Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
«Тәмле ашлар җырчысы»

«Тәмле ашлар җырчысы»

Хрущевны Казанда тутырган тавык белән кем сыйлаган

06 декабря 2019

Быел Казан шәһәре үзәгендәге Татар халык ашлары йорты ачылуга 50 ел тулды. Татарстан башкаласында нәкъ ярты гасыр элек Советлар Союзындагы беренче татар рестораны үз ишекләрен ача. Аны оештыручы – РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов.
001-%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%b8%d0%ba-03
Юныс Әхмәтҗанов танылган аш‑су остасы гына түгел, аларның әзерләү ысулын өйрәнер өчен татар авылларына йөреп, бөртекләп рецептлар җыйган, милли традицияләрне китаплар аша халыкка кайтар­ган ашчы‑галим дә. СССР заманында татар ашларын бөтен Россия күләмендә оештырыла торган чараларда таныта һәм яраттыра ул. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиада вакытында да милли ризыкларыбыз белән бөтен Җир шарыннан җыелган катнашучы­ларны һәм кунакларны сыйлый. ГДРдагы Лейпциг ярминкәсендә татарның милли ризыкларын оста пешерүче буларак дан казана. Аның кул астында эшләгән коллегалары, рәхмәтле шәкертләре әле бүген дә шул заманнарны сагынып искә ала.
Юныс Әхмәтҗанов – тумыштан пешекче, чөнки үзен белә башлаганнан бирле аны аш‑су тирәсендәге ыгы‑зыгы җәлеп иткән (сугыш чоры баласы булганга түгелме икән?). Юнысның әтисе иртә дөнья куя. Ма­лай Бөек Ватан сугышының иң катлаулы чоры – 1942 елда15 яшендә Яңа Бистәдәге бер предприятиедә үзенең хезмәт юлын башлый. Авыр елларны Юныс Әхмәтҗанов болайрак искә ала:
«Үз күзе белән күрмәгән кешегә хәзер ул чордагы завод ашханәсенең ни икәнен аңлатуы шактый кыен. Утын ягып җылытыла торган плитәләр, аның утынын табыштыру, кисү‑яру – болар ба­рысы да ашханә хезмәткәрләренә тапшырылган. Яңа эшкә килгән яшүсмер малайны, ягъни мине күргәч, ашханә кешеләре җиңел сулап куйдылар. Мин аларга, тәмледән-тәмле аш пешерү ысулларын өйрәнергә тиешле шәкерт булудан бигрәк, утын ташучы, аны кисеп яручы, утынны мич алдына кертеп куючы малай буларак кадерле идем...
Өйрәнчек дәверен үтеп, мөстәкыйль пешекче булып эшли башлагач, беренче тапкыр пешерә башлаган ашым әле дә хәтердә. Аның тәме, авыр сугыш елларының истәлеге булып, телдә һаман саклана кебек...»

 1-3

Юныс Әхмәтҗанов Теләче районының Зур Кибә­хуҗа авылында дөньяга килгән. Әтисе ягыннан ба­рысы да оста тегүчеләр булган. 1930 нчы елларда әтисе Әхмәтҗан абзый гаиләсе белән Казанга күчә. Биредә мех фабрикасына эшкә урнаша. Фабрикада аңа «стаханчы Әхмәтҗан» дигән кушамат та тагалар әле. Биш балалы гаиләдә Юныс – иң олысы. Ата‑ана эшкә киткәч, бөтен җаваплылык аның җилкәсендә, димәк. Кечкенә балаларны карау, олылар эштән кайт­кан җиргә аш әзерләп тору...
Әнисе Зәйнәп апа – тирә‑юньдә дан тоткан аш‑су остасы. Яңа Бистәнең бай хатыннары уздыра торган аш мәҗлесләрендә ул әзерләгән ризыклар куела торган була. Юнысның аш‑суга хирыслыгы да әни­сеннән күчкән. Борынгы татар ризыкларын барлап эзләнгәндә әнисенең пешерү ысулларын да теркәп бара булачак оста. Улының эзләнүләрендә ана кеше дә шактый ярдәм күрсәтә.
Юныс Әхмәтҗанов аш‑су юнәлеше буенча техникум тәмамлый. Белемен арттыруга зур игътибар бирә. Мәскәүдәге атаклы грузин ресторанында осталык курслары узганда, танылган аш‑су остасы Николай Кикнадзеның киңәш итеп әйтелгән сүзләрен һәрвакыт күңелендә йөртә:
– Һәр һөнәргә осталыкны халыктан өйрәнергә кирәк, Юныс! Халыкның борынгы җырларын җыялар, мәкаль-әйтемнәрен теркәп баралар, кием‑салым тегү формаларын да, чигү үрнәкләрен дә, архитек­тураны да борынгы хезмәтләрдән күчереп-күчереп алалар. Безнең эш тә, әгәр аны яратсаң, олыласаң, бу төр хезмәтләрдән һич аерылмый. Тәмле аш пешерә белү – сәнгать кешеләренеке кебек үк талант таләп итә! – ди ул.
«Мин бу сүзләрнең мәгънәсен, вакытлар үткән саен, тирәнрәк аңлый барам. Ашларыбызга гына игътибар итегез: токмачын аласыңмы, бәлешен яки татлыдан татлы чәй ашларын әйтәсеңме – барысы да чын сәнгать әсәрләре бит алар. Белергә, өйрәнергә, шуларны табыннарыбыз күрке итү өчен, тырышып хезмәт итәргә генә кирәк», – дип яза аш‑су остасы.

Юныс Әхмәтҗановның беренче китабы 1959 елда дөнья күрә. «Татар халык ашлары» исемле «тәмле китап» һәр гаиләдә саклана, чөнки заманында ул бик популяр басма буларак тарихка кереп кала. Әле­ге басманың «аягы җиңел» була. Юныс ага бер‑бер артлы хуҗабикәләр, булачак аш‑су осталары өчен бик файдалы басмалар әзерләвен дәвам итә. Алар татар, рус телләрендә нәшер ителә.
«ХЕЗМӘТЕМ – ҖАН РӘХӘТЕ»
Замандашлары Юныс Әхмәтҗановны тырыш, таләпчән, талантлы, популяр, шул ук вакытта бик гади шәхес итеп тасвирлый. Хөкүмәт дәрәҗәсендәгеләр белән дә, шул ук вакытта гади кешеләр белән дә бер­тигез аралаша ул. Кешеләрне җәмгыятьтә тоткан урынына карап аермый.
Юныс Әхмәтҗановның шәхси архивында Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Юрий Никулин, Алек­сандра Пахмутова һ.б. күренекле чордашларының фотолары саклана. Татар ашчысы заманында аларны милли ризыклар белән сыйлаган. Ә кунаклар, рәхмәт йөзеннән, Юныс Әхмәтҗановка ихлас теләкләрен теркәп фотоларын бүләк иткәннәр.
Бөтенсоюз һәм дөньякүләм фестивальләр, конкурс­ларда катнашып, татарның милли ризыкларын дөнья аренасына чыгарган остаз үзе исә гап‑гади кыстыбый белән шулпа яраткан.
«Сайлаган һөнәремә тугрылыгым, тырышлыгым минем гомернең мәгънәсе булып гәүдәләнде. Шулай турыдан-туры кабул итә күрмәгез. Сүзләремнән аңлашылса кирәк: минем шулай ышаныч белән сөйләвем һөнәремнең кешеләргә бик кирәкле икән­леген тоюдан, горурлану хисеннән килә. Нәкъ шул эш мине горур кеше ясады».

Данлыклы оста СССРның абруйлы шәхеслә­рен дә, гади студентларны да тукландыра, алар­га чын мәгънәсендә милли ризык тәмен тоярга, ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Сугыштан соңгы елларда татар милли ризыкларын туклану оешмала­ры менюына кертү өчен зур көч куя, үҗәтлек күрсәтә, чөнки Совет чорында Россиядә милли ризыклар җәмәгать туклануыннан кысрыклап чыгарылган була инде. Ул аларны кире кайтару өчен Мәскәүгә өчпоч­мак, пәрәмәчләрне аз күтәреп ташымый. Теләгенә ирешә, зур түрәләрне килештерә. Киң кулланышка «ашханә» сүзен кертә.
«Чын оста, ул кайсы һөнәргә ия булса да, үз хезмә­тен үзе мәңгеләштерә ала. Пешекче элек-электән үк ирләр эше булып саналган, чөнки авыр хезмәт ул. Минем өчен пешекче эше – җан рәхәте».

 
17
 
ИСТӘЛЕКЛӘР
Фатыйма Мәҗитова, Юныс Әхмәтҗановның укучысы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре:
– Юныс абый мактаганны үлеп ярата иде. Бервакыт Мәскәүдә ку­накханәдән ВДНХга эшкә барып җитү өчен, без таксига утырдык. Шулай таксида барабыз. Юныс абый алда – таксист белән янәшә утыра. Таксист аңа карый‑карый да, тагын бер карап куя. Шуннан сорый: «Сез Леонов түгелме?» Ләкин Юныс абый аңа җавап бирмәде (ул аңа охшаган иде). Бары тик: «Мәскәүдә Леоновны хөрмәт итәләрме?» – дип кенә сорап куйды. Ул үзен хөрмәт иткәнне бик ярата иде, моңа лаек та иде. Ресторанга ашарга кергән кешеләр аның белән, күптәнге танышлары кебек, кул би­реп исәнләшәләр. Ул да алар белән елмаеп аралаша. Бактың исә, ул алар­ның кайберләрен белми дә икән. Ләкин һәр кешене дә якын итә иде. Юныс абый белән командировкаларга да шактый йөрергә туры килде, аннан бик күп тәҗрибә тупладым мин. ВДНХ­га союздаш республикалар арасында оештырылган кулинарлар бәйгесендә татар ашларын тәкъдим иттек. Па­вильоннар халык белән шыгрым тулы. Ул вакытта чәкчәкне белүче дә юк. «Ку­курузмы?» – дип сорыйлар. Безнең һәр пешергән ризыгыбызны мактый-мактый, кунакларга тәфсилләп сөйли белә иде, ризыкны ашый башлаганчы ук, ул аның тәмен аңлатып бирә. Тың­лап торучының шунда ук аппетиты кузгала. Ризыклар шулай затлы итеп хәзерләнсә дә, әгәр анда Юныс абый булмаса, без аны бу дәрәҗәгә җиткерә алмас идек.
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре:
–Хәзер милли ашлар белән шө­гыльләнүчеләр җитәрлек, ә элек Юныс Әхмәтҗанов берәү генә, берү­зе генә иде. Олы кунакларны сый­лауны аңа гына ышанып тапшыра­лар иде. Шуңа күрә дә, бүгенге көнгә кадәр аның хакында төрле мәзәкләр, легендалар йөри. Аеруча Хрущевны сыйлавы хакында. Сөйләүләренә кара­ганда, Никита Сергеевич Юныс абый әзерләгән тутырган тавыкны яратып ашаган, киткән чагында юлга да салыр­га кушкан, имеш. Юныс абыйның ха­тыны Зәйтүнә апаның сөйләгәне истә калган: «Юныс үзе һәрвакыт яратып сөйли торган иде. Хрущев, бик күңеле булып, тутырган тавыкны әзерләгән поварны чакыртып алган. Тиз генә Юнысны эзләп тапканнар. Никита Сергеевич мактый-мактый Юнысны кочакламакчы булган. «Ләкин генсек шактый таза, олы корсаклы, мин дә шул чама. Кочаклашып кына булмый бит!..» – дип шаярта иде ул». Ә инде Юныс Әхмәтҗановның пешергән чәкчәген авыз итеп карагач: «Күрче, нинди тәмле кукуруз!» – дип тә әйткән дип сөйлиләр. Чәкчәкнең нидән пе­шерелгәнен аңлатып биргәч тә, аның кукуруз түгеллегенә Никита Сергеевич ышанмаган, имеш.
Мәгъсүм Гәрәев, журналист, язучы:
– Юныс тәмле ашлар җырчысы иде. Без аның белән аралашып яшәдек. Берара Юныс партия Өлкә комите­ты ашханәсендә эшләп алды. Минем олы баҗам Хәлил Габидуллин да – шунда. Эштә аттан да артык тарталар. Гаиләләре белән кунакка йөрешеп, театр-концерт залларында очрашып, тормыш ямен, дуслык кадерен белеп яшәделәр. «Көфер почмаклары» да бар, зыялылар белән очраша торган җирлә­ре бу. Чын мәгънәсендә дуслык клубы иде ул. Директоры – Хәлил Габидуллин, сәнгать җитәкчесе – Юныс Әхмәтҗа­нов. Монда артистлар, язучылар, ком­позиторлар да – кадерле кунак. Салих Сәйдәшев белән озын‑озак гәпләшеп утырган чакларын бик еш искә алыр­лар иде Хәлил абый белән Юныс. Миңа клуб утырышына СССРның халык ар­тисты Хәлил Әбҗәлилов, артист Вәкил Закиров, язучы Зәки Нури, компози­торлар Исмай Шәмсетдинов һәм Заһид Хәбибуллин кебек зыялыларны алып килү эше йөкләнгән чаклар булды. Һәр очрашуыбыз, гәпләшүебез чын кү­ңелдән, эчкерсез була торган иде... Юнысның, дусларына кунакка баргач та, биленә алъяпкыч бәйләп, пилмән бөгеп, башкаларны сыйлый торган гадәте бар иде. Еш кына аңа: «Уңган-булган кеше син, ашбаз!» – дия торган идек.
Ренат Залютдинов, «Брупер-Нәүрүз» рестораны генераль директоры, Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлар ассоциациясе президенты:
– Юныс Әхмәтҗанов талантлы пе­шекче һәм гаҗәеп ихлас кеше иде. Мин аңардан шактый күп нәрсәгә өйрәндем, аның белән эшләү дә­верендә зур тәҗрибә тупладым. 1978–1981 нче елларда бергә эшлә­дек. 1980 елда Мәскәүдә узган Олим­пия уеннары вакытында, Мәскәү кунакларын ашаттык. Яшь булуыма карамастан, мин – директор, Юныс абый – производство бүлеге мөдире. Бауман исемендәге институтның ту­лай торагында бер бүлмәдә 3 айлар чамасы бергә яшәдек. Юныс абый бик таләпчән иде. Башкалардан да шул сыйфатны таләп итте. Без Олимпиа­дага татар ашлары әзерли идек. Лә­кин ул, татарларның булдыклылыгын күрсәтү җәһәтеннәндерме: «Әйдәгез, иртәгә кавказ кухнясы көне оешты­рабыз, ләкин татар акценты белән. Казаннан килгән пешекчеләр башка милләт ашларын да пешерә белә икән, дисеннәр!» – ди. Шулай эш барышында менюны төрләндерә торган иде. Ә мин шуларның барысын да җитәкчелектә раслатам. Төрле ризыклар тәкъдим итеп торгач, безнең залга җитәкчеләр дә, гади кешеләр дә күп йөри. Импро­визация көчле иде аңарда. Бервакыт йөгереп килгән дә: «Әйдә, «Хан уха»сы тәкъдим итәбез!» – ди. Мин куркып калдым, ничек инде? Совет заманының гөрләгән чагы, андый исемдәге ризык­ны табынга куярга түгел, хан, солтан­нарны телгә алырга да ярамый! Әмма Юныс абый инде барысын да төгәл уй­лап куйган. Дөресрәге, Идел елгасын­да йөзгән балык язмышын. Тарихны яхшы белә иде, тирәнтен фикерләп, һәр нәрсәне уйлап эш йөртә. Теләсә нинди кыенлыклардан бик оста чыгу юлын таба иде. Олимпиада вакытла­рында ул мине йоклатмады. Иртәнге биштә торып баса да: «Әйдә-әйдә, тор, синең кебек яшь кешегә 4 сәгать йокы җитә», – дип, таңнан такси чакыртып, эшкә кузгала идек. Мин аннан эшләргә генә түгел, яшәргә дә өйрәндем.
Фоат Әхмәтҗанов, Татарстан һәм Россиянең атказанган тренеры:
– Әтине Казанда һәр кеше таный кебек тоела иде миңа. Аның белән Бау­ман урамыннан барганда, бөтенесе килеп исәнләшә, якын күреп сөйләшә. Мин үзем әти юлыннан китмәдем. Аның юлын сайласам, «Менә, Әхмәт­җанов малае бит ул», – диярләр ке­бек тоелды. Арабыздан киткәненә дә 30 елдан артык вакыт узды, әмма аны хәтерлиләр, шунысы куандыра. Әти ял көннәрендә районнарга чыгып, татар апаларыннан төрле рецептлар җыеп кайта иде. Аның төрледән-төрле 17 китабы бар. «Бу хезмәтләрең өчен профессор дәрәҗәсе бирергә кирәк сиңа!» – диләр иде. «Их, минем югары белемем юк шул», – дип, чын күңелдән көрсенә иде әти. Ә мин аңа: «Әти, син күптән инде академик!» – диеп, күңелен юата идем. Әтинең хыялын үзем тормышка ашырдым. Үзем про­фессор булдым! Әтинең әнисе, минем дәү әнием Зәйнәп тә бик тәмле ризык­лар әзерли иде. Ял көннәрендә ул яшь кызларга Татар ашлары йортында «Булачак килен» клубы да оештыр­ган иде. Анда килен токмачы кисәргә өйрәткәннәре хәтердә.
 
10
«БЕЗНЕҢ ӘТИ ЛЕНИН КЕБЕК ЯШӘДЕ»
Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, шагыйрь Роберт Миңнуллин «Тәмле ашлар җырчысы» дигән китап әзерләде. Юныс Әхмәтҗанов үзе исән чагында татар газета-журналларында даими рәвештә материаллар бастырып килә. Гаилә архивындагы 4–5 альбомда төрле елларда дөнья күргән китапла­ры һәм аның турындагы язмалар, шулай ук үзенең материаллары теркәлгән. Татар ашлары тарихының яңарыш чорын саклаган әлеге ядкарьләрдә шулай ук тарихи фотолар да урын алган.
Кызы Фәридә ханым иң кадерле балачак мизгелләре турында сөйли. Әтисе белән бергә эшкә чыгып китүлә­ре, Мәскәүдә Олимпиада вакытында армый-талмый хезмәт күрсәтүләре, ничек итеп әтисенең «Казан» ресторанына эшкә урнаштыруы... Болар барысы да кызының күңел түрендә сакланган иң җылы ха­тирәләр. Фәридә Давидова үзе дә 49 ел инде кондитер булып эшли.
– Гомере генә кыска булды. Үзен аямыйча эшләде – дип искә ала ул әтисен. – Ял итә белми иде. Һәрбер тантана, яки җитди очрашулар алдыннан кайгыра, һәрнәрсәне йөрәге аша уздыра. Мине иркәләп кенә үстерде димәс идем, каршы әйткәнемне яратмый иде. Бигрәк тә җитәкчеләргә ризасызлык белдерсәм, сүгеп алганнары хәтердә. Әмма әтинең киңәшен тотып кондитер һөнәрен сайлавыма һич үкенмим. Гоме­рем буе яраткан эшемне башкарам, улым Искәндәр дә бабасы эзеннән китте. Төрле конкурсларда кат­нашканда да әти үзе белән мине ала иде... бәрәңге әрчергә. Кечкенәдән елый‑елый бәрәңге әрчегәннә­рем хәтердә. Олимпиада кунакларын ашатканда да төннәр буе шул эшне башкардым... Әтинең һәрва­кыт зур самавыры кайнап тора, ул башкалар ашатырга теләмәгән солдатларны, милицияне дә кире бормый, алар өчен пәрәмәчләр пешертә иде. Казан үзәгендә безгә фатир бирделәр. Әни: «Яңа фатирга Мәскәүдән тәрәзә пәрдәләре алып кайтырсың», – дип, акча биреп җибәрде. Кеше сыйлый-сыйлый ул акчабыз да бетте.
Уеннар узгач, иң яхшы пешекчеләрне, командалар­ны барладылар. Министр, җиңүле урын алган, үзләрен яхшы яктан күрсәтә алган шәһәрләрне сәхнәгә чыга­рып мактый. Ә пешекчеләр командасы, җавап итеп, түрәләргә затлы бүләкләр тапшыра. Мин эчемнән кайгырып утырам, безнең команданың андый бүләге юк! Нишләрбез икән, дим. Иң соңыннан безнең ко­манданы атадылар. Беренче урын дип игълан иттеләр. Әти сәхнәгә 15 тиенлек уклавын тотып чыгып китте. «Пәрәмәч-өчпочмак, токмач – яратып ашадыгызмы? Менә алар барысы да менә бу таяк ярдәмендә ясала», – дип, куна таягын министрга бүләк итте! Зал аягүрә басып алкышлады үзен...
Безнең өйдә бервакытта да кешеләр турында на­чар сөйләшмәделәр, гайбәтнең әсәре дә булмады. Әти өчен бөтен кешеләр дә яхшы иде. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, әти өстеннән нахак шикаять язучылар да булмады түгел, булды...
Шеф-пешекче кул астындагылар өчен иң куркыныч җәза – «Җансызлар!» сүзен ишетү. Юныс Әхмәтҗа­нович булдыксыз хезмәткәрләрне шулай дип атаган. Пешекче өчен беренче эш – кешеләрне хөрмәт итү, гадел булу, дип санаган ул. Үзе дә гомере буе шул сыйфатына тугры калган.
Татарстанда гына түгел, гомумән Советлар Сою­зында татар халык ашларын танытучы остаз, төрле министрлар, дәүләт эшлеклеләренең якын дусты бай, мул, иркен тормышта яшәгән, дип уйлаучылар да бул­гандыр. Ләкин Юныс Әхмәтҗановларның фатирында 1 килограмм он, 1 кг шикәр комыннан артык нәрсә булмаган. Аның чакыруы буенча авылдан берәр бо­рынгы ашны пешерергә килгән апалар да: «И-и, Юныс, бигрәк Ленин бабай кебек яшисең инде, бер өстәл дә, бер карават бит монда!» – дия торган булганнар. Ә атаклы пешекче бу сүзләргә куанган гына.
Юклык заманында аз гына ризыктан да төрле, туклыклы ашлар пешерә торган була Әхмәтҗанов. Мәсәлән, Казан мантыен да ул уйлап таба. Мантыйның ит фаршына бәрәңге турап салсаң, күбрәк тә, юньрәк тә чыга, димәк гади студент та тамагын туйдыра ала, дип фикер йөртә ул. Калҗа, тутырма кебек ризыклар­ны да табын түренә ул менгерә.
15
«ПЕШЕКЧЕ ҺӘР КӨННЕ ҺӘРКЕМНЕ СӨЕНДЕРӘ АЛА!»
Яхшы пешекче – әйбәт пешергәне түгел, ә башка­ларны да пешерү серләренә өйрәтә белгәне, диләр. Юныс Әхмәтҗанов тирәсендә гел профессионаллар һәм талантлы яшьләр эшләгән. Замандашларының әйтүенә караганда, ул пычак тота белә торган кешене бер күрүдә танып алган, үзе белгәннәрне дә җентекләп өйрәтергә тырышкан.
Күпсанлы истәлекләрендә Әхмәтҗанов аш‑су ос­талыгы хакында түбәндәгеләрне яза:
«Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа нәкъ сәхнәдәгечә сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдә һәрчак елмаю булсын. Усал­ланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешеләрнең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та.
Кешенең бәхете үзе бәхетле иткән кешеләр са­нынча арта бара. Шулай икән, димәк, миннән дә, ягъни пешекчедән дә бәхетлерәк кемне табасың? Ул бит һәркемне һәркөнне сөендерә ала!»
Һәр ел саен февраль аенда, остазның туган кө­нендә, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли аш‑су осталыгы конкурсы оештырыла. Биредә нәкъ менә татар халык ашларын оста әзерләүче яшьләр җыела. Татарстан Президенты фатихасы белән узучы әлеге проектта чит илләрдән катна­шучылар да бар.
Элегрәк вакытта байларның асравы яки йомыш­чысы, ат караучысы шикелле дәрәҗәсезрәк санал­ган ашчы һөнәре Юныс Әхмәтҗанов кебек горур, уңай мәгънәдә үҗәт, талантлы затның тырышлыгы белән популярлашты.
Юныс Әхмәтҗанов 57 яшендә ялкынланып эшләп торган вакытта дөнья куя. Якыннары «йөрәге түзмәде», ди, чөнки ул Татар ашлары йортында соңгы кунакларны озатканчы эшли торган була, ә иртәнге 5 тә – кабат яраткан эшендә. Аны соңгы юлга озатырга Бауман урамын тутырып халык килә. Араларында: «Икенче Тукайны күмәләр...» – дип көрсенүчеләр дә була.
Юныс Әхмәтҗанов 1969 елда Советлар Союзын­дагы беренче Татар ашлары йортын ачуга ирешә. Бу – аның тормышындагы төп хыялы. Заманында биредә төрледән-төрле милли ризыклар әзерләнә.
Соңгы елларда Татар ашлары йортында озак ва­кытка сузылган төзекләндерү эшләре үткәрелде. Бина диварына данлыклы пешекченең хәтер тактасы да беркетелгән. Хәтта Юныс Әхмәтҗановның хәтер почмагы да бар. Ләкин шунысы хак: анда атаклы останың рухы юк. Ә бит бу бинада кабатланмас шә­хеснең яшәү мәгънәсе булган хезмәт җимешләрен тәкъдим итә торган, аның гомер юлын тасвирлаган экспозицияләре белән балкып торучы бер ашханә эшләсә, нинди әйбәт булыр иде.
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: