Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанга сәлам!

Таныш булыгыз: Айталина һәм Дмитрий Петровлар – үрнәк якут гаиләсе. Ни өченме? Беренчедән, бик матурлар. Икенчедән, яшьләр. Өченчедән, күп балалы: ике яшьлек Мичийэ һәм биш айлык Нарыйа гына түгел әле аларның сабыйлары. Алардан зуррак өч уллары – Айаал, Айтал һәм Мичил, каникул булганга, авылдагы әбиләрендә кунакта икән.

Мондый гаиләләр – Якутиянең терәге һәм өмете: алар ватаннарын ярата, гореф-гадәтләрне санлап яши, балаларына ана телен өйрәтә һәм... Татарстанга сәлам юллый – анда Дмитрийның татар әбисе туган.

Айталина белән Дмитрий университетта, китапханәдә танышкан. Берсе – геологияразведка, икенчесе энергетика факультетында укыган. Бер-берсенә гашыйк булганнар һәм менә инде 13 ел бергә. Туйны якутча үткәргәннәр, шул вакыттан бирле гаиләдә бер традиция яши – һәр елны бөтен Петровларга осталардан яңа милли костюм тектерәләр. Дмитрий исә хәләленә милли бизәнү әйберләренең яңа комплектын бүләк итә. Алар әле төрле конкурсларда да даими катнашалар. Күптән түгел республика күләмендә уздырыла торган «Якутиянең яшь гаиләсе» бәйгесендә җиңгәннәр һәм 300 мең сум акча отканнар.

Петровларга Якутиядә яшәү ошый, кайвакыт, 54 градуска кадәр суыткач кына, җылы якка күченәселәре килеп китә. Әмма мондый суыклар, аңа бәйле уйлар еш булмый. Һәм Петровлар җылы якка ялга барсалар да, бер атнадан ук өйләрен, табигатьләрен һәм мәңгелек туңлыкны сагына башлыйлар. Туган як шундый инде ул – үзенекеләрне беркая да җибәрәсе килми. 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: