Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тәтеш: җанга якын эш

Тәтеш: җанга якын эш

Ничек, сезнең әле Тәтештә булганыгыз юкмыни? Сәяхәткә һәвәс туристлар мохитендә бүген бу сорау сүзсез шелтә кебек яңгырый. Гигант кырпы балыгы һәйкәле янында фотога төшмәү яки Молоствовларның алпавыт утарында булмау – башкаланы барып күрмәүгә тиң: болай ярамый! Гаҗәпме? «Юк, бу – нигезле гаепләү», – дип саный Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та. Һәм бер сан атый: 130 мең. Идел буендагы тыйнак кына кечкенә кала быел шулкадәр сәяхәтчене кабул итәргә әзер.

28 августа 2022

Провинциаль Тәтештәге борынгы сәүдә-гәрләр каласы аурасын саклап калган купшы йортлар арасында – идеаль юллар. Һәм көндез кояштан энергия туплап, төнлә яктырып күренә торган юл билгеләре. Төсле музыкалы фонтан һәм көмеш сулы буа яр буйлары – барысы да авангард, заманча. Пөхтәлек буенча исә Тәтеш күп көндәшләреннән бер башка өстенрәк.
РАРИТЕТЛАР БИХИСАП
– Безнең өчен 130 мең турист та чик түгел. Бурыч – 200 мең кунак кабул итү, – дип гаять зур планнары белән бүлешә Рәмис Хатыйп улы. – Бу чынга ашарлыкмы? Менә үзегез уйлап карагыз: 2017 елда безгә 45 мең турист килгән. Аннан алты ел элек 13 тапкыр (!) азрак булган.
глава
Былтыр исә без инде 109 мең сәяхәтчене кабул иттек! Без, алма пеш, авызыма төш, дип ятмыйбыз – гел яңа туристлык маршрутлары тәкъдим итәбез, Аллаһка шөкер, районыбызда һәйкәлләр, истәлекле, уникаль урыннар җитәрлек. Вшиха тавыннан искикеч манзара ачыла. Иделдәге иң озын баскыч. Укчылар арбалеттан атарга рөхсәт итә торган каравыл каланчасы. Бер гасырлык карагачлар үсеп утырган Мәхәббәт аллеясы булган чын алпавыт утары. Ниһаять, тиңдәшсез интерактив балыкчылык музее, анда үзеңне узган гасыр балыкчылар артелендә итеп тоя, ятьмә үрергә өйрәнә аласың, яңа гына пешеп чыккан уха белән сыйланасың. Һәм хәтта паранормаль алан да бар, риваятьләр буенча, анда болгар сугышчыларының җәрәхәтләре ике тапкыр тизрәк төзәлә торган булган...
Тәтештәге истәлекле урыннарны санап чыгу гына да бөтен эшне ташлап бирегә килергә мәҗбүр итәрлек. Ә акча кайдан табалар соң биредә, дип сорар өчен иң кулай вакыт. Кайдадыр музейлар көчкә очын‑очка ялгап яши, биредә исә яңаларын ача торалар – мәсәлән, шул ук Балыкчылык тарихы музее моннан берничә ел элек кенә эшли башлаган әле.
– Иң мөһиме – яхшы идея һәм аны гамәлгә ашыру теләге, – ди Сафиуллов. – Бурыч куелган икән, аны һичшиксез хәл итеп булачак. Төбәкне өйрәнү музее директоры Наталья Понедельникова һәм аның командасы – креатив идеяләр капчыгы. Тәтешкә су юлы белән килүче туристларны бездә югары дәрәҗәдә каршы алалар: шәһәр башлыгы шәхси рөхсәт бирә, милли киемнәрдәге кызлар рус, татар, мордва телләрендә җырлап сәламли. Туристларга бик ошаган тагын бер нәрсә – музейда төнәтмә белән сыйлану, аны борынгы рецептлар буенча ясыйлар.
дозорная башня
музей рыбы2
музей рыбы
музей рыбы3
Тәтешлеләрнең креатив идеяләре грант артыннан грант яулый – федераль һәм республика күләмендә җиңеп алган грантларга барлыгы дистәдән артык проект тормышка ашырылган инде, шул исәптән Балыкчылык тарихы музее да. Быел тагын бер проект гамәлгә ашарыла. Нинди икәне әлегә сер.
Табигый ки, җирле хакимият тә идеяләрне хәлкадәри хуплап тора. Молоствовларның уникаль утары әкренләп реставрацияләнә – әйләнә-тирәдә сакланып калган башка бер дворян утары да юк.
– Безнең өчен туристлык – үзебезне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел ул. Бу – әлегә аз гына булса да бюджет кереме. Тагын да мөһимрәге – яңа эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы, – дип аңлата Рәмис Сафиуллов. – Төп бурыч – тәтешлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту бит. Биредә җитди үзгәрешләрсез берничек тә булмый.
Бигрәк тә район халкының күпчелеге хезмәт куйган авыл хуҗалыгында. Биредә исә үзгәрешләр шулкадәр саллы ки, тагын бер, бу юлы инде аграр, туристлык маршруты ачарлык.
ЭКСПОРТКА АШЛЫК – ФАНТАЗИЯ ТҮГЕЛ
Бер ун ел элек кемдер, районда тәүлегенә 100 тонна сөт алачаклар, дисә, аны көлкегә калдырырлар иде. Ул чакта Тәтеш терлекчеләре тәүлегенә кырык тонна сөт җитештергән һәм, нәтиҗәләр таблицасының арттан беренче-икенче юлларын биләп, республика буенча иң соңгы урыннарда барган. Моннан сигез ел элек районны җитәкли башлаган Сафиулловның әлеге саннарны исенә төшергәндә хәзер дә кәефе китә әле. Ул аңарчы авыл хуҗалыгында уңышлы бизнес белән шөгыльләнгән, шунлыктан элек булган терлек, иске технология һәм савымнарның тупикка гына китерәсен яхшы аңлаган.
– Элек бөтен сыерлар диярлек лейкоз белән чирләгән, без исә нибары ике ел эчендә бөтен малны диярлек алыштырдык. Соңгы елларда мең башка якын нәселле тана сатып алдык. Башка чара юк иде, – дип сөйли Рәмис Хатыйп улы. – Бүгенге 100 тонна – терлекчелектәге кардиналь үзгәрешләр нәтиҗәсе ул.
Иркен сулап куярга да мөмкин кебек. Тәтешлеләр бүген сөт саву буенча яхшы бара, шартлар охшаш булган күрше районнарны узып та киткән. Әмма хәзер инде Сафиулловка абсолют лидерларның нәтиҗәләре тынгы бирми: ә без нәрсә, алардан начарракмыни? Заманча югары технологияле фермалар, иң яхшы җиһазлы саву заллары, азык әзерләү үзәкләре... – болар барысы да хуҗалык итүнең элекке методларын әкренләп кысрыклап чыгара бара.
Сафиуллов в поле
Ул табигате буенча максималист, сүздә түгел, тормышта. Кул астындагылардан да шуны ук таләп итә. Грамоталы менеджмент, максатларны дөрес куя белү – иң мөһиме. Нәтиҗәләр дә шуңа бәйле. 2020 елда тәтешлеләр, гектарыннан уртача 46,5 центнер уңыш алып, 206 мең тонна ашлык җыйган – рекордлы сан, республикада икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы буенча исә районга бөтенләй тиңнәр табылмаган.
Әлеге нәтиҗәнең очраклы булмавын узган ел да раслаган. Аграрийларны искиткеч корылык сынаса да, бөртеклеләрнең уңышы буенча тәтешлеләр республикада кабат икенче урынга, шикәр чөгендере буенча исә тагын беренче урынга чыккан... Башкача була да алмый. Биш ел эчендә районның үсемлекчелек тармагында да гаять зур үзгәрешләр барган.
– Дәүләт ярдәме программалары кысаларында безнең авыл хуҗалыгы оешмалары ике миллиард сумлык югары җитештерүчәнлеккә ия техника сатып алды, – ди Сафиуллов. – Заманча агротехнологияләр, югары уңыш бирә торган сортларның орлыгын сатып алу да уңдырышлылыкны арттыра. Моннан 10–15 ел элек Германия игенчеләренә гаҗәпләнсәк, хәзер үзебез аларны таң калдыра алабыз.
Хәлбуки, бу бернинди дә арттыру түгел. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы нәтиҗәләре буенча, 2020 елда Татарстаннан экспортка чыгарылган арпаның яртысы Тәтештән булган. Гомумән алганда исә, Тәтеш ашлыгын чит илгә, Иранга, 2019 елда ук сата башлаганнар. Аны анда Идел һәм Каспий буйлап илтеп җиткерәләр, баржаларны исә озак вакыт эшләми торганнан соң кабат сафка бастырылган җирле элеваторда яхшылап төйиләр.
Ниһаять, район игенчеләренә кайбер позицияләр буенча тиңнәр юклыгын дәлилли торган соңгы яңалыкны да әйтер вакыт җитте. Күптән түгел узган «АгроВолга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә конкурсның «Россиядәге иң алдынгы чөгендер чәчү хуҗалыклары» номинациясендә җиңүчеләрен атаганнар. Тәтешнең «Колос», «Бакырчы» һәм «Содружество» хуҗалыклары илдә иң шәп дип табылган.
Быелгы уңыш нинди булачак? Фаразлар уңай, әмма Сафиуллов бу җәһәттән бик сак:
– Уңыш – җыеп алып инде амбарга салынган ашлык ул... – ди.
Алдан кычкырып куюдан куркамы? Әмма район башлыгын җавапсызлыкта һәм кыюсызлыкта һич гаепләп булмый. Менә, үзегез бәя бирегез.
РАЗВЕДКА ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙ
Бронясына V символы төшерелгән хәрби машинада – «Тәтеш муниципаль районы» дип ябыштырылган. Гәрчә Тәтеш махсус операция барган җирләрдән бик еракта булса да, әлеге фото – фейк түгел. Сурәтне Украинадагы бәрелешләрдә катнашучы һава десанты гаскәрләре бригадасы солдатлары җибәргән. Сугышчылар шул рәвешле тәтешлеләргә рәхмәтен җиткерә: июнь башында алар алгы сызыкка ашамлыклар һәм егерме дизель-генератор илтеп биргән. Болар барысы да Рәмис Сафиулловның һәм хуҗалык җитәкчеләренең шәхси акчасына сатып алынган.
Сафиуллов в Донбассе
Бу Тәтештән җибәрелгән гуманитар ярдәмнең беренчесе дә, соңгы партиясе дә түгел. Июльдә Донбасстагы солдатлар Сафиулловтан 24 тонна гуманитар ярдәм алган. Ә беренче партия – кырык тонна азык‑ төлек – Украина халкына мартта ук барып җиткән. Иң кирәкле ризыклар тулы ике мең тартма: тәтешлеләр исәпләвенчә, ике мең гаилә өчен бер айга җитәрлек ризык...
Атыш барган җиргә гуманитар ярдәмне илтеп җиткерү үзе дә шактый куркыныч булу һәркемгә мәгълүм. Шәхси акчасына сатып алган азык-төлекне район башлыгының үзе үк илтеп тапшыруы мәҗбүри түгел кебек. Әмма Сафиуллов үзе болай уйламый. Дүрт тапкырында да ул йөкне үзе алып барып тапшырган.
Йөкне ДХР, ЛХР вәкилләренә, безнең сугышчыларга тапшыргач, Сафиуллов һичшиксез махсус операциядә катнашучылар белән аралашу өчен дә вакыт таба. Бер баруында татарстанлылар хезмәт иткән кече ракета корабында да кунак булган.
– Алар безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куя, аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз, – дип саный Рәмис Сафиуллов. Сугышчылар белән ул эшне белеп, тиң булып аралаша – чөнки үзе дә армиядә Һава десанты гаскәрләренең разведка ротасында хезмәт иткән.
Әлеге сәфәрләрдә тагын бер асыл мәгънә бар. Бурычның үтәлүен шәхси контрольдә тоту – аның холкының үзенчәлеге. Йөкне алып барып җиткереп, адресатка тапшыргач, бар нәрсәнең дә яхшы сакланган хәлдә килеп җитүенә инангач кына, аның җилкәсеннән тау төшкән кебек була.
Сафиуллов барган саен сугышчылардан тәфсилләп сораштыра да: аларга нәкъ менә хәзер нәрсә җитми. Бу чираттагы ярдәм траншының чыннан да кирәкле булуы өчен мөһим, чөнки кемдер таләп иткәнгә генә гуманитар ярдәм күрсәткән булып кылану дөрес түгел. Биредә дә үз районындагы кебек: бөтен эшләнгән эш матур хисап тоту өчен түгел, бәлки халык өчен башкарыла.
ТӘТЕШЧӘ ЛАЙФХАК
Тәтеш стендка ату мәктәбенә кергәндә безне каршылаган «түтәл» кояшта бакырның куе кызылдан алып җете алтынсуга кадәр бөтен төсмерләрендә ялтырап ята. Бик матур һәм илдә башка беркайда да юк мондый «түтәл». Бәлки әле дөньяда да юктыр. Биредә чәчәк урынына патрон гильзалары тезелгән. Менә шундый Тәтешчә лайфхак.
клюмба
– Кызык кына килеп чыкты ул: ату буенча чираттагы чемпионат якынлаша. Әзерлек – 100 процент, әмма тулы бәхет өчен матур чәчәк түтәле җитми кебек. Аның өчен акча исә хәтта проектта да каралмаган. Шуңа уйлап табарга туры килде, – дип сөйли үзенчәлекле арт-объектның тарихын мәктәп җитәкчесе Андрей Кушагин. – Ни чарадан бичара инде...
Эш акча кытлыгында түгел инде әлбәттә. Әлеге мәктәп – җиһазланышы буенча илдә иң яхшылардан берсе, бәлки иң яхшысыдыр да. Пөхтә, төзек территория, яңартылган администрати бина һәм төп байлык – «скит» һәм «трап» дисциплиналарында ату өчен идеаль җиһазландырылган алты мәйданчык. Барысына да Франциядә эшләнгән тәлинкә ыргыту машиналары куелган – чикләүләргә кадәр алып калырга өлгергәннәр.
NN3czc0e6k4
– Мондый алты мәйданчык – иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөмкинлеге ул. Илдәге башка бер генә ату урынында да бездәге кадәр мәйданчык юк, – дип горурланып сөйли Кушагин. – Шунлыктан Россиянең командалы чемпионаты быел Тәтештә уздырылды, аннары – ил Кубогы да. Европа чемпионаты да планлаштырылган иде, әмма чикләүләр комачаулады.
Олимпия уеннары, дөнья, Европа һәм Россия чемпионатларының дистәләрчә җиңүчесен һәм призерын тәрбияләгән атаклы Тәтеш стендка ату мәктәбе өчен заманча ату урыны, табигый ки, зиннәт түгел, ә зарурлык. Шуңа гаҗәп тә: ә бит әле күптән түгел генә ул икенче планга күчәргә һәм әкренләп юкка чыгарга мөмкин була, чөнки Югары Ослан районында ату комплексы төзелгәч, Тәтештәге секциягә тыйнак филиал роле белән генә канәгатьләнергә яисә бөтенләй ябылырга туры киләчәк иде.
Кушагин һәм аның командасы Рәмис Сафиулловтан ярдәм сорамаган булса, нинди хәлдә калган булырлар иде. Район җитәкчесе чаң суга башлый: илнең горурлыгы булган, Тәтештәге һәр үсмер диярлек аның аша үткән данлыклы мәктәп болай юкка чыгарга тиеш түгел! Иганәчеләрне җәлеп итә. Сафиуллов Татарстан Президенты ярдәменә өметләнә һәм ялгышмый. Кирәкле акча республика бюджетыннан бүленә.
Бүген Тәтештәге ату урынында ике йөзгә якын малай һәм кыз шөгыльләнә, ил җыелмаларының өчтән бер өлешен исә, элеккеге кебек үк, Тәтеш шәкертләре тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, биредә оча торган тәлинкәләргә спорт мәктәбе шәкертләре генә түгел (алар өчен барысы да бушлай), ә теләгән һәркем атып карый ала. Инструктор карапкүзәтеп торганда, мишеньнәргә рәхәтләнеп атасың. Бер мәртәбә ату – алтмыш сум.
Атып карау бигрәк тә пристаньга килеп туктаган теплоходлардагы туристлар арасында популяр диләр – алдан ук язылалар, тулы бер төркемнәр белән. Үзеңнең төз ату сәләтен Олимпия дәрәҗәсендәге чын ату урынында тагын кайсы шәһәрдә тикшереп булыр иде әле?
СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ДЕМОГРАФИЯ ТУРЫНДА
Тәтеш район хастаханәсенең беренче катында эш кайный – капиталь ремонт бара.
– Бу катта ковид госпитале урнашкан иде, – ди хастаханәнең баш табибы Илья Савельев. – Ремонттан соң палаталар һәм процедура кабинетлары булачак. Палаталар – иң күбе биш кешелек. Ике‑өч кешелекләр дә бар. Барысы да уңайлыклар белән. Капремонтка кадәр исә коридорда нибары бер бәдрәф иде...
Беренче кат яңартылганнан соң Тәтеш Үзәк район хастаханәсендә моннан бер - ничә ел элек башланган капиталь ремонт төгәлләнәчәк. Биредә бер‑бер артлы поликлиника, бәби тудыру, хирургия бүлекләре яңартылган. Капремонт кысаларында корпус һәм биналар гына реконструкцияләнеп калмый, хастаханә яңача җиһазландырыла да, элек персонал мондый яңа заманча җиһазлар турында хыяллана да алмаган.
Мисалга бәби тудыру бүлеген алыйк, ул беренче чиратта, моннан дүрт ел элек яңартылган. Җайланмалар, җиһазлар сатып алуга, территорияне төзекләндерүгә 22 миллион сумнан артык акча бүленгән. Инкубатор, үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты, реанимация мониторы... – биредә хәтта гадәттән тыш очракларда да кирәк булачак бөтен нәрсә бар.
– Конкрет кешеләр тормышындагы социаль мәсьәләләрне хәл итмичә торып, территорияне уңышлы үстереп булмый, – дигән бәби тудыру бүлеген ачкан чакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Мин Тәтеш районында мондый күп мәсьәләнең хәл ителүенә сөенәм. Президентыбыз инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган социаль программалар нигезендә үзәкләр үзгәртелә, районда яшәүче һәркем төрле хезмәт күрсәтүләрдән файдалана ала.
Хәзер Тәтештәге хастаханә һәм поликлиника башкаладагылардан калышмый. Үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау ахырына якынлаша, шунлыктан инде 2014 елда яңа гына эшкә билгеләнгән район башлыгының моннан ике дистә ел элек төзелгән хастаханә комплексын күргәннән соң нинди авыр хисләр кичерүен хәзер искә төшерсәң дә була. Тармак программаларына кертелмәгән объектны җитди реконструкция таләп ителгәннәр арасына кертү өчен аңа бик нык тырышырга, үҗәтләнергә туры килә.
Хастаханә һәм бигрәк тә заманча бәби тудыру бүлегеннән башка демографияне яхшырту хакында уйлыйсы да юк, дип фикер йөртә Рәмис Сафиуллов. Демография – аның авырткан җире. Районда халык саны кимү белән килешәсе килми аның. Иманы камил: яшьләрнең зур шәһәрләрдә яшәү теләге генә гаепле түгел монда, кайдадыр үзебез дә «булышабыз».
– Менә бездә өч торак пункт бар: Келәш, Вожжи, Бессоново. Һәркайсында мәктәп, мәктәп саен 70–80 укучы бар иде... Ә аннары оптимальләштерү башланды да, өч авылга бер мәктәп калды, – дип хафалана башлык. – Дөресме инде бу? Әгәр авылда мәктәп ябыла икән, аның киләчәге юк дигән сүз. Гадәттә гел шулай була...
Яшьләрнең ихтыяҗына килгәндә исә, монда максат аңлаешлы. Лаеклы яшәү һәм ял итү өчен Тәтештә дә мөмкинлекләр зур шәһәрдәгедән азрак булмаска тиеш. Болай эшләп буламы соң? Әйдәгез карап карыйк.
«РЭДИССОН»ДАГЫ КЕБЕК СЕРВИС
«Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Илнур Рәхимовка күптән түгел бассейнга абонемент бәясен күтәрергә туры килгән. Хәзер бирегә бер ай йөрү 1500 сум тора.
– Без үз популярлыгыбызның корбанына әйләндек, – дип аклана Илнур. – Йөзәргә те ләүчеләр бик күп.
Бу гаҗәп тә түгел, 25 метрлы гүзәл бассейн тәтешлеләрне магниттай тартып тора. Си - гез йөзү юлы, душ, уңайлы кием алыштыру бүлмәләре – барысы да иң югары дәрәҗәдә. Объектны файдалануга тапшырганда, шкафларга гади йозак куймакчы булганнар. Барып чыкмаган – чөнки район башлыгы Сафиул - лов Мамай заманындагы технологияләргә катгый каршы. Шуңа хәзер биредә ниндидер биш йолдызлы «Рэдиссон» отелендәге кебек – шкафлар пластик карта ярдәмендә бикләнә...
Барс
Бассейнга түләп йөрү – олылар өчен генә. Җирле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре исә, әлбәттә, биредә бушлай шөгыльләнә. Зур казанышлар спор - тына иң сәләтлеләр генә килсен өчен, сайлап алу системасы эшләнгән. Тәтеш сабыйлары бассейн белән дүрт яшьтән үк таныша башлый, чөнки икенче, кечерәге бәләкәйләргә тәгаенләнгән. Берничә дәрестән соң ук үзләрен судагы балыктай хис итә башлаганнарны исә аннары бушлай секциягә чакыралар.
Бүген җирле яшь йөзүчеләр инде Бөтенроссия ярышларында медальләр яулый, шунлыктан тәтешлеләр Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны уңышлы үти, дип әйтеп була. Нинди бурычмы? Эш шунда ки, ФИНА Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглеоне белән бергә бу бассейнны ачканда, Татарстан Президенты:
– Мин аның Тәтеш районы халкын сөендерәчәген беләм. Әмма без сездән спортта югары казанышлар да көтәбез, – дигән булган.
Бассейн – спорт-сәламәтләндерү комплексының бер өлеше генә әле ул. Спортның уен төрләре залы, тренажерлар һәм фитнес заллары, көрәш ареналары... – «Барс»та һәркем күңеленә яткан шөгыльне таба ала.
Әмма Рәмис Сафиулловның максималист икәнен хәтердән чыгармыйк. Аның иманы камил: сәламәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар район үзәгендә генә түгел, авылларда да булырга тиеш. Һәм шул юнәлештә эшли дә. Бүген районда уникаль проект гамәлгә ашырыла – авылларда универсаль спорт комплекслары төзелә.
Беренчесе Бакырчыда ике ел эшли инде, анда хәтта ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары да үткәрелгән. Тагын җидесе төзелә: Садовод, Келәш, Олы Шәмәк, Зур Әтрәч, Олы Тархан, Вожжи һәм Килдештә.
Сүз уңаеннан, Бакырчыда иганәчеләр акчасына төзелгән комплекс турында Сафиуллов хәтта РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушевка да язган. Ни өчен: мондый комплекслар һәр авылда булырга тиеш, алар, төзекләндерү, мәдәният йортлары белән беррәттән, бик кирәк һәм яшьләрне авылда калдырырга булышачак. Нәтиҗәдә Тәтеш тәҗрибәсе иң югары дәрәҗәдә тикшерелгән. Аны бөтен илгә таратырга карар кылынган.
Ә Николай Патрушев, күптән түгел Татарстанга килгәч, табигый ки, Бакырчыга да сугылган һәм комплексны үз күзләре белән күргән.
БУАЛАР ПАТШАСЫ
Стильле шезлонглар, су буена алып төшә торган баскычлы яр буе, бер ярдан икенчесенә сузылган нәфис күперләр... Шәһәр буасы янындагы җәмәгать мәйданының әлеге почмагы тәтешлеләрне үзенә магниттай тартып тора: җәйге көн уртасында, күпчелек кырда яки яшелчә бакчасында чакта гына биредә кеше азрак була... Әмма инде кичкә таба ук төрле яшьтәге публика белән тула.
– Безнең Казандагы яр буйларында да йөргәнебез бар, тик үзебезнеке дә аннан бер дә ким түгел, – дип горурланып әйтә яшь рэпер, кәттә велосипедында су янына килеп туктагач.
– Юк ла, безнеке яхшырак, – дип каршы төшә ахирәте.
пруд-2
шезлонги
Үсмерләр бераз арттырып җибәрсә дә, бик азга гына. Тәтештәге «Городской прудЪ» проекты ике ел элек кече шәһәрләрдә һәм тарихи бистәләрдә уңайлы кала мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылган, Россиянең 82 төбәгеннән 198 көндәшен артта калдырган. Мәскәүдә район башлыгы Рәмис Сафиулловка тапшырылган җиңүче дипломына 55 миллион сумлык грант та өстәлгән – барлык бу гүзәллек шул акчага төзелгән.
Юк инде, барысы да түгел. Берничә ел элек сазлыкка әйләнә язган сулыкны чүп-чардан арындырганнар һәм хәлдән килгәнчә төзекләндергәннәр. Аннары исә белгечләр җәлеп ителгән һәм җиңүгә китергән проект пәйда булган. Алар җирле җитәкчелекнең төп принцибы белән илһамланып иҗат иткән: «Башкаларныкы кебек түгел, яхшырак итеп эшләргә кирәк».
Арттырабыз, дисезме? Балыкчылык тарихы музеен булдыруга, Вшиха тавын, Иделдәге баскычны реконструкцияләүгә отылган федераль грантлар үзләре хакында үзләре сөйли. Кечкенә генә провинциаль Тәтештә, буа ярында, әле төсле музыкалы фонтан да бар – көнләшегез, башкалалар!
Барысы да чын. Төп максат – тормыш сыйфатын яхшырту – Тәтештә даими һәм уңышлы тормышка ашырыла.
Сафа Гәрәев
Фото: Әскәр Сабиров, «Татарстан» журналы архивы, Тәтеш муниципаль районы сайты. 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: