Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Туган тел глобаль медиакиңлектә

Туган тел глобаль медиакиңлектә

Бүген, мәгълүмат агымы чикләр белмәгән заманда, үзтәңгәллекне саклап калу иң кискен мәсьәләләрнең берсе санала. Фикерләү калыплашканда, тормышыбызга ясалма фәһем үтеп кергәндә, рус телен, Россия халыкларының туган телләрен, мәдәниятен һәм дөньяга үзенчәлекле карашын ничек саклап калырга? Бу сорауларга җавапны кадрлар әзерләү үзәге – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән «ТАТМЕДИА» АҖ – профессиональ журналистлар укыту буенча партнёрлар җавап бирә.

20 сентябрь 2026

ӘЛЕГЕ БУРЫЧНЫ КҮП ЕЛЛАР ДӘВАМЫНДА СИСТЕМАЛЫ РӘВЕШТӘ ХӘЛ ИТЕП КИЛӘБЕЗ

– Безнең өчен җавап ачык: мәдәниятебезне «өстәмә мөмкинлек» итеп түгел, ә фикерләүнең төп нигезе дип кабул иткән профессионаллар әзерләргә кирәк, – дип сөйләде безгә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әлеге бурычны күп еллар дәвамында системалы рәвештә хәл итеп киләбез. Киләчәк өчен кадрларны гамәли әзерләүдә төп мәйданчыгыбыз булган «ТАТМЕДИА» АҖ белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Без уку программаларын студентлар беренче курстан ук чын редакция мохитенә кереп китәрлек, киң катлам аудиториянең ихтыяҗларын аңларлык һәм нәтиҗәле эшләргә өйрәнерлек итеп төзибез. Максатыбызга ирешү юлында бүген без өч актуаль юнәлеш буенча белгечләр әзерлибез. Беренчесе – «Бренд-коммуникацияләр» профиле буенча «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр». Биредә без абруй булдырырга һәм идарә итәргә, рус, татар һәм чит телләрдә нәтиҗәле багланышлар корырга, Россия һәм Татарстанның җирле, мәдәни брендларын үстерергә өйрәтәбез. Икенче программа – «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» – бу заманча медиакомпетенцияләр белән баетылган фундаменталь филологик әзерлек. Өченче программа – «Медиадизайн һәм анимация» профильле «Нәшрият эше». Ул рус һәм татар телләрендә китап мәдәниятен торгызу һәм үстерүне, авторларыбызны федераль һәм халыкара киңлеккә чыгарырга сәләтле мөхәррирләр һәм продюсерлар әзерләүне күз алдында тота. Бу юнәлешләрне нәрсә берләштерә? Ныклы ышаныч! Яңа буын белгече кимендә ике телдә иркен фикерләргә, күпмәдәниятле аудиториянең ихтыяҗларын тоемларга һәм милли контентны заман таләп итә торган форматларда бирә белергә тиеш. Безнең чыгарылыш студентлары – милли медиа мөхәррирләре, бренд-менеджерлар, социаль челтәрләр өчен контент продюсерлары, татар телендәге подкастлар авторлары. Эш белән тәэмин итүчеләр аларны диплом өчен генә түгел, ә тирән филологик традицияне актуаль digital-кораллар белән берләштерә белү кебек уникаль осталыклары өчен бәяли.

Минемчә, киләчәкне заманча медиа һәм бренд-коммуникацияләрдән башка күз алдына китереп булмый. Ләкин әлеге киләчәк чын мәгънәсендә бай булсын өчен, без туган телебездә сөйләшергә һәм аны һөнәри югарылыкта куллану дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш. Мондый яшьләребезне нәкъ менә монда, Казанда, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында – үзебезнең кыйммәтләребезне аңлаучы ышанычлы партнёрларыбыз белән бергә әзерлибез.

БЕРЕНЧЕ КУРСТАН УК – ПРАКТИКА

Шамил Садыйков, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры:

– Милли кадрлар әзерләү бурычы бүген бик кискен тора. Биш ел элек без КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән медиабелгечләр әзерләү эшенә тотындык. «Гамәли филология: татар теле, әдәбият, журналистика» дип аталган программаның үзенчәлеге аның исемендә үк! Университетта алган теоретик белемнәрне студентлар беренче курстан ук практикада куллана ала. Беренче курста укый башлауга ук, алар, «ТАТМЕДИА»ның теләсә кайсы редакциясенә кереп, практика уза башларга мөмкин. Биш ел эчендә биредә белем алган студентларыбызның күбесе эшкә урнашты, хәзер алар – безнең коллегалар! Институт белән уртак эшебезнең иң зур нәтиҗәсе бу.

МИН ДӨРЕС ЮЛ САЙЛАДЫМ

Әхмәтшина Адилә, «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе:

– Мин Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 2021 елда укырга килдем. Кечкенәрәк вакытта Казанга килгән саен, бу бина яныннан үткәндә: «Эх, бу матур бинаның эченә бер генә тапкыр булса да кереп карасам иде», – дип хыяллана идем. Бер генә түгел, 101 тапкыр керәсен, аның икенче йортыма әйләнәчеген кем белгән бит.

Холкым буенча нык оялчан булу аркасында, журналист булып китә алырмын, дип уйламаган идем. Беренче практик дәресләребездә фәннең нигезләрен өйрәнгәч, эшкә күчтек һәм монда оялып утырырга вакыт юк иде. «ТАТМЕДИА», ТНВ, бик күп танылган журналистлар белән танышкач, үземне үз урынымда итеп хис итә башладым. Башка студентлар бүлмәдә укып утырганда, без төрледән-төрле чараларга йөрдек, бик күп кешеләр белән таныштык, чыныктык. Оялчан Адиләдән берни дә калмаган иде инде.

Журналист булып китүемнең тагын бер этәргече «Шәһри Казан» газетасына эшкә килүем булды. Эшли башлаганда 3 нче курста укый идем. Дәресләрдә теорияне өйрәнеп эшкә килгәч, шуны ук практикада сыный идем. Эшләп укуның файдасы шунда булды да. Газета минем өчен тагын яңа ишекләр һәм мөмкинлекләр ачты. Видео монтажлау, ракурслар табу, текстны формалаштыру, медианы өйрәнү үзеннән үзе кызыктыра башлады. Социаль челтәрләр өчен фото- һәм видеоматериал кирәк булганда, оялып басып торырга вакыт калмый. Яхшы фото ясау өчен, кеше арасына керү, видеоролик өчен мизгел эчендә сорау уйлап табу, мәгълүмат актуаль булганда, тиз арада видеоны монтажлау – болар барысы да минем гадәти эш нормасына әйләнде.

Журналистика ул безне һәрвакытта тонуста тота. Артка әйләнеп карыйсың да, нинди матур урыннарда, нинди шәхесләр белән аралашканыңны искә төшереп, мин дөрес юнәлештә дип куанып, юлыңны дәвам итәсең.

ЖУРНАЛИСТИКА – СҮЗГӘ БУЛГАН МӘХӘББӘТЕМ УЛ

Камилә Билалова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе:

– Дөресен генә әйткәндә, журналист булу хыялым юк иде. Мин апам кебек икътисадчы булырмын дип планлаштырган идем, хәтта ел буена һич кенә дә миңа бирелергә теләмәгән профильле математикадан БДИга әзерләндем. Әмма баллар җитмәү сәбәпле, миңа укытучы, социолог һәм филолог һөнәрләре арасында сайларга туры килде. Мин «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешенә тукталдым. Ни өчен әлеге юнәлешкә өстенлек бирүемне төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки «филолог» белгечлеге турында тулы күзаллауга да ия түгел идем. Уку дәверендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары аңлатканча, «филология» борынгы грек теленнән «сүзгә мәхәббәт» дигәнне аңлата һәм текстлар белән эшләүнең төрле формаларын күздә тота. Коры саннар белән эшләп утыруга караганда, сүзләр белән эшләү мине күпкә бәхетлерәк итә. Быел инде мин укуымны тәмамладым һәм бу юнәлештә белем алуыма бер генә көн дә үкенмәдем. 4 ел уку парлар һәм семинарлар белән генә түгел, ә журналистикада беренче адымнарны ясарга ярдәм иткән кешеләр, укытучылар белән дә истә калды. Минем өчен ул танылган журналист Рәмис Латыйпов иде. Нәкъ менә ул миңа «Татар-информ»да эшләргә тәкъдим итте һәм укуым дәвамында ярдәм итеп торды.

УКУ БЕЛӘН ЭШНЕ БЕРГӘ АЛЫП БАРУ КИЛӘЧӘКТӘ ЭШ УРЫНЫН ТАБУНЫ ҖИҢЕЛӘЙТӘ

Ихтыяр Кыямов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәрриренең цифрлы трансформация буенча урынбасары, 4 нче курс студенты:

– 2023 елның көзендә мин Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга кердем. «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлеген сайлап, гыйлем эстәүне башлап җибәрдем. Беренче курста без татар теле, әдәбияты, тарихы буенча ныклы белем алдык, 2024 елның ноябрендә исә «ТАТМЕДИА» редакцияләрендә практика уза башладык. Мин «Безнең мирас» журналын сайларга булдым, чөнки анда баш мөхәрриребез һәм минем остазым Ләбиб Лерон чакыруы буенча корректор вазифасында эшли идем инде. 2026 елның гыйнварыннан журналда бүлек мөхәррире булдым. 2026 елның июлендә исә баш мөхәррирнең цифрлы трансформация буенча урынбасары вазифасына билгеләндем.

Уку белән эшне берьюлы алып бару минем өчен кыенлык тудырмый, киресенчә, лекция һәм семинарларда алган белемнәрне шундук эшемдә кулланырга тырышам. Эш барышында ачыкланган фактларны, мәгълүматны уку барышында кулланам. Уку белән эшне бергә алып бару студентка киләчәктә эш урынын табуны җиңеләйтә, бу исә әлеге белгечлек буенча укуның иң төп өстенлеге.

ЖУРНАЛИСТИКА МИҢА ҮЗ-ҮЗЕМӘ ЫШАНЫЧ БҮЛӘК ИТТЕ

Гүзәл Закирова, «Мәгариф» журналының SMM-белгече һәм сайт мөхәррире:

– Мин Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш авылында тудым. Бүген «Мәгариф» журналында социаль челтәрләр буенча белгеч һәм сайт мөхәррире булып эшлим, әмма кайчандыр тормышымны журналистика белән бәйләрмен дип күз алдына да китерә алмаган идем. Минем юлым сигезенче сыйныфта мәктәп газетасыннан башланды. Ул чакта мин үз-үземә ышанмый идем: дәрестә җавап бирүдән, кешеләр алдында чыгыш ясаудан куркам. Мәктәп буллингы да минем организм өчен эзсез үтмәде. Ниндидер бер мизгелдә мин үз-үземә каршы килергә булдым: күләгәдә калудан туктап, сөйләшергә курыкмый торган кеше әйләнергә.

Журналистиканы тулысынча яратырга миңа Талантлар Университетының һөнәри юнәлеш бирү чаралары ярдәм итте. Алардан соң мин Казан федераль университетына укырга керергә теләвемне төгәл белә идем. 2024 елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше буенча тәмамладым, ә 2026 елда педагогика юнәлеше буенча магистратура дипломын алдым. «Ялкын» журналында, аннан соң «Идел» яшьләр журналында практика үттем. Практикадан соң анда SMM-белгеч һәм хәбәрче булып калдым. Бу чын журналистика мәктәбе булды, анда мин бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладым.

2024 елдан «Мәгариф» журналы редакциясендә сайт мөхәррире һәм социаль челтәрләр буенча белгеч булып эшлим. Бүген мин шуны аңладым: журналистика яраткан һөнәремне генә түгел, үз-үземә ышаныч та бүләк итте. Ул кешеләр белән аралашырга, сораулар бирергә курыкмаска һәм үз максатларыма таба кыю барырга өйрәтте.

МИНЕМ ЭШЕМНЕҢ МӘГЪНӘСЕ – КЕШЕ КҮҢЕЛЕН ӨЙРӘНҮ

Ильяс Хаҗиев, «Интертат» электрон газетасының «ТАҢ» видеопроектлар авторы:

– Журналистикага юлым 2020 елда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешенә укырга кергәч башланды. Беренче семестр ахырында без тәүге иҗади эшләребезне якладык, ә имтиханны булачак баш мөхәррирем Рәмис Латыйпов кабул итте. Бүген, еллар узгач, бернәрсәгә сокланмый мөмкин түгел: гаҗәеп һөнәри сиземләве белән остазым инде шул беренче имтиханда ук безнең төркемдә киләчәктә тормышларын журналистика белән бәйләячәк студентларны күрә алган. Мине исә иң беренче чиратта аның эш процессын оештыру алымы җәлеп итте: барысы да гади, төгәл һәм аңлаешлы иде. Шул алымнан илһамланып, озак та үтми композитор Фәрит Яруллин турында беренче күләмле мәкаләмне яздым. Мөхәррир аны югары бәяләде һәм мине «Интертат» электрон газетасына практика үтәргә чакырды.

Редакциядәге беренче көнемне бүген инде ачык кына хәтерләмим. Зур офис, ыгы-зыгы, туктаусыз клавиатура шакылдаган тавыш – башта бу ритмга ияләшү җиңел булмады. Ә беренче җитди биремем чын мәгънәсендә һөнәри чыныгуга әверелде: мине күренекле татар җәмәгать эшлеклесе белән хушлашу чарасын яктыртырга җибәрделәр. Мондый мизгелләр кешене тиз арада иллюзияләрдән арындыра һәм җаваплылык хисен тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә икән. Әмма хезмәттәшләремнең ярдәме нәтиҗәсендә бу мохиткә бик тиз ияләштем.

Вакыт узу белән миңа текст кысаларында гына иҗат итү тар тоела башлады. Шулай итеп, «Интертат» мәйданчыгында «ТАҢ» видеопроекты барлыкка килде. Ул татар театры һәм киносының күренекле шәхесләре белән монолог форматындагы интервьюлар циклы иде. Әлеге форматны юкка гына сайламадым: миңа кеше күңелен тирәнрәк өйрәнү кызык иде. Соңрак исә, интервьюларны кыска метражлы фильмнар алыштырды. Алар да басманың төрле платформаларында дөнья күрде.

Бүген мин татар әдәбияты, тарих, спорт турында язам, төрле видеолар һәм мультимедиа контент әзерлим. Әгәр миннән эшемнең мәгънәсе нәрсәдә дип сорасалар, җавабым гади булачак: журналистикага иң элек кеше күңелен өйрәнү теләге белән килдем. Бүген дә шушы теләккә тугры калам.

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ – МИНЕМ ӨЧЕН ПРОФЕССИОНАЛЬ ҮСЕШ МӘКТӘБЕ

Зөлфия Шәвәлиева, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты:

– Беренче тапкыр басма журналистикада үземне 2 нче курста укыганда сынап карадым. Кайсыдыр профессияләр өчен әлеге тәҗрибә бик иртә кебек тоеладыр, ләкин журналистикада бу инде бераз соң да кебек. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – минем өчен уку йорты гына урын түгел, ә чын мәгънәсендә профессиональ үсеш мәктәбе булды. «ТАТМЕДИА» белән берлектә оештырылган татар филологиясе һәм журналистика юнәлешендә иң мөһиме – теория белән практиканың тыгыз бәйләнеше дип билгеләп үтәр идем мин. Күп кенә университетларда студентлар теорияне өйрәнә, ә чын медиамәйданга чыкканда кыенлыклар кичерә. Безнең исә беренче курстан ук үзебез сайлаган редакцияләрдә эшләү мөмкинлеге булды, һәм без шул чактан ук тәҗрибә туплый башладык. «ТАТМЕДИА» белән хезмәттәшлек безгә заманча редакцияләрнең «эчке кухнясын» күрергә, журналист, мөхәррир, контент-менеджер булып эшләүнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде.

Ләкин шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге юнәлеш журналистика гына түгел, ә татар филологиясе һәм әдәбияты өлкәсендә дә ныклы белем бирә. Биредә киләчәк буынны татар теле өчен янып яшәүче тәҗрибәле остазлар тәрбияли. Институтта алган белемем миңа үзем теләгән һәр медиаөлкәдә, шул исәптән федераль һәм халыкара дәрәҗәдә дә эшләргә мөмкинлек бирә. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – ул традицияләргә нигезләнгән заманча белем бирү мохите, анда традицияләр һәм инновацияләр, милләтпәрвәрлек һәм глобализм, теория һәм практика гармониядә яши. Әгәр сез филология, журналистика яки коммуникацияләр өлкәсендә чын профессионал булырга телисез икән, бу урын сезнеке. Мин монда алган белемем, тәҗрибәм һәм, иң мөһиме, чын дуслар һәм остазлар өчен рәхмәтле. Институт миңа чын мәгънәсендә киләчәккә канатлар куйды.

ЖУРНАЛИСТ РОЛЕНДӘ БУЛЫП КАРАУ КЫЗЫК ТОЕЛДЫ

Виолетта Шиһабетдинова, 3 нче курс студенты:

– «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә: бренд-коммуникацияләр һәм реклама дизайны» белгечлеге буенча укыту теориядә генә түгел, ә практикада да заманча медиасфераның ничек эшләвен, аның бүгенге торышын аңларга мөмкинлек бирә. Дәресләрдә өйрәнгән теорияне шундук кулланып карыйбыз. Безне бренд белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнәбез: имиджны булдырудан алып, аны үстерүгә һәм саклап калуга кадәр.

Икенче курстан ук без республиканың төрле учреждениеләрендә практика узабыз. Безнең команда «Татарстан» журналы редакциясенә туры килде. Практика вакытында без яңалыклар яздык, репортажлар эшләдек һәм интервьюлар алдык. Үзеңне журналист ролендә сынап карау бик кызык тоелды. Практика ахырында безнең мошенниклар темасына язылган материалларыбыз «Татарстан» шефлыгындагы «Антинарк» журналында басылып чыкты. Мондый тынгысыз эшчәнлекне уку белән бергә алып бару авыр булмады: расписаниедә моның өчен махсус көн бирелгән иде.

Мин әлеге юнәлешне һөнәрем итеп сайладым, чөнки һәрвакыт ниндидер кешегә кирәкле, сизелерлек эз калдыра торган эш белән шөгыльләнәсем килә иде, ә реклама һәм төрледән төрле контент даими рәвештә кешене чолгап ала. Хәзер мин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтын һәм социаль челтәрләрен алып барам, укуымны дәвам итәм. Бу уку чорында ук профессиядә беренче адымнарны ясау өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә мин коммерцияле үсеш өлкәсендә яки журналистикага якын мохиттә эшләргә телим.

БҮГЕН КОЛЛЕГАЛАР АРАСЫНДА СТУДЕНТЛАРЫМНЫ КҮРҮ – ЗУР БӘХЕТ

Ләйсән Сафина, «ТАТМЕДИА» АҖ PR-директоры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өлкән укытучысы:

– 2022 елда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешенә беренче студентлар кабул ителде. Рәдиф Рифкатович мине анда укытырга чакырды. Беренче җыелышларда ук заман таләбенә туры килүче кадрлар әзерләү турында сүз алып барылды. Шөкер, безнең студентлар әлеге өлкәдәге эшнең һәр этабын белә һәм башкара ала. Чаралар уздыру, күргәзмәләр оештыру, текстлар язу, фото- һәм видеоматериаллар, аларның дизайнын әзерләү – алар һәммәсен эшли белә.

Аннан кала, студентлар уку дәверендә төрле министрлык һәм оешмаларның (Дәүләт Советы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, театрлар, Республика клиник хастаханәсе һ.б. Барлыгы 30дан артык оешма!) матбугат үзәкләрендә чыныгу ала. Анда практика гына узып калмый, эшкә дә урнаша. Бүген коллегалар арасында студентларымны күрү – зур бәхет. Туган төбәкләренә кайтып, PR юнәлешендә эшләүчеләр дә күп. Уку дәверендә практиклардан эш серләренә өйрәнү дә файдалы. Бүген кафедрада практиклар күбәя һәм аларның уку-укыту программасына керткән яңалыклары да файдалы. Ике телне белүчеләр безнең өчен аеруча кадерле, чөнки андый белгечләргә ихтыяҗ зур.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы