Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тышлы тәкмәк сере – Бәрәңгедә

Бу якларга өч йөз ел элек күчеп килгән Бәрәңге районы татарларының хәл-әхвәлләрен белешер, туган телне һәм гореф-гадәтләрне ничек саклауларын өйрәнер өчен, «Татарстан» күрше республикага юл тотты.

 
 
 
1931 елның апрелендә Мари Эл татарлары үтенече белән Татар районы төзелә. 1932 елда Татар райо­нының исеме Бәрәңге районы дип үзгәртелә.

 
«БӘРӘҢГЕ» СҮЗЕ КАЯН АЛЫНГАН?
Риваятьтә әйтелгәнчә, «Бәрәңге» дигән атама «Бе­ренгуйэ» (фарсы телендә «Изгеләр авылы» дигән сүз) дип йөртелгән беренче торак пункт исеменә барып тоташа. Әмма Бәрәңге районының «Безнең тормыш» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин фикеренчә, авылга исем янәшәдәге Бәрәнҗә елгасына бәйләп бирелгән булырга тиеш дигән фараз дөреслеккә якынрак кебек.
– Бәрәңге авылына 1550 нче елларда, руслар Казан­ны алганнан соңгы чорда нигез салынган дип санала. Әмма бер крестьян яшәгән һәм ясак түләп торган «Бәрәңге» торак пункты тәүге тапкыр 1699 елда телгә алына. Без бу язманы Алат юлының Бурыч кенәгәсендә таптык, – дип аңлата Фәнил Мусин.
Фаниль Мусин ПРОСИЛ ИМЕННО ЭТУ
Аның ерак бабалары – ясаклы Касыйм татарла­рыннан булган Мәмәтовлар нәселе – бу якларга XVIII гасыр башында килеп урнашкан һәм берничә авылга нигез салган. Редакциядә Мәмәтовлар шәҗәрәсе эленеп тора. Тамырлары – 1663 елда, ә ябалдашы – 2005 елда. Әңгәмәдәшем төрле тарихи тикшере­нүләргә мөкиббән. Гомумән, бәрәңгелеләрнең аер­малы ягы шунда: ике йөз ел элек, биш йөз ел элек булган нәрсәләр турында әле кичәге хәлләр кебек кенә сөйли ала алар.
3
– XIX гасыр башына кадәр «Параньга» архив доку­ментларында «Беренге» дип атала. Күпләр биредә бәрәңге үстергәннәр дип уйлый. Бу бик дөрес түгел. Мазарбашы авылы кешесе, туган якны өйрәнүче Наил Бариев мәгълүматларына караганда, безнең яклар­га бәрәңге беренче тапкыр 1842 елдан да иртәрәк килмәгән. Куныр авылына (хәзер Мазарбашы авы­лы, русчасы – Алашайка) аны Фәйзулла Гафтиев алып кайтып үстерә башлый, – дип сөйли Фәнил. – Бәрәңгенең җирле атамасы булмый, аны «Гафти шалканы» дип йөртәләр. Аны базарга алып чыга башлагач, товарның каян китерелүен сораштыра торган булганнар. Шул вакытта «Бәрәңге шалканы» дип җавап биргәннәр. Соңга таба «шалканы» төшеп кала. Шулай итеп, татар телендә бәрәңге безнең авыл исеме белән атала башлый, ягъни бәрәңге безгә түгел, без бәрәңгегә исем биргәнбез.
БУРАШ, ЧУРАШ ҺӘМ АЛАРНЫҢ НӘСЕЛЕ
Бәрәңге риваятьләре еш кына чып‑чын булган хәлләрне бәян кыла. Мәсәлән, җирле халыкта: «Ка­баланма, 60 яшьтә дә бала табалар», – дигән гыйбарә йөри. Мондагы төбәк тарихын өйрәнүчеләр, XIX га­сыр метрикаларын тикшергәндә, Мазарбашында шундый бер гаилә яшәгәнлеген ачыклый: анда иргә – 35, хатынына – 72, ә кызларына 11 яшь була.
2
– 60 яшь турында әйтә алмыйм, ә менә әнием иң кечкенә сеңлебезне 46 яшендә тапты. Тагын шун­дый риваять бар: монда күчеп килгән беренче татар кешеләренең исемнәре Чураш һәм Бураш булган. Ә минем кыз фамилиям – Чурашева, – дип сөйли Бәрәңгедә яшәүче Фәүзия Мөхәммәтова. СССР таркалганчы, ул парторг, район газетасы мөхәррире булып эшли. Соңыннан – ветераннар оешмасы рәи­се, Бәрәңге тарихын теркәп баручы. Фәүзия ханым безгә үзенең дә өлеше кергән ике басма – районның тыл хезмәтчәннәре турында «Они ковали Победу» һәм «История сёл и деревень республики Марий Эл. Параньгинский район» китапларын күрсәтә.
 
ФАП в Портянуре
Инзиля Мухаметханова1
Портянур авылындагы ФАП яңадан куллану проек­ты нигезендә төзелгән. Ул табиб килгәнче, кичек­тергесез ярдәм, шул исәптән ашыгыч акушерлык ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәк‑ярак белән җиһазландырылган. Әлеге ФАП Портянурның 800 дән артык кешесенә хезмәт күрсәтә. Стома­толог Инзилә Мөхәммәтхановага портянурлылар гына түгел, күрше‑тирә авыл халыклары да бик шатланып килер иде – квалификациясе югары һәм, авыл кешеләре әйткәнчә, «кулы да җиңел».
 
Үткәннәрнең барысы да бик тиз онытыла бара. Тыл хезмәтчәннәре турында язганда, мәгълүмат­ны бөртекләп җыйдык. Хәтта зиратлар буйлап йөреп, кешеләрнең яшәгән елларын язып алдык. Менә бу китапларыбыз – һәйкәлләргә тиң истәлек. Авылларның үткәне хакындагы басмада район яшәгән еллар дәвамында аның территориясенә кергән барлык 106 торак пункт искә алына. Хәзер­ге вакытта аларның 50се генә калды, – ди Фәүзия Мөхәммәтова. – Без бу китапны ике гасыр чигендә әзерләдек. Менә Фәнил Мусин аны үз хезмәтләре белән тулыландыра. Алга таба ни булыр? Кызык…
УРАКЧЫ КЫЗ
Бәрәңге районының Мазарбашы авылын таба алмыйча йөрмисең – аның юлын һәйкәл күрсәтеп тора. Постаментта исә кысып урак тоткан кулын өскә күтәреп торган кыз. Бу сынны мазарбашлылар тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куйган. Республикада мондый бердәнбер һәйкәл ул.
– Мин үзем дә сугыш чоры баласы, 1942 елда туган­мын. Әти фронтка киткән дә һәлак булган. Әни, апам, түтием хәлсезләнеп егылыр дәрәҗәгә җиткәнче басуда эшләгән. Сугыш вакытында алар шулай итеп Җиңүне якынайта, сугыштан соң – илне күтәрә. Ми­нем кебекләр ул елларның нинди авыр чор булганын, ачлык-ялангачлыкны яхшы хәтерли. Бервакыт рәис урынбасары кырда черек бәрәңге җыйганым өчен чыбыркы белән эләктерде, – дип искә ала Мазар­башыннан Рәис Салихов. – Хуҗалыкны да, колхоз эшләрен дә тартып барып, көн‑төн тылда хезмәт куй­ган хатын-кызлар булмаса, илебез җиңә алмас иде.
_1060229
Бәрәңгелеләр «Уракчы кыз» дип йөрткән һәйкәл күбрәк әңгәмәдәшем тырышлыгы белән куелган дисәк тә була. Беренче тапкыр – 1980 елда. Ле­нин исемендәге колхоз рәисе Нурислам Фатыйхов, ул вакытларда баш инженер вазыйфасындагы Рәис Гаязович, Идрис Баһаветдинов, Гафифҗан Сабир­җанов, Илдар Әхмәтҗанов әлеге сынны булдыру башлангычы белән чыга. Еллар узу белән, һәйкәл таушала. Җил, кар, яңгырларның «Уракчы кыз»ны аяусыз талаганын күреп, Рәис Салиховның йөрәге әрни. Сынны колхоз куйдырган булгач, ул бернинди реестрларга да кертелмәгән, димәк, реконструкция өчен акчаны да беркемнән сорый алмыйсың. Җиңү­нең 75 еллыгы алдыннан пенсионер абзый «Уракчы кыз»ны ничек тә булса саклап калырга карар кыла. Аның теләген эре предприятие башлыгы – Салихов­ның Мәскәүдәге дусты һәм авылдашлары – кайчан­дыр сынны куюда тырышып йөргәннәрнең уллары күтәреп ала. Әмма профессиональ реставраторларны яллау өчен хәтта аларның ярдәме дә җитеп бетми. Эшләрне җирле осталар башкара. Әйтүләренчә, «Уракчы кыз» матуррак та килеп чыккан.
 
_1060200
Мазарбашы янәшәсендә – Куян авылы. Муса Җәлилнең булачак көрәштәше, немец әсирлегендәге яшерен оеш­ма җитәкчесе Гайнан Кормаш шушы авылда мәктәп тәмамлый һәм 1937 елга кадәр укытучы булып эшли.
7
8
Хатиф Вафин авыл хуҗалыгы продукция­сен эшкәртү предприятиесен 30 ел җитәк­ли. Икмәк-күмәчләр моннан көн саен Мари Элның җиде районына – кибетләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә җибәрелә. Соңгы ел­ларда предприятие продукциясенең таралу географиясе киңәя: аны Татарстан Республикасының өч районы ала башлый.
– Икмәк пешерү – сүз өчен генә башкары­ла торган эш түгел. Бар күңелне биреп кенә эшләп була! – ди Хатиф Гәрәевич. – Язмышым бик бәхетле юлдан бара: биз­несым гадел, якташлар табынына исә көн саен без пешергән табигый, бернинди химиясез ризык килеп тора…
 
 
ТАБЫЛДЫК ЯРЫМАЙ
Рәис Салихов һәйкәл тарихын Мазарбашы Җәмигъ мәчетенең гыйбадәт залында сөйли. 200 ел элек мәчетне Йомышлы Оры авылының (хәзер – Татарстанның Арча районы Түбән Оры авылы) сәнәгатьче эшкуары, танылган хәйрияче Мөэмин Хуҗасәетов төзеткән, аны җирле сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Мәмә­товлар белән туганлык мөнәсәбәтләре һәм эшлекле элемтәләр бәйләгән. Мазарбашы мәчете турында үз хезмәтләрендә Шиһабетдин Мәрҗани дә искә ала, аның сеңлесе җирле сәүдәгәрдә кияүдә була. Гыйбадәтханәдә 1935 елга кадәр намаз укыла. Соңрак исә хакимият Аллаһка ышануны тыю юлына баса.
– Манараны ярымае белән бергә кисәргә дигән фәрман килә. Бу эшне башкарырга алынган кя­ферләр дә табыла. Кискәндә, ай читкә егылып төшә. Әнә тегендә оча, – ди Рәис Салихов, тәрәзәдән күренеп торган ишегалдына ишарәләп.
Ул җирнең хуҗасы Гаяз Асапов кадерле ядкәр­не табып, яшереп куя. Шул көннән соң мәчетнең ае турында мазарбашлылар «Аллаһ үзенә алды», – дип әйтә торган була. Совет елларында мәчетне ни рәвешле генә кулланмыйлар: монда складлар да була, колхоз идарәсе, тегү цехы, акушерлык пункты, хәтта электростанция дә урнаша. 1988 елда гына авыл халкы бинаны үзенең төп эшенә кайтаруга ирешә. Яңа ай белән манара күтәреп куела. Әмма Рәис Салиховны иске айның язмышы бик бор­чый. Асаповның улыннан әлеге иман символының сакланып калуын белгәч, Рәис Гаязович аны табу нияте белән яна башлый. Кишәрлектәге корыл­маларны бер‑бер артлы сүтәләр, әмма ядкәрнең эзенә төшә алмыйлар. 2018 елда Асаповлар нәселе иске гаражны сүтәргә керешә һәм югалган ай та­была! Рәис Гаязовичны чакырып, кадерле ядкәрне аңа тапшыралар.
– Без мәчеткә үз акчабызга һәм иганәчеләр ярдәме белән үзебез ремонт ясадык. Башта Мәдәният ми­нистрлыгы хуплаган иде, аннары төрле ризасызлык сүзләре ишетелә башлады, имеш, болдыр өстендәге түбәне алып ташларга, пластик тәрәзәләрне агач­ныкына алыштырырга кирәк, – дип сөйли Рәис Салихов. – Ә безгә кешеләрнең монда даими ки­леп йөрүе мөһимрәк. Без әле гыйбадәт залына пыяла витрина урнаштырып, иман ныклыгының һәрнәрсәдән өстен чыгу символы буларак теге ярымайны шунда куярга ниятлибез.
 
5
Әлеге чал чәчле ир‑атны бистә паркындагы променадта көн саен очратырга мөмкин. Шамил Габдуллинны Бәрәңгедә һәркем белә. Май аенда аңа 92 яшь тула. Аның бөтен тормышы туган җире белән бәйле. Әле малай чагында ук колхозда ат җигүче булып эшли. Лаеклы ялга исә район баш­карма комитеты рәисе урынбасары вазый­фасыннан чыга. Озак вакытлар бистә сове­тын җитәкли. Ул эшләгән чорда, 1978 елда, Совет РСФСР Күчмә Кызыл Байрагын яулый һәм ун мең сум премия белән бүләкләнә – анысы район үзәген төзекләндерүгә тотыла. Ветеранның мактаулы бүләкләре күп, әмма иң кадерлесе – беренчесе. Бу – «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале. Габдуллин аны 15 яшендә ала.
 
МАКСАТ – АВЫЛНЫ САКЛАП КАЛУ
Эшмәкәр Фәдбир Хисмәтуллин – Җәмигъ мәче­тен торгызырга ярдәм иткән хәйриячеләрнең берсе. Берничә ел элек гаиләсе белән Ленин исемендәге колхозның җирләрен сатып алган ул. Кайчандыр илдә иң яхшылардан саналган алдынгы хуҗалыктан 90 нчы елларда бик аз нәрсә сакланып кала, ләкин Хисмәтуллинны бу туктатмый. Хәзер аның предприятиесе хәләл ит продукциясен сәнәгать масштабында чыгара. Сатып алучыларның күбесе – Татарстаннан.
_1060268
– Мин ике арада әллә ни аерма күрмим. Бәрәңге һәм Татарстан яшьләре табышып, гаилә коралар. Бу борын-борыннан шулай бара. Көндәлек аралашу телебез – татар теле. Без Татарстанның уңышларына бик сөенәбез. Казан юлында күп терлек асрый торган көчле хуҗалыклар күп, шуларны күрү дә бик күңелле. Калышмаска тырышабыз! – ди эшкуар. Аның предприятиесендә хәзер 30 кеше эшли.
– 90 нчы елларда эчүчелек тамыр җәйгән иде. Хә­зер халык эчми. Мондый авыр заманда эчеп йөрсәң, бик тиз түбәнгә тәгәрәп төшәргә мөмкин икәнен кешеләр аңлый. Күпләр акча эшләргә Мәскәүгә китә иде, ә без колхозны сатып алганнан соң, монда эшкә урнаштылар, – дип сөйли Фәдбир Хисмәтуллин. – Әтиемне, аның яшьтәшләрен еш искә алам. Бүген һәр гаиләдә диярлек машина бар. Ә аларда нәрсә бар иде? Күп дигәндә – мотоцикл. Гаиләсен ашату, безгә бу җирне саклап калдыру өчен, алар иртә таңнан төнгә кадәр колхозда эшләде.
Эшмәкәр фикеренчә, яшьләр эш урыны булмаганга авылдан китә. Ул башка ике колхозны да сатып алып, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарын арт­тыру планнары белән йөри. Хәзер Мари Эл хөкүмәте дә авыл хуҗалыгына ярдәм итә башлаган. Авылга газ кергән, су белән дә тәэмин ителгән, уңайлы тор­мыш өчен бөтен шартлар бар. Фәдбир Хисмәтуллин Җәмигъ мәчетенә даими йөри. Гыйбадәтханәне тө­зекләндерү мәсьәләсеннән бигрәк, эшкуар аны карап тоту өчен борчыла.
– Безнең халык әнә нинди динле, социализм чорын­да да җимерелмәслек мәчет төзегән. Әмма мәчетне андагы хозурлык, матурлык түгел, ә анда йөргән ке­шеләр бизи. Динсез тормыш буш, мәгънәсез. Кеше иман белән яшәгәндә генә, тормыш максатын күрә, – ди ул. Хәзер Фәдбир Хисмәтуллинга 52 яшь. Гомер буе Мазарбашында яшәгән ул, китәргә җыенмый. Кешеләр гел шәһәргә китәргә омтылып тормаячак, дигән фикере нык. Аның кече улына – 5, ә кызына 2 яшь. Хисмәтуллинның максаты анык – авылны үз балалары өчен саклап калу.
 
  
6
«Ак калфак» фольклор ансамбле.
 
 
БӘРӘҢГЕ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ХӨРМӘТЛЕ РИЗЫГЫ
Бәрәңге районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наилә Гәрәева безне Яңавыл авылының «Ак калфак» фольклор коллективына кунакка алып килде:
– Сезгә үзешчән артистларыбызның җыр‑биюен генә түгел, аларның нинди җирле, аутентик ризык әзерләвен дә күрсәтергә булдык. Без коллективта чыгыш ясаучы бер ханымның өенә барачакбыз. Алай күңелгә җылырак булыр. Коллектив җыелды инде, гармунчы да килде. Күңелегезне дә күтәрерләр, ашатып та җибәрерләр. Нәрсә инде ул клуб? Алар хәзер бөтен җирдә дә бер­төрле – матур, җылы. Рәмзия ханым Гаязованың шун­дый тәмле ризыгын татып карарсыз, андыйны башка бер җирдә дә пешермиләр, чынлап әйтәм.
Рамзия Гаязова
10
11
Инандык. Татар мичендә хуҗабикә Рәмзия Гаязова пешергән тышлы тәкмәк һәм балан бәлеше (балан катыгы) белән сыйланып ләззәтләндек. Әлбәттә, өстәл башка ризыклардан да сыгылып тора иде, әмма шул рә­
вешле хәзерләнгән ике ризыкны нәкъ менә Бәрәңге та­тарларында гына авыз итеп була. Саранланып, яшереп тормыйча, безгә хәтта аларның рецептын да бирделәр, тик мәшәкате шулкадәр күп икән!..
– Ә менә Рәмзия аны эх дигәнче пешереп куя, – дип тынычландырды безне аның «Ак калфак» ан­самблендәге дуслары җыр-биюләр арасындагы тәнә­фестә. – Чыннан да, тәмле бит?
Тәмле генәме?! Иң гади продуктлардан ничек шун­дый тел йотарлык ризык китереп чыгарырга мөмкин, дигән соравыбызга йөзе мич янында кызарып киткән Рәмзия пышылдап кына җавап бирде:
– Бу эшне бик яратам мин. Һәм пешерә дә беләм.
ТАТУ КҮРШЕЛЕК – УРТАК ЭШ
Бәрәңге кебек күп милләтле районда милләтара татулыкны саклау һәм башка халыкларның гореф- гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итү аеруча мөһим. Һәр халыктан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Әйтик, аш‑су мәсьәләсенә килгәндә, татарлар борын-борыннан ка­мыр ризыклары белән дан тоткан. Гөбәдия, чәкчәк, бә­леш, коймак... Марилар һәм руслар күбрәк яшелчәләрне үз итә. Татарлар хәтта сугыш вакытында да гөмбә җый­маган – агуланудан курыкканнар. Хәзер биредә яшәүче һәр татар гаиләсенең табынында тозланган кыярын- кәбестәсен, гөмбәсен күрә алабыз, өстәвенә мондагы урманнарда гөмбә бик күп һәм бик төрле. Җирле татарлар әлеге гастрономик гореф-гадәтне марилар белән руслардан үзләштергән, үз чиратында тегеләрне ат ите ашарга өйрәткән. Сүз уңаеннан, Татарстанның чиктәш районнарын да ат итенә «күнектергән». Ка­зылык турында да онытмыйк. Телеңне йотарлык итеп ясыйлар аны монда. Бәрәңгелеләр кунакка киләсе булса, алардан: «Үзегезнең казылыкны алып килегез», – дип сорыйлар икән. Көнкүрештә дә милләтләрнең үзара йогынтысы сизелә. Татарлар элек-электән яхшы, ныклы йорт, матур койма һәм капкалар, чиста урамнар һәм ишегаллары белән аерылып торган. Хәзер марилар аларны уздырып җибәрә, аларның авыллары еш кына татарныкыннан да матуррак, төзегрәк…
ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ
Әйе, Бәрәңге районында элек-электән төрле халыклар иңгә‑иң яшәгән. Бай милли төрлелек берничә гасыр дәвамында матди мәдәният һәм де­коратив-гамәли халык сәнгатенең үзенчәлекләрен билгеләгән. Ләкин монда татар теленең саклануына үз милләтең кешесе белән гаилә кору гадәте аеруча уңай йогынты ясаган. Әле күптән түгел генә кат­наш никахлар биредә бөтен авылда гыйбрәт итеп сөйләнә торган бер фаҗига дип саналган дисәк арттыру булмас. Дөрес, хәзер бу мәсьәләгә караш бераз йомшарды. Ярар, өйләнешкәннәр икән инде, яшәсеннәр. Яхшымы ул, начармы, без хөкем итәсе түгел. Бәрәңге районы хакимияте башлыгы Әлфит Ибраев та шундый фикердә. Ләкин өйләрендә алар гаиләсе, әйтик, татарча гына сөйләшә:
– Казаннан безгә кунакка кайткан оныклар да шу­лай. Ә хәзер күңелсез нәрсә турында әйтим. Казан­дагы оныгымның олысы мәктәпкә укырга кергәнче йөргән балалар бакчасында 180 баланың икесе генә татар телендә шигырь сөйли алган. Башка берәү дә юк. Йөрәк әрниме? Әлбәттә! Бәрәңгедәге бала­ларның 100%ы татарча сөйләшә дип әйтә алмыйм, ләкин күпләренең татарча белүе хак. Балалары­быз төрле телдә бик җиңел сөйләшә. Әмма бездә һәрнәрсә дә бик шәп дигән сүз түгел. Ни аяныч, замана гаджетлары үз эшен эшли. Бүген хәтта авыл­ларда да балалар, туган телләрен онытып, үзара русча аралаша башлый.
 
4
– Глобальләшү процессы, ни кыз­ганыч, тел югалуга китерә. Ә телне югалтуга, халык бетә. Ул хәлгә калмаска иде. Без үзебездә го­реф-гадәтләрне, телебезне саклар­га тырышабыз, моның өчен беренче чиратта авылның яшәргә тиешлеген аңлап эш йөртәбез, – ди Әлфит Ибраев.
 
Алсу Троицкая, Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: