, саундтреклар язу, кино төшерү, дисеңме – планнарыбыз бер елга алдан язып куелган.
Фото: Александр Ефремов, Алсу Шакирова
Добавить комментарий