Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тинчурин сәхнәсе тәмәке төтенендә!

Тинчурин сәхнәсе тәмәке төтенендә!

Кичә, бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Шах…Мат!” моноспектакленең премьерасы бара.

14 апреля 2021

Әлеге форматтагы спектакль театр тормышында беренче тапкыр куела. Сәхнәдә бердәнбер герой – гаделлек эзләүче Прокурор. Аны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин уйный. Спектакльнең режиссёры - Марсель Мәхмүтов. Пьессаның авторы - Ләйлә Сәләхәтдинова.
Спектакль дәвамында елыйсың да, төп герой өстәл, караватларны әйләндереп ташлаганда, йөрәгеңне дә тотасың, тәмәке төтененә буыласың да. Монда син тыныч кына утыра алмыйсың: берьюлы әллә ничә тойгы кичерәсең, пистолеттан аткан тавышлардан урыныңнан сикереп торасың. Монда син янасың, көясең!
Әйе, татар театры өчен бу яңалык. (Соңгы елларда Тинчурин театры нәкъ менә шуңа басым ясый да). Спектакльгә ял итәргә барган тамашачы өчен “Шах... Мат!” бәлки бик ошап та бетмәс. Әмма ул, һичшиксез, күңелдә калачак.
Рөстәмнең таланты турында аерым әйтергә кирәк. Сәгатьтән артык берүзең тамашачыны авызыңа каратып тор әле! Кыскасы, бар дөньяны онытып тамаша карыйсыгыз килсә, “Шах... Мат!”ны барып күрегез.
Спектакль бүген, 14 һәм 26 нчы апрель көннәрендә булачак.
DSC_4616
DSC_4380
DSC_4192
DSC_4084
DSC_4044
DSC_4016
DSC_4000
DSC_3975
DSC_3944
DSC_3935
Руфия Рәхмәтуллина

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: