Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Теләче» сәнәгать паркы – беренче карлыгач

«Теләче» сәнәгать паркы – беренче карлыгач

Авыл икътисады. Теләче сәнәгать паркында нәрсәләр җитештерелә

27 января 2020

Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен шактый программалар бар. Шундыйларның берсе – сәнәгать мәйданчыкларын төзү. Россия территориясендә ул 2012 елда старт алды. Әлеге программадан Татарстан да читтә калмады. Теләче – республикада үрнәк күрсәткән беренче район.
ҮЗЕБЕЗ ДӘ ЫШАНМАДЫК!»
Татарстанда сәнәгать мәйданнары шактый. Бу «Алабуга» махсус икъти­садый зонасы, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, технопарклар, «Химград» технопо­лисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы һ.б. Беренчедән, «Теләче» сәнәгать паркы гап‑гади авыл ху­җалыгы районында эшли башлады. Икенчедән, алда санап киткән оеш­малар – зур, көчле инвесторлар өчен, ә «Теләче» сәнәгать паркы яңа эш башлаучыларны күздә тота. Әлегә анда җиде эшмәкәр үз эшен башла­ган. Араларында шактый эре оеш­малар да бар.
Паркның оешу тарихына килгәндә, юл башы 2012 елга барып тоташа. Ул вакытта район башлы­гы булып эшләүче Илдус Зарипов яңа чыккан программага кушылып, Теләчедә сәнәгать паркын булды­рырга кирәк, дигән фикергә килә. Бу тәкъдимне республика җитәк­челеге дә хуплый. Чыннан да яхшы форсат: Теләче Казанга якын, яшь, үсеп килүче район. Тиз арада 34 гектар чәчүлек җирен «сәнәгать билгеләнешендәге» категориягә әйләндереп, сәнәгать паркы тө­зиләр. Шул ук елны биредә Марат Вәлиәхмәтов эш башларга теләк белдерә. Тәвәккәл эшмәкәр, ике ай дигәндә ябык гараж салып, махсус техника кайтарта. Һәм кулланыл­ган резин шиннарны ваклап, спорт мәйданчыклары ясау өчен чимал ясау эшенә керешә.
– Беренче елларны җиңел булма­ды, әлбәттә, – дип сөйләде Марат Вәлиәхмәтовның уң кулы Альберт Кәримов. – Клиентлар табу, эшне җайлап җибәрү берәүгә дә рәхәт тү­гел, тик тәвәккәлләсәң, була икән. 2012 елның җәендә бирегә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. «Ста­нокларны кайчан җибәрергә уйлый­сыз?» – дип сорады җитәкче. Кемдер шулвакыт: «1 сентябрьгә», – диде. Мин ул чагында елмаеп та куйган идем, янәсе, ике ай эчендә ничек өлгерәсең, ди? Ә бит вәгъдә үтәлде – 1 сентябьдә эшне башладык.
Биредә эш тәртибен аңлау өчен, махсус белем кирәкми: бер станок зур шиннарны кисәкләргә бүлә, икенчесе шул кисәкләрне ваклап, кап‑кара гранулалар ясый. (Без аны иснәп тә, тотып та карадык: вак резина кисәкчәләре сыман). Ан­нан шул гранулаларны капчыкларга тутырып, спорт мәйданчыкларына җәю өчен кулланалар. Резина вакла­рын җилем, махсус сыеклык белән кушып болгаталар да җәяләр, спорт мәйданчыгы өчен өслек әзер!
– Эшсез тормыйбыз, – диде Аль­берт Кәримов. – Дәүләт заказлары да була, чөнки күп кенә районнар­да, шәһәрләребез ишегалларында спорт мәйданчыклары төзелә,шулай ук аерым оешмалар да мөрәҗәгать итә. Миңа калса, алга таба да шулай булачак.
Ә кулланылган шиннарны сәнә­гать паркына ук китереп бирәләр икән. Кемнәрме? Техникасы булган зур оешмалар, шиномонтаж тотучы­лар. Яңа закон буенча, кулланылган шиннарны үтилләштерү турында документ булырга теш. Марат Вә­лиәхмәтов оешмасы нәкъ шундый документны бирә. Мәгълүм әй­темдәге кебек: «Бүре дә тук, сарык та исән».
1-5
«ТЫЛСЫМ»
Пластмассадан төрле савытлар, көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы оешмасы да эшли биредә. Берничә кисмәккә тутырылган гранулаларга химик сыеклык кушалар һәм фор­маларга агызалар, алга таба бизәк­ле, төсле савытлар барлыкка килә. Алар бер‑бер артлы конвейердан төшеп тора. Бу бит гади бер авыл районында!
Пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы бу үзәк «Теләче» сәнәгать паркының иң эре оешма­сы. Биш ел эчендә үзләрен респуб­ликада гына түгел, Россия төбәклә­рендә дә күрсәтә алганнар. Зур‑зур сәүдә челтәрләре белән килешү тө­зегәннәр. Алар җитештергән са­вытларны күп җирдә күрергә була. (Сәүдә үзәкләренә кергәч, махсус карадым: киштәләрдә Теләчедә җитештерелгән савыт-сабалар күп икән бит!)
– Безнең оешманың инвестор­лары – төрекләр, – диде үзәкнең җитәкчесе Госман Кәбиров. – Төрек вәкилләре үзләре дә монда яши, эшне оештыруда да катнаша. Паркта эшләүчеләр өчен махсус йортлар төзеделәр, аны аренда килешүе ни­гезендә бирәләр. Без дә гаиләбез белән Казаннан күченеп килдек, шундый йортларның берсендә яши­без. Безнең кебек кешеләр, гаиләләр
 
1-3
– Клиентлар табу, эшне җайлап җибәрү берәүгә дә рәхәт түгел, тик тәвәккәлләсәң, була икән, – диде Альберт Кәримов.
 
1-4
– Без гаиләбез белән Казаннан күченеп килдек. Теләче ке­шеләренә әйләндек инде, – ди үзәкнең җитәкчесе Госман Кәбиров.
 
 
1-2
Азат Мортазин теплицасы­на кердек. Монда бөтен­ләй икенче дөнья – тавыш та, ис тә юк. Хуш исле гөлләр күзне иркәли... шактый монда. Теләче кешеләренә әйләндек инде.
Әлеге оешма елына якынча 900 тонна пластмасса көнкүреш кирәк‑ярагы җитештерә. Узган елда 1 миллиард 200 мең сумлык товар төяп-озатканнар. Быел сәүдә әйлә­неше күрсәткечләре тагын да зуррак булыр, дип көтелә..
– 2014 елда, ягъни эшли башла­ганда, җиде станок бар иде, – диде Госман Кәбиров. – Егерме кеше эшләде. Хәзер безнең 43 станогы­быз бар, 240 кеше хезмәт куя. Биш ел эчендә менә шундый нәтиҗәләргә ирештек. Алга таба шушы тизлекне киметмәскә исәп.
Эшчеләр Теләченең үзеннән, якын‑тирә авыллардан килеп эшли. Мигрантлар да бар – җитмешләп та­җик милләте вәкилен дә эшкә алып килгәннәр. «Барысын да рәсми рә­вештә эшкә алдык», – диде җитәкче.
Биредә ир‑атлар да, хатын-кызлар да хезмәт куя. Зур‑зур станоклар­ны иярләргә кыюлыклары җиткән. Нигездә, хатын-кызлар физик көч таләп ителмәгән җирдә эшли. Мисал өчен, савытларга тоткычлар киертәләр, махсус кәгазьләр ябыш­тыралар...
– Биредә өч ел эшлим инде, – диде Әлфия Сөнгәтова. – Бәби ялына да моннан киттем. Югары беле­мем бар минем, КХТИ тәмамладым. Әмма белгечлегем буенча эш таба алмадым. Шуңа да бирегә эшкә килдем.
– Хатын-кызлар өчен ниндидер өстенлекләр юкмы соң? – дим.
– Өстенлек дип... Йөкле хатын-кызлар төнге сменага чыкмый. Бездә эш өч сменада бара, станоклар туктап тормый бит.
Хезмәт хаклары белән дә кызык­сындым – егерме мең тирәсе икән.
1-7
ГҮЗӘЛЛЕК ИЛЕНДӘ
Пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары ясаучы ангардан чык­каннан соң, Азат Мортазин теп­лицасына кердек. Монда бөтенләй икенче дөнья – тавыш та, ис тә юк. Хуш исле гөлләр күзне иркәли... Үзем дә сизмәстән:
– Бу парктагы иң рәхәт, иң җанлы урын ахры, – дидем.
Азат Мортазин канәгать кенә ел­маеп куйды:
– Килгән бөтен кеше шулай ди. Бигрәк тә хатын-кызлар...
– Матурлык үстерү белән күптәннән шөгыльләнәсезме? – дим.
– Бу сәнәгать паркында 2016 елда эшне башладык. Ә аңа кадәр Казанда шундый зур булмаган эшем бар иде. Мин күбрәк бүлмә гөлләре үстерү белән шөгыльләнәм. Чәчәкләргә караганда аларны сату, урнаштыру җайлырак. Бүлмә гөллләре сатылма­са айлар буе тора, ә чәчәкләр атна‑ун көндә шиңә...
– Ә нишләп Казанда гына теплица тотмыйсыз? Тәҗрибәгез дә бар икән бит, – дип төпченәм.
– Биредә эшләү күпкә җиңелрәк, – диде эшмәкәр. – Әзер инфраструкту­радан тыш, биредә эшкуарларга биз­нес алып бару өчен отышлы шарт­лар тәкъдим итәләр. Мисал өчен инженерлык коммуникацияләренә тоташу бушлай. Резидентлар җиде елга җир салымыннан һәм аренда түләвеннән азат ителә. Электр энер­гиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә...
Азат Мортазин дәүләт прог­раммаларында катнашмаган, ягъни эш башлар өчен грант алмаган. Шәх­си эшкуар булып теркәлгән. Хәзер инде барысы да җайланган дисәк тә була. Зур сәүдә үзәкләре белән элемтә булдырылган, күпләп сатып алучы тагын берничә оешма белән килешүе бар.
Азат гаиләсе белән Казанда яши, эш урынына көн саен диярлек килеп йөри икән. Кул астында эшләүчеләр берничә генә. Нигездә бөтен нәрсә­не үзе контрольдә тота – гөлләргә ашлама сибүдән башлап, әзер чүлмәкләрне сатуга кадәр...
– Бу эш миңа бик ошый, – диде ул. – Махсус белемем булмаса да, яратсаң, чүлмәк гөлләрен күпләп үстереп була икән. Интернет бар бит хәзер. Буш вакытым булган саен эзләнәм. Шуңа күрә үзем бакчачы да, кибетче дә, хисапчы да...
«Теләче» сәнәгать паркында бүген менә шулай эшләп яталар. План­нар зурдан – башка эшмәкәрләрне дә бирегә җәлеп итү. Инде киләсе елга ук тагын ике эшмәкәр үз эшен башларга йөри икән. Быел гына паркның инфраструктурасын ях­шырту өчен 53 млн сум отканнар. (43 млн сум – РФ бюджетыннан, 10 млн сум – республика казнасын­нан.) Газы, уты, суы, юлы кергән за­манча шундый комплекс ул. Башка районнарга үрнәк булырлык, дип тә өстәргә кирәктер.
1-6
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: