«Тереләсең, туган ягыңа кайтасың, менә күр дә тор!»
Ул үзен гадәти язмышлы кеше дип саный. Әмма бу гадәти генә язмыш түгел. Кечкенә генә буйлы, җыйнак-какча гәүдәле карчык иде ул без танышканда. Сабыр да, тыйнак та, балаларча кызыксынучан, тере, шаян да. Аны пулялар сызгырып очкан яу кырында, лагерь диварлары эчендә, тоткыннар арасында күз алдына китерү кыен иде. Ачык тәрәзәдән карап торган бөреләргә ишарәләп: «Яшәү нинди ямьле...» – дип әллә ничә кабатлады без сөйләшеп утырганда.
СНАРЯДЛАР ЯНӘШӘДӘ ШАРТЛАГАНДА…
– 1942 елның 3 маенда без, иңнәребезгә биштәр асып, пароходка утырып, Уфага киттек. Анда безне башта беренче чакыру буенча җибәрелгән кызлар белән бергә тоттылар, карантин тикшеренүе узганнан соң, кабат пароходка төяп, Горький шәһәренә радистлар курсына озаттылар.
1942 елның май азагында Горький шәһәренең (хәзерге Түбән Новгород. – Ред. иск.) Канавино районында радистлар курсында укый башлый Валентина Макова. Уку октябрь аена кадәр дәвам итә. Курсларда армия тәртибе хөкем сөрә иде, дип искә ала:
– Иртәнге алтыда торып басабыз, иртәнге ашны ашыйбыз да укырга керешәбез. Аннан, төшке ашны ашагач, тагын укыйбыз. Кичке аштан соң, 23 сәгатьтә, отбой бирәләр, егылып йоклыйсың. Үзебез өчен буш вакыт калмый да иде диярлек. Безне тиз арада фронтка җибәрер өчен әзерләделәр. Махсус предметтан тыш, стройга тезелергә дә өйрәттеләр, кичләрен рота белән йөрергә дә чыгаралар иде.
Кызларның бөтен вакыты диярлек Морзе әлифбасына нигезләнеп ачкыч белән эш ләүгә багышлана.
1942 елның 18 октябрендә укулар тәмамлана. Валентина Макова Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә. Алар фронтларга билгеләнгәндә, 278 нче укчы дивизия Сталинград тирәсендә сугыша. 1942 елның 11 декабрендә бирегә җибәрелгән кызлар полкның элемтә ротасына килеп җитә.
– Мине икенче номер (коточкыч авыр аккумуляторларны күтәреп йөрүче ират. – Ред. иск.) белән бергә укчы батальонга җибәрделәр – рация буенча элемтә урнаштырырга кирәк иде. Әмма озак та үтмәде, дошман кайда икәнлегебезне ачыклады. Андый шартларда эшне дәвам итеп булмый иде. Дошман артиллериясенең элемтәне «тотып» алуын абайламый кала алмыйсың: снарядлар янәшәңдә үк шартлый башлый...
Радистларны полк командирының команда һәм күзәтү пунктына телефончылар итеп күчерделәр. Берәмләп дежур тордык, мөмкинлек булганда, икенчебез бераз черем итеп ала иде. Декабрь азагында өстебезгә танклар килә башлады, бу минем ут аша узган тәүге зур чыныгуым булды. Ротада авыр җәрәхәт алучылар күбәйде, үлем очраклары да үзен көттермәде.
1943 елның гыйнвар башында аларның полкын Сталинградтан төньяккарак җибәрәләр. Дошман өстенә бару инде Харьков юнәлешендә дәвам итә.
«ҖИР БЕЛӘН КҮК ӘЙЛӘНЕП КАПЛАНДЫ...»
– Сугышка кергәнче үк безне яхшылап кисәттеләр: командирлар белән дә, рядовойлар белән дә үзеңне тәртипле тот, монда – яу кыры, танцы‑фәлән түгел, – дип сөйли Валентина Макова. – Өс‑башны да чиста‑пөхтә тотарга кирәк иде, чәчне‑башны туздырып йөрмәскә. Хәрбиләрнең берсе белән дә (алар бәйләнгән, игътибар күрсәткән очракларда) якын мөнәсәбәтләргә кермәскә.
– Ә бәйләнә иделәрме? – дип төпченәм.
– Ул күбрәк үзеңне ничек тотуыңа бәйле булгандыр, – ди Валентина Петровна тыйнак кына. – Кызлар арасында төрлесе булды, билгеле. Чытлыграклар да бар иде... Әмма кисәтү кырыс. Мин үзем ул кисәтүне шунда ук хәтеремә киртләп куйдым.
1943 елның 8 мартында Валентина Макованы укчы батальонга билгелиләр, ул анда радиоэлемтә өчен җавап бирә. Ике атнага сузылган сугышлар вакытында хәтерендә нәрсә калганын болай сөйли:
– Япан кыр, пулялар, шөпшәләр кебек, яннан сызгырып оча. Юынырга да, өс-башыңны карарга да мөмкинлек юк диярлек. Хәтта ашавын да төннәрен генә ашыйбыз. Элемтә булдырудан тыш, яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләндек. Дошман тоташтан утка тота, хәл алырга бирми...
Ә 1943 елның 22 июль иртәсе аның өчен көтелмәгән хәтәр алып килә.
– Миңа 20 яшь, инде шактый тәҗрибәле сугышчы исәпләнәм. Ул иртәдә тиз генә капкалап алдык та, мин, тын торган арада, янәшәдә агып яткан сулыкка кашык юарга төштем. Шулчак, көтмәгәндә-абайламаганда, һавада әллә каян гына «мессершмит» пәйда булды. Дошман самолёты түбәннән кистереп очкан хәлдә миңа таба пулемёттан бер‑бер артлы ядрә яудырырга кереште…
Эчемә нәрсәдер китереп бәргәнен тойдым да, аякларым буйлап җып‑җылы нидер агуын абайладым. Җир белән күк әйләнеп капланды. Ә асылда ул мин әйләнеп капланганмын икән... Күзәтү пунктында моны күреп алганнар. Үзем нәрсә булганын аңлар хәлдә түгел идем: эчемне актарып ташлаган да, эчәкләрем җиргә салынып төшкән. Рота старшинасы Григорий Калашник мине кичекмәстән эвакуацияләүләрен оештырган. Грабаркага төяп, медсанбатка озатканнар…
Өч бертуган Макова: Нина, Валя, Оля. 1934 ел.
«ӘНИЕМ БЕЛӘН ӘТИЕМНЕ КҮРӘ АЛСАМ ЯРАР ИДЕ...»
Медсанбат полктан 9 километр ераклыкта урнашкан була. Күпне күргән табиблар да эчәкләре әйләнеп чыккан кызның исән калырына ышанмый.
– Операция өстәлендә хирургның командасын ишетеп аңыма килдем, – дип сөйли Валентина Петровна. – Баштарак аңлый алмый тордым: кайда мин? «Бер-ике-өч… сана!» – дип боерды табиб. 21 гә кадәр санадым да кабат аңымны җуйдым.
Аңына өч көн узгач кына килә ул. Кызны кыр госпиталенә озаталар. Терапевт болай ди: «Ходайга рәхмәтләреңне укы, кызым, мондый җәрәхәт алган кешеләр, гадәттә, исән калмый».
Яралыларны Уфада оешкан эвакогоспиталь кабул итә. Валентина Макованы хирург бик җентекләп карый.
– Ә мин бары бер генә җөмлә сытып чыгара алдым, – ди Валентина Петровна. – Исән калып, әнием белән әтиемне күрә алсам ярар иде...
Яралары һәм операция җөе госпитальгә китергәндә тоташ үлек кенә була. Ике атнадан соң аны санитар самолётта Воронеж өлкәсендәге Россошь шәһәренә җибәрәләр.
Валентина Петровна тагын бер эпизодны искә ала:
– Шундый авыр шартларда да кешеләр искиткеч кешелекле иде, – ди ул. – Алай гына да түгел, әдәпле, итагатьле. Әйтерсең, тирәюньдә бомбалар шартламый, ә без исә – балга биергә килгән туташлар белән әфәнделәр... Эвакагоспитальдәге олы яшьтәге хирург миңа «минем барышням» дип мөрәҗәгать итә иде. «Тереләсең, әлбәттә, туган ягыңа кайтасың, менә күр дә тор!» – әнә шул сүзләрен һич оныта алмыйм…
Ангарлагерьга керү өчен бирелә торган пропуск.
«СИН МИҢА КАПРИЗЛАР КҮРСӘТЕП ТОР ТАГЫН!..»
Россошьтагы госпитальгә илткәндә санитарларның үзара сөйләшүләрен ишетә: профильле урынга туры килмәде, нәрсә булып бетәр инде моның белән, диләр.
Баштарак сүзнең нәрсә турында барганын абайламый. Хатын-кызлар бүлегенә эләгә ул. Аннан кала, тагын 2‑3 хатын була, аларның сыкрану-сызланулары һаман колак төбендә тора, ди Валентина Петровна. Нинди яра белән ятулары турында сорый – берсенеке – аборт, икенчесенеке – ялкынсыну...
Кичке ашка кара ипи белән борчак боткасы китерәләр.
– Миңа моны ашарга ярамый, – ди Валентина Петровна.
– Нәрсә бирсәләр, шуны аша! Әнә, солдатлар үлек эчендә ята, син монда капризларыңны күрсәтеп тор тагын миңа! – дип җикеренә санитарка, аны кемнеңдер походтагы «хатыны» дип уйлап.
– Мин дә бит – үлек эчендә, минем бәйләвечләремне алыштырырга кирәк, – дип пышылдый Валентина.
Шуннан соң санитарка дежур табибны чакырта. Диетик ашау билгелиләр дә, поездга утыртып, тылга – Камышин шәһәренә озаталар. Монда ул ике атна тора. Әмма яралары җитдирәк дәвалау таләп иткәнгә, Саратовка җибәрәләр. Монда Валентина Макова өч ай ята.
КҮКЛӘРНЕҢ МОГҖИЗАСЫ
1943 елның 14 декабрендә Валентина Маковага коры паек, тиешле документларны хәстәрләп тоттыралар да, инвалид буларак, кайтарып җибәрәләр. 19 декабрьдә ул Камбарка станциясенә килеп җитә. Станциядә пассажирлар өчен кунарга ачык һавадагы бер лавка каралган була. Валентина тран спорт табарга тырышып карый, әмма барып чыкмый. Кич җитә, чатнама суык. Камбаркадан аның авылына кадәр юл – трасса буйлап 19 километр, ә Чулман аша турыдан – 15 километр.
Шинельдән булгач, җәяү дә кайтып җитәрмен, дип тәвәккәлли кыз. Әмма яралары үзенекен итә – тиз арада хәлдән тая. Шул чакта – ни могҗиза! – җигелгән атлы берәү килеп туктый. Җитмәсә, чанасында урын да буш! Березовкага бара булып чыга. Толыпка төренеп утыргач, инде юлда барганда, Валентина Макова бу ир‑атның апасы Нинаның ире булуын ачыклый. Шулай итеп, кадер-хәстәрдә өенә – туганнары кочагына кайтып җитә.
Җизнәсе Виктор Васильковның юлына очравын Валентина Петровна әле хәзер дә Күкләрнең ярдәме, могҗизасы дип саный…
Дәвалау факультеты, 1 нче курс. 1945 ел.
КИЯҮГӘ – ЛАГЕРЬГА…
1944 елда Валентина Макова Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Бер‑бер артлы апасы Нина һәм әнисе үлеп китәләр. Дәүләт имти ханнарын тапшыргач, Валентинаны, дипломлы белгеч буларак, Башкорт-станга билгелиләр. Березовкада әтисе белән апасының 4 яшьлек кызы Вера берүзләре калган була. Шуңа күрә Березовкада эшләргә рөхсәт алып, 1949 елның сентябреннән сан-эпидстанциядә эпидемиолог булып эшли башлый. Әтисен, кечкенә Верочканы тәрбияли. Валентинаны үзенең насыйбы 1950 елның июлендә эзләп таба. Ул мәктәп елларыннан ук таныш авылдашы Аркадий Хлебников булып чыга.
– Мин мәктәптә укыганда Аркаша район газетасы редакциясендә эшләде, ә мин мәктәп газетасы өчен җаваплы идем, – дип сөйләде Валентина Петровна. – Аркаша бик яхшы, игътибарлы ир һәм әти булды. Тормышка карашларыбыз да туры килде, бер-беребезне бер караштан, ярты сүздән аңлап яшәдек, шөкер…
Кияүгә чыккач, туй сәяхәтенә чыгып китәләр алар. Мәскәүдә, Казанда, Киевта, Миргородта булып кайталар. Аннары, 1956 елда, Аркадий Хлебниковны МВД гаскәрләре буенча Ангарлагерьга лагерь пункты начальнигы итеп билгелиләр. Шулай итеп, Валентина Макова, инде Хлебникова фамилиясен алып, ире артыннан Себергә китеп бара…
«ҮЗЕГЕЗНЕ ГУМАНЛЫ ТОТЫГЫЗ»
Лагерьда, – Лена ярларында яшәгән елларын үтә бер җылылык һәм саклык белән искә ала ул. Биредә 1951 елның 28 апрелендә уллары Михаил дөньяга килә. 1954 елның 11 октябрендә кызлары Наташа туа.
– Матди яктан без бик яхшы яшәдек, хезмәт хакына өстәп, Себер өстәмә акчасы да ала идек, – ди. – МВД системасында озак еллар эшләгән өчен дә түләделәр.
Төрле хуҗаларда фатирларда яшиләр. Алты ел эчендә тугыз урын алыштыралар.
– Соңгы өч елда дүрт хуҗага бүленгән йортта тордык, – дип искә ала Валентина Петровна. – Аңа кадәр – бик яхшы фатирда: ике зур гына бүлмәсе, кухнясы, иркен балконы бар иде. 1952 елның гыйнварыннан мин лазаретта терапевт вазыйфасын башкарырга керештем. Лазаретта 400‑500 ләп кеше була торган иде. Берара хатын-кызлар лазареты да эшләде. Махсус бүлек тә бар иде – анысында аеруча куркыныч тоткыннарны, нигездә, җинаятьчеләрне, тоталар. Тәрәзәләрендә һәм ишекләрендә – тимер рәшәткәләр. Табибны обход вакытларында һәрчак надзиратель озатып йөри. «Зона»- га без коралсыз керә идек, әмма һәрвакыт сак белән. Табибларны эшкә алганда, баштан ук кисәтеп куйдылар: үзегезне гуманлы тотыгыз, тоткыннарга беркайчан да арестантлар икәнлеген искә төшермәгез, рәнҗетмәгез…
Себер, Лена елгасы. 1954 ел.
КАЗАНГА – ТЫНЫЧ ТОРМЫШКА…
Күп тә үтми, армиядә һәм МВД сафларында кыскартулар башлана. Аркадий Хлебниковны армиядән капитан дәрәҗәсендә кыскарталар.
– Себердә яшәгән алты ел эчендә без бары тик бер генә тапкыр отпускта булдык, – дип искә ала Валентина Петровна. – 1953 елда Березовкага кайтып килдек, Казанда Аркашаның туганынына хәл белергә сугылдык. Аркаша Казандагы финанс-икътисад институтының читтән торып уку бүлегенә керде. 1956 елның августында Казанга кайттык. 11 нче номерлы хастаханәнең 8 нче амбулаториясенә участок терапевты булып эшкә урнаштым. Аркаша, кайту белән, озак вакыт эшсез җәфа чикте. 1958 елда, ниһаять, Куйбышев исемендәге химзаводка үз белгечлеге буенча эшкә урнашты.
Луиза Янсуар
Добавить комментарий